text
stringlengths 351
80.9k
| id
stringlengths 47
47
| dump
stringclasses 96
values | url
stringlengths 19
399
| date
stringlengths 20
20
| file_path
stringlengths 125
155
| language
stringclasses 1
value | language_score
float64 0.87
1
| language_script
stringclasses 1
value | minhash_cluster_size
int64 1
221
| top_langs
stringlengths 23
116
| source
stringclasses 150
values |
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Ни кызганыч, күпләр өчен Галимҗан Баруди исеме таныш түгел. Ә бит ул дин үсеше һәм дин нигезләре укыту системасына зур өлеш керткән мәшһүр җәмәгать эшлеклеклеләренең һәм педагогларның берсе.
Галимҗан Мөхәммәтҗан улы Баруди 1857 нче елның 17 февралендә Казан өязенең Кече Кавал авылында дөньяга килә. Кечкенә Галимҗанга 3 яшь булганда, аның гаиләсе Казанга күчеп китә. Иң беренче дин нигезләрен ул әнисе Фәхренисадан ала, ләкин озак та үтми – 1862 нче елның май аенда Галимҗанны Казанның иң абруйлы мәдрәсәсенә — Касыймиягә укырга бирәләр. Укуның беренче дүртъеллыгында ул төрек һәм гарәп телләрен өйрәнә, дини китаплар, шул исәптән, Коръән укый. Ә киләсе дүрт ел дәверендә гарәп теленең морфологиясе һәм синтаксисы асылларына төшенә, төрек әдәбияты белән кызыксына, Ислам дине тарихы да мәдрәсә укыту системасының аерылмас бер өлеше була. Мәдрәсәдә укыган вакытта Галимҗан Баруди үзенең мисалында укыту системасының барлык кимчелекле якларын тоя һәм әлеге кимчелекләрне бетерү өстендә нинди алымнар кулланып булу турында фикер йөртә башлый. Касыймиядә укыган вакытта аның дөньяга һәм Ислам диненә карата билгеле бер фикерләре формалаша, ләкин монда алган белем дәрәҗәсе генә аны канәгатьләндерми. 1874 нче елда ул Троицк шәһәренә юл тота.17 яшьлек Галимҗан өчен, әлеге сәяхәт бик мөһим була, чөнки бу вакытта ул мәдрәсә стеналарыннан тыш та булган дөнья киңлекләренә күзен ача, аралашу даирәсен киңәйтә, яңа кешеләр, яңа урыннар аны илһамландыра. Ә инде 1875 нче елда ул бертуганы Газизҗан белән, әтисе киңәшен күздә тотып,Бохарага китәргә карар кыла. Галимҗанның әтисе Мөхәммәтҗан мәртәбәле сәүдәгәрләр нәселенең дәвамчысы буларак, улларының юл һәм уку чыгымнарын үзе каплый. Бохара шәһәрендә Галимҗан белемне танылган дин белгечләреннән ала, ләкин моңа да карамастан, Бохараның дини җәмгыять хәле аны бер дә канәгатьләндерми. Галимҗан фикеренчә, мондагы укыту системасында урта һәм югары сыйныф шәкертләре өчен дини аспектны чолгап алган дәресләр саны аз бүлеп бирелә. Ләкин үзенең Урта Азия мөселман җәмгыятенә булган критик карашына карамастан, ул Бохара шәһәрен "белем кайнап торган үзәк" дип атый. Соңрак ул әлеге онытылмас мизгелләрне "Бохарада яшәгән 7 елым — гомеремнең иң бәхетле чоры. Әлеге шәһәр кешеләре бик тәрбияле, баймы ул яисә ярлымы- барысы да фән белән шөгыльләнгән кешегә хөрмәт белән карый. Мондый караш мине яңа белемнәр һәм мәгърифәт эзләүгә җанландырды,"- дип искә ала.
Әлеге еллар аралыгында Галимҗан Баруди төрек һәм гарәп телләрендә бик күп китаплар укып чыга, алай гына да түгел, күп кенә сирәк китаплар һәм кулъязмаларны да Казан җәмәгатьчелеге арасында тарата. Һәм 1882 нче елның 15 нче июнендә яңа идеяләр, яңа планнар белән дәртләндерелгән бертуган Барудилар Казанга кайталар. Казанга кайткан чор Галимҗан Баруди тормышында яңа периодны ачып җибәрә. Киләсе 36 ел дәвамында ул педагогик эшчәнлек белән шөгыльләнә, газиз халкының белем һәм мәдәни дәрәҗәсен үстерү өстендә эшли. Ул вакытта илдә барган объектив вакыйгалар аркасында, аның эшчәнлеге Рәсәй сәясәте белән тыгыз бәйләнештә тора, алай гына да түгел, бөек педагог илнең җәмгыять һәм сәяси тормышында актив катнаша. Үзенең төп максаты итеп, Баруди дини белем бирү системасын камилләштерүне куя. Һәм халык арасында танылып , хөрмәт казанып өлгергән дин әһелен, киң җәмәгатьчелек соравы буенча, Казанның дүртенче мәхәлә мәчетенә икенче мулла итеп куялар. Мәчеттә эшли башлау белән, мәшһүр педагогның бер хыялы чынга аша: ул үзенең уку йортын ачу турында уйлый башлый. Тиздән мөселманнарның Диния идарәсе аны имам итеп билгели һәм ул мәдрәсә ачарга рөхсәт ала. Шушы ук елны әтисе Мөхәммәтҗанның финанс ярдәме белән, Йосыф Сәгыйтов мәдрәсәсе янәшәсендә бер катлы таш бина төзелә. Әтисе хөрмәтенә "Мөхәммәдия" дип аталган әлеге мәдрәсә тышкы күренеше белән генә түгел, белем бирү дәрәҗәсе белән дә күп еллар эшләп килгән Йосыф Сәгыйтов мәдрәсәсеннән яхшы якка аерылып тора. Белем бирү системасы берничә баскычтан гыйбарәт була: әзерлек сыйныфы (1 ел), башлангыч сыйныфлар (4 ел), урта сыйныфлар (4 ел), югары сыйныфлар (3 ел) иң югары сыйныф (1 ел). Белем бирү эчтәлеге әлеге җәдид мәдрәсәсендә математика, тарих, география, рус теле кебек дөньяви дәресләр хисабына киңәйтелә. Ләкин рус гимназияләреннән аермалы буларак, химия, физика кебек фәннәр биредә укытылмый. Галимҗан Баруди үзе дә шәкертләрнең белем һәм яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, дин һәм тел өлкәләрен үз эченә алган күп кенә дәреслекләр авторы була. Әлеге дәреслекләрендә ул дингә генә игътибарны юнәлтми, ә авторитетлы дин белгечләренә сукыр табынуның бернинди дә алгарышка китермәячәген ассызыклый. Дәреслекләр шулай ук сөйләм һәм диспутны үз эченә алалар. 1906 нчы елның гыйнвар аенда Баруди журнал чыгартырга рөхсәт ала, озак та үтми дини һәм педагогик яңалыкларны яктырткан "Дин вә әдәп" журналы чыга башлый. Үзенең әхлакый эчтәлеге аркасында әлеге журнал басмалары халык тарафыннан бик яхшы кабул ителә.
Әйе, чыннан да, Галимҗан Баруди дин өчен, милләт өчен үзеннән зур өлеш керткән, үзенә каршы чыккан агымнарны кирегә борып җибәреп, изге максатына ирешкән бөек шәхес. 1917 нче елгы революциядән соң да ул халыкны яңалыктан курыкмаскка өндәп йөри, барлык өлкәләрдә дә реформа үткәрүнең халык һәм ил тормышы өчен мөһим булуын күпләрнең күңелләренә сеңдерә. 1917 нче елның 1 маенда Мәскәүдә I Бөтенрәсәй мөселман корылтае уза һәм күпчелек тавыш нигезендә Галимҗан Барудиның Рәсәй мөселманнары Үзәк диния нәзарәте мөфтие итеп сайлануы да күпъеллык авыр хезмәтенең зур нәтиҗәсе булып тора. Мәгърифәтне генә яклап чыкмый мәшһүр педагог, ә ачлыктан иза чигүчеләргә ярдәм дә күрсәтә. Һәм, 1921 нче елның 6 декабрендә Мәскәүгә ачлыктан интегүчеләргә ярдәм комитеты утырышына барган җиреннән вафат була.
Айзирә Кәримуллина
|
<urn:uuid:b0fec3da-802b-4032-864f-13cc4f875436>
|
CC-MAIN-2022-27
|
http://giylem.tatar/archives/2158
|
2022-06-25T16:36:41Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-27/segments/1656103036077.8/warc/CC-MAIN-20220625160220-20220625190220-00169.warc.gz
|
tat
| 1.000004 |
Cyrl
| 27 |
{"tat_Cyrl_score": 1.0000035762786865}
|
giylem.tatar
|
Дәүләтнеке булмаган пенсия фонды
Дәүләтнеке булмаган пенсия фонды - ябык типтагы акционерлык җәмгыяте; ул кертемчеләр белән төзелгән шартнамә нигезендә өстәмә пенсия түләүне тормышка ашыра. Бу фондтан пенсия түләү дәүләт пенсиясен түләү белән беррәттән башкарыла. Өстәмә пенсия түләү бу фондта катнашучыларның кертемнәре һәм аларны вакытлы файдаланудан алынган табыш исәбенә тәэмин ителә. Кертемнәрнең күләме, шартлары, тәртибе һәм өстәмә пенсия түләү кагыйдәләре дәүләтнеке булмаган пенсия фонды белән страховкаланучы арасында төзелгән килешүдә (ур расланган үрнәк шартнамә нигезендә төзелә) тәгаенләнәләр. Пенсия фондына ясалган кертемнәр һәм аларны капитал салу рәвешендә файдаланудан алынган табышның исемле пенси счетына кертелгән өлеше фондта катнашучының милке булып исәпләнә һәм фонд карамагында тора. Дәүләтнеке булмаган пенсия фондларының капитал салулары активлар белән идарә итүче махсуслаштырылган ширкәтләр аша башкарыла.
|
<urn:uuid:6feeb192-d219-4f97-bf51-c91d52aa7149>
|
CC-MAIN-2021-31
|
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%94%D3%99%D2%AF%D0%BB%D3%99%D1%82%D0%BD%D0%B5%D0%BA%D0%B5_%D0%B1%D1%83%D0%BB%D0%BC%D0%B0%D0%B3%D0%B0%D0%BD_%D0%BF%D0%B5%D0%BD%D1%81%D0%B8%D1%8F_%D1%84%D0%BE%D0%BD%D0%B4%D1%8B
|
2021-08-01T14:25:32Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-31/segments/1627046154214.36/warc/CC-MAIN-20210801123745-20210801153745-00156.warc.gz
|
tat
| 0.999908 |
Cyrl
| 4 |
{"tat_Cyrl_score": 0.999908447265625}
|
tt.wikipedia.org
|
Төньяк илләр музее
Төньяк илләр музее яки Нордистика музее (швед. Nordiska museet) — Стокгольм шәһәренең Юргорден утравында урнашкан швед мәдәнияте һәм этнографиясе музее. Андый музейны булдыру идеясен мәдәният белгече Артур Хазелиус әйткән. Музейның бинасы Даниянең Фредериксборг сарае үрнәге буенча 1907 елга кадәр төзелә.
Музейның төп залында швед дәүләтчелеген торгызган кыйрал Густав Васа һәйкәле урнаша.
Музей бинасы янында шулай ук Хазелиус идеясе буенча булдырылган Скансен ачык һава астындагы музей урнаша.
Шулай ук кара[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
|Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
<urn:uuid:32340d46-4477-4eb2-bd51-1b725f4e11cd>
|
CC-MAIN-2015-48
|
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A2%D3%A9%D0%BD%D1%8C%D1%8F%D0%BA_%D0%B8%D0%BB%D0%BB%D3%99%D1%80_%D0%BC%D1%83%D0%B7%D0%B5%D0%B5
|
2015-11-28T20:13:19Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2015-48/segments/1448398453805.6/warc/CC-MAIN-20151124205413-00208-ip-10-71-132-137.ec2.internal.warc.gz
|
tat
| 0.999992 |
Cyrl
| 47 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9999916553497314}
|
tt.wikipedia.org
|
Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Башкортстанның Чишмә районында узган атна азагында республика татар теле һәм әдәбияты укытучыларының гыйльми-гамәли конференциясе булып үтте. "Татар теле һәм әдәбиятын укыту сыйфатын күтәрүдә инновация алымнарының өстенлеге" дигән темага багышланды ул.
Әлеге мөһим киңәшмәдә республиканың төрле районнарыннан җыелган урта мәктәпләр һәм татар гимназияләре укытучылары, шулай ук югары уку йортларының татар теле һәм әдәбияты бүлекләре мөгаллимнәре, җәмгысе 75 кеше катнашты. Министр урынбасары Артур Сурин җитәкчелегендә Башкортстан Мәгариф министрлыгы вәкилләре дә килде форумга.
Җыенда хәзерге шартларда милләт балаларына татар теле һәм әдәбиятын укытуның көнүзәк проблемалары, яңа эш алымнары тикшерелде һәм теге яки бу төбәктәге алдынгы эш тәҗрибәсе белән уртаклашу оештырылды. Укучы балаларның бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышлап әзерләгән мәдәни программасы да искиткеч матур булды.
Җыенда катнашу өчен Казаннан Татарстан Мәгариф министрлыгының бүлек мөдире Рәиф Зиннәтуллин да килгән иде. Киңәшмәдә шулай ук Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Альберт Максютов, Бөтендөнья Татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов, "Агыйдел" иҗтимагый оешмасы рәисе Маузер Гыйниятуллин да катнашты. Алар бу җыенга барганчы ук, укытуда иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән укытучыларга бүләкләр дә әзерләгән. Альберт Максютов үз чыгышында татар телен саклауда һәм үстерүдә Башкортстан белән Татарстан Республикалары бергә һәм бердәм эшләргә тиеш дип ассызыклады. "Күрше хакы - тәңре хакы. Без ике тугандаш республика бер-беребезгә терәк булырга һәм узган елның декабрь аенда Башкортстан белән Татарстан арасында Уфада төзелгән үзара хезмәттәшлек турындагы килешүне тормышка ашыруда кулга-кул тотынышып эшләргә тиеш. Бу документ безнең республикаларның үсеше һәм чәчәк атуы өчен ныклы нигез булып тора", - диде А. Максютов.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru
|
<urn:uuid:414b8ba2-45bf-4795-9fc1-64d1dc37f5ad>
|
CC-MAIN-2021-39
|
https://belem.ru/node/3190
|
2021-09-16T18:57:37Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-39/segments/1631780053717.37/warc/CC-MAIN-20210916174455-20210916204455-00355.warc.gz
|
tat
| 0.999989 |
Cyrl
| 7 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9999887943267822}
|
belem.ru
|
Розалия Зәкиева - нәфис сүз остасы, артист
|Розалия Зәкиева|
|Туган телдә исем||Зәкиева Розалия Разыйх кызы|
|Туган||31 март 1957 (65 яшь)|
Казан шәһәре
|Милләт||татар|
|Белем||Казан театр училищесы|
|Һөнәре||нәфис сүз остасы|
Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Зәкиева Розалия Разыйх кызы 1957 елның 31 мартында Казан шәһәрендә туган.
1981 елда Казан театр училищесын тәмамлый.
1981 - 1992 елларда Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә алып баручы, конферансье булып эшли. Милли әдәбиятыбызның иң матур үрнәкләрен, фольклор әсәрләрен илебез буенча һәм Германия, Төркия, Швейцария, Австрия, Польша кебек чит ил сәхнәләрендә пропагандалый. Истанбул медицина университеты оештырган "Дуслык күпере" фольклор фестивале белән Европа буйлап йөргәндә, Казан ханбикәсенә багышланган "Сөембикә бәете" музыкаль-әдәби композициясе аның визит карточкасына әверелә.
Розалия Зәкиеваның репертуарында реприз яки конферанслар кебек кыска эстрада номерлары белән беррәттән, классик татар әдипләренең зур күләмле әсәрләреннән өзекләр дә урын алган. Гаяз Исхакыйның "Остазбикә"се, Кандалый, Дәрдемәнд поэзиясе; М. Мәһдиев иҗаты, Ф. Хөснинең Г.Тукай турында язылган "Энҗеле калфак" хикәясенә Зөлфәтнең Тукай шигырьләрен кертеп төзегән әдәби композициясе, Ф. Шәфигуллин юморы, Р.Фәйзуллин, Д. Сирай, Х. Әюпов, И. Юзеев, Р. Харис, Э. Шәрифуллина, Зөлфәт һәм башка шагыйрьләребез язган әсәрләр Розалия Зәкиева башкаруында бик күп сәхнәләрдә һәм телеэкраннар аша яңгырый.
Татарстан районнары һәм Казан мәктәпләрендә балалар өчен махсус шигъри һәм чәчмә әсәрләрдән төзелгән программалар белән чыгыш ясый. 2011 елда Р. Зәкиева Г. Тукай шигырьләре тупланган "Сабыйга" дип аталган аудиокассета чыгара. Ул бөек шагыйрьнең бик күп әсәрләрен Мөнирә һәм Сәгыйт Хәбибуллиннар җитәкчелегендәге халык уен коралары оркестрына кушылып башкара. Аның иҗатында балаларга багышланган программалар күпкырлы, алар арасында Ф. Яхинның "Сөембикә кыйссасы", төрле халык әкиятләре, шигырьләр, хикәяләр бар.
Чыганак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
https://www.facebook.com/tatkniga/videos/розалия-зәкиева-гаяз-исхакыйның-кәҗүл-читек-хикәясен-укый-аудиокитап-татарстанки/2559417467412737/ https://tatfil.ru/tt/about/names/z-kieva-rozaliya-razyykh-kyzy/ 2021 елның 11 май көнендә архивланган.
|
<urn:uuid:84fd0dae-3307-4bdc-9d59-d9c4ec929193>
|
CC-MAIN-2022-49
|
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A0%D0%BE%D0%B7%D0%B0%D0%BB%D0%B8%D1%8F_%D0%97%D3%99%D0%BA%D0%B8%D0%B5%D0%B2%D0%B0
|
2022-11-28T22:14:48Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-49/segments/1669446710662.60/warc/CC-MAIN-20221128203656-20221128233656-00361.warc.gz
|
tat
| 0.999866 |
Cyrl
| 2 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9998664855957031}
|
tt.wikipedia.org
|
Татар мәгарифе порталы
Кече яшьтәге мәктәп балаларының укуга, белем алуга омтылышын ныгытуда, аларның күзәтүчәнлеген арттыруда һәм иҗади фикер йөртү сәләтен үстерүдә уеннар гаять зур әһәмияткә ия. Шуңа күрә дәрестә мин аларга еш мөрәҗәгать итәм. Ә моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Әйтик, дәреснең аерым этапларында төрле уен элементлары кертергә була. Бу исә укучыга үз белемен күрсәтергә, үзенең сәләтен ачарга булыша. Кунак булып килгән Белмәмеш, Буратино, Кар кызы, Зирәк ябалак кебек әкият геройлары белән очрашу да балаларның активлыгын, кызыксынучанлыгын үстерүгә этәргеч ясый. Кайбер дәресләрне сюжетлы уеннарга нигезләнеп үткәрү – бигрәк тә отышлы чара, һәм ул әйбәт нәтиҗә бирә. Бу мәкаләдә мин шундый дәресләрдән берсенең эчтәлегенә тукталам.
Ул IV чиректә туган тел буенча соңгы дәрес буларак үткәрелә. Аның темасы «Җәйге табигатькә сәяхәт» дип атала. Бу дәрестә мин укучыларда туган як табигатенә мәхәббәт тәрбияләү, табигать турында алган белемнәрен тирәнәйтү максатын куям. Дәрескә кроссворд, шигырьләр, табышмаклар, җырлар, әкият геройларының рәсемнәре алдан ук әзерләп куела һәм анда II класс өчен «Туган тел китабы» кулланыла. Дәрес укытучының түбәндәге сүзләре белән башлана:
– Укучылар, без бүген җәйге табигать кочагына сәяхәт ясарбыз. Ләкин бу гадәти сәяхәт түгел. Мин Урман кызыннан телеграмма алдым. (Укучыларга өрәнге яфрагы рәвешендә ясалган телеграмма күрсәтәм) Анда болай диелгән: «Кадерле балалар! Мин беләм: сез җәйне бик яратасыз, аны көтәсез. Ләкин бер бәла килеп чыкты: Җәй кызы югалды. Аны тапмасак, җәйнең соңга калуы ихтимал. Җәй кызын табарга булышсагыз иде, балалар». (Бу телеграмманы бер укучыдан укытырга да була).
Хәзер online: 0 кулланучы
|
<urn:uuid:023e48dd-32b6-40b4-af5e-52cc4b0443a8>
|
CC-MAIN-2021-39
|
https://belem.ru/node/1734
|
2021-09-26T10:23:29Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-39/segments/1631780057857.27/warc/CC-MAIN-20210926083818-20210926113818-00357.warc.gz
|
tat
| 1.000003 |
Cyrl
| 16 |
{"tat_Cyrl_score": 1.0000030994415283}
|
belem.ru
|
Кул эшләнмәләренең кадере дә арткан һәм кадере дә киткән вакытта яшибез. Бүген кибет киштәләрендә әллә никадәр үзенчәлекләре эшләр белән танышырга була.
Кулдан эшләнгән оригиналь, кабатланмас товарның бәһасе дә бар. Әле бик ошатсаң да ала алмаска мөмкинсең. Шул ук вакытта милли бизәкләребез белән төшерелгән кулъяулыклар, ашъяулыклар сөлгеләр чигү онытылып бара. Кызлар бирнә сандыгы тутырмый, егетләрне хәрби хезмәткә озатканда, хәтта Сабан туена да кулъяулыклар чикми хәзер. Ә менә педагоглар бу мәсьәләнең чишүнең үз җаен тапканнар.
КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең татар әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Луиза Фирдүс кызы Җамалиева үзенең студентлары арасында халкыбызның милли гореф-гадәтләрен, бигрәк тә чигүле кулъяулыкларны танытуга алынган. Зачет-имтиханга кадәр аерым бирем буларак кулъяулык чигеп алып килергә кирәк. Бу эшнең дистә еллар дәвамында алып барылуын санасак кына да, шактый кызлар кулъяулык чигеп караган булып чыга.
– Зачет-имтиханга кадәр кызлар бер кулъяулык чигеп алып киләләр икән, димәк, инде алар сездә бер сандыклык булган…
– 2005 елда татар әдәбияты кафедрасында халык авыз иҗаты дәресләрен укыту тулаем миңа тапшырылгач, фәнни яктан да өйрәнеп, берничә ел укытканнан соң, нәкъ менә рухи мәдәни мирас кына түгел, материал культура элементларын да саклау турында уйлана башладым. Дәресләрдә йола иҗаты, йоланың поэтикасы турында сөйләшәбез, шул ук вакытта этнографика ягына тукталмыйча калып булмый. Студентларның бер өлеше бездә Сабан туен, егетләрне армиягә озатканда кулъяулыклар чигәләр, диләр. Икенчеләрнең бу хакта ишеткәннәре дә юк. Безнең Кукмара төбәгендә кул эшләре белән шөгыльләнү бүгенгә кадәр сакланган. Кукмара районының Зур Сәрдек, Чишмәбаш, Адай, Күкшел авылларында бер Сабан туеннан икенчесенә кадәр килен булып төшкәннәр әле дә сөлге чигеп бирә. Кайбер авылларда сөрәнче егетләргә кулъяулык чигеп бүләк итәләр. Без бу йоланы күбрәк армиягә китү белән бәйләп карыйбыз. Сөйгән ярның, кызның егеткә вәгъдә бүләге яки апасы, туганнары, сеңелләре сагынмаклык өчен чигеп бирүе. Ә Күкшел авылында Сабантуйдагы егетләргә тапшырыла торган бүләк булып карала ул. Алар кунак кызлардан да мәҗбүри кулъяулык сорап алалар.
Ә авылның үз кызлары чикмичә кала алмый кебек кабул ителә. Кунак кыздан кулъяулык сораганда әйтелгән махсус җырлар да сакланган. Кемгә дә булса аталмаган икән, җыелган кулъяулыкны соңыннан егетләр үзара бүлешәләр. Берәү дә бүләксез калмый. Кем өчендер бик вак тоелган бу әйберләр безнең милли зәвыгыбызга тәэсир итә, милли бизәкләргә мөнәсәбәтебезне күрсәтә. Оныта баруыбыз ихтимал бит. Чигүнең әдәби әсәр тукымасында гына сакланып калу куркынычы да бар. Гомәр Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек»тә апасы Өммикамал авылның иң оста чигүчесе буларак тасвирлана. Бик күп әсәрләрдә кызлар-егетләр, бер-берсенә күз атып очрашырга кыймаганда ошатуны белдереп, кемдер аша вәгъдә, ризалык билгесе буларак та тапшырган аны. Боларны гамәлгә кереп китәр дип тә әйтеп булмый, шуның истәлеген саклауны бурыч итеп саныйм. Тел, әдәбият, милләт язмышына битараф калып булмый торган өлкәдә эшләүчеләр моны сакламаса, кем саклар икән аны!
– Үзең башкарган эш кадерлерәк тә була бит әле. Студентлар моны ничек кабул итә?
– Үзең чиккәнсең икән, синең хезмәт җимешең бу. Нинди максаттан эшләвең дә мөһим. Чыннан да яраткан кешеңә багышлап чигелгән икән, аны бөтен йөрәгең, күңелең белән мәхәббәтен салып чиккән кулъяулык була ул. Егетләрнең дә, хәрби хезмәткә китәр алдыннан авыл белән саубуллашып йөргәндә, бер 10-15ләп кулъяулыгы җыела, ләкин ул иң кадерлесен генә үзе белән алып китә. Онытылган әйберне гадәткә кертү авыррак. Ярты ел дәвамында укыйбыз, зачет-имтиханга кадәр бер генә кулъяулык чигеп була дип, студентларга беренче дәрескә кергәч үк әйтә башлыйм. Баштарак кемдер – әнисенекен, кемдер әбисенекен алып килде. 2006 елда Мари Эл якларыннан Алия Гыйниятова әбисенең картина дәрәҗәсендә чигелгән матур эшләнмәләрен бүләк итте. Элек бизәкләп чигелгән тукыманы стенага кую модасы да бар иде. Факультетта бүген халык авыз иҗатына багышланган аерым 104нче бүлмә бар. Алиянең әбисе дә: «Югалтып бетерәсез, музей шикелле берәр җирдә сакланса сакланыр инде», – дип биреп җибәрде ул чакта. Беренче вакытта кемнеке икәнен дә яздырмаганбыз, хәзер һәрберсен теркәп барабыз. Бер егетебезгә әбисе тукылган кызыл башлы сөлге биреп җибәргән, бездән дә бер истәлек калсын дип. Коллекцияне семестр саен яңартабыз. Кайберләре чынлап та бик гади генә чигелгән, бик матур итеп сәнгать әсәре буларак бәяләнә торганнары да җитәрлек. Бу – кул эшләре түгәрәге түгел, һәркемнең ихтыяри-иҗади эше. Башта бик гаҗәпләнәләр инде. Кулъяулыкны туй белән, татар халкының яшәү рәвеше белән дә бәйләп аңлатабыз. Үзен татар дип санаган һәр татар кызы үз гомерендә бер кулъяулык чигеп карарга тиеш. Мин ул фикеремнән кире кайтмыйм. Сүз дә юк, ул кулъяулыкны бүләк итәргә бөтен яктан лаек булган егет тә булырга тиеш әле. Чигәргә стимул булсын өчен, ләкин ул бөтен кешедә алай булып чыкмый торгандыр. Кемдер мода кебек ияреп эшләп китә, кемдер матурлыгын күреп эшли башлый. Минем максат – шушы кул эшен эшләттереп карау. Чигү фикерләүне үстерә, тынычландыра да. Хәзер канва белән әзер бизәкне чигү модасы да бар. Әмма әзер канвалардан чиктерәсем килми, ул милли түгел. Нәкъ менә киерге алып, шуңа бизәкне төшерү – бөтенләй икенче.
– Әлбәттә, әниләр-әбиләр ярдәм итә, ул күренеп тора. Бу аралашу зыянга түгел. Балаларга вакыт та таба алмыйбыз кайчак. Монда яннарында утырырга, өйрәтергә кирәк булачак. Кайберләре, берникадәр эшләгәч, күрсәтеп тә китә. Шуның кадәр башкардык дигән кебек. Соңгы бер-ике елда без социаль челтәрләрдә эшләребезне күрсәтәбез, флешмоблар ясыйбыз. Семестр ахырында бер көнне билгеләп, шунда алып киләбез, фотоларга төшәбез. Кулъяулык хештегы белән аннан соң үзләренең аккаунтларына эләләр. Хәзер мине күзәтеп баручы «подписчикларым», озаккарак сузылсак, күренмичәрәк торсак, әллә сезнең ул көнегез булмадымы, дип тә сорыйлар. Хәтта шуны элеп куйганнан соң бер студентыбыз, әйдәгез татфакны тәмамлаучылар яңадан бер флешмоб ясыйк әле, дип тә мөрәҗәгать итте. Кемдер, ник бездән дә чиктертмәдегез, дип язган. Икенчеләр, яшьлекне искә төшердегез, диләр.
– Луиза, ничә балага кулъяулык чигү серен төшендерә алдыгыз?
– Кулга тотып ук чиктерү булмаса да, бу – эшне эшләргә этәрү, юнәлеш бирү. Ел саен бер төркемдә 25 бала дип санасак, ким дигәндә, ике семестрга – 50 бала. 2009 елдан санасак кына да шактый булганбыз. «Халык авыз иҗаты» курсын укучылар өчен зачет һәм имтиханнарга кадәрге бер бирем генә бу. Берара имтиханны Сабан туеннан соң куйдырта башладым. Сабан туена берәр уенда катнашканнарын алып килергә куша идем, практика материалларына өстәп. Үзегез катнашыгыз дим, чөнки Сабан туена кеше бара да, тик йөреп кайта. Аннары Сабантуйны ярый инде, ди. Ә үзең катнашсаң, шәп була! Шуңа күрә уеннарда катнашу сүлпәнәйгән елларда моны да бер бирем буларак керткән идек. Хәзер бик активлар, ярышларда катнашып, бүләкләр оталар. Ничек тә шушы милли уен-йолаларны саклыйсы иде.
– Йолаларны бүгенге көнгә күчерү мөмкинлеге бармы, заманчарак итеп, мәсәлән, туй йолалары вакытында?
– 2005 елдан бирле никах-туйлар алып бару өлкәсендә дә тәҗрибәм бар. Бүгенге татар туйларының миллилеген сакларга тырышабыз. Туйда, үзара килешеп, бирнә күренешләренә бәйле алымнар да кертәбез. Менә инде дистә елдан бирле туйларга читтән кергән, татар менталитеты өчен ят булган гадәтләр белән көрәшәм. Алар шактый җыелган бездә. Мәсәлән, кәләшнең көне буе киеп йөргән бәйләгечен (подвязка) туй азагында кияүнең чишеп алуы һәм өйләнмәгән егетләргә ташлавы. Мин альтернатива буларак менә нәрсә тәкъдим итәм. Кияүнең өйләнмәгән егетләре бәйләгеч тотарга әзерләнгәндә, ул куен кесәсеннән кәләш чиккән матур кулъяулыгын чыгарып, егетләргә ыргыта. Бу бик матур күренеш булачак. Истәлек тә, матур да, кәләшнең уңганлыгын да күрсәтә.
– Чигү осталыгы мәктәбен дәвам итүчеләр булырмы? Бизәкләр киләчәктә югалмасмы?
– Сүз дә юк, бу эшне оста башкаручылар бар, махсус шуның белән шөгыльләнүчеләр бар, махсус кул эшләнмәләре hand made дибез. Алар бик кыйммәтле. Бөтен кеше дә оста итеп булдыра, матур итеп чигә дип әйтмим. Һәркем үзенең кызыксынуы өчен чиксә дә яхшы. Кайбер авылларда еллар дәвамында бик матур итеп чигүче гаиләләр бар, нәселләре белән уңганнар. Иң оста чигүчеләр. Һәр эшнең остасы булырга тиеш бит инде. Кукмара районының Чишмәбаш, Уразай, Сәрдекбаш авылларында шундый гаиләләр бар. Әниләре-әбиләре, кызлары бер-берсеннән күреп чигәләр. Заказга кулъяулык, сөлге чигүчеләр дә бар. Әле бүген дә авылда әбиләр ашларга барганда ак бәзгә читләре чигелгән яулыклар бәйләп йөриләр әле. Шулай ук ризык өстен каплый торган ашъяулыкларны бүген дә заказга эшләүчеләр бар. Купка дигән авылда бер кыз бик күп чигә, күп кенә конкурсларда катнаша. Чишмәбаш авылында Гөлия, Ләйсән Гайфиевалар бу өлкәдә бик активлар. Ләйсән бездә укып чыкты.
Җырларда җырланган мәк чәчәге, пар күгәрченнәр, аерым милли орнаментларны чигүчеләр бар инде, күп вакыт төрки халыкларга хас үсемлек бизәге, лалә чәчәген күзәтергә була. Әлбәттә, берсеннән-берсе күчереп, матур бизәк таптым, матур чыга икән, дип эшләүчеләр бар. Күбесендә максатка бәйле сүзләр язылган: «Яшьлек бүләгем, сакла, гүзәлем», «Истәлегем». Боларны җыеп, тикшереп кенә дә кешенең ниндидер вакыт аралыгында яшәү рәвеше, көнкүрешен, рухи халәтен, нинди максатлардан чыгып чигелгәнен ачыклап булыр иде. Бу шулай ук кызык.
– Йолалар бүгенге Сабан туенда ничегрәк саклана дип уйлыйсыз?
– Бирнә җыйганда, авыл Сабан туйларында саклана әле. Шәһәр Сабан туйлары башкача үтә. Анда халык катнашучы түгел, күп вакыт тамаша кылучы буларак кына килә. Килгән артистлар бәйрәм ясап китә, элеккеге кебек җырлап-биеп, мәйдан читендә түгәрәк әйләнә ясап, җырлы-биюле уеннар ясау бетеп бара. Әле аны саклаучы буыннар бар. Студентлар 1997-1998 елгы Сабантуйларның видеоларын алып килделәр. Без белгән тирәлектәге кешеләр. Кешенең шушы чараларда катнашуы шаккаткыч, хәзер инде икенчерәк, күбрәк профессиональләр катнаша. Гади халык читтән карап торган кебек хис кала.
Элек Сабан туйны көтеп ала. Күлмәкне дә Сабан туена гына аласы. Сабан туе өчен генә тәмлерәк ризык әзерлисе иде. Хәзер бит бәйрәмнең рухи кыйммәте шактый үзгәрде. Муллык бөтен җирдә һәм бәйрәмнәр бик күбәеп китте. Шунысы мөһим: халык үз авылларына кайтырга тырыша. Ул – күрешү, очрашу урыны, кемдер фәлән елга бер мәртәбә генә кайтып килү мөмкинлегенә ия. Шул яктан ул, әлбәттә, истәлекле. Барыгызны да Сабан туйлары белән котлыйм, очрашканга кадәр.
Рәсимә Галиева. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе.
"Шәһри Казан" газетасы.
|
<urn:uuid:2205fabd-b03f-43ed-a4b8-c10658f26c51>
|
CC-MAIN-2019-43
|
https://darelfonyn.kpfu.ru/tatar-kyzy-sabantujga-kulyaulyk-chig-rg-tiesh/
|
2019-10-19T18:10:59Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-43/segments/1570986697439.41/warc/CC-MAIN-20191019164943-20191019192443-00340.warc.gz
|
tat
| 1.000002 |
Cyrl
| 10 |
{"tat_Cyrl_score": 1.0000022649765015}
|
darelfonyn.kpfu.ru
|
Гөлсем Камская
|Гөлсем Камская|
|Туган телдә исем||Гөлсем Сәйфулла кызы Ильясова|
|Туган||25 март 1901|
Казан
|Үлгән||8 декабрь 1975 (74 яшь)|
|Яшәгән урын||Горький урамы, 13[1]|
|Һөнәре||артистка|
|Балалар||Дилүс Ильясов|
|Бүләк һәм премияләре||РСФСРның атказанган һәм Татарстанның халык артисткасы|
Гөлсем Сәйфулла кызы Камская (Ильясова) — күп татар театрларында эшләгән талантлы артистка.
Гөлсем Камская 1901 елның 25 мартында Казан шәһәрендә туа. Аның сәхнә эшчәнлеге 1919 елда башлана. Г. Камская Казан, Әстерхан һәм Мәскәү татар театрларында хезмәт итә, ә 1933 елдан ул – Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисткасы.
Ярты гасырлык сәхнә эшчәнлеге чорында ул татар, рус һәм дөнья драматургиясе әсәрләре буенча эшләнгән спектакльләрдә төрле характердагы дистәләрчә образлар иҗат итә.
Аның героиняларының сәхнәдәге тормышы һәрвакыт тирән фикерле, нечкә психологизм, милли үзенчәлекле булулары белән аерылып тора. Нәгыймә ("Банкрот", Галиәсгар Камал), Галчиха ("Гаепсездән гаеплеләр", А.Островский), Маһинур ("Миңлекамал", М.Әмир), Блюм ("Тормыш яңадан башлана", В.Собко), Гөлниса ("Шомлы көннәр", Таҗи Гыйззәт), Сәхилә ("Х.Насретдин", Нәкый Исәнбәт), Сабира ("Татар хатыны ниләр күрми", Галимҗан Ибраһимов) һәм башка ул уйнаган рольләр татар театр сәнгатен үстерүдә билгеле бер өлеш була, артисткага шөһрәт китерә.
Театр сәнгатен үстерүдәге зур хезмәтләре өчен Гөлсем Камскаяга РСФСРның атказанган һәм Татарстанның халык артисткасы дигән мактаулы исемнәр бирелә.
|
<urn:uuid:42cd9c74-6168-4381-9263-40a0436bf802>
|
CC-MAIN-2022-40
|
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%93%D3%A9%D0%BB%D1%81%D0%B5%D0%BC_%D0%9A%D0%B0%D0%BC%D1%81%D0%BA%D0%B0%D1%8F
|
2022-10-06T06:29:17Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-40/segments/1664030337731.82/warc/CC-MAIN-20221006061224-20221006091224-00290.warc.gz
|
tat
| 0.999735 |
Cyrl
| 26 |
{"tat_Cyrl_score": 0.999735414981842}
|
tt.wikipedia.org
|
Татар мәгарифе порталы
Сез монда
"Тел язмышы – милләт язмышы" – дип тик торганнан гына әйтмиләр. Бу барыбызны да борчыган мәсьәлә. Шуларның тагын берсенә тукталып китәсем килә. Мин үзем Биектау районының Чыпчык авылында яшим. Безнең авылыбыз рус авылы, ләкин ярты авылыбыз татар кешеләре. Мондый күренешләр аз түгелдер дип уйлыйм. 1994 нче елда безнең авылыбызда татар сыйныфлары ачылды. 2006 һәм 2007 нче елларда татар сыйныфларындагы укучылар мәктәпне тәмамлап чыктылар. Бу сыйныфларда укыган укучылар барысы да яхшы билгеләренә генә мәктәпне тәмамладылар, төрле вузларда укыдылар. Алар барысы да тормышта үз урыннарын таптылар, җәмгыятькә файдалы кешеләр булдылар. Араларында төрле һөнәр ияләре бар. Ләкин хәзер ата-аналар балаларын татар сыйныфына бирергә теләмиләр, чөнки имтиханнарны рус телендә бирергә кирәк. Шунлыктан татар сыйныфлары ябылды. Татар сыйныфлары рус сыйныфлары белән кушылды.
БДИ (Бердәм дәүләт имтиханы)ны бирү күп кенә укучыларны борчый һәм куркыта. Шунлыктан, күп кенә укучылар 9 нчы сыйныфны тәмамлагач, мәктәптә укырга теләмиләр. Башка уку йортларына яки эш эзләргә чыгып китәләр. Ә татар мәктәпләрендә бу эш бигрәк тә аяныч хәлдә тора, чөнки имтиханнарны рус телендә бирергә кирәк. Бу укучылар өчен бик авыр. Шуңа күрә 10 нчы, 11 нче сыныфларда укучылар аз калганлыктан мәктәпләр ябыла яки төп мәктәп кенә булып кала. Мәсәлән, безнең районыбызда да андый мәктәпләр бар. Чыршы, Ташлы Кавал гомуми урта белем бирү мәктәпләре төп мәктәп итеп кенә калдырылды. Кайсыбер авылларда мәктәпләре бөтенләй ябылды. Зур Киектә, Кече Солабашта төп мәктәпләр бетерелде. Өнсә авылында башлангыч мәктәп кенә калды. Аз балалы Яңавыл, Сасмак, Калинино авылларында башлангыч мәктәпләр дә ябылды. Алдагы елларда бу мәсьәлә күп кенә мәктәпләргә кагылачак. Әлеге мәктәпләргә игътибар итсәк, аларның күбрәге татар мәктәпләре. Мәктәпләрне ябу татар авылларының бетүенә китерә. Чөнки кешеләр, үзләренең балалары турында уйлап, мәктәпле урыннарга күчеп китәләр. Авылда яшь гаиләләр калмагач, аның тарала һәм юкка чыга баруы көн кебек ачык. Мәктәп юк икән – авыл да юк, дигән сүз. Бу күрсәткечләр шуны раслый.
Безнең бүгенге яшәешебез, уебыз, теләкләребез, гамәлебез бары бер генә максатка – милли телебезне саклау, үстерүгә юнәлтелергә тиеш.
Тел ул – бөтен халык казанышы, меңнәрчә, миллионча кешеләрнең күп гасырлык иҗат җимеше. Шуңа күрә дә телгә карата башбаштаклык кылырга, аның белән саксыз эш итәргә, аны үзеңә ошаганча бозарга беркемнең дә хакы юк.
Тел – халыкның, милләтнең иң беренче, иң әһәмиятле билгесе. Тел бетсә, ул телнең иясе булган халык та, милләт тә югала. Шуның өчен дә туган телен кадерләп саклау, үстерү, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү – зыялы һәр кешенең изге бурычы.
Бүгенге көндә телебездәге ялгышларның күбесе татарларның, нигездә, ике телле булуы, ягъни туган телләрендә дә һәм рус телендә дә сөйләүләре, язулары белән бәйле. Рус телендә эш итә торган татар кешесе еш кына үзе дә сизмәстән туган теленә урынсызга рус сүзләре китереп кертә, һәм ул рус телендәге әйләнмәләрне, әйтемнәрне ялгыш (хәрефкә – хәреф) тәрҗемә итеп, туган тел өчен табигый булмаган әйтемнәр, сүзтезмәләр куллана башлый. Шулай итеп, татар телендә табигый булмаган, ясалма әйләнмәләрнең саны көннән-көн арта бара. Телнең бозылуы дәвам итә.
Телебезгә кагылышлы мондый афәттән котылу юлы – ике телле кешеләрнең ике телне дә яхшы үзләштерүләренә, һәр телнең үзенә генә хас үзенчәлекләрен белүләренә ирешү.
Кызганычка каршы, татар теленең даирәсе кими. Татар – бик практик халык. Әгәр дә кеше җәмгыятьтә татар теленә ихтыяҗ кимегәнен сизә икән, ул тиз арада үзенә кирәкле булганын үзләштерә. Бездә кеше кирәкме, юкмы дип тел белән сатулашырга күнеккән. Андый караш булырга тиеш түгел. Тел ул – мирас, ата-бабаларыбыздан калган казаныш, дәүләт эшләрен алып баручы, иҗат итүче. Туган телгә, мәдәнияткә мөнәсәбәтне бишектән үк тәрбияләү мөһим. Әгәр дә телгә карашыбызны үзгәртмәсәк, ул югала баруын дәвам итәчәк.
Татар теле гаиләдә сакланып калырга тиеш дип билгеләп үтәргә яраталар. Минемчә, бар нәрсәне дә гаиләгә генә кайтарып калдырырга ярамый, дәүләт күләмендә дә чаралар күрергә кирәк.
Фәнни-эзләнү эшемне язганда, мин үземә түбәндәге нәтиҗәләрне ясадым:
Иң элек милләттәшебез, бөек шәхес Садри Максуди сүзләре белән әйтәсем килә: "Телебезне өйрәнми башлаган көннән башлап, без бетә башлаячакбыз. Безнең бер милләт булып тора алуыбыз телебезне саклый алуыбызга бәйледер".
Икенчедән, татар телен белгән кеше 30 дан артык төрки халык белән җиңел аңлаша һәм аралаша ала.
Өченчедән, татарлар инглиз телен тизрәк һәм җиңелрәк өйрәнә, чөнки инглиз телендәге һ, ң, вау, къ, гъ авазлары безнең телебезнең дә байлыгы булып тора.
Дүртенчедән, телебезне чит илләрдән килеп махсус өйрәнүчеләр дә шактый бит. Казан дәүләт университетында "Татар телен өйрәнү" кафедрасы бар. Анда укырга АКШ, Кытай, Вьетнам, Германия кебек илләрдән киләләр. Татар телен өйрәнү алар өчен төрки телләргә, төрки халыкларга чыгу, тарихны, тел үзенчәлекләрен өйрәнү өчен кирәк икән.
Минем уйлавымча, бүген татар халкы ниндидер бер чик алдында тора. Әгәр без бүген берләшеп, низаг һәм ыгы-зыгыларны онытып, милләт язмышы, аның киләчәге турында ныгытып уйланмыйбыз икән, безнең хәлләр бик тә мөшкел булачак. Безгә инкыйраз янамасын иде!
|
<urn:uuid:653e3d42-2c1d-437e-8723-359e5cde9ba7>
|
CC-MAIN-2020-34
|
http://belem.ru/node/5596
|
2020-08-07T23:00:35Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-34/segments/1596439737225.57/warc/CC-MAIN-20200807202502-20200807232502-00476.warc.gz
|
tat
| 1 |
Cyrl
| 21 |
{"tat_Cyrl_score": 1.000000238418579}
|
belem.ru
|
- РУС
- ТАТ
«Туран» атамасының килеп чыгышы борынгы Иранга нисбәтле; аны фарсылар үзләрендә дошман варварлар буларак кабул ителгән төньяк күчмә төркиләр яшәгән җирләргә карата кулланганнар. «Туран» («Турия») төшенчәсе беренче тапкыр, арийлыларга (Иранның арий халыкларына) карата дошман көчләр туплану үзәге буларак, утка табынучы зороастриялеләрнең изге язмаларында теркәлгән.
Күп кенә тикшеренүчеләр фикеренчә, пантуранизм идеяләре XIX йөз ахырында Госманлылар империясендә түгел, Россиядә, татар интеллигенциясе арасында, җәдитчелек рәвешендә барлыкка килә. Пантуранизмны нигезләүчеләр булып А.Агаев, Й.Акчура, И.Гаспринский һ.б. санала. 1905–1907 еллар Революциясе йогынтысында пантуранизм идеяләре Төркиядә дә тарала (Россиядә реакция башлангач, кайбер татар җәмәгать-сәясәт эшлеклеләре — Й.Акчура һ.б. Төркиягә күчеп китә). Моңа госманлылык идеясенең таркалуы һәм 1908–1909 еллардагы яшь төрекләр революциясе юл ача. Революция нәтиҗәсендә хакимият алмашыну төрек интеллигентларын һәм җәмәгать-сәясәт эшлеклеләрен Госманлылар империясе өчен яңа идеологик нигезләр эзләүгә этәрә.
1911 елда төрек шагыйре Зыя Гөкальп «Туран» шигырендә беренче тапкыр төрки халыкларга берләшү өндәмәсе белән мөрәҗәгать итә («Төркиләрнең ватаны Төркия дә, Төркестан да түгел, аларның ватаны — иркен һәм мәңгелек ил — Туран»). З.Гөкальп төрки халыкларның исламгача тарихын идеальләштерә, аларны борынгы тамырларына кайтырга, телне гарәп һәм фарсы сүзләреннән чистартырга чакыра. Төркиләрне туплау өчен иң мөһим фактор дип ул расачыл, антропологик яки этник сыйфатларны түгел, телне саный.
«Туран» төшенчәсе тора-бара яшь төрекләр карашындагы төп этносәяси юнәлешләрнең берсенә әверелә. Пантуранизм тарафдарлары актив пропаганда эшчәнлеге җәелдерәләр: төрек язучысы һәм җәмәгать эшлеклесе Х.Адивар — «Яңа Туран» романын, А.Тевфик «Туранчы көндәлеге» мәкаләләрен бастыра. Беренче бөтендөнья сугышы елларында пантуранистларның «Туран» дәүләтен төзү хәрәкәте аеруча активлаша; алар бу проектны Европаның алдынгы державалары хуплавына өметләнәләр. Әмма кемальчеләр революциясе (1918–1923) җиңүе һәм М.Кемальнең сәяси хакимияте ныгуы нәтиҗәсендә Төркиядә пантуранизмга алмашка төрек милләтчелеге (төрекчелек) идеологиясе килә, туранчылык зарарлы концепция дип таныла; пантуранистларны һәм аларның басмаларын эзәрлекләү башлана. Бер үк вакытта Төркиядә панисламизмга, гарәп этномәдәни йогынтысына каршы (гарәп графикасына нигезләнгән төрек язуыннан латин алфавитына күчү, төрек әдәби телен гарәп һәм фарсы сүзләреннән чистарту һ.б.) һәм милли азчылыкларны: гарәпләрне, грекларны, көрдләрне, татарларны һ.б.ны «төрекләштерү» буенча киң колачлы сәясәт уздырыла. Бу чорда пантуранизм идеологлары — яшь төрекләр оппозициягә күчәргә мәҗбүр булалар. Пантуранизм идеяләре шулай ук Венгриядә дә билгеле бер үсеш кичерә, анда Туран җәмгыяте эшли, «Туран» журналы чыгарыла (1913–1970). Танылган венгр тюркологы А.Вамбери пантуранизм идеяләрен актив пропагандалый. Икенче бөтендөнья сугышы башында Германиянең күп кенә рәсми актларында, газета һәм журнал битләрендә кабат «Туран», «пантуранизм» атамалары урын ала. Германия Тышкы эшләр министрлыгында «пантуранизм» грифы куелган махсус документлар папкасы ачыла, әлеге мәсьәләләр белән шөгыльләнүче дипломат билгеләнә. Германиянең Төркиядәге илчелеге даими рәвештә ул илдә пантуранизм хәрәкәтенең үсеш перспективалары хакында хәбәр итә.
Тарихи әдәбиятта, гадәттә, пантуранизм дип барлык төрки халыкларның, шулай ук венгрлар, эстоннар һәм финнарның сәяси, мәдәни һәм этник бердәмлеге хәрәкәтен яки идеясен атыйлар. Әмма фин-угор халыклары арасында (венгрлардан гайре) пантуранизм идеяләре киң таралмый. Хәзергәчә фәндә «пантуранизм» һәм «пантюркизм» төшенчәләренең тәмам расланган билгеләмәләре юк. «Пантуранизм» атамасы, төрки халыклар тупланып яшәгән территорияне генә күздә тоткан «пантюркизм» атамасына караганда, киңрәк мәгънәгә ия. Мәсәлән, А.Агаев «туран дөньясы»на Балкан ярымутравын, Кече Азияне, Кырым ярымутравын, Әзәрбайҗанны, Дагстанны, Идел буе һәм Урал алдын (Әстерхан, Саратов, Самара, Казан, Уфа, Оренбург һ.б.), Себерне, Монголияне, Кытай Төркестанын, Урта Азияне (Бохара, Хива, Хорасан һ.б.), Иранны кертә. Төрек пантуранизмы «туран халыклары»ның төрки төркеме яшәгән территория белән чикләнә, бу территориягә Себер, Үзәк Азия, Идел буе, Кара диңгез төбәге, Иран һәм элеккеге Госманлылар империясе төркиләре керә. 1920 елларда СССР милләтчеләре тарафыннан Туран дәүләтенең берничә проекты тәкъдим ителә (шуларның өчесе мәгълүм, берсе дә гамәлгә ашырылмый). Шәрекътәге милли республикаларның сәясәт эшлеклеләре алга сөргән «Төрки халыкларның социаль-сәяси, икътисади һәм мәдәни үсеше нигезләре турындагы фикерләр» проектында «Туран дәүләте»нә Урта Азиянең төрки телле республикалары, шулай ук Татарстан һәм Башкортстан АССРлар кертелә. XX–XXI йөзләр чигендә дини уртаклыкка, тел һәм мәдәният якынлыгына таянган, панэтник теләктәшлек рәвешендә һәм яшерен хәлдә хөкем сөргән пантуранизм идеяләренең тарафдарлары барлыкка килә. 1992 елда Әнкарада рәсми очрашу вакытында Төркия, Әзәрбайҗан, Казакъстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан һәм Кыргызстан җитәкчеләре уртак декларациядә икътисад, сәясәт һәм мәдәният өлкәсендә халыкара эшчәнлекне үзара килештереп алып барырга омтылуларын белдерәләр. СССР таркалганнан соң Россиядәге төрки халыклар (татарлар, башкортлар һ.б.), этник һәм этнодини милләтчелекнең көчле йогынтысында, үзләренең этносәяси һәм этномәдәни хокукларын һәм мәнфәгатьләрен киңәйтү хакына күтәрелгән көрәш чорын узалар (кара Татарстан ССРның дәүләт суверенитеты турында Декларация).
Мандельштам А.Н. Турция и пантуранизм. Париж, 1930;
Аршаруни А., Габидуллин Х. Очерки панисламизма и пантюркизма в России. М., 1931.
Авторлар — Р.Г.Хәйретдинов, Д.Р.Хәйретдинова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.
|
<urn:uuid:5142faa8-84df-4bce-94ef-7ddb1d098e20>
|
CC-MAIN-2022-21
|
https://tatarica.org/tat/razdely/religiya/islam/panturanizm
|
2022-05-25T19:43:22Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-21/segments/1652662593428.63/warc/CC-MAIN-20220525182604-20220525212604-00605.warc.gz
|
tat
| 0.999869 |
Cyrl
| 1 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9998688697814941}
|
tatarica.org
|
Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Бүген Казанда Германия-Россия яңа технологияләр институты эшли башлады. КНИТУ-КАИ нигезендә яңа вузны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Шулай ук чарада РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Повалко, Германия Федератив Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Рюдигер фон Фрич әфәнде катнашты.
Германия-Россия яңа технологияләр институты (ГРЯТИ) – German-Russian Institute of Advanced Technologies (GRIAT) – югары профессиональ инженерлар әзерләүгә юнәлдерелгән дөнья дәрәҗәсендәге мәгариф проекты ул. ГРЯТИ – А.Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университеты (КНИТУ-КАИ) структурасында яңа институт, анда магистратура һәм аспирантура белем бирү программалары булачак. Институт яңа 8 катлы корпуста урнашкан.
ГРЯТИда укыту КНИТУ-КАИ һәм Германия университетлары арасындагы хезмәттәшлек мөнәсәбәтләренә нигезләнгән. Беренче партнер-университетлар арасында - Ильменау шәһәренең Техник университеты һәм Магдебург шәһәренең Отто-фон-Герике Университеты.
Хезмәттәшлектә Германия академик алышынулар хезмәте DAAD катнаша – дөньядагы иң эре һәм абруйлы оешмаларының берсе, ул халыкара белем бирү һәм академик хезмәттәшлек мәсьәләләре белән шөгыльләнә. Германиянең алдынгы сәнәгать предприятиеләре дә ГРЯТИ проектының турыдан-туры партнерлары була.
ГРЯТИ белем бирү программасы буенча ике университетта белем алу каралган: 1, 2 һәм 4 нче семестр дәвамында КНИТУ-КАИда, һәм 3 нче семестрда Германиядәге партнер-университетта. Нәтиҗәдә, ГРЯТИ тәмамлаучылар ике диплом алачак: КНИТУ-КАИ һәм Германиядәге партнер-университетныкын.
Россия студентлары ГРЯТИда түләүсез, ә Германиядә Татарстан Республикасының "Алгарыш" программасының грантлары исәбенә белем алачаклар. Укыту теле – инглизчә.
Мөхтәрәм кунаклар бүген тантаналы рәвештә КНИТУ-КАИның яңа бинасында лентаны кистеләр, лабораторияләрне һәм уку бүлмәләрен карадылар, шуннан соң Гыйльми һәм Попечительлек советы утырышында катнаштылар.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан – илнең алдынгы сәнәгать регионы, һәм аның бөтен индустриясе инженер белгечләргә мохтаҗ. "Үз заманында без әзерләү системасын югалттык, ләкин хәзер без инженер мәктәбен торгызу өчен бик күп көч куябыз, - дип белдерде Р.Миңнеханов. – Инженер белгечлекләрен без мәктәптән популярлаштыра башлыйбыз, предприятиеләрне җәлеп итәбез. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы ягыннан да бу мәсьәләгә игътибар бик зур".
ГРЯТИ ачылу - КНИТУ-КАИ өчен генә түгел, ә бөтен ил масштабында бик әһәмиятле вакыйга, - дип белдерде Татарстан Президенты. – Без бик әйбәт бина, профессиональ укытучыларны күрәбез, һәм , ышанам ки, биредә безнең республиканың конкурентлыкка сәләтлеге формалашачак".
Германия Федератив Республикасының РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Рюдигер фон Фрич, үз чиратында, ГРЯТИ ачылуның әһәмиятлеген ассызыклады. "Без Татарстанга бик зур бизнес-делегация белән килдек, чөнки безнең арада үсеш алган икътисадый мөнәсәбәтләр бар, һәм без аларның тагын да үсүенә зур потенциал барлыгын күрәбез", - диде илче.
"Хәзерге гади җитди сәяси торышта безнең яхшы мөнәсәбәтләрне үстерүче проектларны гамәлгә ашыру бигрәк тә мөһим", - дип саный Рюдигер фон Фрич.
Рөстәм Миңнеханов илчегә ярдәме өчен рәхмәт белдерде. "Без җитди вакытта проектны эшләтеп җибәрәбез. Әмма барысы да тынычланыр, ә бездә иң яхшы вузларның берсе эшлиячәк", - ышанып әйтте Татарстан Республикасы Президенты.
РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Александр Повалко ГРЯТИ кебек проектны гамәлгә ашыру теләсә кая мөмкин булалмас иде. "Моның өчен бер төркем ихтыяҗлар һәм кешеләрнең туры килүе кирәк иде", - диде А.Повалко.
Ул республика җитәкчелегенә инженер белем бирүгә ярдәм итүләре өчен, Германия партнерларына рәхмәт белдерде.
Германия академик алышынулар хезмәте DAAD генераль секретаре Доротея Рюланд хәбәр иткәнчә, ГРЯТИ DAAD ярдәм итүче бердәм дәүләтара проектлар санына керә. "Мондый проект, югары дәрәҗәдәге белем, җитди әзерлек һәм үзара ышаныч булган очракта гына, гамәлгә ашырыла ала, - дип белдерде Д.Рюланд. – Германия белән Россия, Германия белән Татарстан арасында нәкъ менә еллар дәвамындагы академик хезмәттәшлек белән казанылган үзара ышаныч бар".
КНИТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов Доротея Рюландка вузның мактаулы профессоры исемен тапшырды. Шул ук исемгә Россиянең атаклы галимнәренең берсе, IPG Photonics компаниясе җитәкчесе - КНИТУ-КАИның төп партерларының берсе – Валентин Гапонцев та лаеклы булды.
Утырыш барышында берничә килешү имзаланды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ мәгариф һәм фән министры Александр Повалко һәм Германиянең РФдәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Рюдигер фон Фрич барында Татарстан Республикасында машина төзелеше буенча уртак инжиниринг үзәген булдыру турында Килешү , ГРЯТИ каршында немец теле таралуга ярдәм итү үзәген булдыру турында Килешү, КНИТУ-КАИ Казан квант үзәге һәм "Международный центр квантовой оптики и квантовых технологий" ҖЧҖ арасында хезмәттәшлек турында Килешү, шулай ук КНИТУ-КАИ һәм "НТО "ИРЭ-Полюс" ҖЧҖ арасында лазер һәм аддитив технологияләр өлкәсендә стратегик партенрлык турында Килешү имзаланды.
|
<urn:uuid:3d022bbc-b10e-4f8a-bfaf-0c3eba8d0904>
|
CC-MAIN-2020-05
|
http://belem.ru/node/5485
|
2020-01-23T07:27:36Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-05/segments/1579250609478.50/warc/CC-MAIN-20200123071220-20200123100220-00283.warc.gz
|
tat
| 0.999705 |
Cyrl
| 12 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9997049570083618}
|
belem.ru
|
Тропик урман
Тропик урман яки яңгырлы урман — еллык явым-төшем күләме 2000-7000 мм ким булмаган урман. Катлаулы яруслы булуы белән, агачлар, эпифитлар һәм лианалар төрлелеге һәм үләннәргә ярлы булуы белән аерылып торалар.
Җир шарының иң эссе поясы тропиклар дип атала. Алар экваторда урнашканнар. Табигать тропикларда табигый оранжерея төзегән: мон¬да җылылык даими һәм тотрыклы, явым-төшем күп. һәм үсемлекләр дөньясы да искитәрлек. Урман шундый куе, аның аша чыгуы бик кыен, ә кайвакытларда бөтенләй үтеп булмый. Агачлар югарыга, яктылыкка омтылалар һәм түбәнгә, урман чаршавы астына, куе күләгә төшерәләр. Ул — мәңге яшел дөнья: монда мәңгелек җәй хөкем сөрә.
Тропик зонадагы үсемлекләр гадәттән тыш төрле-төрле. Урманда яруслар бик күп, кайбер агачлар 60 метрга җитәләр, бу — егерме катлы йорт биеклеге дигән сүз. Агачларның яфраклары тыгыз һәм калын кабыклы. Алар тропиклардан чыккан бүлмә гөле — фикус яфракларын хәтерләтәләр. Яфракларның калын кабыклары аларны эссе кояш көйдерүеннән саклый.
Тропик урманга хас булган үзен¬чәлекле үсемлек — лианалар. Алар агач кәүсәләренә уралып, бик биеккә, яктыга үрмәлиләр. Лианалар агачларны чорнап алалар, түбәнгә салыналар, агачтан-агачка сузылалар һәм бик зур, хәтта 100 метрдан артык озынлыкка җитәләр.
Тропикларда пальмалар да үсә. Алар күп төрле: биек һәм баһадир агачлардан алып кечкенә куак фор- масындагылары да, хәтта пальма- лианалар да бар. Биек пальмаларның кәүсәләре шома һәм цилиндр формасында була. Кайбер тәбәнәк пальмаларның кәүсәләре бөтенләй юк — бары тик яфраклар таҗы гына бар.
Яктыга якынрак булыр өчен күп кенә үсемлекләр җирдә түгел, бәл¬ки агач кәүсәләрендә һәм яфракларда үсәләр. Алар арасында күз чагылдыргыч зур күбәләккә охшаган банан, бамбук, агачсыман абага, орхидеяләр һәм күп кенә башка үсемлекләр үсә. Дөньяда башка бер җирдә дә кеше өчен файдалы булган шундый күп санлы үсемлекләр юк. Тропик урман банан, икмәк һәм кавын агачы җимешләре, хинин, манго, сандал, кызыл һәм кара агач, каучык, лак, , саго һәм шикәр бирә.үсемлеге бигрәк тә матур. Тропикларда
Тропикларда яшәүчеләрнең иң күп санлысы — бөҗәкләр, һәм, беренче чиратта, озынлыгы 20 см га җитә торган күз чагылдыргыч гаять зур күбәләкләр. Үрмәкүчләр дә монда ачык төстә һәм зурлар.
Төрле зурлыктагы һәм төрле төсләрдәге попугайлар үзләренең гырылдык тавышлары белән урман эчен яңгыратып торалар. Тропик урманнарда бик кечкенә кошлар — колибрилар да бар. Аларның кай¬бер төрләре төклетура кадәр генә. Гаять зур гориллалардан алып 15 см зурлыгындагы кечкенә уиститиларга кадәр хисапсыз күп маймыллар яши.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Кем ул? Нәрсә ул? : балалар энцикл.: 3 т.: кече яшьтәге мәкт. балалары өчен / СССР ПФА; редкол.: А. А. Дорохов, Т. А. Куценко, С. В. Михалков һ. б.; русчадан С. С. Гайфуллина, С. К. Хәкимов, Г. М. Ханов һ. б. тәрҗ. – Казан : Татар. кит. нәшр., Т. 3 : Р – Я. – 1987. – 224 б. – 11800 д.
|
<urn:uuid:f1e06aac-3405-4d9e-80ad-8b7805201c23>
|
CC-MAIN-2022-40
|
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A2%D1%80%D0%BE%D0%BF%D0%B8%D0%BA_%D1%83%D1%80%D0%BC%D0%B0%D0%BD
|
2022-10-05T17:41:30Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-40/segments/1664030337663.75/warc/CC-MAIN-20221005172112-20221005202112-00490.warc.gz
|
tat
| 0.999989 |
Cyrl
| 27 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9999886751174927}
|
tt.wikipedia.org
|
- РУС
- ТАТ
квалификацияле эшчеләр һәм һөнәрчеләр, түбән буын идарәсе һәм җитештерүгә өйрәтү белгечләрен (мастерлар, техниклар, десятниклар) әзерләү
Россиядә беренче һөнәри уку йортлары 1860 елларда барлыкка килә, нигездә, алар шәһәр һәм земство үзидарә органнары башлангычында ачылалар һәм шулар карамагында булалар. Һәр уку йорты җирле хакимият органнары тарафыннан расланган үз уставы буенча эшли; уку срогы һәм уку программалары Халык мәгарифе министрлыгы күзәтүендә булмый.
Төбәк территориясендә шәһәр үзидарә органнары тарафыннан Казан Александр (1875) һәм Алабуга (1887) һөнәр училищеләре ачыла.
1895 елда Халык мәгарифе министрлыгында Сәнәгать училищеләре департаменты булдырыла, һөнәри уку йортларының типлаштырылган уставлары раслана (аларны күзәтү губерна халык училищеләре дирекцияләренә тапшырыла), һөнәри белем бирүне үстерүгә дәүләттән акча бүлеп бирелә башлый. Шулай итеп, күп дәрәҗәле һөнәри белем бирү системасы формалаштырыла. Заманча урта махсус белем бирүгә туры килгән югары звено урта техник училищеләрдән тора. Аларда, нигездә, техниклар, шулай ук һөнәри уку йортлары өчен укытучы кадрлар әзерләнә; училищене иң яхшы тәмамлаучыларга югары техник уку йортларына керү хокукы бирелә. Түбән техник училищеләр һәм статусы буенча аларга тигез булган һөнәр училищеләре шулай ук югары квалификацияле белгечләр әзерлиләр, алардагы һөнәри әзерлек гомуми белем бирү белән туры килә, аларны тәмамлаучылар җитештерүдә яисә һөнәри уку йортларында техниклар, десятниклар, мастерлар була.
Һөнәри укучылар мәктәпләрендә һәм түбән һөнәр мәктәпләрендә һөнәрчеләр һәм эшчеләр әзерләнә, һөнәри әзерлек гомуми белем белән, әмма башлангыч мәктәп базасында тулыландырыла. Һөнәри белем бирүнең түбән буынын һөнәри укыту остаханәләре тәшкил итә.
Төбәк территориясендә Казан сәнәгать училищесе (1897) эшли, аның составында урта химия-технология, түбән механик, химия-технология, төзелеш училищеләре була. Моннан тыш Чистай шәһәрендә һөнәр училищесе (1896 елда ачылган түбән һөнәр мәктәбеннән 1907 елда оештырыла), Алабугада һөнәри укучылар мәктәбе (1899 елда уставтан тыш һөнәр училищесеннән үзгәртелә), Буада (1892), Бөгелмәдә (1896), Зөядә (1906), Лаешта (1910), Мамадышта (1912) түбән һөнәр мәктәпләре, авылларда якынча 20 һөнәр укыту остаханәләре, шул исәптән Питрәч сәнгать-һөнәр укыту остаханәсе, Балык Бистәсе сәнгать-һөнәр остаханәсе, Чабаксар сәнгать-һөнәр остаханәсе ачыла. Александр һөнәр училищесе 1917 елга кадәр Казан шәһәр идарәсенә буйсына һәм үз уставы буенча эшли. Барлык һөнәри уку йортларында якынча 2 мең укучы санала, 100 дән артык укытучы эшли.
Октябрь революциясеннән һәм земство һәм шәһәр үзидарә органнары бетерелгәннән соң, барлык һөнәри уку йортлары дәүләт карамагына күчә. Гражданнар сугышы елларында аларның күбесе ябыла, калганнары расланмаган мәгариф стандартлары белән эшли. 1919 елда СССР Мәгариф халык комиссариаты системасында Һөнәри белем бирү баш идарәсе (Главпрофобр) булдырыла, 1920 елның августында гомуми урта белем һәм һөнәри квалификация бирүче һөнәри-техник мәктәпләр, 4–5 еллык уку йортлары турында Нигезләмә раслана. Мондый уку йортлары киң таралыш алмый, ТАССРда Казан, Чистай, Алабуга һөнәр училищеләре һөнәри-техник мәктәпләр итеп үзгәртелә.
1922 елдан сәнәгать предприятиеләрендә булдырылган фабрика-завод өйрәнчеклеге (ФЗӨ) мәктәпләре системасы үсеш ала; укыту-методика мәсьәләләре буенча алар һөнәри белем бирү баш идарәсе карамагында була. Уку вакыты 2 ел тәшкил итә, укыту җитештерүдә эшләү белән бергә алып барыла. 1929–1930 елларда ёөнәри белем бирүнең үзәкләштерелгән җитәкчелеге бетерелә, һөнәри-техник мәктәпләр ябыла, ФЗӨ предприятиеләр карамагына тапшырыла, уку вакыты 1 елга кадәр, ә күп белгечлекләр буенча ярты елга кадәр кыскартыла. 1933 елда ТАССРда 22 ФЗӨ мәктәбе санала, аларда 3 мең укучы укый. Интенсив индустрияләштерү шартларында һөнәри белем бирүнең үзәкләштерелгән системасы булмау, укыту срогының кыскалыгы һәм гадилеге югары квалификацияле эшчеләрнең кискен җитешмәвенә китерә.
СССР ЮС Президиумының 1940 ел 2 октябрь Указы белән Дәүләт хезмәт резервлары баш идарәсе булдырыла (1946 дан — министрлык), аңа барлык һөнәри уку йортлары һәм уку йортларын тәмамлаучыларны оешмаларга бүлү тапшырыла; ФЗӨ белән беррәттән 2 еллык һөнәр училищеләре булдырыла. ТАССРда 1941 ел ахырына 9,4 мең укучы белән 11 һөнәр училищесе эшли, ФЗӨдә 5 мең кеше укый. Бөек Ватан сугышы елларында 58 мең квалификацияле эшче әзерләнә, 1946–1955 елларда һөнәр училищеләрен 29,5 мең, ФЗӨ мәктәпләрен 22 мең кеше тәмамлый. 1958–1959 елларда ёөнәри белем бирүдә реформа уздырыла, Дәүләт хезмәт резервлары министрлыгы Һөнәри белем бирү дәүләт комитеты итеп, һөнәр училищеләре һәм ФЗӨләр 2 еллык шәһәр һәм авыл һөнәри-техник училищеләре (ПТУ) итеп үзгәртелә. Аларга 8 еллык мәктәпне тәмамлаучылар кабул ителә; тулы урта мәктәп базасында берьеллык техник училищеләр булдырыла.
1960 еллардан авыл ПТУ челтәре үсеш ала, аларда авыл механизаторлары әзерләнә (ТАССРның күп районнарында ачыла). 1970 елда ТАССРда 69 ПТУ эшли, 29 мең кеше тәмамлый. КПСС ҮК һәм СССР МСның 1969 ел 2 апрель карары белән ПТУлар акрынлап 3 еллык урта һөнәри-техник училищеләргә үзгәртелә, аны тәмамлаучылар диплом белән бергә урта белем турында аттестат ала. 1984 елга ТАССРда училищеләрнең яртысыннан артыгы урта һөнәри-техник училищегә (СПТУ) әверелә. КПСС ҮКның 1984 ел апрель Пленумы карары белән СССР мәгариф системасында реформа кысаларында барлык ПТУлар СПТУ итеп үзгәртелә, укучылар җыю планы кискен киңәйтелә.
1984 елда ТАССРның 124 училищесендә 69 мең кеше укыса (22%ы 8 класс тәмамлаучылар), 1988 гә СПТУлар саны 150 гә җитә, һөнәри белем бирү учреждениеләренә тулы булмаган урта мәктәпне тәмамлаучыларның 37%ы җибәрелә (бу күрсәткечне 47%ка җиткерү планлаштырыла). СПТУлар челтәренең көчәйтелгән үсеше һәм тизләтелгән гомуми урта белем бирүнең тискәре яклары да була. Гомуми урта белемнең һәм ПТУларда һөнәри әзерлек дәрәҗәсе түбән кала, аларны тәмамлаучыларның яртысыннан азрагы гына белгечлек буенча эшли. Казан һәм Чаллы ПТУларына авыр тәрбияләнүче укучыларны туплау яшүсмерләрнең криминаль төркемнәре үсешенә китерә. КПСС ҮКның 1988 ел февраль Пленумы карары белән гомуми һәм һөнәри белем бирү җитәкчелеге берләштерелә (ТАССРда һөнәри белем бирү дәүләт комитеты кыскартыла, һөнәри уку йортлары Мәгариф министрлыгы карамагына күчә, укучылар җыю планы бетерелә, училищеләр мөстәкыйль рәвештә белгечлекләр исемлеген һәм укыту планын булдыру мөмкинлеген алалар).
Базар икътисадына күчү һөнәри белем бирү системасында кризиска китерә. 1990 елларда РФдә башлангыч һөнәри белем бирү уку йортларының яртысыннан артыгы ябыла, укучылар саны 5 тапкыр кими. ТРда дәүләт ярдәме аркасында училищеләрнең күп өлеше саклана, әмма укучылар саны 2 тапкырдан артык кими, матди база начарлана. 2017 елда Татарстанда 91 һөнәри уку йорты, шул исәптән 40 лицей, 2 көллият, 52 училище, 40 авыл хуҗалыгы, 3 елга һәм 2 тимер-юл уку йорты эшли. 29 уку йорты Казанда, 7 се Чаллыда, 7 се Түбән Камада, 24е ТРның башка шәһәрләрендә, 31е район үзәкләрендә һәм авылларда урнашкан. Башлангыч һөнәри белем бирү учреждениеләрендә 68817 кеше укый.
Низшее профессиональное образование в Казанской губернии. К., 1909;
Очерки истории профессионально-технического образования в СССР. М., 1981.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.
|
<urn:uuid:cce94010-9f14-4628-9b6d-ed52627cdd76>
|
CC-MAIN-2023-40
|
https://tatarica.org/tat/razdely/obrazovanie/professionalnoe-obrazovanie
|
2023-09-29T06:18:37Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-40/segments/1695233510498.88/warc/CC-MAIN-20230929054611-20230929084611-00293.warc.gz
|
tat
| 0.999924 |
Cyrl
| 2 |
{"tat_Cyrl_score": 0.999923825263977}
|
tatarica.org
|
Җәбәлия
Җәбәлия яки Таш Кыя Гөмбәзе, шулай ук Габри Гөмбәзе буларак мәгълүм, Иранда, Керманда урнашкан.[1] [2] Гөмбәз, Иранда тарихи әһәмияткә ия урын, таш һәм кирпечтән төзелгән булган, гәрчә бина таштан һәм гипстан һәм аның архитектур эффектлары Сассанид периодыннан илһамланган булган.[3] Ул Иранда Ислам килүнең беренче унъеллыкларында төзекләндерелгән булган. Аның үзәге -дә урнашкан һәм ул диңгез дәрәҗәсеннән 1768 метр биеклектә урнашкан.
Ул сигезпочмак корылышлы һәм эчендә тулысынча буш, шактый яссы гөмбәз белән таҗланган өч катны кертә. Ул безнең эраның 2-енче меңьеллыкка кадәр даталанырга һәм Зәрдөштлек бинасы булырга мөмкин булган һәм гади кирпечтән түгел, ә таштан төзелгән булуы өчен мәшһүр.
|
<urn:uuid:3c2fc427-23a2-49e7-9e90-ef34879336b5>
|
CC-MAIN-2022-40
|
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D2%96%D3%99%D0%B1%D3%99%D0%BB%D0%B8%D1%8F
|
2022-10-04T04:04:40Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-40/segments/1664030337473.26/warc/CC-MAIN-20221004023206-20221004053206-00466.warc.gz
|
tat
| 0.999987 |
Cyrl
| 1 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9999868869781494}
|
tt.wikipedia.org
|
Чимбулак
|Чимбулак|
|Дәүләт||Казакъстан|
|Административ-территориаль берәмлек||Алматы өлкәсе|
|Урын||Казакъстан|
|Рәсми веб-сайт||shymbulak.com|
|Чимбулак Викиҗыентыкта|
Чимбүлак (каз. Шымбұлак) — Казакъстанда , Алматы янындагы, Заилийский Алатау сыртында урнашкан популяр тау чаңгысы курорты, "Медеу" югары тау шугалагыннан бераз югарырак урнашкан. Чимбулак төбәге 2200-2500 м биеклектә Иле-Алатауский милли паркы территориясендә урнашкан, Талгар үткеле 3200 м биеклектә, якындагы түбәләрдә: Школьник түбәсе - 3590 м, Амангелде түбәсе пигы - 3999 м, Абай түбәсе - 4010 м, Нурсолтан түбәсе(элегрәк Комсомол түбәсе булган) - 4376 м. Ел саен альпиниада кысаларында иң югары ноктасы Нурсолтанга күтәрелү башкарыла.
Тасвирламасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Уңай табигый шартлар туристларны, альпинистларны, тау чаңгычыларын бу районга җәлеп итә, 900-1000 м биеклек чаңгы трассаларын төзергә мөмкинлек бирә. Шуңа бәйле рәвештә, 1954 елдан бирле биредә "Чимбулак" тау чаңгысы спорт базасы эшли башлады. Талгардан төшү трассасының озынлыгы 3500 м, слалом-гигант 1500 м, уртача киңлеге 25 м, авышлыгы 11-29°м. Мондый параметрлар спортчыларга шуып төшү дәвамында тизлекне үстерергә мөмкинлек бирә. Чимбулакның иң биек ноктасына заманча канат юлы буйлап менәргә мөмкин, ул "Медеу" боз шугалагыннан 800 метр ераклыкта башлана.
Канат юлының беренче секциясе Чимбулак тау чаңгысы трассаларының аскы ноктасына илтә, анда чаңгы, сноуборд һәм җиһазлар прокаты, кабымлык һәм рестораннар урнашкан. Канатлы юлның икенче секциясе якынча трассаның уртасына алып бара, аннан инде төшә башларга яки юлның өченче секциясенә күчереп утыртырга була, ул Чимбулакның иң биек ноктасына, аннан югарырак болытлар биеклегендәге Талгар үткеленә китерәчәк.
Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Тау чаңгысы спорты буенча беренче тапкыр Чимбулакта ярышлар 1950 елдан башлана. Чимбулак тау чаңгысы спорт базасы 1954 елда эшли башлый. Ярышлар башланганда спортчылар өчен уңайлы ун агач йорт, ашханә һәм клуб оештырылган, алар яхшы җиһазландырылган, пар белән җылытыла, электр яктырткычлар чаңгы трассасы янында урнашкан. Чимбулак совет чорында тау чаңгычыларының күнегүләр базасы булган, бу тауда 5 тапкыр СССР һәм Казакъстан чемпионаты үткәрелгән. 1954 елның мартында курортта канат-буксировка юлының 1500 метрлы корыч линиясе эшли башлый.
1961 елдан башлап «Казакъ спорт җәмгыятьләре һәм оешмалары советы» тау чаңгычыларының ел саен «Көмеш эдельвейс» призына ачык ярышларын үткәрә. Батырлык һәм намуслылык символына әверелгән, легендар биеклек чәчәге төшерелгән медальләр белән слалом, гигант һәм тизйөрешле төшү буенча җиңүчеләр бүләкләнде, ә зур медаль тау чаңгысы ярышларында иң яхшы өч көрәштә бирелде.
1983 елдан "Чимбулак" базасы тау чаңгысы әзерлеге Олимпия үзәге сыйфатында эшли башлады. 220 урынлы 4 катлы кунакханә, фин мунчасы, медицина үзәге төзелде, берничә яңа тизлекле күтәргеч төзелде. Шул ук елда «Пансионат - 20 нче терәк» канат юлы файдалануга тапшырылды. Аның озынлыгы 2 км һәм соңгы нокталарның биеклеге 600 метр.
2011 елның 28 декабреннән Quiksilver Chimba Park фристайл-паркы үз эшен башлады.
2013 елның мартында Россия "Форбс" Чимбулакны россиялеләр өчен иң яхшы визасыз курортлар унлыгына кертте.[1]
Объект милекчеләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Совет чорында Чимбулак тау чыңгысы комплексы дәүләт милкендә булган. 2000 еллар башыннан Җаваплылыгы чикләнгән «Chimbulak Development» җәмгыятенең шәхси милкендә.[2]
Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Октябрь мәгарәсе — Казакъстанның иң зур мәгарәсе, Чимбулактан 3 км ераклыкта урнашкан.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Forbes включил «Шымбулак» в список 10 безвизовых горнолыжных курортов
- 2014 год в Алматы будет посвящён развитию общественного транспорта и горнолыжного туризма. әлеге чыганактан 2014-01-02 архивланды. 2014-01-02 тикшерелгән.
|
<urn:uuid:bc303ca5-ce70-4cfd-919e-a3a171880824>
|
CC-MAIN-2022-40
|
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A7%D0%B8%D0%BC%D0%B1%D1%83%D0%BB%D0%B0%D0%BA
|
2022-09-28T09:07:08Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-40/segments/1664030335190.45/warc/CC-MAIN-20220928082743-20220928112743-00002.warc.gz
|
tat
| 0.999857 |
Cyrl
| 4 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9998569488525391}
|
tt.wikipedia.org
|
Википедия бәхәсе:Тавыш бирү:Бәйге кысаларында булдырылган мәкаләләрне викиләштерү
Кулланучы:ФәрһадКулланучы:Frhdkazan, Кулланучы:Әмир, Кулланучы:A.Khamidullin, Кулланучы:Ajdar, Кулланучы:Milli, Кулланучы:Üzgäreş, Кулланучы:Byltyr, Кулланучы:Marat-avgust , Кулланучы:Zlgll, Кулланучы:Тимерхан, Кулланучы:Хабиль Сәхәбиев
Хөрмәтле Ilnur efende һәм хөрмәтле Әмир әфәнделәр! Бу мәсьәләгә тәртип салу бик кирәк, тик пешмәгән кагыйдәне кабул итү аянычлырак була ала. Татар викимедиачылар төркеменең айлык видео-конференцияләре очрашуларын оештырырга уйлыйм - әйдәгез моны беренчесенең көн үзәгенә чыгарыйк! Бер-беребезнең күзләребезгә карап сөйләшербез. Үзегезгә уңайлы вакытны тәкъдим итегезче. Телефоным бәхәс битемдә һәм эл.почтада күрсәтелгән, WhatsApp, Telegram яки Facebook кулланасыз икән, зинһар элемтәгә чыгыгыз - татВП тышында да чатларыбыз бар. --frhdkazan (бәхәс) 19 май 2020, 12:59 (UTC)
Җиңелрәк тәртип[вики-текстны үзгәртү]
- Татарча Википедиядә оештырылган бәйгеләр һәм аларда катнашучылар үз гамәлләре белән Википедия эшчәнлегенә киртә салмаска тиеш.
- Бәйгеләрне гомуми вазыйфаларны башкаруда даими катнашканнары гына оештыра ала.
- Катнашучыларның һәм булдырылган материалның җирле тәртипләрне хөрмәт итүләре өчен бәйге оештыручылары җаваплы.
- Бәйгенең максаты, аудиториясе, гамәлләре планы һәм календаре алдан әзерләнә, яңалыклар форумында игълан ителә, тавыш бирү килешендә расланыла, бәйге нәтиҗәләре буенча хисап әзерләнә һәм бастырыла.
- Яңа бәйгеләрне элеккеләрдән соң капланмаган бурычлары булмаган оештыручылар гына оештыра ала.--frhdkazan (бәхәс) 19 май 2020, 13:33 (UTC)
- 2нче пунктны аңлап бетермәдем--Ilnur efende (бәхәс) 19 май 2020, 17:59 (UTC)
- Бәйгеләрне оештыру файдалы эш, ләкин бүлекнең үсешенә киртә салмаска тиеш. Моның өчен, бәйгене башлатучылар төркеме процессны алдан ук планлаштыра, тиешлечә әзерли һәм башкаруны оештыра алырлык булуы көтелә. Үзләре даими килеш бүлек эшчәнлегендә катнашмаганнары моңа сәләтле була алмый, проект өчен ни дәрәҗәдә хәвефле була алганын аңлый алмый.--frhdkazan (бәхәс) 20 май 2020, 12:07 (UTC)
- Бу кагыйдә әле кабул ителмәгән, аны формалаштыруга һәркем өлеш кертә ала, дөрес санаганча үзгәртә аласыз. Бер атнадан соң башлыйк алайса тавыш бирүне. Бер атна дәвамында тәртибен билгелик.--Ilnur efende (бәхәс) 19 май 2020, 17:59 (UTC)
3 kön waqıtı[вики-текстны үзгәртү]
- 1atna (7 kön) Milli (бәхәс) 19 май 2020, 14:13 (UTC)
- Риза--Ilnur efende (бәхәс) 19 май 2020, 18:04 (UTC)
Тәҗрибәсез кулланучылар өчен бәйгеләр[вики-текстны үзгәртү]
Википедия:Сәләт ВикиМәктәбе яки охшаш курсларны үтмәгән, вики-тәҗрибәсе булмаган кулланучылар өчен бар эшчәнлекне Татарча Викикитап киңлегенә күчерү фикере туды бүген — вики-башлангычлар өчен яңа рекордлар кую урыны булыр, тәҗрибәне дә тупларлар. Гайшә Вәлиуллина кебек бар мәкаләләрнең анда күчерелүе дөрес дип саныйм — бәйге оештыручылары катнашучыларны тиешлечә өйрәтмәгән, аңлатмаган икән, яшьләрне рәнҗетеп мәкаләләрен бөтенләй бетерү дөрес түгел кебек. Шул ук вакытта бу проектны Инкубатор урынына куллану да дөрес булачак — мәкаләнең форматлау, төркемләү, чыганаклар ягы аксыган вакытта.
Татарча Википедиядә исә Википедия:Тиз бетерү критерийларына туры килгән мәкаләләрне тиз бетерү өчен күбрәк идарәчеләрне сайлап алырга, җитмәсә ВП:Минималь күләм кагыйдәсен (төркемләр, чыганаклар, форматлау һ.б. белән) тулыландырырга. Яңа кагыйдәне булдырмыйча да хәл итеп була кебек.--frhdkazan (бәхәс) 21 май 2020, 18:13 (UTC)
Бетереләчәк Проект:Бөек Җиңүнең 75 еллыгы марафоны марафоны мәкаләләрне яки башкача өстәлгән текстны b:Пётр Гаврилов турындагысының кебек Татарча Викикитапка күчерелүе өчен кирәкле Викимәгълүмат калып һәм модульләрне булдырдым. --frhdkazan (бәхәс) 22 май 2020, 15:13 (UTC)
- Викикитапта проект бите b:Проект:Бөек Җиңүнең 75 еллыгы марафоны, бәйле калыплар һәм төркемнәр булдырылды. Викимәгълүмат элементларын булдырып, барысын бер-берсе белән бәйләдем, билгеле мәгълүматны керттем. Википедиядә күчерелү/бетерелү өчен тамгалауны башлау мөмкин. --frhdkazan (бәхәс) 23 май 2020, 12:29 (UTC)
Русский перевод текста правила Конкурсы@татВП[вики-текстны үзгәртү]
Для понимания коллег из других разделов Википедии на языках народов России и стран СНГ, привожу перевод на русский текста пунктов принимаемого правила. Где возможно, ссылки приводятся на русскоязычные аналоги страниц:
- Организуемые на просторах татароязычной Википедии конкурсы и их участники не должны своими действиями создавать препятствия для нормальной деятельности сообщества Википедии.
- Местными организаторами таких конкурсов могут выступать только лица, регулярно участвующие в выполнении общевикипедийных служебных задач (см. примеры подзадач на русском ниже)
- Объявление, содержащее информацию о целях, аудитории, плане действий и календаре проведения готовится заранее, размещается на новостном форуме и утверждается посредством метода голосования — конкурс считается одобренным сообществом раздела, если в ходе 7 дней после размещения уведомления в соответствующем разделе на странице форума не приведено аргументированного голоса {{Против}}. По итогам проведения конкурса готовится и публикуется отчёт.
- Данное правило не охватывает многоязычных общевикимедийных конкурсов. В остальных случаях, для проведения конкурса на просторах татароязычной Википедии обязательно получение согласия участников раздела.
- За соблюдение участниками конкурса действующих в разделе правил и руководств и соответствие таковым созданных ими материалов ответственность несут организаторы (инициаторы, судьи и иные причастные лица), прочие участники могут оказывать им в этом помощь. Вновь созданные статьи должны быть:
- Написаны на татарском языке в соответствии с нормами справочно-энциклопедического стиля.
- Иметь вводный раздел, содержащий краткое описание темы.
- При возможности, на статью должны быть установлены ссылки с иных страниц.
- Приведён перечень использованных источников информации, проставлены сноски.
- Упомянутые в статье иные темы, места и личности, при наличии посвящённых им статей, должны быть помечены вики-ссылками.
- При наличии аналогов в разделах на других языках, статья должна быть связана с ними посредством интервики.
- Статья должна быть откатегоризирована.
- Когда возможно, в статью следует размещать необходимые тематические, навигационные и оформительские шаблоны.
- По исправлению поданной на конкурс статьи в соответствие с требованиями пункта 5, организаторы размещают на страничке обсуждения создателя статьи рекомендацию о создании последующих материалов в аналогичном формате.
- Новые конкурсы могут инициировать только организаторы, не имеющие задолженности по статьям из конкурсов, что они проводили ранее.
- Ответственность за приведение к требованиям Википедии статей, создаваемых в ходе викимедийных конкурсов, в первую очередь несут их местные организаторы в татароязычной Википедии.--frhdkazan (бәхәс) 13 июн 2020, 10:26 (UTC)
- Хөрмәтле frhdkazan, «приветствие участников на странице обсуждения» һ. б. — әлбәттә, бик кирәкле эштер (бер минут вакыт китәдер). Ләкин Сез бәйге оештыручылар өчен Татарча Википедиядә яңа мәкаләләр язып тору таләбен бер генә җиргә дә кертмәгәнсез. Үрнәк өчен күрсәтергә төрле темага, төрле калып кулланып, үзләре язган свежий мәкаләләре кул астында булса - начар булмас иде. 2нче бүлеккә өстик әле шуны.--Әмир (бәхәс) 13 июн 2020, 19:55 (UTC)
- Хөрмәтле Әмир әфәнде, игътибарымны җәлеп итүегез өчен рәхмәт — яңа теркәлгәннәрне сәламлауны үтә-әһәмиятле идарәчелек мәсәләләре исемлегеннән чыгардым. Икенче тәкъдимегез дә (ягъни Татарча Википедиядә актив килеш яңа мәкаләләр язып торулары) практик яктан дөрес һәм халыкара дәрәҗәдә нәкъ шулай була, тик моны таләп буларак мәҗбүри итү башка Викимедиа мәсләкләренә туры килмәве аркасында үзем кертә алмыйм.
- Тәртип саклауга килгәндә, коллегалар тәкъдимнәре белән килешәм кебек — бөтендөнья татар җәмәгатьчелеге татВПда гамәлдәге тәртипләргә буйсынмаган катнашучылар суздырлмыйча блокланыла, мәкаләләр исә тиз бетерелә дип белергә тиеш. ТатВикиның авгий абзарларын себереп чистартуда ярдәм итәргә ризалыгымны биргән идем бер.--frhdkazan (бәхәс) 14 июн 2020, 02:35 (UTC)
- Хөрмәтле frhdkazan, «приветствие участников на странице обсуждения» һ. б. — әлбәттә, бик кирәкле эштер (бер минут вакыт китәдер). Ләкин Сез бәйге оештыручылар өчен Татарча Википедиядә яңа мәкаләләр язып тору таләбен бер генә җиргә дә кертмәгәнсез. Үрнәк өчен күрсәтергә төрле темага, төрле калып кулланып, үзләре язган свежий мәкаләләре кул астында булса - начар булмас иде. 2нче бүлеккә өстик әле шуны.--Әмир (бәхәс) 13 июн 2020, 19:55 (UTC)
|
<urn:uuid:98036e9b-4eea-4b64-aa96-c763e446d6af>
|
CC-MAIN-2021-49
|
https://tt.wikipedia.org/wiki/Википедия_бәхәсе:Тавыш_бирү:Бәйге_кысаларында_булдырылган_мәкаләләрне_викиләштерү#Русский_перевод_текста_правила_Конкурсы@татВП
|
2021-12-08T11:46:02Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-49/segments/1637964363510.40/warc/CC-MAIN-20211208114112-20211208144112-00278.warc.gz
|
tat
| 0.998259 |
Cyrl
| 4 |
{"tat_Cyrl_score": 0.998259425163269}
|
tt.wikipedia.org
|
Александра Токарева
|Җенес||хатын-кыз|
|Туу датасы||26 июль 1926|
|Туу урыны||Пенза өлкәсе, РСФСР, СССР|
|Үлем датасы||1 март 1992 (65 яшь)|
|Үлем урыны||Верхний Ломов[d], Түбән Ломов районы, Пенза өлкәсе, Россия|
|Бүләкләр|
Александра Васильевна Токарева (1926 елның 26 июле — 1992 елдың 1 марты) — совет авыл хуҗалыгы алдынгысы, Пенза өлкәсе дуңгызлар симертү буенча түбән Новомово колхозара базасының дуңгызчысы, Социалистик Хезмәт Каһарманы (1971).
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Александра Токарева 1926 елда Пенза өлкәсенең Түбән Ломов районы Югары Ломов авылында туа. Башлангыч белемне авылда ала. 1941 елда фабрика-завод укыту мәктәбен тәмамлый һәм үз теләге белән фронтка китә.
Бөек Ватан сугышы елларында Мәскәү янанда Зенит-прожектор полкында хезмәт итә. 1945 елда Кызыл армиядән демобилизацияләнә. Югары Ломовның "Победа"шырпы фабрикасында автоматчы булып эшли башлый.
Даими төнге сменалар булу сәбәпле 1966 елда дуңгыз фермасына күчә. Лаеклы ялга чыкканчы фермада эшли. Югары җитештерү күрсәткечләренә ирешә. 1971 елда СБКФ әгъзалары сафына баса.
ССРБ Югары Советы Президиумының 1971 елның 8 апрелендәге Указы белән авыл хуҗалыгында югары нәтиҗәләргә ирешкәне һәм терлекчелектәге рекорд күрсәткечләре өчен Александра Васильевна Токаревага Социалистик Хезмәт Каһарманы исеме бирелә, ул Ленин ордены һәм «Урак һәм Чүкеч» медале белән бүләкләнә.
1980 еллар уртасында пенсиягә чыга.
Югары Ломов авылында яши. Александра Васильевна Токарева 1992 елның 1 мартында вафат була.
- Бүләкләре
Хезмәттәге уңышлары өчен аңа лаек була:
- «Урак һәм Чүкеч» медале (08.04.1971)
- Ленин ордены (08.04.1971)
- I дәрәҗә Ана медале
- II дәрәҗә Ана медале
- башка медальләр.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Пензенцы - Герои Социалистического Труда. - Пенза, 1988.
Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- «Илнең каһарманнары» сәхифәсендә Александра Токарева
|
<urn:uuid:5a9e1478-2310-4f36-9be1-5a6271f19657>
|
CC-MAIN-2023-23
|
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%90%D0%BB%D0%B5%D0%BA%D1%81%D0%B0%D0%BD%D0%B4%D1%80%D0%B0_%D0%A2%D0%BE%D0%BA%D0%B0%D1%80%D0%B5%D0%B2%D0%B0
|
2023-06-04T20:38:41Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-23/segments/1685224650264.9/warc/CC-MAIN-20230604193207-20230604223207-00281.warc.gz
|
tat
| 0.999782 |
Cyrl
| 1 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9997819066047668}
|
tt.wikipedia.org
|
Әхмәтзәки Сафиуллин
Тормыш юлы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Укуын тәмамлагач, киредән туган авылына кайта. Авылның яшь мулласы вафат булгач, абыстай Зәйнәп, ике баласы белән тол кала. "Хәлле гаиләдән, абыстай" дигән сүзләр белән авыл картлары Әхмәдзәкигә Зәйнәпкә өйләнергә киңәш итәләр. Әхмәдзәки хәзрәт, өлкәннәрнең киңәшенә колак салып, озакламый, өйләнә.
Әмма илдә вазгыять үзгәрә, революция нәтиҗәсендә хакимияткә большевиклар килә һәм тотрыксызлык чоры башлана. Дин әһелләрен эзәрлекләүләр башлангач,1925-1927 нче еллар арасында Әхмәдзәки Урта Азиянең Ош шәһәренә күчеп китә. Юлда барганда дизентерия авыруыннан балалары үлеп кала. Азиядә яшәгәндә туган балалары шулай ук вафат булалар.
1930 елларда, билгесез сәбәпләр нәтиҗәсендә, Казанга күченә. Баштарак эш таба алмыйча йөргән Әхмәдзәкине зоопаркка кара эшче итеп алалар. Гаиләсе белән эшчеләр өчен салынган фатирның ярымподвал катында яши башлыйлар.
Сугыш алды елларында гаиләләре ишәя: 1927 елда Суфия исемле кыз, 1930 елда – Әнәс, 1933 елда – Әмин, 1936 елда Әдип исемле малайлары туа.
Дин галименең үзен "ышанычсызлар" рәтеннән дип, сугышка алмасалар да, хатынының беренче иреннән туган кызы- Кәшифәне фронтка чакыралар. Ул телефонистка булып хезмәт итә һәм сугышта һәлак була.
1950 елларда Әхмәдзәки асфальт-бетон заводына күчеп, мичкә ясаучы эшенә керешә.
Кызлары Кәшифәнең сугышта һәлак булуы сәбәпле, 1973 елны аларга Голубятников урамында фатир бирелә. Әхмәдзәки хәзрәт шунда күчә. Бу фатирга аның янына дини сабак алучырга шәкертләр килә башлый.
Лаеклы ялга чыккач, Мәрҗани мәчетендә имам булып хезмәт итә башлый.
Тормышының соңгы елларын килене һәм улы тәрбиясендә яши. Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин 96 яшендә вафат була.
Шәкертләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Аның шәкертләре арасында Тәлгать Таҗетдин, Юныс хәзрәт(Әстерхан мәчете имамы) була, соңрак Йосыф исемле энесе дә Әхмәдзәки хәзрәткә сабак алырга килә.
|
<urn:uuid:fb6696a9-46b8-4bda-afee-27d2833991f3>
|
CC-MAIN-2021-25
|
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D3%98%D1%85%D0%BC%D3%99%D1%82%D0%B7%D3%99%D0%BA%D0%B8_%D0%A1%D0%B0%D1%84%D0%B8%D1%83%D0%BB%D0%BB%D0%B8%D0%BD
|
2021-06-20T02:01:48Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-25/segments/1623487653461.74/warc/CC-MAIN-20210619233720-20210620023720-00075.warc.gz
|
tat
| 0.999985 |
Cyrl
| 5 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9999847412109375}
|
tt.wikipedia.org
|
Казан мәдәнияте
|Казан мәдәнияте|
|Дәүләт||Россия|
|Урын||Казан[d]|
|Бу һөнәрнең өлкәсе||мәдәният|
Казан Россиянең «мультимәдәни» шәһәре, иң эре мәдәни үзәкләренең берсе. Классик казанышларын саклап, шулай ук мәдәниятнең күп өлкәләрендә заманча, авангард юнәлешләрен үстерүгә ярдәм иткән өчен Татарстан башкаласын, гадәттәгечә, тыныч яшәүче рус һәм татар мәдәниятләрен үзара баетуны күздә тотып, «мультимәдәни» дип атыйлар. ЮНЕСКО ярдәме белән Казанда дөньяда беренче тапкыр Мәдәният институты оештырылды.[1] Шәһәрдә Бөтендөнья татар конгрессы съездлары үткәрелә һәм аның башкарма комитеты эшли.
Казанда ел саен Шаляпин операсы, Нуриев балеты, "Шомбай-fest" курчак театрлары, Рахманинов классик музыкасы, open air «Казан көзе» операсы, Казанда «Конкордия» заманча музыка, "Jazz в усадьбе Сандецкого" импровизация музыкасы, «Сотворение мира» фольклор-рок-музыкасы, «Аксенов-фест» әдәби, «Алтын мөнбәр» мөселман киносы фестивале (2010 елдан — Казан халыкара мөселман киносы фестивале), «Зиланткон» рольле уеннар, күпсанлы башка фестивальләр үткәрелә. Шулай ук федераль һәм республика дәрәҗәсендәге конкурслар булып тора.
2019 елның 31 октябрендә Казан, Бөтен дөньядан килгән 66 шәһәр арасында, «музыка»юнәлеше буенча ЮНЕСКО иҗат шәһәрләре челтәренә керде. Соңгы тулыландыруны исәпкә алып, челтәр 246 шәһәрне үз эченә ала. [2] .
Театрлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Гомумән алганда , Казанда 10 театр бар, шуларның 3-сенең академия исеме бар.
Казан дәүләт академия рус Зур драма театры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Россиянең иң зур драма театрларының берсе, 1996 елда академия исемен алды. 1791 елда барлыкка килгән. 1849-1852 елларда. театр өчен таштан бина төзелгән. Хәзерге вакытта театр урнашкан бина 1914 елда төзелгән. 1948 елда театрга үзенең иҗади юлын шушы театрда башлаган СССРның халык артисты В.и. Качалов исеме бирелә.
Галиаскар Камал исемендәге татар академия театры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Театрга нигез салу көне итеп 1906 елның 22 декабрендә, Казанда беренче халык алдында татар телендә спектакль куелган көн санала. Ә 1922 ел театр каршында махсус җиһазландырылган бина төзелә. 1926 елда театрга «Академия» исеме бирелә. 1939 елда, татар классигы Галиәсгар Камалның 60 еллыгы уңаеннан, театрга аның исеме бирелде. Театрның заманча бинасы 1987 елда ачылыды.
Яшь тамашачылар өчен Казан дәүләт театры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Театрга 1932 елның 30 ноябрендә нигез салынган, ул вакытта Казан дәүләт яшь тамашачы театрының беренче спектакле «Ровесники» куела.
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1933 ел>да туган. Хәзер репертуарда өлкәннәр өчен 30 дан артык спектакль һәм балалар өчен 6 спектакль бар. 1988 ел театр тарихында борылыш елы булды. Бу елда театрга нигез салучыларның берсе, бөек татар артисты, режиссер һәм драматург Кәрим Тинчурин исеме бирелде. Шулай ук шушы елда театр стационар театрга әверелә. Ул Горький ур., 13 адресы буенча урнашкан бинаны ала. 55 ел читтә йөргәннән соң, театр. К. Тинчурин туган бинасына әйләнеп кайта. Шул вакыттан театр тормышында яңа этап башлана, репертуар яңадан карала, яңа формалар, стильләр һәм жанрларны эзләү башкарыла.
"Әкият" татар дәүләт курчак театры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
"Әкият" татар дәүләт курчак театры 1934 елда оешкан һәм Россия Федерациясенең алдынгы курчак театрларының берсе. Театрда хәзерге вакытта якынча 100 кеше эшли. 1974 елдан ул Халыкара курчак театрлары оешмасы - УНИМА әгъзасы. 2012 елда Петербург урамында театрныың яңа бинасы ачылды. [3]
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Россиядә иң эре опера һәм балет театры. Хәзерге бина 1956 елның 28 сентябрендә ачылган. 1988 елда театрга «Академия» исеме бирелә. Ф.И.Шаляпин исемендәге опера фестивальләре, Р.Нуриев исемендәге классик балет[4] кебек эре халыкара фестивальләр үткәрелү урыны булган Россиядә бердәнбер театр. Театр труппасы Көнбатыш Европа илләрендә актив гастроль эшчәнлеге алып бара. Ел саен театр чит илдә 120 тамаша бирә. «FORBES» (октябрь 2009) журналы тикшеренүләре буенча, М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры Россиядә зал тулылану күрсәткече буенча икенче урында тора (93%) ул беренчелек пальмасын Зур театрга (96 ), Санкт-Петербургның Мариинский театрын узып китә.[5]
Габдулла Кариев исемендәге Казан татар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1991 елда барлыкка килгән.
Башка театрлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Казан театр училищесының укыту театры
Спектакль сәнгатендәге инновацияләр белән кызыксынган тамашачыга юнәлтелгән театр дип санала. 100 урынлы профессиональ җиһазландырылган зал бар.
- Эксперименталь яшьләр театры
Заманча сәнгатьтә махсуслашкан 150 тамашачы өчен яңа театр. Билет бәяләре бик арзан - бары тик 100 сум. Театр актерларының яшь структурасы - театр мәктәбе студентларыннан Роман Эрыгинга кадәр. Театрда бер генә режиссер булмас һәм, мөгаен, спектакльләрне төрле кешеләр әзерләячәк. Казан театр тамашачылары яңа проектны "автор театры" дип атыйлар.
Киносәнгать[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Кино фестивале[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
«Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында ел саен халыкара мөселман киносы фестивале уздырыла.
Кинотеатрлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Казанда беренче тапкыр кино карау 1906 елның июле дип билгеләнә.[6] Беренче даими кинотеатр 1907 елның сентябрендә эшли башлый. 1915 елга Казанда кинотеатрлар саны 15 -кә җиткән. Кинозаллар махсус проектланган биналарда ачыла башлаган. [7] Революциядән соң аларның саны кими башлый. Хәзерге вакытта Казанда 56 кинозалы булган 12 кинотеатр эшли, шул исәптән IMAX һәм Simex 4D. Бердәнбер дәүләт кинотеатры булып "МИР" Үзәк дәүләт кинотеатры тора, ул үзенең репертуар сәясәтендә аерым миссия тота: "Башка кино"ны, фестиваль программаларын, "Уңайлы мохит" программасы кысаларында киноны һәм милли программаларны тамашачыга җиткерә. Бу югары сыйфатлы кино күрсәтү өчен техник база белән җиһазландырылган һәм тавыш аппаратлары булган иң борынгы кинотеатр. Кинотеатрның күпьеллык практикасы төрле илләр кинематографистлары белән иҗади очрашулар үткәрүгә, киночаралар оештыруга һәм хәйрия кинокүрсәтүләрен уздыруга нигезләнгән.
Киностудияләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Музейлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Казанда барлыгы 34 дәүләт музее [10] һәм берничә дәүләт һәм шәхси галерея эшли. Аларның иң зуры һәм күпкырлысы - 1894 елда оешкан Татарстан Республикасының Милли музее. [11] Иң кыйммәтле табигать белеме, археологик, этнографик һәм башка бик күп экспозицияләр музейның төп бинасында - 1800-1815 елларда элеккеге Кунак Сараенда урнашкан биналар. Дәүләт Эрмитажының Россиядәге бердәнбер филиалы, Эрмитаж-Казан үзәге Казанда эшли. Шулай ук шәһәрнең иң популяр музейларының берсе - Татарстан Республикасының Сынлы сәнгать музее, аның экспозициясен генерал Сандецкийның элеккеге резиденциясендә (XX гасыр башында), Кремльнең "Хазине" галереясында һәм. Эпифания чиркәвенең кыңгырау манарасы булып тора.
Музыка[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Татарстан башкаласының музыкаль тормышы иң күп үзенчәлекләрне берләштерә. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концерт залы Рахманинов классик музыка фестивален һәм Софя Губайдуллина исемендәге Конкордия заманча музыка фестивален, Пианофорум һәм Яңа Переджижничво халыкара фестивальләрен, халыкара классик концертлар үткәрә һәм аларның Россиядә аналоглары юк. [12] "La Primavera" Казан камера оркестры шәһәр чикләрдән читтә билгеле. [13] Казан консерваториясен тәмамлаган Софя Губайдулина "ХХ гасырның иң күренекле хатын-кыз композиторы" исеме бар. [14] Ел саен уздырыла торган "Казан Көзе" халыкара опера фестивале заманча ачык һавада үткәрелә, меңләгән тамашачы катнашында Казан Кремль диварлары янындагы Сарай мәйданында иң яхшы опера йолдызларының гала-концертын тамашачылар яратып карый. Казан елгасы яры һәм Казан Кремле территориясендә табигый тарихи интерьерда опера спектакле күрсәтелә. Шәһәр шулай ук ел саен " Сандецкий милегендә джаз" һәм "Джаз чатында" импровизация музыкасы халыкара фестивальләрен, шулай ук "Сотворение Мира " уникаль интерстиль форматындагы ачык фольклор-рок фестивален үткәрә. Рәсәйнең бердәнбер "Рок" музыкаль мәктәбе Казанда эшли. [15] Шәһәрдә шулай ук 2 филармония җәмгыяте бар: Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе һәм Казан шәһәр филармониясе.
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Казанда әдәби тормыш традицион рәвештә үсә. Г. Державин кебек язучылар, Э. Боратынский, Л. Толстой, М. Горький шәһәрендә эшләгәннәр. Шәһәрдә туган Василий Аксьонов хөрмәтенә ел саен "Аксьонов-фест " үткәрелә. Татарстан Республикасы Язучылар Союзыннан башка, Казанда 3 әдәби студия бар, аларда 200 дән артык яшь шагыйрь һәм прозаиклар укый. Шәһәрдә 3 республика һәм 67 шәһәр китапханәсе бар (балалар өчен китапханалар егермедән артык), алар арасында иң зуры - Татарстан Республикасы Милли Китапханәсе һәм Казан Университеты Китапханәсе .
Башкалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Казан дәүләт циркы - Россия Федерациясенең әйдәп баручы циркларының берсе. [16] Казандагы беренче стационар цирк 1890 елда Никитиннар тарафыннан төзелгән. 1967 елда циркның заманча бинасы ачылды. [17] Республика балалар циркы мәктәбе эшли.
- Казан ел саен " Зиланткон " ны кабул итә - фантастика, Толкинны өйрәнү һәм роль уйнау җанатарларының Россиядә иң зур конвенциясе, Рәсәйнең һәм БДБның 200 шәһәреннән берничә мең кешене җыела. [18]
- Казанда бик күп парклар бар, алар арасында Меңьеллык парклары, oryиңү, Урицкий, Кырлай, Мәдәният һәм ял паркы, Черное Озеро, Эрмитаж, Лядской, Фуксовский һәм башкалар, шулай ук Дан аллеясы һәм зоопарк. ботаник бакча, яхшы җиһазландырылган һәм популяр парклары өчен алар арасында аерылып торыгыз.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Казань потянулась к культуре мира
- ЮНЕСКО отмечает Всемирный день городов включением 66 новых членов в Сеть творческих городов. Официальный сайт ЮНЕСКО (2019-10-30). 2019-11-07 тикшерелгән.
- В Казани открылся театр кукол «Экият»
- Официальный сайт Татарского академического государственного театра оперы и балета им. М.Джалиля
- Журнал FORBES 10/2009
- Казань на забытых кинолентах (Из архивов и письменных источников). әлеге чыганактан 2016-03-23 архивланды. 2021-12-23 тикшерелгән.
- Первые кинотеатры Казани
- Будет современная студия — будет и кино Татарстана
- Казанская киностудияКалып:Недоступная ссылка
- Каталог музеев России
- Национальный музей Республики Татарстан. әлеге чыганактан 2012-04-10 архивланды. 2010-12-31 тикшерелгән.
- Кафедра органа, клавесина и арфы
- Об оркестре
- Путеводитель Новые диски. әлеге чыганактан 2010-06-29 архивланды. 2010-12-31 тикшерелгән.
- В Казани открылась школа рока
- Казанский государственный цирк. әлеге чыганактан 2011-01-14 архивланды. 2010-12-31 тикшерелгән.
- Экскурсии по Казани
- «Зиланткон» в Казани соберет участников из 200 городов России. әлеге чыганактан 2011-09-24 архивланды. 2010-12-31 тикшерелгән.
|
<urn:uuid:6d0f11c4-3477-491e-af51-129e12b0fba5>
|
CC-MAIN-2022-40
|
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9A%D0%B0%D0%B7%D0%B0%D0%BD_%D0%BC%D3%99%D0%B4%D3%99%D0%BD%D0%B8%D1%8F%D1%82%D0%B5
|
2022-10-07T21:12:01Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-40/segments/1664030338280.51/warc/CC-MAIN-20221007210452-20221008000452-00275.warc.gz
|
tat
| 0.999847 |
Cyrl
| 4 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9998465776443481}
|
tt.wikipedia.org
|
Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татарстан Дәүләт симфоник оркестры Софья Гобәйдуллина исемендәге замана музыкасы фестиваленә әзерләнә башлады. Бүген дөнья күләмендә танылу яулаган татар композиторының туган көне.
6-13 ноябрь көннәрендә Казанда «Соncordia» халыкара заман музыкасы фестивале узачак. Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Дәүләт симфоник оркестры әлеге проектны өченче мәртәбә оештыра.
Быелгы музыка фестивале юбиляр композиторлар: Кшиштоф Пендерецкий, Леонард Бернстайн, Эдвард Бенджамин Бриттен иҗатларына багышлана. Программа да узган елгы максатларына тугъры кала – концертларда бары тик заманча музыка гына яңгыраш алачак. Проект авторлары белдергәнчә, тәкъдим ителәчәк әсәрләрнең күбесе Казанда беренче тапкыр яңгырый.
«Безнең фестивальнең үзенчәлеге шунда: без Россиядә сирәк яңгыраган, ә Казанда беркайчан да яңгырамаган әсәрләрне башкарачакбыз. Чөнки алар дөнья сәнгатендә классикага әверелгән инде. Өченче мәртәбә оештырылучы фестивалебез тамашачыларга катлаулы һәм тирән программа тәкъдим итә. Шулай ук проектта катнашучылар төркеме дә үзгәрде», - ди Татарстан Дәүләт симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе Александр Сладковский.
Җәмәгатьчелектә проектның «Соncordia» атамасы хакында сәерсенеп фикер белдерүчеләр дә булды. Татарчага тәрҗемә иткәндә ул «килешү» дигән мәгънәдәрәк яңгырый. Бу җәһәттән Софья ханымның үз фикерен дә җиткергәне булды: «Фестивальнең исеме ошады. Александр бик кулай исем уйлап тапкан. Безгә үзара килешеп яшәү сыйфаты җитенкерәми. Кешеләр арасында да, һәм музыка дөньясында ул шулай», - дип саный дөнья күләм танылган композитор.
Быелгы фестивальнең географиясе киңәйде, «Соncordia»га Франциядә яшәүче «труба Паганини»сы Сергей Накаряков, эстон дирижеры Андрес Мустонен, пианистлар Лукас Генюшас һәм Рөстәм Кудояров, виртуоз кларнетист Игорь Федоров, инглиз дирижеры Кристофер Мулдс чакырылган.
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt
|
<urn:uuid:b0ea9d23-0b8d-4776-81da-b4526cf40b1c>
|
CC-MAIN-2019-47
|
http://belem.ru/node/4539
|
2019-11-21T18:24:04Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-47/segments/1573496670948.64/warc/CC-MAIN-20191121180800-20191121204800-00422.warc.gz
|
tat
| 0.999881 |
Cyrl
| 5 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9998807907104492}
|
belem.ru
|
Зөя авыл җирлеге гербы
|Зөя авыл җирлеге гербы|
|Нигезләнү датасы||16 октябрь 2009|
Тасвирлама[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Герб 11:2:5 чагыштырмасында, тигез булмаган өч горизонталь полосадан төзелгән: киң зәңгәр (өстә), фигуралы сары һәм тар зәңгәр (югарыда дулкынлы кырый белән). Киң зәңгәр полоса сары бүрәнә ныгытма сурәтенә тоташа, тар полоса да суда йөзүче биш алабуга балыгы сурәтләнгән. Сары һәм ак элементларның караңгы һәм шәүләле детальләре куе сары һәм соры төсләр белән башкарылган.
Символиканың нигезләнүе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Герб 1781 елның 18 (29) октябрендә расланган Казан наместниклыгы шәһәренең тарихи гербы нигезендә эшләнгән.
Гербның композициясе 1551 елда ныгытма төзелешеннән башланган Зөя шәһәренең барлыкка килү тарихын чагылдыра. Зөя тарихы Россия шәһәр төзелеше тарихында уникаль. 1550 елның кышында Углич урманнарында диварлар, башнялар, йортлар һәм чиркәүләр белән ныгытма киселә. Аннары Идел буйлап судноларда сүтелгән бүрәнәләрне Зөя елгасы тамагындагы биек калкулыкта җыеп куялар.
Татарстан Республикасының Дәүләт геральдика реестрына №5738 астында 2009 елның 16 октябрендә кертелгән.[1]
Гербтагы балык җирле халыкның төп шөгылен — балык тотуны символлаштыра.
Алабуга бәйсезлек, мөстәкыйльлек, ихтыяр, үҗәтлек символы.
Тарихи гербны торгызу җирле халыкны үз тарихларын һәм мәдәниятен кайгыртучы һәм ата-бабаларын искә алучы кешеләр буларак күрсәтә.
Алтын төс байлык, тотрыклылык, хөрмәт, акыл символы.
Зәңгәр төс намус, вөҗданлылык, рухилык, югары омтылышлар символы; су киңлекләре һәм чиксез күк төсе.
Көмеш төс чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.
Кызыл төс батырлык, көч, матурлык, хезмәт һәм бәйрәм символы.
Герб тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Зөя крепостена 1551 елда Иван Грозный кушуы буенча нигез салына. 1719 елда шәһәр Казан губернасының Свияжск провинциясенең үзәгенә әверелә.
1730 елда Россия армиясе полкларының дәүләт һәм шәһәр герблары белән яңа үрнәктәге байраклары раслана. Байраклар өчен рәсемнәр генерал Б.К. Миних җитәкчелегендә рәссам А. Баранов тарафыннан төзелә һәм истәлекле гербовникка кертелә.
1775 елда герольдмейстер М.М. Щербатов дитекчелегенде хәрби коллегия биреме буенча япа гербовник төзелә.
Зөя полкы байрагы өчен герб яңа гербовникта түбәндәгечә сурәтләнгән: «1731 елда расланган, зәңгәр кырда агачтан ныгытылган шәһәр, һәм аннан соң суда торган суднолар һәм йөзүче балыклар.»
1781 елда Зөя өязе Казан наместниклыгы өяз шәһәре статусын ала.
1932 елның 1 февралендә Свияжск шәһәре авыл торак пункты итеп үзгәртелә. 1957 елда Куйбышев сусаклагычын тулыландыру нәтиҗәсендә Зөя утрау-шәһәрчегенә әверелә.
Совет чорында Зөянең тарихи гербы кулланылмаган.
2009 елның 16 октябрендә Свияжск авыл җирлегенең гербы раслана, аның нигезенә Свияжскның тарихи гербы (1781 ел) алынган.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Решение Совета Свияжского сельского поселения Зеленодольского муниципального района Республики Татарстан от 16.10.2009 № 143
- Высочайше утверждённый доклад Сената — Об утверждении гербов городам Казанского наместничества. (Свіяжскій-Старой) 18 октября 1781 года // Полное собрание законов Российской империи. — 1781. — Том 21. — Закон № 151260.
- Рисунок герба Свияска Казанского наместничества // Полное собрание законов Российской империи. — 1781. — Том 21. — Закон № 15260. Книга чертежей и рисунков. Лист 40.
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Винклер П. П. Гербы городов, губерний, областей и посадов Российской империи, внесённые в Полное собрание законов с 1649 по 1900 г. — ., 1990.
- Рево О. Гербы городов Казанской губернии // Наука и жизнь. — 1976 — № 11, 6-7-я стр.
- Ураносов А. А. Гербы русских городов XVIII в.// Труды Института истории естествознания и техники, 1956.
|
<urn:uuid:625cd726-a9a3-4a7e-ab8a-81a3291433af>
|
CC-MAIN-2021-21
|
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%97%D3%A9%D1%8F_%D0%B0%D0%B2%D1%8B%D0%BB_%D2%97%D0%B8%D1%80%D0%BB%D0%B5%D0%B3%D0%B5_%D0%B3%D0%B5%D1%80%D0%B1%D1%8B
|
2021-05-13T01:03:36Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-21/segments/1620243991413.30/warc/CC-MAIN-20210512224016-20210513014016-00134.warc.gz
|
tat
| 0.999728 |
Cyrl
| 1 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9997281432151794}
|
tt.wikipedia.org
|
Мөнәҗәт
Мөнәҗәт (гарәпчәдән) — Шәрык әдәбиятларында һәм фольклорында лирик жанр атамасы, дини–интим эчтәлекле әсәр. Аның асылында ягызлыкта үз-үзең белән сөйләшү, Аллаһ Тәгаләгә мөрәҗәгать итү, ялварып ярлыкауны сорау ята. Шактый борынгы заманнардан ук татар язма әдәбиятының һәм халык иҗатының үзенчәлекле жанры булып формалаша.
Мөнәҗәт — иляһи көчкә юнәлтелгән, әмма чынлыкта үз-үзең белән сөйләшүгә корылган монолог ул. Биредә Аллаһ, изге затлар, гадәттә, максималь югарылыкка куелып тасвирлана, ә лирик герой, киресенчә, кечәрәйтелә.
Мөнәҗәт текстларын 4 төркемгә бүлеп анализларга мөмкин:
- Дини-фәлсәфи мөнәҗәтләр
- Туган ил турында
- Ана һәм бала мөнәсәбәтләре турында
- Яшәү һәм үлем турында
Гадәттә мөнәҗәтләр көй белән башкарылалар.
|
<urn:uuid:97fbb6f0-6fe4-4ad6-8ff3-3bdb3030fcf6>
|
CC-MAIN-2014-23
|
http://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9C%D3%A9%D0%BD%D3%99%D2%97%D3%99%D1%82
|
2014-07-23T07:17:33Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2014-23/segments/1405997877306.87/warc/CC-MAIN-20140722025757-00204-ip-10-33-131-23.ec2.internal.warc.gz
|
tat
| 0.999975 |
Cyrl
| 18 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9999748468399048}
|
tt.wikipedia.org
|
«ФГОС.wiki 2022» — ФГОС РФ эченә керүче дисциплиналарында кулланган термин һәм төшенчәләргә бәйле мәкаләләр белән баету марафоны. Яңа уку елы башында үткәрелә. Викимедиа хисап язмасы булган һәркем катнаша ала.
Бәйге сыман оештырылган бу чара Татарча Википедиядә 2021 елдан бирле уза.
Бу битнең кыска адресы https://w.wiki/5XXT
Бәйгедә белем һәм академик дисциплиналар темаларга караган мәкаләләрне булдыру яки баету санала
- Бәйгенең старты: 15 август 2022 0:00 UTC (Мәскәү вакыты буенча 03:00 дән).
- Бәйгенең финишы: 15 октябрь 2022 23:59 UTC (Мәскәү вакыты буенча 16 октябрь 02:59 кадәр).
2022 елгы конкурсның рәсми мәгълүматлары һәм тәртипләре:
- Нәтиҗәле катнашу: мәкаләләрне бәяләү формуласы, тәрҗемә итү коралын куллану һәм яхшы мәкаләләр үрнәкләре.
- Проект Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты, Альфред Халиков исемендәге Археология институты һәм Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән һәм Мәдәният министрлыклары, РФ мәгариф, югары белем һәм фән һәм мәдәният министрлыклары, ЮНЕСКО һәм бәйле оешмалары, Татмедиа холдингына керүче һәм башка татарча ММЧлары, Бөтендөнья татар конгрессы һәм төрле татар телле сайтлары эшчәнлеге юнәлешендә үткәрелә, боларның бәйле материалларны өйрәнеп, аларга урнаштыру өчен катнашучыларга бонуслы баллар бирелә.
- Бәйге чикләрендә булдырылган материаллар Татнетны үстерү фонды үткәргән Белем җәүһәрләре тантанасында, Санкт-Петербург татар медиафорумы һәм дөньякүләм Татар порталлары берлеге чараларында, халыкара Вики-Мәгариф бюллетенендә танытылачак.
Тат.Википедиядә "Академик дисциплиналар" агачы[вики-текстны үзгәртү]
|
<urn:uuid:31a18515-5f7d-43b9-9f01-8f0254e32139>
|
CC-MAIN-2022-49
|
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%92%D0%B8%D0%BA%D0%B8%D0%BF%D0%B5%D0%B4%D0%B8%D1%8F:%D0%91%D3%99%D0%B9%D0%B3%D0%B5%D0%BB%D3%99%D1%80/%D0%A4%D0%93%D0%9E%D0%A1.wiki/2022
|
2022-12-03T13:48:39Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-49/segments/1669446710931.81/warc/CC-MAIN-20221203111902-20221203141902-00604.warc.gz
|
tat
| 0.999891 |
Cyrl
| 5 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9998906850814819}
|
tt.wikipedia.org
|
Википедия:Теркәлү
Википедиядә теркәлү мәҗбүри түгел. Проектта теркәлмичә катнашучыларда да эшләр өчен барлык мөмкинчелекләр дә бар, ләкин теркәлгән кулланучыларга өстәмә мөмкинчелекләр бирелә. Алар Википедиянең куллануын тагын да уңайлаталар. Теркәлгәндә бернинди дә шәхси мәгълүмат күрсәтергә кирәк түгел.
Эчтәлек
Теркәлүнең яхшы яклары[вики-текстны үзгәртү]
Системага теркәлеп кергән кулланучының кертеме теркәлгән вакыттагы исемгә язылып бара. Теркәлмәгән очракта барлык үзгәртүләр кулланучының IP-адресына языла.
Теркәлгән кулланучыларның өстәмә мөмкинлекләре:
- шәхси битенең өске өлешендә урнашкан «кертем» төймәсенә басып кулланучы үзенең кертемен карый ала;
- кулланучы теләгән битләрен үзенең күзәтү исемлегенә кертеп, аларның үзгәрүләрен күзаллый ала;
- кулланучының шәхси битендә үзе турында мәгълүмат урнаштыра ала.
- шәхси бәхәс битендә башка куллануларның киңәш һәм сорауларына җавап бирә ала.
- Википедиянең күренешен үзеңчә көйләп була.
Теркәлеп берникадәр вакыт узгач, кулланучыларга тагын да өстәмә мөмкинлекләр бирелә.
- рәсемнәр йөкләү мөмкинлеге;
- якланган битләрне үзгәртү (бөтенесен түгел);
- мәкаләләрнең исемен үзгәртү мөмкинлеге.
Теркәлеп системага кергән кулланучының IP-адресы беркемгә, шул исәптән идарәчеләргә дә, күренми. Аны, проект кагыйдәләрен тупас бозу очракларында, Викимедия Фондының техник эшчеләре һәм махсус тикшерүчеләр генә белә ала.
Теркәлгәндә сайланган псевдоним аралашуны җиңеләйтә. Күпчелек катнашучыларга IP-адрес белән түгел, ә исем белән мөрәҗәгать итү күңеллерәк. Өстәвенә IP-адрес һәр интернетка чыккан саен үзгәрергә мөмкин.
Теркәлүнең начар яклары[вики-текстны үзгәртү]
Ничек теркәлергә[вики-текстны үзгәртү]
Битнең өске уң як өлешендә урнашкан «Керү / теркәлү» төймәсенә чиртегез.
«⧼userlogin⧽» битенә күчкәч «⧼nologinlink⧽» төймәсенә чиртегез..
Үзегезгә яхшы исем сайлагыз. Башка кулланучыларның ышанычын чын исемен (Исем Фамилия) сайлаган кулланучылар аеруча яулый. Охшаш исемнәр сайлау — начар күренеш, чөнки буталчылыкка һәм канәгатьсезлеккә китерергә мөмкин.
Үзегезнең теркәлү язмасы өчен серсүз кертегез һәм соралган кырга аны кабаттан языгыз. Серсүз башка берәү туры китерә алмаслык булсын һәм аны үзегез дә онытмагыз. Мәсәлән, Google тәкъдимнәрен кулланып була.
Компьтерны уртак кулланган очракта «⧼remembermypassword⧽» фунциясен сайламагыз, чөнки башка кулланучылар Википедиягә сезнең исемнән үзгәртүләр кертә алачак, бәлки сез үзегез алай эшләмәс тә идегез.
Электрон адресны күрсәтү мәҗбүри түгел. Ләкин онытылган серсүзне кайтарыр өчен бу бердәнбер чара. Шулай ук ул википочтаны кулланыр өчен кирәк. Электрон адрес башка кулланучыларга күренми. Алар аны сез википочтага җавап яки үзегез википочта җибәрсәгез генә белә алачак.
Зинһар, уртак кулланыр өчен (мәсәлән, компания яки оешма өчен) теркәлү язмасы ясамагыз. Аларны кулланырга ярамый һәм кулланучы тыелачак.
Уңышлы теркәлү очрагында сез уртак теркәлү язмасына ия булачаксыз. Ягъни сез авторизацияне Татар Википедиясендә генә үтмисез, ә шулай ук тугандаш проектларда да (Викиҗыентык, Викидәреслек һ.б.) һәм Википедиянең башка тел бүлекләрендә дә үтәсез.
Исемне үзгәртү[вики-текстны үзгәртү]
Исемне үзгәртер өчен Википедиянең бюрократларына мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Төрле теркәлү язмалары ясаган кертемнәрне берләштерү мөмкин түгел.
Теркәлү язмасын бетерү дә мөмкин түгел, теләсәгез бары тик ул язманы кулланмагыз.
|
<urn:uuid:15cf8ab7-8259-4e45-af03-c21ebebc07c1>
|
CC-MAIN-2018-39
|
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%92%D0%B8%D0%BA%D0%B8%D0%BF%D0%B5%D0%B4%D0%B8%D1%8F:Terk%C3%A4l%C3%BC
|
2018-09-22T05:22:24Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2018-39/segments/1537267158045.57/warc/CC-MAIN-20180922044853-20180922065253-00057.warc.gz
|
tat
| 1.000001 |
Cyrl
| 57 |
{"tat_Cyrl_score": 1.0000005960464478}
|
tt.wikipedia.org
|
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итүенчә, иртәгә 29 апрель көнне сәгать көндезге 11:00 "Ак Барс" үзәгендә (Декабристлар ур., 1) "Татарстан Республикасының Ел укытучысы – 2008" конкурсының тантаналы ябылу һәм бүләкләү өлеше узачак.
Конкурс нәтиҗәләре буенча 3 нче этапта IV-X урыннарга чыккан конкурс лауреатларына 11 мең 232шәр сум (8әр минималь хезмәт хакы күләмендә), III урынга 19 мең 656 сум, II урын алган укытучыга – 22 мең 464 сум күләмендә премия каралган. I урын яулаган җиңүчегә исә иң зур бүләк - «ВАЗ-2107» җиңел машинасы биреләчәк. Финал ярышларында катнашкан һәр укытучыга 29 апрель көнне дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.
Әлеге чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, аның урынбасары Татарстан Республикасының Журналистлар Берлеге рәисе Римма Ратникова, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министры Наил Вәлиев һәм башка мәртәбәле кунаклар булачак.
|
<urn:uuid:5f19191d-f88c-49a5-a076-19aeddd2ba38>
|
CC-MAIN-2020-10
|
http://belem.ru/node/322
|
2020-02-18T19:47:05Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-10/segments/1581875143805.13/warc/CC-MAIN-20200218180919-20200218210919-00292.warc.gz
|
tat
| 0.999949 |
Cyrl
| 4 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9999490976333618}
|
belem.ru
|
Халыкара Математика Фәннәре Үзәге
Халыкара Математика Фәннәре Үзәге (ICMS) Эдинбургта математика өйрәнү үзәге. Веб-сайтында язылганча, Үзәк "фәндә, сәнәгатьтә һәм коммерциядә математикларны һәм практикларны өйрәнү лабораторияләре һәм башка очрашулар" өчен ясалган.
Үзәк Профессор Элмер Реес күзәтүе белән бергәләп Эдинбург Университеты һәм Һериот-Ватт Университеты тарафыннан 1990 елда нигезләнгән булган, Эдинбург Дистрикт Шурасы, Шотландия Үсеш Агентлыгы һәм Халыкара Теоретик Физика Үзәге ярдәм итүе белән. 1994 елда Үзәк Джеймс Клерк Максвеллның туу урыны һәм Джеймс Клерк Максвелл Фонды өй офисы 14, India Street, Эдинбургка күчкән. 2010 елда ул Көньяк Колледж Урамы 15-кә зуррак чаралар өчен күчкән булган. Хәзерге фәнни директор (2016 елда билгеләнгән) булып Профессор Пол Глендиннинг тора.
Шулай ук карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
|
<urn:uuid:d78809bd-4a4d-477d-9e2f-0b8850b7be3f>
|
CC-MAIN-2019-47
|
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A5%D0%B0%D0%BB%D1%8B%D0%BA%D0%B0%D1%80%D0%B0_%D0%9C%D0%B0%D1%82%D0%B5%D0%BC%D0%B0%D1%82%D0%B8%D0%BA%D0%B0_%D0%A4%D3%99%D0%BD%D0%BD%D3%99%D1%80%D0%B5_%D2%AE%D0%B7%D3%99%D0%B3%D0%B5
|
2019-11-20T07:47:22Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-47/segments/1573496670512.94/warc/CC-MAIN-20191120060344-20191120084344-00511.warc.gz
|
tat
| 0.999855 |
Cyrl
| 4 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9998550415039062}
|
tt.wikipedia.org
|
|Рәис Заһидуллин|
|Туган||30 март 1932|
Олы Кайбыч,Olı Qaybıç, Кайбыч районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
|Үлгән||1998|
Татарстан, Россия
|Яшәгән урын||Кара диңгез урамы[d], Казан[1]|
|Ватандашлыгы|| СССР|
Россия
Рәис Заһидуллин (Рәис Газиз улы Заһидуллин, 30 март 1932, Олы Кайбыч,Olı Qaybıç, Кайбыч районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР — 1998, Татарстан, Россия) — Социалистик хезмәт каһарманы (1966), Казан йөк автомобил транспорты җитштерү берләшмәсенең «Гидроспецстрой» идарәсендә авыр йөк машиналары йөртүчесе. 1975-1980 елларда ТАССР Югары Шурасы депутаты.
Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1932 елда Татарстан АССРның Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында туган. 1936 елда гаилә Казанга күчеп килә.
Унике яшендә эшли башлаган, чөнки Бөек Ватан сугышы урта белем алырга комачаулаган. «Спартак» Аяк киеме комбинаты каршындагы ФЗО мәктәбен тәмамлап, Рәис токарь була һәм армиягә чакырылганчы шушы белгечлек буенча эшли. Совет Армиясендә хезмәт итеп кайткач, 1954 елда Казанга кайта, анда шоферлар курсын тәмамлый һәм «Гидроспецстрой» трестында елга ярлары буенча саклагыч дамбалар төзүдә эшли башлый.
Рәис Заһидуллин йөк ташуның бригада формасын кертә, автопоездлар булдыру инициаторы була, шуның аркасында хезмәт җитештерүчәнлеге кискен арта. Аннары аның инициативасы буенча комплекслы бригадалар төзелә башлый, аларга шоферлар белән бергә экскаватор машинистлары да керә, бу да хезмәт җитештерүчәнлеген арттыра. Җиде еллык планын (1959-1965) үтәгән өчен, аңа Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә.
Шуннан соң Р. Г. Заһидуллин производстводан аерылмыйча Васильево автотранспорт техникумын тәмамлаган һәм беренче «КАМАЗ»ларны җыю һәм сынауда катнашу өчен Яр Чаллыга килгән, җитештерү эшчәнлегеннән тыш, җәмәгать эше белән дә шөгыльләнә — автомобиль транспорты һәм шоссе юллары эшчеләре һөнәр берлегенең XI һәм XII съездлары делегаты була һәм ике тапкыр әлеге һөнәр берлегенең ҮК әгъзасы итеп сайлана.
Шулай ук, 1975-1980 елларда район Советы һәм ТАССР Югары Советы депутаты, республика Югары Советы Президиумы әгъзасы була.
1998 елда вафат була.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Загидуллин Раис Газизович, 20 лет за рулем автомобиля; [Лит. запись Н. В. Кадыкова] — Москва : Транспорт, 1975.[3]
|
<urn:uuid:bb46496f-c455-4021-bdf7-4ea01768a190>
|
CC-MAIN-2023-40
|
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A0%D3%99%D0%B8%D1%81_%D0%97%D0%B0%D2%BB%D0%B8%D0%B4%D1%83%D0%BB%D0%BB%D0%B8%D0%BD_(1932)
|
2023-10-02T02:53:18Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-40/segments/1695233510942.97/warc/CC-MAIN-20231002001302-20231002031302-00399.warc.gz
|
tat
| 0.999868 |
Cyrl
| 1 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9998681545257568}
|
tt.wikipedia.org
|
Татар мәгарифе порталы
Сез монда
20 сентябрьдә Татарстан Милли музееның әдәби салонында халык шагыйре Равил Фәйзуллинның 70 яшьлегенә багышланган очрашу оештырла.
Г.Тукай бүләге иясенең күпчелек шигырьләре яңа заман кешесенә төбәп языла, интеллектуаль укучыга тәгаенләнә. Нечкә тоем, тирән уй, фәлсәфи фикер, гражданлык пафосы – шагыйрь иҗатының төп асылы.
Әдәбият галимнәре раслаганча, шагыйрь үзенең шигырьләрен психологик халәт, күңел тирбәлешләре, хис һәм фикердәге каршылыклар, көтелмәгән лирик борылышлар нигезенә кора. Аның шагыйрь буларак осталыгы һәм индивидуаль үзенчәлеге нәкъ менә кыска шигъри формага зур тормыш фәлсәфәсе, психологик киеренкелек һәм фикер тыгызлыгы сала белүендә ачыла да инде.
Иҗатының башлангыч чорында, нигездә, сөйләм интонациясенә корылган ирекле шигъри форманың традицияләрен үстерү, яңа мөмкинлекләрен ачу юнәлешендә кыю экспериментлар алып барган һәм уңышлы нәтиҗәләргә ирешкән Равил Фәйзуллин 1970нче еллардан башлап халык иҗатына нигезләнгән поэтик формаларны үзләштерүгә игътибарын көчәйтә. Сурәтләүдәге, образлы фикерләүдәге индивидуаль үзенчәлеген саклаган хәлдә, ул бу юнәлештә дә яңа уңышларга ирешә. Шуңа күрә дә күп кенә композиторлар, аның иҗатына мөрәҗәгать итеп, шигырьләрен көйгә салалар. Халык яратып җырлый торган «Аккошлар», «Мин сине ничек яраттым», «Сагыш», «Тимим күңелемә», «Иясез шатлык», «Ветеран җыры» һ.б. әнә шундыйлардан.
Аның әсәрләре чит телләргә дә тәрҗемә ителеп, үз укучыларын тапты.
Равил ага Фәйзуллин озак еллар Татарстан Милли музее белән хезмәттәшлек итә. Биредә шагыйрьнең иҗат кичәләре, укучылар белән очрашулары да еш оештырыла. Ә ул җитәкләгән "Казан утлары" журналы битләрендә музей тормышындагы вакыйгалар еш дөнья күрә.
Әдәби салонга килүчеләр Равил Фәйзуллинның гаилә альбомында сакланучы иҗатын, җәмәгать эшлеклесе булуын чагылдырган фотолар белән дә таныша алачак.
Музыка белән үрелеп барачак очрашуга шагыйрьнең иҗатташ дуслары: Ренат Харис, Рәдиф Гаташ, Гәрәй Рәхим, Илфак Ибраһимов, Камил Кәримов, Зиннур Мансуров, Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла, Марсел Галиев һ.б. да киләчәк.
Чыганак: http://www.intertat.ru/tt
|
<urn:uuid:c3294e80-c9c6-43ec-a5ab-0f401fc14db3>
|
CC-MAIN-2021-21
|
https://belem.ru/node/4405
|
2021-05-15T04:34:55Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-21/segments/1620243989812.47/warc/CC-MAIN-20210515035645-20210515065645-00595.warc.gz
|
tat
| 0.999984 |
Cyrl
| 8 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9999843835830688}
|
belem.ru
|
Эпителийның нигез мембранасы дистрофиясе
Эпителийның нигез мембранасы дистрофиясе (шулай ук микрокистозлы Коган дистрофиясе, нокталы, «бармак эзләре» һәм карта сыман үзгәрешләр кебек күренешле полиморфлы дистрофия) — клиник тәҗрибәдә иң таралган патология. Әмма еш полиморфизм күренешләре өчен дистрофиягә ялгыш диагноз куялар.
1. Нәселдәнлек төре. Кагыйдә буларак, тотрыксыз һәм сирәк очракта — тулы булмаган пенетрантлык белән аутосом-доминант чир.
2. Гомернең 2 декадасында билгеләнә. Якынча 10% пациентларда гомернең 3 декадасында мөгезкатлауның рецидивлы эрозияләре үсеш ала, калганнарда гомер буе чир симптомсыз бара. Берьюлы ике күздә дә рецидивлы эрозияләр барлыкка килү эпителийның нигез мембранасы дистрофиясе турында аңлата.
3. Билгеләре. Склераль таралыш яки чагылган яктылык ысулы ярдәмендә бер-берсеннән аерым яки катнаш очрый алган үзгәрүләрне табалар.
• Нокталы томанланулар (рәс. 9.41а).
• Эпителиаль микрокисталар (рәс. 9.41б).
• Нәфис томанлану белән чолганган субэпителиаль карта сыман үзгәрешләр (рәс. 9.41в).
• «Бармак эзләре» кебек таралгылы үзгәрешләр (рәс. 9.41г).
NB Вакыты белән еш бер үзгәрешләрнең икенчесенә күчүне билгелиләр; шулай ук зарарлануларның таралуы төрлеләнүе мөмкин.
4. Гистология. Нигез мембранасы һәм Боумен мембранасы арасында фибрилляр аксым утырмасы белән нигез мембранасының тыгызлануы (рәс. 9.41д), эпителийның нигез күзәнәкләре арасында ярымдесмосомалар булмау мөгезкатлауның рецидивлы эрозияләренә алшарт була.
5. Дәвалау — мөгезкатлауның рецидивлы эрозияләрендә кебек.
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Джек Кански - "Клиник офтальмология: системалаштырылган караш", 2009 ел
|
<urn:uuid:df3446e5-7a9f-4cf4-b0b7-e34eb63ea706>
|
CC-MAIN-2020-40
|
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%AD%D0%BF%D0%B8%D1%82%D0%B5%D0%BB%D0%B8%D0%B9%D0%BD%D1%8B%D2%A3_%D0%BD%D0%B8%D0%B3%D0%B5%D0%B7_%D0%BC%D0%B5%D0%BC%D0%B1%D1%80%D0%B0%D0%BD%D0%B0%D1%81%D1%8B_%D0%B4%D0%B8%D1%81%D1%82%D1%80%D0%BE%D1%84%D0%B8%D1%8F%D1%81%D0%B5
|
2020-09-25T16:20:07Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-40/segments/1600400227524.63/warc/CC-MAIN-20200925150904-20200925180904-00254.warc.gz
|
tat
| 0.999963 |
Cyrl
| 2 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9999632835388184}
|
tt.wikipedia.org
|
Татар мәгарифе порталы
Татарның танылган тел галиме Р.Йосыповның бу көннәрдә гомер бәйрәмен - 75 яшьлеген билгеләп үткән чагы.
Танылган тел галиме, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, КФУның шәрәфле профессоры, филология фәннәре докторы Рүзәл Габдуллаҗан улы Йосыповка 75 яшь тулды. Шушы вакыйга уңаеннан, 20 сентябрьдә Казан федераль университетының Филология һәм сәнгать институтында Рүзәл әфәндене хөрмәтләү тантанасы уздырыла. Тантана исә институтның актлар залында (Татарстан ур., 2) сәгать көндезге 2дә башлана.
Бу хакта Филология һәм сәнгать институты директоры Рәдиф Җамалетдинов хәбәр итте.
Фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе белән югары дәрәҗәдә билгеләнгән Р.Йосыповның фәнни хезмәтләре тел белеменең контрастив лингвистика, ике теллелек мәсьәләләре, тәрҗемә практикасы һәм теориясе, сөйләм культурасы кебек өлкәләренә карый, ул күп санлы монографияләр, дәреслекләр һәм уку әсбаплары авторы да. Олуг галимнең 1986-2002 елларда Казан педагогика университетында ректор һәм татар тел белеме кафедрасы мөдире, Казан шәһәре советы һәм 1990-1995ләрдә ТР Югары Советы халык депутаты буларак хезмәт куюын да искәртик. "Кешеләргә һәрвакыт яхшылык эшләргә тырыш", "Янып-көеп яшәргә!" һәм "Гаделлек өчен көрәшергә!" – Рүзәл әфәнденең тормыш шигарьләре әнә шундый.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru
Хәзер online: 0 кулланучы
|
<urn:uuid:d154d942-3bdb-4864-b816-4bab2d9faa1c>
|
CC-MAIN-2021-21
|
https://belem.ru/node/4399
|
2021-05-09T05:36:25Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-21/segments/1620243988955.89/warc/CC-MAIN-20210509032519-20210509062519-00557.warc.gz
|
tat
| 0.999776 |
Cyrl
| 5 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9997757077217102}
|
belem.ru
|
- РУС
- ТАТ
Татарстан Республикасы Дәүләт флагы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт гимны белән беррәттән, ТР дәүләт хакимиятенең рәсми билгесе. ТАССРның беренче геральдик билгесе 1920 елда рәссам Б.Урманче тарафыннан эшләнгән герб рәсеме була. Ул җәмәгатьчелеккә Казанда 1920 елның 25июнендә, ТАССР төзелү рәсми рәвештә иглан ителгән көндә күрсәтелә. Әмма бу гербның рәсми статусы булмый. ТАССРның башлыча РСФСР гербын кабатлаган гербы турындагы рәсми нигезләмә республиканың 1926 (проект), 1937, 1978 елгы Конституцияләрендә беркетелә, татар телендәге язу белән тулыландырыла.
Герб — Татарстан Республикасы суверенитетын, Татарстан халкының үзенчәлеген һәм традицияләрен чагылдыручы дәүләт билгесе. ТР гербы сурәте, дәүләт хакимияте органнары биналарында, утырышлар залларында, ТР югары вазифаи затларының һәм даими вәкилләренең эш кабинетларында, тууларны һәм никахларны дәүләт теркәве башкарылган биналарда, ТРның рәсми мөһерләрендә һәм документлар бланкларында, рәсми басмаларында урнаштырыла.
Герб тасвирламасы: «Ук белән җәя, чүкеч һәм урак, уртада күтәрелеп килүче яңа тормыш кояшы һәм як-якта татарлар — крестьян һәм эшче». Рәсми статусы булмый. Авторы — Б.Урманче.
Герб тасвирламасы: ТССРның 1926 елгы Конституциясе проекты буенча, «Татарстан Социалистик Совет Республикасы гербы Россия Социалистик Федератив Совет Республикасы гербы белән бертөрле, әмма РСФСР Конституциясе 87 нче маддәсенең А һәм Б пунктларында каралган язулар урынына татар һәм рус телләрендә: а) Россия Федерациясенең Татарстан Социалистик Совет Республикасы һәм б) Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез! Сүзләре урнаштырылган».
Проект расланмый.
Герб тасвирламасы: ТАССРның 1937 елгы Конституциясе буенча «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы Дәүләт гербы башаклар белән каймаланган кызыл җирлектәге кояш нурлары өстендә сапларын түбәнгә каратып аркылы-торкылы куелган алтын урак һәм чүкеч сурәтләреннән, «РСФСР» сүзеннән, рус һәм татар телләрендә «Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез!» язуыннан торган, «РСФСР» язуы астына кечерәк хәрефләр белән татар һәм рустелләрендә «Татарстан АССР» язуы өстәлгән РСФСР Дәүләт гербыннан гыйбарәт».
1937 елның 4 октябрендә раслана.
Герб тасвирламасы: ТАССРның 1978 елгы Конституциясе буенча «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы Дәүләт гербы башаклар белән каймаланган кызыл җирлектәге кояш нурлары өстендә урак һәм чүкеч сурәте, «РСФСР» сүзе, рус һәм татар телләрендә «Барлык илләрнең пролетарийлары, берләшегез!» язуы урнаштырылган, «РСФСР» язуы астында кечерәк хәрефләр белән «Татарстан АССР» язуы өстәлгән РСФСР Дәүләт гербыннан гыйбарәт. Гербның өске өлешендә — бишпочмаклы йолдыз».
1981 елның 1 июнендә раслана.
Герб тасвирламасы: «Татарстан Республикасы Дәүләт гербы аскы өлешендә «Татарстан» язуы булган татар милли бизәкләре белән уратып алынган каймага урнаштырылган кояш дискы җирлегендә бер ягында түгәрәк калканлы, алгы уң тәпиен бераз күтәргән канатлы барс сурәтеннән гыйбарәт, канатлар җиде каурыйдан, калкандагы розетка сигез аерчадан тора. Татарстан Республикасы Дәүләт гербының төсле сурәтендә кояш — кызыл (ачык кызыл кадмий), барс, аның канатлары һәм калкандагы розетка — ак, тышкы кыса — яшел (ачык яшел кобальт), калкан, тышкы каймадагы бизәк һәм «Татарстан» язуы — алтынсу төстә».
1992 елның 7 февралендә ТР Югары Советы тарафыннан раслана. Авторлары: Н.Ханзафаров, Р.Фәхретдинов.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.
|
<urn:uuid:cd033a3e-6ef0-42b1-b957-538a333fb014>
|
CC-MAIN-2022-49
|
https://tatarica.org/tat/razdely/respublika-tatarstan/tatarstan-respublikasy-dlt-gerby
|
2022-11-26T09:55:34Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-49/segments/1669446706285.92/warc/CC-MAIN-20221126080725-20221126110725-00424.warc.gz
|
tat
| 0.999907 |
Cyrl
| 8 |
{"tat_Cyrl_score": 0.999907374382019}
|
tatarica.org
|
Фатыйма Вәлифф
Татарларның күпчелеге Австралиягә Шәркый Төркестаннан килеп төпләнә. Фатыйма ханымның гаиләсе – Сафалар да шундыйлардан була. Алар башта Шәркый Төркестанның Өремче каласына Кукмара якларыннан килеп урнаша.
Сафиннарның кызлары Фатыйма күршеләре булган һәм кечкенәдән үк бергә уйнап үскән Салих Вәлигә кияүгә чыга. Үз тормыш юлларында алар барлыгы 9 бала табып үстерә. Һәм аларның һәркайсы милли җанлы, ислам динен хөрмәт итүче булып тәрбияләнә.
30дан артык онык һәм оныкчыклары да гореф-гадәтләргә тугры булып яши. Шуларның берсе Мөшәррәф Вәлифф бүгенге көндә Аделаидада татар берләшмәсен җитәкли.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
|Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
<urn:uuid:ecda2496-5ac3-4e8c-9db7-01c84971f18f>
|
CC-MAIN-2020-34
|
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A4%D0%B0%D1%82%D1%8B%D0%B9%D0%BC%D0%B0_%D0%92%D3%99%D0%BB%D0%B8%D1%84%D1%84
|
2020-08-09T15:40:13Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-34/segments/1596439738555.33/warc/CC-MAIN-20200809132747-20200809162747-00085.warc.gz
|
tat
| 0.999991 |
Cyrl
| 39 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9999909400939941}
|
tt.wikipedia.org
|
Чыңгызлылар
Чыңгызлылар — дөнья тарихында иң зур империя төзүче Чыңгызхан нәселеннән булган кешеләр.
Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Чыңгызның олы улы Җүчинең 40 ир баласы була. Кытай белән идарә иткән Хубилайдан соң 22 ир бала кала. Алардан туган кызларның саны бер дә ким булмаска тиеш.
Чыңгызханның һәм аның беренче хатыны Бүртәнең дүрт улы булган: Җүчи, Чагатай, Үгәдәй, Толуй. Тик алар һәм аларның токымнары гына дәүләттә югары хакимияткә варис була алган, тик алар һәм аларның токымнары чыңгызлы дигән титулны йөртә алган.
Чыңгызханнан берничә азият династия таралып киткән — Юань династиясе — Минь, Җүчилар — Алтын Урдада (Казакъстан, Урта Азия һәм Россиянең көньяк-көнчыгыш, Украинаның көньягы, Төньяк Кавказ, Хулагуилар — Персияда, Гәрәйләр — Кырымда, Туглыктимериләр — Могулистанда, Шәйбанилар һәм Әштәрханилар — Бохарада, Түрәләр — Казакъстанда.
Бүгенге заманда Чыңгызхан затының берничә зур тармагы, тагын кнсе берничәсе бар.
- Монгол чыңгызилар
- Казакъ чыңгызилар (Түрә)
- Үзбәк чыңгызилар (Шәйбанилар)
- Татар чыңгызилар
- Нугай чыңгызилар
- Гәрәй (Кырым ханнары токымнары)
Чыңгызлылар саны[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Генетик эзләнүләр буенча, бүгенге көндә якынча 16 млн кешенең нәселе Чыңгызга барып тоташа. [1].
Генетик эзләнүлщр күрсәтүенчә, бүген берничә миллион ир-ат Са-F4002 субкладын йөртә (гаплогруппа C (Y-ДНК) — Y-хромосомалы гаплогруппа C-M130)[2][3][4], алар Борҗигин ыруының атасы буенча Чыңгызхан затыннан, якын туган булырга мөмкин. Мәсәлән, аның зур улы Җүчиның 40 улы калган. Кытайга идарә иткән Хубилайның 22 хаклы улы булган.
Җүчи[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Чыңгызханның зур улы Җүчи үз улы булмаган дигән фаразлар бар. «Монголын нуу тово» («Монголларның эч сере хикәяте»)ндә бәян ителүенчә, Җүчи чынында Чилгер улы булган. Чилгер Чыңгызханның сөекле хатыны Бүртәне урлап, үзендә ярты ел әсирдә тоткан, Темуҗин (Чыңгызханның башлангыч исеме) аны кире тартып алып кайткан. Риваятләрдә әйтелүенчә, Чыңгызхан уллары Җүчиның атасы агалары белән бер үк булуына шикләнгәннәр, тик Чыңгызхан үзе Җүчиның һәр чак үз улы дип атаган. Шуңа карамастан, шушындый шикләр булу аркасында, Чыңгызхан үзенең варисы итеп өченче улы Үгедәйне тәгаенләргә мәҗбүр була. Бер Җүчи токымы да Монгол империясенең каган була алмаган.
Чыңгызхан токымнарын билгеләгәндә Җүчилар кәләш итеп еш кына Персиянең илхан династиясе кызларын алуын истә тотарга кирәк, бу династиягә Хулагу-Хан нигез салган. Димәк, күп кенә җучиләрнең анасы ягыннан Чыңгыз каны бар.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- ↑ Каян килүебезне кешелек биш елдан беләчәк, кайберәүләр исә бер ярым айдан. Элементы (18 апреля 2005). 2010-05-04 тикшерелгән.
|
<urn:uuid:c2b3c150-ef28-4e9a-9a0e-99d02796ef5b>
|
CC-MAIN-2023-23
|
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A7%D1%8B%D2%A3%D0%B3%D1%8B%D0%B7%D0%BB%D1%8B%D0%BB%D0%B0%D1%80
|
2023-06-06T11:01:23Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-23/segments/1685224652494.25/warc/CC-MAIN-20230606082037-20230606112037-00167.warc.gz
|
tat
| 0.999978 |
Cyrl
| 14 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9999779462814331}
|
tt.wikipedia.org
|
Коклюш
|Коклюш|
|Үлүчеләр саны||58 700|
|Саклык белгечлеге||инфектология[d]|
|Симптомнар||насморк[d], бизгәк[d], ютәл, Апноэ[d], артык талчыгу[d] һәм рвота[d]|
|Дәвалау юллары||антибиотиклар|
|Дәвалануда кулланыла торган дару||Эритромицин[d][1], demeclocycline[d][1] һәм guaifenesin[d][1]|
|Авыру тудыргычны тапшыру процессы||сулыш аркылы йоктыру[d] һәм сулыш секрецияләре аркылы йоктыру[d]|
|Кеше эчендә иң кечкенә инкубацион дәвер озынлыгы||7 тәүлек[2]|
|Кеше эчендә иң зур инкубацион дәвер озынлыгы||21 тәүлек[2]|
|Бремя болезни||6 142 377 ± 1 годы жизни, скорректированные по нетрудоспособности[3]|
|ICPC 2 идентификаторы||R71|
|Коклюш Викиҗыентыкта|
Бу инфекцион авыру, кайчандыр, бик күп балаларның гомерен өзгән. Узган гасырның илленче елларында профилактик прививкалар ясый башлагач, шактый чигенгән бу авыру, соңгы елларда янә баш калкыта башлады.
Моның сәбәбе нидә? Аннан курыкмый башлауда. Ата-аналар төрле сәбәп табып, прививкалардан баш тарта. Шуңа күрә инфекция 1-3 ел саен үзенең барлыгын сиздереп хәбәр сала. Бу авыру «сезонлы»: көз, кыш, яз айларында күбәеп китә. Ситуацияне коклюшның көчлерәк штаммнары (билгеле бер төр микроорганизмнар культурасы) барлыкка килүе катлауландыра, шуңа күрә күп очракта чирнең барышы «авыраеп» китә.
Әлеге инфекциягә организмның сизгерлеге шактый югары. Аңа хәтта яңа туган балалар да бирешә, яралгы әнисеннән саклану антитәнчекләрен ала алмый. Бер яшькә кадәр балаларның тормышы өчен бу авыру аеруча куркыныч, чөнки сабыйлар аны бик авыр кичерә. Шул сәбәпле, адсорб- лашкан коклюш-дифтерия-столбняк (АКДС) вакцинасы, профилактик чара буларак, вакцинация календаренда беренче урында тора.
Мондый календарь нигезендә коклюшка каршы вакцинацияләүне 3 айлык вакытта башлыйлар. АКДС препаратын инъекция рәвешендә 1,5 ай интервал белән өч тапкыр кадыйлар. 15-18 айдан, вакцинация курсы беткәч, бер тапкыр ревакцинация ясала. Әгәр сез ниндидер сәбәп белән графикка сыешмасагыз, борчылмагыз, бу бик куркыныч түгел, тик иммунизация курсын 3 яшькә кадәр бетерергә кирәк.
Хәзерге заманда коклюш шактый «өлкәнәйде». Кечкенә балалар гына түгел, зурракларның да—мәктәп балалары, югары сыйныф укучыларының да коклюш белән авыру очраклары күзәтелә. Араларында вакцина алган балалар да очрый. Мөгаен, вакыт узу белән, балаларның иммунитеты көчсезләнә торгандыр. Коклюш белән өлкәннәрнең дә авыру очраклары бар. һәм күп вакыт аларның авыру икәнлеге беленми тора. Атналар буе интектерә торган буылып-буылып ютәлләүне тәмәке тартудан, бронхит, салкын тиюдән дип уйлыйлар һәм табибларга мөрәҗәгать итмичә, өй чаралары белән дәваларга тырышалар.
Мондый ситуация авыру өчен генә түгел—тирә-юньдәге кешеләр, беренчедән, туганнары, гаилә әгъзалары өчен куркыныч тудыра. Ютәлләүнең чын сәбәбен белмичә, авыру инфекция таратучыга әйләнә. Бер уңайдан шунысын да әйтергә кирәк: дөньяда беренче айларын яшәүче балалар бу чирдән шулай авырып китә. Хәер, киресенчә дә була. Балалар бакчасыннан, мәктәптән зарарланып кайткан оныклар да өлкәннәргә инфекция йоктырырга мөмкин.
Инфекция ябык торакта, транспортта, бинада җиңел йога. Сөйләшкәндә, йөткергәндә, төчкергәндә, авыруның какырыгыннан вак тамчы кисәкләренә , әйләнеп, ул тирә-якка тарала. Алай гына да түгел. 14 көнгә кадәр сузыла торган катараль периодта — авыруның башлангыч стадиясендә коклюш өчен характерлы өянәк кебек буылып-буылып йөткерүләр вакытында ин- фекция зарарлырак була. Бәхеткә каршы, авыруга китерүче микроблар тышкы мохиттә озак яшәмиләр, хәтта күрше бүлмәләргә дә керергә өлгермичә «үләләр». Инфекция сырхаудан 1 -2 метр ераклыкта торганда йогарга мөмкин. Әгәр гаилә әгъзаларының берәрсе көтелмәгәндә йөткерә башласа: * кичекмәстән табибка күренеп, моның сәбәбен ачыкларга кирәк; * авыру баланы (бигрәк тә кечкенәләрне) шунда ук ширма яки башка ысул белән башкалардан аеру зарур; * бала белән бер бүлмәдә булганда, 4 катлы марля битлек кияргә кирәк, бу — инфекция таралуга каршы тора һәм баланы зарарланудан саклый; * еш җилләтү һәм дымлы чүпрәк белән җыештырып тору бүлмәдә саф һава сакларга ярдәм итә.
Инфекция йоктырганнан соң, авыруның беренче билгеләре 14-21 көннән соң беленә. Башта алар бик нык сизелми: чөнки гомуми халәт аз бозыла, сирәк очракларда температура 38 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин. Көчәеп барган йөткерү сагайтырга тиеш, аңа кадәр томау төшеп алырга мөмкин.
Коклюш никадәр авыр булса, сырхау шуның кадәр көчле буылып-буылып йөткерә һәм катараль күренеш сизелми дә кала. Өянәкләр сызгырып сулыш алу белән бүленеп, әтәч кычкыруын хәтерләтә торган кыска йөткерү — гәүдә калтыравыннан башланып китәләр. Калтырану берничә минутка сузыла. Бит куе кызыл төс ала, шешенгән сыман була, күз кабаклары салынып төшә. Өянәк вакытында куе ябышучан лайла бүленеп чыга һәм өянәк косу белән тәмамлана. Мондый өянәкләр кайвакыт тәүлегенә 16-25 тапкыр була. Авыруның болай барышы бар кешеләрдә дә очрарга мөмкин, ләкин чирнең көчле формасы күбрәк кечкенә балаларда күзәтелә.
Әти-әниләр игътибарына! Бер яшьтәге сабыйларның буылып йөткерү өянәге билгеләре авырып китүнең 3-5 нче көннәрендә күзәтелә (игътибар итми калмагыз), чөнки бу өянәкләр бигрәк тә авыр бара. Бала кислород җитмәүдән интегә, аннан бар организмына зыян килә. Кан әйләнеше бозыла: веналарда кан тоткарлана, тамырларның үткәрүчәнлеге арта. Мо ны күз агына, тәнгә ноктасыман кан савулар, борыннан кан китүләр, кан катыш какырык чыгу күрсәтә. Үпкә тукымаларында үзгәрешләр барлыкка килә: алар үзләрен коры, дымлы хырылдаулы сулыш барлыкка килү белән сиздерәләр. Процесска үзәк нерв системасы да тартыла, бала бик тынычсыз, ярсучан, йә ваемсыз һәм сүрәнгә әйләнә. Ләкин иң куркынычы—йөткерүнең авыр өянәкләре, алар сулыш алу ритмының бозылуы белән характерлана. 3 айлык балаларның сулыш алуы туктарга да мөмкин. Бу инде тормыш өчен бик куркыныч! Шуңа күрә кагыйдә буларак, 3 айлык бала авырып киткәндә, аны кичекмәстән әнисе белән хастаханәгә салырга кирәк.
Әгәр өйдә баланың сулышы туктаса, югалып калмагыз! Баланы кулга алып, бинт яки марля уралган бармаклар белән тиз генә аның сулыш юлларын лайладан чистартыгыз һәм сулыш үзәген «ярсыту» өчен тел тамырына басыгыз. Баланың башын аска иеп, сулыш юлларына тулган какырыкны чыгарырга ярдәм итегез. Аннан сабыйга саф һава тәэмин итәргә кирәк.
Әгәр авыр йөткерү өянәкләре (лайлалы) тәүлегенә 20 гә якын тапкыр кабатланса, ә косуы көненә 4-5 тапкыр булса, коклюш янына икенче инфекция (ОРВИ, бронхит, пневмония) кушылса, өлкәнрәк яшьтәге балалар да ашыгыч рәвештә хастаханәгә салуга мохтаҗ. Шикәр диабеты, хроник бронхит, пневмония, астма, эндокрин авырулары, шулай ук югары нерв ярсулары булган балалар хастаханәдә дәваланырга тиеш. Чөнки бу чирләр белән интеккән баларның коклюш авыруы гадәттән тыш авыр бара. Авыру җиңел формада барган балаларны өй шартларында дәвалыйлар. | Андый балаларның өянәкләре тәүлегенә 10-15 тапкырдан артмый һәм озак бармый, өянәк авыруны бик интектерми, косу белән сирәк кенә тәмамлана.
Андый балаларны карау өчен берничә киңәш. Коклюшның җиңел формасы да организмның саклану көчләрен ки меткәнлектән, баланы башка авырулар белән контактка керүдән аралау чарасын күрергә кирәк. Тәҗрибә күрсәткәнчә, коклюш вируслы авыру ларга, бронхитка, пневмониягә юл ача. Бу авырулар коклюш чиренең барышын авырайталар һәм озайталар. Бигрәк тә коклюшка грипп өстәлү куркыныч: моны грипп эпидемиясе вакытында онытырга ярамый. 2. Коклюш үзәк нерв системасына тискәре тәэсир итә, шуның өчен өйдә мөмкин кадәр тыныч атмосфера тудырырга кирәк. Баланы тавышлы, физик йөкләнеш таләп итә торган уеннарга катнаштырмый торыгыз, йөгерергә 1 рөхсәт итмәгез. Исегездә тотыгыз: физик йөкләнеш, төрле ярсыткычлар, шул исәптән эмоциональ, көчле тавышлар коклюш өянәгенә китерергә мөмкин.
Баланың өянәге вакытында курыксагыз да, дулкынлануыгызны күрсәт мәскә тырышыгыз. Сезнең борчылу өянәкне кискенләштерергә мөмкин. Бала ны тынычландырырга, сулыш юлларын лайладан чистартырга ярдәм итегез. 3. Баланы артык ашатмагыз — ашказанының ризык белән тулуы өянәккә китерергә һәм аны авырайтырга мөмкин. Баланы өянәк узып 15-20 минут тан соң, көнгә берничә тапкыр аз-азлап ашату файдалырак (бу имчәк һәм ясалма ашатуда булган балага кагыла). Ашау продуктларын махсус эшкәртү кирәкми. Рационның витаминнарга бай булуы турында кайгыртырга кирәк.
Йоклаган баланы, ашатырга вакыты җиткән булса да, уятырга ашык магыз, чөнки бу вакытта аның нерв системасы тыныч кала һәм ул үзенә көч җыя. Йокысын көчләп бүлдергәндә, бик көчле йөткерү өянәге барлыкка ки лү куркынычы бар. Әгәр бала үзе уянса, өянәк бөтенләй булмаска да мөмкин. 4. Көненә берничә тапкыр торакны җилләтегез һәм дымлы чүпрәк белән җыештырып-сөртеп алыгыз. Бүлмә чиста, дымлы булып торсын өчен, җылыту батареяларына дымлы чүпрәк куегыз. Ләгәнгә су салып торырга була. Температура 20-22 градус тирәсе булырга тиеш. Бу—сулыш җиткелексезлеген бетерергә ярдәм итә. 5. Бала белән булдыра алган кадәр күбрәк (5-6 сәгать тирәсе, андый мөмкинлек булмаса, 2 сәгатьтән дә ким түгел) урамда йөрергә тырышыгыз.
Саф һавада ул үзен яхшырак хис итәчәк, тигезрәк сулап, тынычрак йоклар, йөткерү өянәкләре сирәгрәк булыр.
Урамда йөрү өчен салкынлык киртә түгел. Гадәттә балалар 10 градуска кадәр салкынны яхшы кичерәләр. Ләкин баланың халәтен һәм үз-үзен тотышын игътибар белән күзәтегез. Аның агарып китүе тире тамырларында спазм барлыкка килүен күрсәтә, борчыла башласа — өйгә керегез.
г Баланы сиртмәле арба белән балконга куйсагыз, читкә китмәгез, аның янында булыгыз. Аны бер минутка да ялгыз калдырмагыз, чөнки йөткерү өянәге башланса, ярдәм күрсәтү таләп ителә. 5 Нәрсә эшләргә ярамый? Балага ингаляция ясарга, банка куярга ярамый — коклюш авыруы вакытында һәрбер җылыта-тирләтә торган процедуралар г аның хәлен авырайтырга мөмкин. Гадәттә, ОРВИ һәм башка инфекцион авырулар вакытында кулланыла торган һәм гистаминга каршы (димедрол, супрастин, тавегил һ.б.) препаратларны ( бирергә ярамый. Алар какырыкны куерта һәм йөткергәндә аның бүленеп ( чыгуын авырайталар. Шулай ук бронхолитин, солутан кебек препаратларны да кулланырга ярамый. Бу препаратлар да тискәре тәэсир ясый. ; Табиб билгеләгән даруларның дозасын арттырмагыз, хәтердә тотыгыз: : табиб даруларны баланың авырлыгына, яшенә карап билгели. Дозаны арт- тыру аның хәлен начарлатырга мөмкин. Антибиотикларны 10 көннән артык бирергә ярамый, алар баланың сәламәтлегенә зыян китерә. Күп санлы тикшерүләр, антибиотикларны тиешле вакыттан озаграк кулланганда, аларның авыруга ярдәм итмичә, киресенчә катлаулануларга китерүен күрсәткән.
|
<urn:uuid:c799311b-ef04-4d36-9fcf-7486542a53b6>
|
CC-MAIN-2022-40
|
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9A%D0%BE%D0%BA%D0%BB%D1%8E%D1%88
|
2022-09-28T23:07:05Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-40/segments/1664030335286.15/warc/CC-MAIN-20220928212030-20220929002030-00012.warc.gz
|
tat
| 0.999985 |
Cyrl
| 3 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9999853372573853}
|
tt.wikipedia.org
|
Бу сорауга җавапны КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узган "Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар" дигән халыкара конференциядә эзләделәр.
2000нче елда Берләшкән Милләтләр оешмасы, Юнеско инициативасын хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән, 21 февральне Халыкара туган тел көне итеп үткәрү турында карар кабул итә, һәм шуннан бирле әлеге бәйрәм үткәрелеп килә. Дөрес, бу чара илкүләм дәрәҗәдә үтми. Аны бары тик тел язмышына битараф булмаган иҗтимагый оешмалар, уку йортлары, берләшмәләр генә тар даирәдә искә ала.
Традиция буенча Халыкара туган тел көне уңаеннан һәм Г.Тукайның 130 еллыгы хөрмәтенә КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 19 нчы февральдә Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде.
Тел һәм мәдәният бер-берсенә бәйле төшенчәләр. Тел булмаса, халыкның мәдәнияте дә яши һәм үсә алмый. Конференция үзенә максат итеп шушы ике өлкә арасында туган проблемаларны һәм перспективаларны билгеләүне, бу өлкә белән кызыксынучы мәктәп укучыларын, студентларны бергә җыю һәм тәҗрибә алмашу мәйданы ролен үтәүне куя. Бу чара үзенә югары сыйныфларда, урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алучы 200дән артык укучы һәм студентны җыйды. Шунысы куанычлы: катнашучыларның географиясе елдан-ел киңәя. Быел Татарстан Республикасыннан гына түгел, Алтайдан, Удмуртия, Башкортстан, Мордовия, Чувашия республикаларыннан гына түгел, Нигерия, Япония, Кытай һәм Казахстаннан килгән студентлар һәм магистрантлар да чыгыш ясадылар. Мәсәлән, Нигериядән килеп, КФУда белем алучы Хәлит сәхнәдән барысын да татарча сәламләп соклану һәм абруй казанды. "Бар телләр дә үзенчәлекле һәм яшәргә хокуклы. Мин сентябрьдән бирле татарча өйрәнәм. Бу конференциядә беренче тапкыр гына катнашам," – диде ул. Ә Түбән Каманың 20нче мәктәбеннән килгән Илһам Ишмөхәммәтов бирегә 7нче тапкыр килүен белдерде. Бу чараның мөһимлеген ул балаларны, яшьләрне фәнгә тартуда һәм ХХ гасыр башында гына барлыкка килгән татар лингвокультурологиясе өлкәсендәге яңалыклар белән танышуда күрә.
Конференциянең тантаналы ачылышында катнашкан Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов залда җыелучыларга мөрәҗәгать итеп: "Киләчәктә татар теле, әдәбиятыбызны саклау юлында уңышлы хезмәттәшлек итсәк иде", – дигән теләген җиткерде. Чараның үзенчәлеген ул аның бөек шагыйребез Г.Тукайга багышлануын һәм беренче тапкыр халыкара масштабта үткәрелүен атады. Конференциянең даими кунагы Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов исә: "Мәскәүдә туган телләргә каршы бернинди дә документ әзерләнми. Туган телләрне укытуда килеп туган кыенлыклар барысы да үзебез уйлап чыгарган проблемалар ул," – дип белдерде һәм туган телебезне өйрәнергә, яшь буынга җиткерергә чакырды. Илдар Гыйльметдинов чит төбәкләрдән килеп белем алучы татар студентларына үз премиясен тапшырды. Аңа быел Башкортстаннан килеп татар филологиясе бүлегендә укучы Рәмзия Шәфикова һәм Нижгар өлкәсеннән шул ук бүлектә белем алучы Наилә Исхакова лаек булдылар.
Профессор Әлфия Юсупова катнашучыларга уңышлар теләп: "Бу чара Г.Тукайның юбилеен каршылап үткәрелә башлаган башка чараларга старт бирә. Быел институтта мәктәп укучылары өчен Г.Тукай олимпиадасы үтәчәк. Аның җиңүчеләренә Г.Тукай исемендәге татар филологиясе бүлегенә кергәндә өстәмә балл биреләчәк," – дип, яңалыклар һәм көтеләчәк чаралар белән таныштырып үтте. Шулай ук ул татар теленнән ел саен уздырыла торган олимпиадада җиңү яулаган рус телле студентларны да бүләкләде. Алар арасында КФУның төрле институтлары һәм республиканың башка югары уку йортлары студентлары да бар иде.
Конференция кысаларында оештырылган чаралар моның белән генә тәмамланмады. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен "Татар теленнән бердәм республика тестына әзерләнү үзенчәлекләре" дигән темага семинар оештырылды. Укытучылар БРТ үткәрүчеләргә һәм әзерләүчеләргә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде һәм җаваплар алды.
Раил Садретдинов.
|
<urn:uuid:5d3c180b-f062-4fdf-8965-938bd57042d1>
|
CC-MAIN-2017-39
|
https://darelfonyn.kpfu.ru/tel-m-m-d-niyat-arasynda-dialogka-nichek-iresherg/
|
2017-09-21T03:17:45Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2017-39/segments/1505818687606.9/warc/CC-MAIN-20170921025857-20170921045857-00575.warc.gz
|
tat
| 0.999979 |
Cyrl
| 17 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9999792575836182}
|
darelfonyn.kpfu.ru
|
Татар мәгарифе порталы
Бүген иртән "Яңа гасыр" каналын кабызучылар игътибар иткәндер, биредә "Республика зарядкасы" исемле яңа проект башланды. Хәзер республикабызның һәр мәгариф оешмасында уку көне зарядкадан башланачак. Бу уңайдан проект тагын да нәтиҗәлерәк башкарылсын өчен Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы түбәндәге комплекслы чаралар күрергә тәкъдим итә:
1. Укучылар саныннан чыгып һәм техник куркынычсызлык, санитар-эпидемиологик норма-кагыйдәләрне исәпкә алып, һәр мәгариф оешмасында зарядка үткәрү өчен бүлмәләр каралырга тиеш.
2. Мәгариф оешмасының белем бирү процессы графигына туры китереп, зарядка үткәрү тәртибен булдыру сорала.
3. Укыту процессы графигын исәпкә алып, һәр уку йорты "Республика зарыдкасы" проектының физик күнегүләр комплексы видеоязмасын әзерләргә тиеш.
Хәзер online: 0 кулланучы
|
<urn:uuid:c9442f32-84ec-4c60-abc4-f784d2cde803>
|
CC-MAIN-2020-40
|
http://belem.ru/node/1326
|
2020-09-27T17:28:54Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-40/segments/1600400283990.75/warc/CC-MAIN-20200927152349-20200927182349-00373.warc.gz
|
tat
| 0.999884 |
Cyrl
| 4 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9998843669891357}
|
belem.ru
|
Татар мәгарифе порталы
25 ноябрьдә Казан (Идел буе) федераль университетында Казанның 5-7 сыйныф укучылары арасында оештырыла торган Н.И.Лобачевский исемендәге "Математика бәйрәме" турниры узачак.
Бишенче мәртәбә оештырылучы турнирда конкурсантларга мәсьәләләр, башваткычлар, математик уеннар һәм математик алымнар кулланып эшләнә торган башка биремнәрне чишәргә кирәк булачак.
Тапкыр һәм зирәкләрнең белем дәрәҗәсен КФУ студентлары һәм мөгаллимнәре, Лобачевский исемендәге лицей, Казан мәктәпләре укытучылары тикшерәчәк. Конкурсантлар 3 лигага бүленә: 5 сыйныф - "Акыллылар" , 6 сыйныф - "Интеллектуаллар", 7 сыйныф - "Эрудитлар".
Турнирның төп максаты – шәһәрнең иң зирәк, акыллы укучыларын барлау, мәктәп укучыларының математика фәннәренә игътибарын арттыру, аларны кызыксындыру. Балаларда логик фикерләүне көчәйтү һәм, гомумән, белем туплауга иҗади якын килү мәсьәләләрен үстерү җәһәтеннән мондый чараларның уздырылуы уңай нәтиҗәләр китерә, дип саный "Математика бәйрәме" турнирын оештыручылар.
Лобачевский лицее директоры белдергәнчә, 1 декабрь көнне Казан федераль университеты каршындагы әлеге лицейда шәһәребез университетын һәм, гомумән, Россияне таныткан атаклы галим – Николай Лобачевскийның туган көнендә (220 ел) беренче тапкыр истәлекле чара да оештырылачак.
Чыганак: http://intertat.ru/tt
Хәзер online: 0 кулланучы
|
<urn:uuid:bab7526a-5f78-4d3e-b414-fc4d8f32842b>
|
CC-MAIN-2022-27
|
https://belem.ru/node/3912
|
2022-07-06T03:39:48Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-27/segments/1656104660626.98/warc/CC-MAIN-20220706030209-20220706060209-00437.warc.gz
|
tat
| 0.999942 |
Cyrl
| 2 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9999419450759888}
|
belem.ru
|
Бәшир Рәмиев
|Бәшир Рәмиев|
|Туган телдә исем||Бәшир Искәндәр улы Рәмиев|
|Туган||1 май 1918|
Баймак
|Үлгән||16 май 1994 (76 яшь)|
Мәскәү
|Күмү урыны||Кунцево зираты[d]|
|Яшәгән урын||РСФСР|
|Милләт||татар|
|Ватандашлыгы|| СССР|
Россия
|Әлма-матер||Мәскәү энергетика институты[d]|
|Һөнәре||инженер, уйлап табучы|
|Эш бирүче||НПП Рубин[d]|
|Вера Иван кызы|
|Балалар||улы Искәндәр|
|Ата-ана|
|Катнашкан сугышлар/алышлар||Алман-совет сугышы|
|Бүләк һәм премияләре|
|Гыйльми дәрәҗә:||техник фәннәр докторы[d]|
Бәшир Искәндәр улы Рәмиев (1918 елның 1 мае, Баймак — 1994 елның 16 мае, Мәскәү) — совет уйлап табучы галимы, Советлар Союзында беренче санакларны («Стрела», «Урал-1») эшләүчеләрнең берсе. Техник фәннәр докторы (1962). Сталин премиясе лауреаты (1954). Бөек Ватан сугышында катнашкан.
Чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бәшир Рәмиев 1918 елның 1 маенда Оренбург өлкәсе Орск өязенең Баймак бистәсендә, тау инженеры Искәндәр Рәмиев гаиләсендә дөньяга килә.
Бәширнең бабасы Закир Рәмиев улы Искәндәрне Алманиянең Фрайберг Тау академиясенә укырга җибәрә. Империалистик сугыш башланыр алдыннан ул илгә кайта һәм атасының алтын приискларында эшли. 1922 елны «Башкирзолото» трестының идарәчесе итеп билгеләнә. 1929 елны «инженерлар эше» чыккач, кулга алына. 1938 елны аны яңадан кулга алалар һәм 5 елга ирегеннән мәхрүм итәләр. 1943 елда Искәндәр Рәмиев, азат ителүенә нибары 10 көн калгач, вафат була[1].
Карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бәшир кече яшьтән ук техниканы яратуы һәм уйлап табу сәләтен күрсәтә.17 яшьтә үк ул ССРБ уйлап табучылар оешмасына кабул ителә. Атасы кулга алынгач, аңа Мәскәүнең энергетика институтының икенче курсында укып йөргән вакытта, әлеге вузны ташлап китәргә туры килә. Ул Уфага кайта, ләкин биредә дә эш таба алмый интегә. 1940 елны Мәскәүдә Үзәк элемтә институтына техник булып урнаша.
Сугыш башлангач, Бәшир үз ирке белән хәрби хезмәткә китә һәм элемтә министрлыгының батальонына эләгә. Батальон Баш командачы Ставкасына һәм Генштабка хезмәт күрсәтә. Днепр елгасын кичкәндә элемтә урнаштыручы махсус төркемдә катнаша. 1944 елны белгечләрне хәрби хезмәттән кайтарырга дигән карар буенча 108 номерлы махсус фәнни-тикшеренү институтына урнаша. Институт радиолокация җайланмалары белән эш иткәнгә, биредә ул электрон схемаларны тәшкил иткән триггер, мультивибраторлар, регистрлар, санагычлар, дешифраторлар белән таныша.
1947 елның башында BBC тапшыруыннан ул 18 мең электрон лампадан, уннарча км кабельдән торган әкәмәт электрон санау машинасы турында ишетә. Сүз АКШ-ның беренче ЭСМ — «ЭНИАК» турында бара. Рәмиев институт директоры — академик А.И.Берг белән сөйләшеп ала. Берг аны санагыч техника өстендә эшләгән Исаак Семенович Брук белән таныштыра. 1948 елны Бәшир аның лабораториясенә инженер-конструктор итеп алына. Өч ай узуга, августта, аның эш бүлмәсеннән беренче Автомат рәкымле электрон машина (АЦВМ) куллануга чыга.
1949 елның язында Бәшир Рәмиевне кинәт кире Совет гаскәренә чакыралар. Ул Ерак Көнчыгыштагы радиолокация частенә җибәрелә. Бераздан Брук, Фәннәр академиясе һәм ССРБ машина һәм җайланмалар сәнәгате министры соравы буенча аны Мәскәүгә кайтаралар. Министр Паршин, халык дошманы улын үз җаваплылыгыма алам дигән язма язып, аны электрон санагыч җайланмалары ясый торган СКБ-24 лабораториясе мөдире итеп куя. Соңыннан Бәшир Рәмиев баш конструктор урынбасары булып китә.
1953 елны СКБ-24 ясап биргән «Стрела» җайланмасының файдалануда булган үрнәге Сталин премиясе комиссиясе карамагына тапшырыла, һәм 1954 елда Лесечко, Базилевский, Рәмиев җитәкчелегендәге төркем әлеге бүләккә ия була. Аның сыйфатлары: тизлеге — секундына 2000 гамәл, оператив хәтер — 2048 сүз, разрядлыгы — 43. Ул 200 м мәйдан алып торган.
1951-1953 елларда Рәмиев Мәскәү инженер-физика институтында студентларга санагыч техника буенча лекцияләр укый. Бу уңайдан ул имтиханнарны экстерн рәвештә тапшырып, югары белем турындагы диплом алу мөмкинлеген сорап мәгариф министрлыгына яза. Ләкин тегеннән көтелмәгән җавап килә. Рөхсәт итү түгел, аңа хәтта укый торган лекцияләрен укытуны да тыйганнар. Шулай итеп, Бәшир Рәмиев дөньяда рәсми рәвештә югары белем алу таныклыгы булмаган бердәнбер күренекле галим булып тарихка керә.
Ләкин рәсми югары белем алу таныклыгы булмау аңа киләчәктә техник фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсен алуга комачау итми.
Стреладан соң Рәмиев «Урал-1» машинасына тотына. 1954 елны бу төр санак ясау өчен Пензада завод тәгаенләнә (ул хәзерге «Рубин» берләшмәсе). Рәмиев бирегә баш инженер һәм фәнни-тикшеренү институтының фән буенча урынбасары буларак килә. Унөч ел буена Урал сериясеннән 16 төр машина җитештерелә. Алар күп очракта чит илләрдәге охшашларын узып китә. 1960 елда ярымүткәргечләр базасында Урал-11 һәм Урал-14 машиналары ясала башлый.
Бәшир Рәмиев чит ил фирмалары белән хезмәттәшлек итү яклы була. Баш конструктор буларак, ул Бөекбританиянең ICL шикркәте белән ике килешү имзалый. 1969 елны радио сәнәгате министрлыгы совет санакларын IBM-360 нигезендә ясауны хуплаган карар чыгара. Бу тарихи карар совет санагыч техникасы сәнәгатен чит ил техникасын кабатлау юлына бастыра һәм шул сәбәпле тармакның котылгысыз артка калып баруына китерә. Әлеге ялгыш карар белән килешмичә, бер төркем конструкторлар һәм чиновниклар отставкага китү гаризаларын тапшыра. Бәшәр Рәмиев тә ЕС ЭВМ генераль конструкторы вазифасыннан баш тарта.
Соңрак ул бер кечкенә лаборатория башлыгы булып эшкә урнаша һәм яңа санаклар төзү эшеннән читләшә.
Бәшәр Рәмиев 1994 елда Мәскәүдә вафат була. Җәсәде Кунцево зиратында җирләнгән.
Хәтер[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Мәскәүнең политехника музеенда Б. Рәмиев фонды бар.
|
<urn:uuid:01d5ccd5-29ce-4724-8d7e-b6a491d635bb>
|
CC-MAIN-2021-39
|
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%91%D3%99%D1%88%D0%B8%D1%80_%D0%A0%D3%99%D0%BC%D0%B8%D0%B5%D0%B2
|
2021-09-26T02:06:05Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-39/segments/1631780057787.63/warc/CC-MAIN-20210925232725-20210926022725-00281.warc.gz
|
tat
| 0.999865 |
Cyrl
| 21 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9998650550842285}
|
tt.wikipedia.org
|
Бокс
Бокс (инглизчәдән box – сугу) — спортчыларның, кулларына йомшак перчаткалар киеп, аерым кагыйдәләр буенча, рингта көч сынашуына нигезләнгән спорт төре. Аңлашылмаучанлык килеп чыкмасын өчен кайвакыт «инглиз боксы» термины да кулланыла, чөнки кайбер илләрдә боксның аерым төрләре дә гамәлдә. Мисал өчен Франциядә — сават, Мьянмада — летхвей, Таиландта — муай-тай.
Бокс тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бокска охшаш көрәш төре Борынгы Мисыр һәм Миной чорында ясалган рәсемнәргә төшерелеп калдырылган. Йодрык сугышы буенча турнирлар Борынгы Грециядә үк узган. Йодрык белән сугышу буенча ярышлар безнең эрага кадәр 688 елда узган антик Олимпия уеннары программасына да кертелгән. Бүгенге бокс XVIII гасыр башында Англиядә барлыкка килә. 1904 елда бокс Олимпия уеннары программасына кертелә. 1946 елда Халыкара һәвәскәр бокс ассоциацияләре оеша. 1924 елдан Европа чемпионатлары, 1974 елдан башлап дөнья чемпионатлары уздырыла. XIX гасыр ахырыннан башлап, профессиональ бокс та үсеш ала.[1]
Кагыйдәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бу спорт көрәше спортчылар, махсус перчаткалар киеп, йодрыклар белән бер-берсенә сугудан гыйбарәт. 3-әр минутлык раундлардан торган ярышны рефери күзәтеп тора. Җиңүче бөтен раундлар тәмамлангач та, уенның теләсә кайсы мизгелендә дә тәмамланырга мөмкин. Әгәр дә спортчыларның берсе, билгеләнгән раундлар тәмамланганчы егылып, 10 секунд эчендә кире тора алмаса (нокаут) яисә, җәрәхәт алу сәбәпле, көрәшне дәвам иттерә алмаса (техник нокаут), аның көндәше җиңүче, дип билгеләнә, калган раундлар уйналмый. Ике боксчы да бөтен раундларны да ахыргача тәмамлап чыга алган очракта җиңүче хөкемдарлар билгеләре буенча игълан ителә. Кем күбрәк очко җыйган – шул җиңүче.
Татарстанда бокс[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Татарстан боксының халыкара мәйданга чыгуы 30 ел элек Айрат Хаматов һәм Фоат Гатин чыгышлары белән бәйле. Бу боксчылар Советлар Берлегендә алдынгылар арасында була. Айрат Хаматов 1989 елда Мәскәүдә узган дөнья чемпионатында 57 килограммдагы үлчәүдә алтын медаль яулый.
|
<urn:uuid:06d49148-63b5-4983-97fc-499cea0cedb6>
|
CC-MAIN-2015-40
|
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%91%D0%BE%D0%BA%D1%81
|
2015-10-13T16:44:33Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2015-40/segments/1443738008122.86/warc/CC-MAIN-20151001222008-00103-ip-10-137-6-227.ec2.internal.warc.gz
|
tat
| 0.999992 |
Cyrl
| 60 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9999915361404419}
|
tt.wikipedia.org
|
Портал:Шәхесләр
Шәхесләр
Википедиянең зур өлешен шәхесләрнең биографияләре тәшкил итә. Бу порталда язучылар, шагыйрьләр, җырчылар турында мәкаләләр җыелган.
Сайланган мәкалә
Джон Ро́нальд Руэл То́лкин (ингл. John Ronald Reuel Tolkien; ХФӘ: /ˈtɒlkiːn/; 1892 елның 3 гыйнвары — 1973 елның 2 сентябре) — инглиз язучысы, лингвист, филолог. Күбрәк «Хоббит» һәм «Балдаклар хөкемдары» трилогиясе авторы буларак мәгълүм.
Толкин Оксфорд университетында англосаксон теле, инглиз теле һәм әдәбияты профессоры була. Дини карашы буенча ортодоксаль католик. Якын дусты Клайв Льюис белән бергә «Инклинглар» әдәби җәмгыятенең әгъзасы була. 1972 елның 28 мартында Елизавета II карары буенча Британия империясе Ордены командоры исеменә лаек була.
Күп язучылар фэнтези жанрында Толкинга кадәр дә язганнар иде, ләкин зур популярлык һәм жанрга зур тәэсир ясаган өчен Толкинны хәзерге фэнтези жанрының «атасы» булып атыйлар
Сайланган шәхес
Әнгам Атнабаев — Башкортстанның халык шагыйре (1997), башкорт әдәбиятының күренекле вәкиле. Әсәрләрен тик татар телендә язган.
Әнгам Атнабаев 1928 елның 23 февралендә Тәтешле районының Күрдем авылында туган. Атасы Касыйм сугыш яланында ятып калган. Мәрзия апа кулында җиде бала торып кала. Аларның иң зурысы Әнгам була. Күрдемдә 7 еллык мәктәпне тәмамлый. Атнабаев Казанга барып, Казан педагогика институтына укырга керә. Укып кайткач, Аксәет авылы мәктәбендә татар теле укытучысы булып эшли башлый. Мәктәп аның җитәкчелегендә нинди генә кичәләр, ярышлар оештырмый. Кайда гына катнашса да, дипломнар, алдынгы урыннар яулый. Ул матур шигъри дәресләр үткәрә. Укучылар аны Һади Такташка охшата.
Сайланган рәсем
Сез беләсезме?
- Габдрахман Гомәри - Шиһабетдин Мәрҗанинең иң яхшы шәкертләренең берсе була.
- Гали Акыш Төньяк Манчжуриядә туган.
- татар морзасы Котлымөхәммәт Мәмәш улы Тәфкилев - Чиләбе шәһәренә нигез салучы.
- Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты Натан Седерблюм экуменизм хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе.
- Микеланджело васиятендә «Җанымны Ходайга, гәүдәмне җиргә, милегемне туганнарыма калдырам» дигән.
Яңа мәкаләләр
Төркемнәр
Мәкаләләр
Проектлар
Тугандаш порталлар
- Төп субпорталлар: Кеше хокуклары • Мий һәм акыл • Сексуальлек • Үлем • Фикерләү • Шәхси тормыш
- Аерым шәхесләргә багышланган порталлар: Габдулла Тукай
Тиңдәш бүлекләр: География һәм урыннар • Дин һәм ышанычлар • Җәмгыять һәм җәмгыяви фәннәр • Математика һәм мантыйк • Мәдәният һәм сәнгать • Сәләмәтлек һәм медицина • Табигый һәм физик фәннәр • Тарих һәм вакыйгалар • Технология һәм гамәли фәннәр • Шәхес һәм шәхесләр • Фәлсәфә һәм фикерләү
|Бу бит Татар Википедиясенең сайланган порталлар рәтенә керә.|
|
<urn:uuid:6e4efcc4-1cff-4720-8fae-12f26267cb74>
|
CC-MAIN-2023-14
|
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9F%D0%BE%D1%80%D1%82%D0%B0%D0%BB:%D0%A8%D3%99%D1%85%D0%B5%D1%81%D0%BB%D3%99%D1%80
|
2023-03-30T09:00:54Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-14/segments/1679296949107.48/warc/CC-MAIN-20230330070451-20230330100451-00644.warc.gz
|
tat
| 0.999968 |
Cyrl
| 2 |
{"tat_Cyrl_score": 0.999968409538269}
|
tt.wikipedia.org
|
Фадбир Сафин
|Фадбир Сафин|
|Туган телдә исем||Сафин Фадбир Мәгус улы|
|Туган||4 февраль 1950 (73 яшь)|
СССР, РСФСР, Мари АССР, Мари-Төрек районы, Татар Китнәсе
|Милләт||татар|
|Ватандашлыгы|| СССР↓|
РФ
Фадбир Сафин ― профессор, философия фәннәре кандидаты, икътисад фәннәре докторы. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының туризм кафедрасы мөдире. Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «КПРФ» фракциясе координаторы, Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты әгъзасы, Депутат этикасы кагыйдәләрен үтәү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт Советы комиссиясе әгъзасы.
Бердәм сайлау округы, «Россия Федерациясе Коммунистлар партиясе» сәяси партиясенең (КПРФ) Татарстан региональ бүлеге әгъзасы.
Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сафин Фадбир Мәгус улы 1950 елның 4 февралендә Мари АССР Мари-Төрек районы Татар Китнәсе авылында туган. 1972 елда В. И. Ульянов-Ленин Казан дәүләт университетын тәмамлаган.
Хезмәт һәм иҗтимагый эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1975—1977 елларда — Казан инженер-төзелеш институтының комсомол комитеты секретаре.
1977—1980 елларда — директор урынбасары. ВЛКСМ Татарстан өлкә комитетының пропаганда бүлеге.
1980—1982 елларда — ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты секретаре.
1982—1984 елларда — Казан инженер-төзелеш институты доценты.
1984—1989 елларда — ДОСААФ Татарстан өлкә комитеты рәисенең беренче урынбасары.
1989—1991 елларда — КПССның Татарстан өлкә комитеты социаль тикшеренүләр үзәге директоры.
1991—1996 елларда — республика социаль тикшеренүләр үзәге директоры.
1996—2001 елларда — Кол Шәриф мәчете төзелеше фонды генераль директоры.
2002 елдан 2010 елга кадәр — дәүләт идарәсе институтының Казан вәкиллеге директоры (Мәскәү шәһәре).
2010—2012 елларда — Төбәкара реконструкция һәм үсеш институты директоры.
2012 елдан — профессор, мөдир. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының Икътисад һәм идарә кафедрасы.
2015 елдан 2019 елга кадәр — Казан шәһәре Думасы депутаты.
2019 елның сентябреннән — VI чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
Профессор, философия фәннәре кандидаты, икътисад фәннәре докторы.
|
<urn:uuid:4cf65330-2c75-4547-b384-5e2036a80d07>
|
CC-MAIN-2023-14
|
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A4%D0%B0%D0%B4%D0%B1%D0%B8%D1%80_%D0%A1%D0%B0%D1%84%D0%B8%D0%BD
|
2023-03-26T07:23:47Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-14/segments/1679296945433.92/warc/CC-MAIN-20230326044821-20230326074821-00462.warc.gz
|
tat
| 0.999407 |
Cyrl
| 1 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9994066953659058}
|
tt.wikipedia.org
|
Викрам Самват
Викрам Самват (IAST: Vikrama Samvat; кыскартылмасы V.S. (яки VS) һәм B.S. (яки BS); ) шулай ук Викрами календарь буларак мәгълүм, ул Һиндстан суб-кыйтгасында тарихи Һинд дине календаре. Ул Непалның рәсми календаре. Һиндстанда ул берничә штатларда кулланыла.[1][2] Календарьда ай күренүе буенча айлар һәм Кояш сидериаль еллар куллана.
Тарихы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Берникадәр борынгы һәм урта гасыр язмаларында Викрам Самват кулланыла. Гәрчә ул игълан ителгәнчә риваять патша Викрамадитья хөрмәтенә аталса да, "Викрама Самват" 9-ынчы гасырга кадәр тарихи язмаларда очрамый; шул ук календарь системасы башка исемнәрдә бар, мәсьәлән, Крита һәм Малава.[3] Колониаль өйрәнү буенча эра Патша Викрамадитьяның Уджджайннан Сакаларны кууда нигезләнгән. Шулай да, соңрак эпиграфик шәһадәтнамәләр һәм өйрәнүләр бу теориянең тарихи нигезе булмаган дип фараз итә. 9-ынчы гасыр дәвамында эпиграфик сәнгать эше Викрам Самватны куллана башлаган (бу кулланылышта Һинду календарь эрасы Викрам Самват буларак популяр булып киткән дип фараз итәргә бирә); Буддачылык һәм Җәйничелек эпиграфиясе Будда һәм Маһавирага нигезләнеп эра санавын дәвам иткән.[4]
Викрамадитья риваяте[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Популяр традиция буенча Уджджайнның патшасы Викрамадитья Викрама Самват эрасын Һиндо-Скифларны (Сакаларны) тар-мар иткәннән соң нигезләгән. Җәйничелек тарафдары олы фикер иясе Маһесарасуриның Калакачарья Катһанака (Монах Калакачарья язмасы) түбәндәге мәгълүматны бирә: шул вакытта көчле булган Уджджайнның патшасы Гандһарвасена монахның кыз туганын Сарасвати исемле монахинясын урлаган. Ярсуланган монах Систанның Сака хөкемдары Патша Саһиның ярдәмен сорган. Кырыс киртәләр булып, әмма могъҗизалы итеп ярдәм килеп Сака патшасы Гандхарвасенаны тар-мар иткән һәм аны әсирлеккә алган. Сарасвати кайтарылган булган, гәрчә Гандһарвасена үзе кичерелгән булса да. Тар-мар ителгән патша урманга киткән, анда ул юлбарыс тарафыннан үтерелгән булган. Аның улы Викрамадитья урманда тәрбия алып Пратиштһанадан (Махараштрадан хәзерге Паитһан) хөкем итәргә тиеш булган. Соңрак Викрамадитья Уджджайнны яулап алган һәм Сакаларны кысрыклап чыгарган. Бу чараны искә алып "Викрама чоры" дигән яңа эра башланган. Уджджайн эрасы якынча безнең эраның 58–56 елында башланган булган һәм аннан соң Шака чоры календаре безнең эраның 78 елында Пратиштһанада башланган булган.
Тарихи килеп чыгышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Безнең эраның 57-енче елы белән башланган чорны Викрамадитья белән ассоциацияләү безнең эраның 9-ынчы гасырга кадәр теләсә-нинди чыганакта табылмаган; иртәрәк чыганаклар эраны "Крта" (безнең эраның 343 һәм 371 елы), "Критаа" (404), "Малава кабиләсе" (424) чоры дип яки гади итеп "Самват" дип атаганнар. Эраны "Викрама" дип атаган иң иртә язма 842 елга карый. Чауһана хөкемдарыннан язма, Дһолпурда табылган булган һәм "Викрама Самват 898, Вайсакһа Шукла пакша 2, Чанда" (842 елның 16 апреле). Эраны Викрамадитья патшасы белән бәйли торган иң иртә язма 971 ел белән даталана һәм эраны Викрамадитья белән бәйләүче иң иртә эш, Җәйничелек авторы Амитагатиның Субһашита-Ратна-Сандоһа (993-994).[5] Күп авторлар ышануы буенча Викрам Самват Викрамадитья тарафыннан башланмаган булган, ул риваять патша яки эраны үз хөрмәтенә янә атама биргән патша титулы булырга мөмкин булган. Винсент Артур Смит һәм Д. Р. Бһандакар ышануынча Чандрагупта II Викрмадитья титулын кабул иткән һәм эраның исемен "Викрама Самват" дип алыштырган. Рудольф Хёрнле буенча бу үзгәрү өчен җаваплы патша Яшодһарман булган. Хёрнле ул Кашмирны яулап алган һәм Калһананың "Раджатарангини"сында искә алынган "Харша Викрамадитья".[5] Кайбер элегрәк галимнәр ышануынчы Викраа Самват Һиндо-Скиф (Сака) патшасы Азес I-нең Азес чорына карый. Моның турында Роберт Брэйси ике эра белән даталанган Виджаямитра язмасын ачканнан соң сүз алып барган.[6] Теориягә Фолк һәм Беннетт ышанмаган, алар Азэс эрасының башын безнең эрага кадәр 47–46 ел дип күрсәтәләр.[7]
Мәдәният[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Популярлыгы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Викрам Самват Һиндулар һәм Сикхлар кулланганнар .[9] Һиндстан суб-кыйтгасында кулланылган берничә Һинду календарьларының берсе унике , синодик ай айларында һәм 365 Кояш көннәрендә нигезләнгән.[9][10] Ай елы Чайтра аеның яңа ае белән башлана.[11] Бу Чайтра Сухлади буларак мәгълүм көн Һиндстанда чикләнгән бәйрәм булып тора.[12] Календарь Непалның Һиндулары тарафыннан һәм төньяк, көнбатыш һәм үзәк Һиндстанда кулланыла.[3] Көньяк Һиндстанда һәм көнчыгыш һәм көнбатыш Һиндстанның өлешләрендә (мәсьәлән, Ассамда, Көнбатыш Бенгалиядә һәм Гөҗаратта), Һиндстан милли календаре киң кулланыла.[13] Мөселманнар яулап алуларыннан соң Һиҗри календарь солтанатларның һәм Моголлар Империясенең рәсми календаре булып киткән. Һиндстан суб-кыйтгасының Британия Раджы вакытында Григориан календаре кабул ителгән булган һәм Һиндстанның шәһәр даирәләрендә киң кулланыла.[14] Пакистанның һәм Бангладешта мөселманнар күпчелек булып Ислам календарен 1947 елдан бирле кулланалар, әмма элегрәк текстларда Викрам Самват һәм Григориан календарьлар кертелгән булган. 2003 елда Һиндстанга нигезләнгән Сикх Широмани Гурдвара Парбандһак Комитеты бәхәсләр булып Нанакшаһи календарена кабул иткән.[9] Викрам Самват Непалның рәсми календаре булып тора.[15]
Календарь системасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Викрам Самват дизайны буенча Григориан календарена охшаш, әмма Яһүди календареннан аерылып тора.[9] Көннәрне унике ай циклларының (354 ай көне) арасында тәңгәл килмәвенә җайлашу өчен календарь аена куша торган Григориан календареннән аермалы буларак[16] һәм якынча 365 Кояш көне булып, Викрам Самват һәм Яһүди календарьлар ай календаре аеның бөтенлеген тәэмин итә; өстәмә ай кырыс фәнни нигездә һәр өч елны пәйда була (яки төгәлрәк итеп әйткәндә 19 еллык циклда 7 мәртәбә), бу фестивальләр һәм уңышка караган ритуаллар тиешле фасылга төшә икәнен төгәл белү өчен. Өстәмә ай шулай ук Кытай һәм Яһүди календарьларда була; Һиндстанда ул адһик маас дип атала. Викрам Самват борынгы кеше мәдәниятләре тудырган Ай-Кояш календарьларының берсе.[9][10] Һиндстанда иртә Буддачылык җәмәгатьләре борынгы Һинду календарьларны кабул иткәннәр,шуннан соң Викрам Самват һәм асаба Буддачылык календарьлары булган. Буддачылык фестивальләре һаман да ай системасы буенча билгеләнә.[17] Викрам Самватның ике системасы бар. Ул көньяк Һиндстан календаре системасы ("ааманта")да безнең эрага кадәр 56 елга кадәр башланган һәм төньяк системасында ("пурнимаанта") безнең эрага кадәр 57–56 елда. Күпчелек фестивальләр булган Шукла Пакша ике системага да туры килә.[13][18] Ай-Кояш Викрам Самват календаре Кояш Григориан календареннән 56,7 яшь алдан килә; 2075 VS безнең эраның 2018 елында башланган һәм безнең эраның 2019 елында бетә. Непалның Рана династиясе Викрам Самватны 1901 елда рәсми календарь иткән, ул Самват 1958 елда башланган.[19] Непалда яңа ел Байсакһ аеның беренче көне белән башлана, ул гадәттә Григориан календаренең якынча 13–15 апреленә туры килә. Яңа елның беренче көне Бискет Джатрада бәйрәм ителә, бу Бхактапурда ел саен карнавал. 2007 елда, Непал Самбат милли календарь дип таныла. Һиндстанда реформаланган Һинд милли календаре рәсми рәвештә кулланыла (традицион фестивальләрнең даталарын исәпләүдән тыш). Һиндстан конституциясенең Һинди юрамасы преамбуласында кабул итү датасы (1949 елның 26 ноябре) Викрам Самватта Маргширш Шукла Саптами Самват 2006 дип күрсәтелә. Викрам Самватны Һиндстанның милли календаре (Сака календаренә) алмаштыру өчен мөрәҗәгать ясалган булган.[20]
Ел бүлемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Викрам Самват ай календарьларын һәм Кояш сидериаль елларын куллана. 12 ай сидериаль айга тәңгәл килмәгәнгә, коррекцион айлар (адһика маса) өстәлә (очраклы рәвештә) яки алына (кшая маса). Ай елы 12 айдан тора һәм һәр айның ике ике атналыгы бар. Ай көннәре титһилар дип атала. Һәр айның 30 титхисы бар, алар озынлыгы буенча 20-дән алып 27 сәгатькә кадәр. Айның үсүче фазасы, яңа айдан соң көн белән башлана (амавасья), ул гаура яки шула пакша дип атала (якты яки алкышлы ике-атналык). Кимүче фаза Кришна пакша яки Вадһья пакша (караңгы ике атналык, алкышлы булмаган дип таныла).[21]
Ай үлчәмнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Титхи ул Ай һәм Кояш арасында почмакка 12 градуска кадәр үсү өчен кирәк булган вакыт.[22] Титхилар төрле вакытларда була һәм вакыты буенча төрле булып тора.
- Пакша – ул ай икеатналыгы һәм 15 титхидан тора.
- маса, яки ай календаре ае (якынча 29,5 көн), ике пакшага бүленгән.
- риту (фасыл) ике масадан тора.[22]
- Аньяна ул өч риту.
- Елда ике аяна.[22]
Айлар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Викрам Самватта айлар,[23] якынча туры килгән Григориан айлар белән түбәндәгечә:
- Чайтра (март–апрель)
- Вайсакһа (апрель–май)
- Джйетһа (май–июнь)
- Ашадһа (июнь–июль)
- Шравана (июль–август)
- Бһадрапада (август–сентябрь)
- Ашвина (сентябрь–октябрь)
- Картика (октябрь–ноябрь)
- Аграһаяна (ноябрь–декабрь)
- Пауша (декабрь–январь)
- Магһа (январь–февраль)
- Пһалгуна (февраль–март)
Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Masatoshi Iguchi (2015). Java Essay: The History and Culture of a Southern Country. TPL. p. 135. . https://books.google.com/books?id=rFvsBQAAQBAJ&pg=PA135.
- Edward Simpson (2007). Muslim Society and the Western Indian Ocean: The Seafarers of Kachchh. Routledge. pp. 113–114. . https://books.google.com/books?id=dtI1ynX9x-UC&pg=PA113.
- Richard Salomon (1998). Indian Epigraphy: A Guide to the Study of Inscriptions in Sanskrit, Prakrit, and the Other Indo-Aryan Languages. Oxford University Press. pp. 182–183. . https://books.google.com/books?id=t-4RDAAAQBAJ.
- Richard Salomon (1998). Indian Epigraphy: A Guide to the Study of Inscriptions in Sanskrit, Prakrit, and the Other Indo-Aryan Languages. Oxford University Press. pp. 182–183, 194–195. . https://books.google.com/books?id=t-4RDAAAQBAJ.
- M. Srinivasachariar (1974). History of Classical Sanskrit Literature. Motilal Banarsidass. pp. 94–111. . https://books.google.com/books?id=4dVRvVyHaiQC&pg=PA100.
- Alf Hiltebeitel (2011). Reading the Fifth Veda: Studies on the Mahābhārata. BRILL. p. 103. . https://books.google.com/books?id=lLfHSOWKB-sC.
- Falk and Bennett (2009), pp. 197-215.
- Gujarat CM to exchange Diwali-New Year greetings with people (19 October 2014). 24 октябрь 2014 тикшерелде.
- Eleanor Nesbitt (2016). Sikhism: a Very Short Introduction. Oxford University Press. pp. 122–123. . https://books.google.com/books?id=XebnCwAAQBAJ&pg=PA122.
- Christopher John Fuller (2004). The Camphor Flame: Popular Hinduism and Society in India. Princeton University Press. pp. 109–110. . https://books.google.com/books?id=To6XSeBUW3oC.
- Davivajña, Rāma (1996) Muhurtacintāmaṇi. Sagar Publications
- India.gov.in
- Richard Salomon (1398). Indian Epigraphy: A Guide to the Study of Inscriptions in Sanskrit, Prakrit, and the other Indo-Aryan Languages. Oxford University Press. pp. 181–183. . https://books.google.com/books?id=XYrG07qQDxkC&pg=PA181.
- Tim Harper; Sunil Amrith (2014). Sites of Asian Interaction: Ideas, Networks and Mobility. Cambridge University Press. pp. 56–57. . https://books.google.com/books?id=XbiLBgAAQBAJ&pg=PA56.
- Bal Gopal Shrestha (2012). The Sacred Town of Sankhu: The Anthropology of Newar Ritual, Religion and Society in Nepal. Cambridge Scholars Publishing. pp. 13–14. . https://books.google.com/books?id=9EwsBwAAQBAJ&pg=PA13.
- Orazio Marucchi (2011). Christian Epigraphy: An Elementary Treatise with a Collection of Ancient Christian Inscriptions Mainly of Roman Origin. Cambridge University Press. p. 289. . https://books.google.com/books?id=PoBjBYdzrkQC&pg=PA289. , Text: "...the lunar year consists of 354 days..."
- Anita Ganeri (2003). Buddhist Festivals Through the Year. BRB. pp. 11–12. . https://books.google.com/books?id=B-EawToG-6YC&pg=PT11.
- Ashvini Agrawal (1989). Rise and Fall of the Imperial Guptas. Motilal Banarsidass. pp. 174–175. . https://books.google.com/books?id=hRjC5IaJ2zcC&pg=PA174.
- Encyclopedia of New Year's Holidays Worldwide, William D. Crump, Publisher McFarland, 2014 p.38
- Vikram Samvat should be declared national calendar (15 February 2012). 28 март 2012 тикшерелде.
- What Is the Hindu Calendar System?.
- Burgess, Ebenezer Translation of the Sûrya-Siddhânta: A text-book of Hindu astronomy, with notes and an appendix originally published: Journal of the American Oriental Society, vol. 6, (1860), pp. 141–498, Chapter 14, Verse 12
- Chatterjee, SK (1990) (in English). Indian Calendric System. Government of India.. p. 17. http://archive.org/details/IndianCalendricSystem-SK-Chatterjee.
Өстәмә укырга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Harry Falk and Chris Bennett (2009). "Macedonian Intercalary Months and the Era of Azes." Acta Orientalia 70, pp. 197–215.
- "The Dynastic Art of the Kushan", John Rosenfield.
Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Kyoto University Gregorian – Saka – Vikrami Calendar Converter Tool, M. YANO and M. FUSHIMI
|
<urn:uuid:9c2031d5-2be8-49f6-8b70-a5100f859766>
|
CC-MAIN-2020-50
|
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%92%D0%B8%D0%BA%D1%80%D0%B0%D0%BC_%D0%A1%D0%B0%D0%BC%D0%B2%D0%B0%D1%82
|
2020-11-28T08:56:45Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-50/segments/1606141195198.31/warc/CC-MAIN-20201128070431-20201128100431-00146.warc.gz
|
tat
| 0.998507 |
Cyrl
| 13 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9985066652297974}
|
tt.wikipedia.org
|
Татар мәгарифе порталы
Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Бөгелмә, Тәтешнең иң шәп кадетлары тиздән Кара диңгез ярына ял итәргә китәчәк. 12–15 яшьлек 100 кыз һәм малай "Кадет" исемле профильле республикакүләм сменада сәламәтлеген ныгытачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге.
Смена дәвамында укучылар төрле спорт чараларында, конкурсларда катнашачак, шулай ук экскурсияләр, Кырым музейларына һәм архитектура һәйкәлләренә сәяхәт тә каралган.
Хәзер online: 0 кулланучы
|
<urn:uuid:1562bc2c-1186-4e9c-8936-e3a99dd33aaf>
|
CC-MAIN-2019-30
|
http://belem.ru/node/429
|
2019-07-23T04:14:06Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-30/segments/1563195528687.63/warc/CC-MAIN-20190723022935-20190723044935-00140.warc.gz
|
tat
| 0.999895 |
Cyrl
| 4 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9998953342437744}
|
belem.ru
|
Израильдә ислам
Израильдә ислам (яһүд. אסלאם בישראל; гарәп. الإسلام في إسرائي) — Израиль территориясендә ислам дине. Рәсми мәгълүматлар буенча, Израиль халкының (8 млн 655 мең кеше) 18,00 % ы (1 млн 516 мең кеше) (бөтендөнья мөселманнарының 0,10 % ы) — Ислам дине тарафдары (2020)[1]. Ислам – Израильнең азчылык дине. Нигездә, исламны Израиль гражданнары булган сөнни гарәпләр (шул исәптән бәдәвиләр), чиркәсләр, шигый друзлар тота.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
687—691 елларда, Өмәвиләр хәлифе Габделмәлик ибн Мәрвән кушуы буенча, изге урын булган нигез ташы өстендә, үзенең алтын гөмбәзе белән танылган Кыя гөмбәзе мәчете төзелә. Аның уртасында буе 17,7 метр һәм киңлеге 13,5 метр булган 1,25—2 метр биеклектәге зур булмаган калкулык урнашкан. Исламда бу таш изге дип санала һәм аңа беркем дә кагылмасын өчен, алтын рәшәткә белән әйләндереп алынган.
1187 елда Әюбиләр солтаны Сәләхетдин Әюби җитәкчелегендә Фәлистыйнның күпчелек өлеше, Иерусалим тәре йөртүчеләрдән азат ителә. Шәһәрнең Яңадан терелү чиркәвеннән башка барлык чиркәүләре мәчеткә әйләндерелә.
Беренче бөтендөнья сугышыннан соң, 1922—1948 елларда, Фәлистыйн җирләре Милләтләр лигасы мандаты буенча Бөекбритания идарәсендә булган. Мандат 1948 елның 14 маенда тәмамлана. Шул ук көнне Израиль дәүләтен булдыру турында игълан ителә. Яһүд дәүләте барлыкка килү белән гарәп илләре аның легитимлыгына дәгъва белдерәләр, гарәп милләтчеләре аны юкка чыгарырга өндиләр.
1947 елда БМО Фәлистыйнны ике аерым дәүләткә — гарәп дәүләтенә һәм яһүд дәүләтенә бүлү планын кабул итә. 1948 елның 14 маенда Израиль дәүләте оеша. Гарәп дәүләте оештырылмый кала[2]. Яһүд дәүләте төзелү белән мөселман гарәпләр милли азчылыкка әверелә. Мөселманнарның югары рәсми органы — Иерусалим мөфтие хаҗи Әмин Әл-Хөсәйни җитәкчелегендәге Югары Мөселман шурасы 1937 елда мөфтинең чит илгә китүе белән эшләүдән туктый һәм хәзер дә яңадан торгызылмаган.
1967 елдан башлап Израиль дәүләте тарафыннан Иордан елгасының көнбатыш яр буе һәм Газа секторының оккупацияләнүе күп кенә мөселман оешмаларының эшчәнлеген җитди чикләүгә һәм киметүгә китерә. Израиль, халыкара хокукны бозып, оккупацияләнгән җирләрдә яһүди бистәләрен төзи[3].
1987 елда Фәлистыйн гарәпләре Израиль дәүләте тарафыннан Иордан елгасының көнбатыш яр буе һәм Газа секторының оккупацияләнүенә каршы 1нче интифада башлап җибәрә. 1994 елда Фәлистыйн автономиясе төзелә[4].
Хәзерге заман[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Ислам — хәзерге Израиль дәүләте территориясендә тарафдарларының саны һәм әһәмияте буенча икенче урында торучы дин.
Израиль — дөньяда ил халкының дүрттән өч өлешен яһүдиләр тәшкил итүче бердәнбер ил. Ил халкының 18 % ы — мөселманнар, 2 % ы — христианнар һәм 1,6 % ы — друзлар. Мөселманнарга күпчелек сөнни һәм азчылык әхмәдия гарәпләр, шигый друзлар, сөнни бәдәвиләр, сөнни чиркәсләр (3,5 мең кеше) керә.
Израильнең Конституциясе юк. «Израильнең төп законнары» дигән документ илне яһүдләр дәүләте буларак билгели. Илдә рәсми рәвештә биш конфессия: яһүд дине, христианлык, ислам, исмәгыйлилек (друзлар дине, 120 мең кеше) һәм бәһаичылык диннәре танылган.
Иерусалим шәһәре дини корылмаларының яһүд дине, христианлык һәм исламдагы борынгыдан килүче зур роле аркасында Израильдә алар күп кенә дини каршылыклар чыганагы булып тора. Иерусалим (Әл-Кудс) — Согуд Гарәбстанындагы Мәккә һәм Мәдинәдән соң, мөселманнар өчен изге урын булган өченче шәһәр. Яһүд гыйбадәтханәләренең (Гыйбадәтханә тавы, Храм тавы) бер өлеше булган Әл-Хәрәм әл-Кудс әш-Шәрифне мөселманнар Мөхәммәд пәйгамбәрнең күккә күтәрелгән, 7 кат күк аша үтеп Аллаһы тәгалә каршына баскан (Мигъраҗ) урыны дип саныйлар.
Израиль дәүләте оештырылганда биредә 806 мең кеше яшәве мәгълүм. 1949 елда ил халкы 1 млн, 1958 елда 2 млн чиген уза. 1994 ел башында Израильнең халкы якынча 5,3 миллион кеше булган. Аларның 81,5 % ы — яһүдләр, 14,1 % ы — мөселманнар, 2,7 % ы — христианнар, 1,7 % ы — друзлар һәм башка затлар. 1948—1951 елларда 687 000 кеше өстәлгән. Аларның күбесе Аурупада урнашкан нацист лагерьларыннан исән калган яһүдиләр, шулай ук Азия һәм Төньяк Африканың гарәп илләреннән килгән мөһаҗирләр. 1960-елларда илдәге мөселман гаиләләрендә уртача 9 бала, яһүди гаиләләрдә 3,4 бала туган булган. 1970—1980 елларда илдәге гаиләләрдә бала туу саны кимегән: яһүдләр гаиләсендә уртача 2,61 бала, мөселманнарда 4,68, христианнарда 2,03 һәм друзларда 3,76 бала туган[5].
Израиль дәүләте, диннәр министрлыгы аша, мөселман руханилары әзерләү, шәригать суды, изге урыннар белән идарә итү, дини һәм хәйрия кирәк — яракларына (белем бирү, медицина, мәчетләрне, зиратларны карап тоту һ. б.) финанс бүлү буенча чаралар күрә. Яңа мәчетләр төзү белән беррәттән, борынгы мәчетләр реставрацияләнгән.
Мөселман руханилары, нигездә, имамнар җирле халыктан формалаша: казый каршында имтихан узган затлар, аның тәкъдиме буенча, дин министрлыгы тарафыннан тиешле вазифага билгеләнә, аңа хезмәт хакы түләнә. Җомга көн һәм Ислам бәйрәмнәре Израильдә мөселманнар өчен рәсми рәвештә эшләми торган көннәр дип танылган. Һәр иртә Израиль радиосы гарәп телендә Коръән сурәләрен, җомга һәм бәйрәм көннәре намазларын һәм вәгазьләрне тапшыра. 1977 елдан Израиль мөселманнары хаҗга бара ала. Гарәп-мөселманнар Израильдә хәрби хезмәттән азат ителгән (мөселман бәдәвиләр, чиркәсләр үз теләкләре белән хәрби хезмәт үтә ала)[6].
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Central Bureau of Statistics (CBS)(ингл.)
- Государство Израиль. Арабское меньшинство в Израиле. Jewish Encyclopedia(рус.)
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Muslim Population By Country 2020(ингл.)
- PALESTINIAN QUESTION(ингл.)
- Palestine and Israel, Islam in. Oxford Dictionary of Islam(ингл.)
- Государство Израиль. Израиль и арабский мир. Jewish Encyclopedia(рус.)
- Israel Religion, Economy, Politics and Population History(ингл.)
- Государство Израиль. Население. Jewish Encyclopedia(рус.)
|Дәүләтләр||Азәрбайҗан • Әрмәнстан • Әфганстан • Бәһрәйн • Бангладеш • БГӘ • Бутан • Бруней • Вьетнам • Гөрҗистан • Гыйрак • Индонезия • Иран • Израиль • Иордания • Йәмән • Казакъстан • Камбоджа • Катар • Кипр • Көньяк Корея • Күвәйт • Кыргызстан • Кытай (Тибет) • Көнчыгыш Тимор • Лаос • Ливан • Мисыр • Малайзия • Мальдивлар • Монголия • Мьянма • Непал • Оман • Пакистан • Русия • Сингапур • Согуд Гарәбстаны • Сүрия • Таҗикстан • Таиланд • Төньяк Корея • Төрекмәнстан • Төркия • Үзбәкстан • Филипин • Һиндстан • Шри-Ланка • Япония|
|Буйсынган территорияләр||Гонконг • Кокос утраулары • Макао • Раштуа утравы • Британия биләмәләре|
|Танылмаган һәм өлешчә танылган илләр||Абхазия • Көньяк Осетия • Тайвань • Таулы Карабаг • ТКТҖ • Фәлистыйн|
|
<urn:uuid:90fc9c7d-4681-4673-b558-86f526bfd240>
|
CC-MAIN-2021-39
|
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%98%D0%B7%D1%80%D0%B0%D0%B8%D0%BB%D1%8C%D0%B4%D3%99_%D0%B8%D1%81%D0%BB%D0%B0%D0%BC
|
2021-09-24T04:28:17Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-39/segments/1631780057496.18/warc/CC-MAIN-20210924020020-20210924050020-00517.warc.gz
|
tat
| 0.999868 |
Cyrl
| 10 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9998682737350464}
|
tt.wikipedia.org
|
Алдагы яңалыкларда Россия Президенты Дмитрий Медведевның тарих буенча БДИ дәреслегеннән канәгать булмавын язган идек. Баксаң, әлеге уку әсбабы имтиханга әзерлек өчен рәсми рәвештә беркайчан да тәкъдим ителмәгән була.
Бу турыда Россия мәгариф күзәтүе хәбәр итә. Әлеге китап ялган дәреслекләрнең ачык мисалы. Россия Федерациясенең Россия дәүләт хезмәте академиясе Россия дәүләтчелеге тарихы кафедрасы профессоры Василий Зверев ассызыклавынча, тарих фәненнән 2006 һәм 2007 елгы Бердәм дәүләт имтиханы сорауларында мондый хаталар юк. Биредә материаллар күп тапкыр тикшерүләр һәм җентекле экспертиза уза.
Кызганыч, БДИга әзерлек әсбаблары арасында ялган китаплар да аз түгел. Былтыр бу кимчелекне төзәтү максатыннан махсус закон да кабул ителгән. Әсбаб һәм дәреслекләр басу өчен нәшриятләрнең бу эшкә лицензиясе булырга тиеш. Лицензия бирү шартларының берсе - нәшрияттә теге яки бу өлкәдәге (нинди фәннән дәреслек чыгуга бәйле) белгечләрдән торган үз экспертиза советы эшләү.
|
<urn:uuid:c95bf78f-02fd-49d6-ac3d-0d0aaa71c534>
|
CC-MAIN-2022-40
|
https://belem.ru/node/1030
|
2022-10-06T14:47:25Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-40/segments/1664030337836.93/warc/CC-MAIN-20221006124156-20221006154156-00266.warc.gz
|
tat
| 0.999985 |
Cyrl
| 2 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9999847412109375}
|
belem.ru
|
Википедия бәхәсе:ЮАШ/Мөрәҗәгатьләр
Derslek әфәндене вазыйфасыннан алу буенча оештырылган тавыш бирүнең нәтиҗәләрен, тавыш бирүнең процедурасы бозылган булу сәбәпле, дөрес түгел дип тануыгызны сорыйм.
~~Айдар Шәйхи (Ajdar) 18 апр 2014, 15:52 (UTC)
Derslek әфәндене вазыйфасыннан алу буенча оештырылган тавыш бирүнең нәтиҗәләре, тавыш бирүнең процедурасы Википедия:Администратор вазифасыннан азат итү кагыйдәләренә туры килә. 29 марттан 12 апрельгә кадәр узган тавыш бирү нәтиҗәсендә: 4 тавыш Риза, 1 тавыш каршы. Википедия:Администратор вазифасыннан азат итү кагыйдәләре буенча Кулланучы:Derslek Администратор вазыйфасыннан азат ителә.--Kitap (бәхәс) 18 апр 2014, 16:02 (UTC)
Derslek әфәндегә ике тавыш бирү вакытында (III.2014,III-IV.2014) әйтелгән гаепләүләрне тикшереп, аларның дөрес булуы яки нахаклыгы турында карар чыгаруыгызны һәм, әгәр таләп ителсә, Derlsek әфәндегә карата тиешле кисәтү ясавыгызны сорыйм.
~~Айдар Шәйхи (Ajdar) 18 апр 2014, 15:52 (UTC)
ЮАШ әгъзалары Марстан килмәгәннәр бит, алар шул бәхәстә дә катнаштылар, аларның фикерләре, карашлары билгеле. ЮАШ 1000 кешелек Викигә кирәктер мөгаен, ә Тат-Викидә хәзер 5 кеше генә эшли, 5 кешелек Викигә Тавыш бирү нигезендә туры демократия җитәр.--Kitap (бәхәс) 18 апр 2014, 16:40 (UTC)
ЮАШ эшчәнлеге битендәге тәртип[вики-текстны үзгәртү]
ЮАШ әгъзасы булмаганнарның охшаш үзгәртүләр кертүләрен ничек кабул итәргә? Мәкаләләр хуҗалары булмаган Википедиядә, ЮАШның игътибарына чыгарылган мөрәҗәгать шәхси милке булып кала аламы? - frhdkazan (бәхәс) 19 апр 2014, 14:11 (UTC)
Шура әгъзаләренең тәртипне бозып бетерелгән мөрәҗәгать соравына карата белдерелгән карашлары[вики-текстны үзгәртү]
1. Бот ярдәмендә коеласы яңа мәкаләләр исемлеге төзелгәндә башка кулланучылар фикере исәпкә алынырга тиешме?
2. Әһәмиятсезлеге исбатланган бото-стаблар күпләп бетерелә аламы?
Википедиядә стаб (ингл. stub) - ул мәкалә төпчеге генә дигән сүз. Татар Википедиясендә аларның статусын билгеләгән Википедия:Минималь күләм кагыйдәсе аларны бетерү мөмкинлеген бирмәве аркасында, берәр мәкаләне яки аның төпчеген бетерү турында фикер йөртү өчен, аның әһәммиятлек критериена туры килмәгәнен дәлилләргә кирәк. Бу тәртипне исә мәкаләләрне бетерү тәртибе билгели, бәхәссез бетерү өчен Википедия:Тиз бетерү критерийлары бар (боларның кайбер җитешсезлеге ачыкланды, ничек үзгәртү кирәклеге турында консенсус формалашкач, аларны рәсмиләштерү процессы башланды).
Димәк әлегә, мәкалә төпчекләрне күпләп бетерергә мөмкин булуы өчен, алар бергәләп тасвирлаган феномен (категория, төшенчә) әһәммиятсез булуын (бу феномен, мәсәлән үрнәк буларак китергәнегез Венера кратерлары, абруйлы чыганакларда телгә алынмаганын) дәлилләргә кирәк.
Википедиядә ботларны куллану - гадәти бер хәл. Берәр бот статусы булган хисап язмасы, Википедия кагыйдәләрен боза икән, аның хуҗасына карата кисәтү, ярдәм итмәсә ирегеннән мәхрүм итү (блоклау) чаралары кулланыла ала. Башкача әйткәндә, бот хокукларын кысу - гади кулланучы хокукларын кысуга тиң.
Татар Википедиясенең гамәлдәге тәртипләре ышамый икән, аларга үзгәртүләр кертү тәртибе бар - Викимедиа проектларының нигез мәсләкләре һәм Википедия мәсләкләреннән аермалы буларак, кулланмалары үзгәрмәгән нәрсә түгел. -- frhdkazan (бәхәс) 19 апр 2014, 07:12 (UTC)
- Бот белән йөкләнгән мәкаләләрне бетерү каян килеп чыкты? Күбесе гаять тулы мәкаләләр. Бетерүгә бернинди нигез күрмим. -- Marat Vildanov (бәхәс) 20 апр 2014, 06:40 (UTC)
Искәрмәләр[вики-текстны үзгәртү]
- Бер теркәлгән мөрәҗәгать бетерелә алмый, каралып һәм карар чыгарылганнан соң бер ара узгач, ЮАШ мөрәҗәгатьләре һәм карарлары архивына күчерелә ала.
|
<urn:uuid:9dcbb3e0-a29a-4b97-be7a-4f3a83355096>
|
CC-MAIN-2021-10
|
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%92%D0%B8%D0%BA%D0%B8%D0%BF%D0%B5%D0%B4%D0%B8%D1%8F_%D0%B1%D3%99%D1%85%D3%99%D1%81%D0%B5:%D0%AE%D0%90%D0%A8/%D0%9C%D3%A9%D1%80%D3%99%D2%97%D3%99%D0%B3%D0%B0%D1%82%D1%8C%D0%BB%D3%99%D1%80
|
2021-03-08T10:34:46Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-10/segments/1614178383355.93/warc/CC-MAIN-20210308082315-20210308112315-00209.warc.gz
|
tat
| 0.999967 |
Cyrl
| 1 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9999669790267944}
|
tt.wikipedia.org
|
Идел алды икътисади районы - Татарстанның икътисади районнарының берсе. Район Татарстанның көнбатышында, Тау ягында урнашкан.
Район мәйданы 7456 км². Монда Апас, Кайбыч, Кама Тамагы, Буа, Тәтеш һәм Чүпрәле районнары, ике шәһәр - Буа һәм Тәтеш, ике штб - Кама Тамагы һәм Куйбышев Затоны керә.
Төп елгалары - Идел һәм Зөя. Идел алды аша Зөя-Сембер тимер юлы уза. Зур станциясе - Буа.
Икътисадының төп юнәлеше - авыл хуҗалыгы. Авыл хуҗалыгы җирләре зурлыгы - 562,9 мең га.
|
<urn:uuid:707c3a96-bb19-4714-9a37-a3b3209d3cab>
|
CC-MAIN-2018-09
|
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%98%D0%B4%D0%B5%D0%BB_%D0%B0%D0%BB%D0%B4%D1%8B_%D0%B8%D0%BA%D1%8A%D1%82%D0%B8%D1%81%D0%B0%D0%B4%D0%B8_%D1%80%D0%B0%D0%B9%D0%BE%D0%BD%D1%8B
|
2018-02-23T20:17:35Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2018-09/segments/1518891814833.62/warc/CC-MAIN-20180223194145-20180223214145-00185.warc.gz
|
tat
| 0.999959 |
Cyrl
| 2 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9999587535858154}
|
tt.wikipedia.org
|
Татар мәгарифе порталы
Мөхтәрәм укытучылар! "Сабантуй" газетасының "КЫШ БАБАЕ" үзенең интернет-сәхифәсендә укучы балаларның төрле теләкләрен җыя башлады. Укучы балалар Сабантуй газетасының сайтына (http://sabantuy.net) кереп үтенеч-теләкләрен язып калдыра алалар.
Әлеге акциягә Белем.ру порталы да кушыла һәм үсеп килүче буынның киләчәккә зур өметләр баглап, ышаныч һәм ныклы адымнар белән атлавын тели. Әлеге акция турында сезгә хәбәр җиткезә алганбыз икән - без бик шат! Сез дә үз чиратыгызда укучыларыгызга әлеге хәбәрне җиткезә һәм акциянең нәтиҗәле үтүенә ярдәм итә аласыз. Андый акцияләр күбрәк уздырылсын иде!
Хәзер online: 0 кулланучы
|
<urn:uuid:49e1fbf1-09dd-4eb5-8b71-a1c8f50994c7>
|
CC-MAIN-2021-21
|
https://belem.ru/node/2941
|
2021-05-09T04:52:39Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-21/segments/1620243988955.89/warc/CC-MAIN-20210509032519-20210509062519-00338.warc.gz
|
tat
| 0.999998 |
Cyrl
| 5 |
{"tat_Cyrl_score": 0.999997615814209}
|
belem.ru
|
Татар мәгарифе порталы
Бүген Казанда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һәм Дагыстан Республикасы мәгариф, фән һәм яшьләр сәясәте министры Шахабас Шахов министрлыклар арасында хезмәттәшлек турында Килешү имзаладылар.
Бу килешү нигезендә Татарстан белән Дагыстан педагогика һәм идарәчелек тәҗрибәсе, мәгариф өлкәсендә иң яхшы практикалар һ.б. турындагы мәгълүмат белән алмашачак, уртак фәнни-тикшеренү программаларын һәм преоктларын чынга ашырачак, грантлар гамәлгә куячак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
http://tat.tatar-inform.ru
Хәзер online: 0 кулланучы
|
<urn:uuid:7949c841-03de-42a3-999e-cdb8acb5f0d6>
|
CC-MAIN-2021-10
|
http://belem.ru/node/5363
|
2021-03-08T16:36:57Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-10/segments/1614178385378.96/warc/CC-MAIN-20210308143535-20210308173535-00138.warc.gz
|
tat
| 0.999797 |
Cyrl
| 8 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9997970461845398}
|
belem.ru
|
Чәй – дөньяда судан кала иң еш кулланыла торган эчемлек. Планетабызның төрле төбәкләрендә һәм мәдәниятләрендә аны төрлечә әзерлиләр һәм эчәләр. Бу гаҗәеп эчемлек кайда уйлап табылган һәм ничек шулай популяр булган соң?
Текст «Мин татарча сөйләшәм — 2018» акциясе кысаларында Казан шәһәре Яңа Савин районы 165 нче мәктәп укучылары тарафыннан тәрҗемә ителде. Тавыш – Булат Шәймиев, монтаж – Алина Галиәхмәт.
|
<urn:uuid:83aea19f-e915-4c39-af8c-d19444f56b2c>
|
CC-MAIN-2022-40
|
http://giylem.tatar/archives/3010
|
2022-09-25T23:05:57Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-40/segments/1664030334620.49/warc/CC-MAIN-20220925225000-20220926015000-00067.warc.gz
|
tat
| 1.000004 |
Cyrl
| 26 |
{"tat_Cyrl_score": 1.0000041723251343}
|
giylem.tatar
|
|Инбер Япаров|
|Туган||20 сентябрь 1950 (72 яшь)|
Дыван районы, Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы, РСФСР, СССР
|Әлма-матер||Башкорт дәүләт университеты|
|Һөнәре||галим|
|Гыйльми дәрәҗә:||география фәннәре кандидаты[d]|
Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Инбер Мөхәммәт улы Япаров 1950 елның 20 сентябрендә БАССРның Дуван районы Кадер авылында туган. Кадер сигезьеллык мәктәбе тәмамлаганнан соң, 1969 елда Мәсәгуть педагогия училищесын кызыл диплом белән тәмамлый.
1974 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлый.
1982 елдан Башкорт дәүләт университетында ассистент, өлкән укытучы, доцент, география һәм гидрология, физик география, туган якны өйрәнү һәм туризм кафедрасында эшли
2007 елдан — география факультеты деканы.
Укыткан дисциплиналары:
Гыйльми эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Инбер Мөхәммәт улы университетта 35 ел хезмәт куя. Физик география кафедрасында 30 ел эшли.
И. М. Япаров югары квалификацияле географлар әзерләүгә зур өлеш кертә, аның җитәкчелегендә бик күп кандидатлык диссертациясе әзерләнеп, яклана.
Инбер Япаров фәнни хезмәтләрен табигать объектларын, башкорт халык авыз иҗатын, этногенетик риваять һәм легендаларын тирән өйрәнеп, аларга нигезләнеп яза.
Инбер Мөхәммәт улы җәмәгать эшендә дә бик актив катнаша. Авыл һәм шәһәрләрдә Башкортстан географиясе һәм геологиясе темаларына лекцияләр укый, еш кына газета -журналларда үз язмаларын бастыра.
«Башкорт энциклопедиясе» фәнни нәшриятының гыйльми-редакцион советы һәм мөхәрририят коллегиясе әгъзасы (рәисе — И. М. Илһамов).
Хезмәтләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Типология и генезис суходольных лугово-пастбищных ландшафтов Западной Башкирии : диссертация … кандидата географических наук : 11.00.01 / Ташк. гос. ун-т им. В. И. Ленина. — Воронеж, 1988. — 276 с. : ил. Физическая география, геофизика и геохимия ландшафтов OD 61 90-11/83
Мактаулы исемнәре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
|
<urn:uuid:943a6b2d-35e7-4f3e-b441-97cbf9f017e3>
|
CC-MAIN-2023-06
|
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%98%D0%BD%D0%B1%D0%B5%D1%80_%D0%AF%D0%BF%D0%B0%D1%80%D0%BE%D0%B2
|
2023-02-06T10:40:05Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-06/segments/1674764500334.35/warc/CC-MAIN-20230206082428-20230206112428-00299.warc.gz
|
tat
| 0.999638 |
Cyrl
| 1 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9996376037597656}
|
tt.wikipedia.org
|
Бер тел белән генә чикләнмичә, күбрәк тел өйрәнүнең җәмгыятьтә файдалы булуы, әйтик, сәяхәтләрне яки чит телдәге кинолар карауны, җиңеләйтүе беркемдә дә шик тудырмый. Ләкин икетелле (яисә күптелле) баш миенә ия булуның башка файдалы яклары да бар түгелме? Миа Накамулли TED-Ed өчен әзерләнгән анимацион дәресендә билингваль баш миенең өч төрен аерып күрсәтә һәм күп тел белүнең баш миен сәламәт, көчле һәм актив итүен исбатлый.
Адилә Мияссарова тәрҗемәсе, Фирүзә Шәйхуллина укыды, видеоны Алинә Галиәхмәтова эшкәртте. Татарстан радиосында яздырылды.
«Гыйлем», 2017.
|
<urn:uuid:324be512-7b6e-4e07-988f-8dc41f3a5ec8>
|
CC-MAIN-2021-04
|
http://giylem.tatar/archives/2162
|
2021-01-28T06:09:24Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-04/segments/1610704835901.90/warc/CC-MAIN-20210128040619-20210128070619-00194.warc.gz
|
tat
| 0.999817 |
Cyrl
| 29 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9998173117637634}
|
giylem.tatar
|
Татар мәгарифе порталы
Күптән түгел "хакимият сәгатьләре" кысасында Россия Федерациясенең Мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко югары уку йортларында чәчәк аткан коррупциягә каршы көрәш системасын булдыру мәсьәләсен дә кузгаткан иде. Бик тиздән югары уку йортлары педагогик составының хезмәт хакы һәм уку йортын финанслау турыдан-туры аларның эшләү сыйфатына һәм студентларның карьера үсешенә бәйле булачак.
Коррупция очрагында тотылу исә укытучыларның үзләренә генә түгел, ул укыткан белем йортына да зыян китерәчәк. Бу очракта хәтта югары уку йортын ябарга да мөмкиннәр. Шуны да әйтеп узарга кирәк, Дәүләт Думасы Административ хокук бозулар Кодексына төзәтмәләр кертергә җыена. Сүз мәгариф өлкәсендә кылынган хокук бозулар турында бара.
Ләкин мәсьәләнең катлаулылыгы башкада, әлбәттә. Министр фикеренчә, ике як та ришвәтчелек белән көрәшергә атлыгып тормый. Чыннан да, студентларга тизрәк һәм җиңел диплом алырга кирәк. Ә укытучылар ришвәт алганда, күп очракта, нинди "белемле" белгечләр әзерләвенә игътибар итми. Фурсенко вәгъдә итүенчә, хәзер алар югары уку йортларын контрольдә тотачак. Теге яки бу югары ук йортын тәмамлаган студентларның эшкә урнашу-урнашмавын, белгечлек буенча эшләү-эшләмәвен дә күзәтеп торачак.
Чыганак: 5 баллов
Хәзер online: 0 кулланучы
|
<urn:uuid:f37fdea8-28ad-46b4-9b58-91a570e7c127>
|
CC-MAIN-2020-40
|
https://belem.ru/node/603
|
2020-09-27T18:13:58Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-40/segments/1600400283990.75/warc/CC-MAIN-20200927152349-20200927182349-00139.warc.gz
|
tat
| 1.000002 |
Cyrl
| 2 |
{"tat_Cyrl_score": 1.0000019073486328}
|
belem.ru
|
Газ дигәч, кухняларда ашлар пешергән табигый газ гына күз алдына килмәсен. Күп кенә химик матдәләр өчен газ халәте гадәти. Ләкин шул гадиләрнең дә гадәти булмаган яклары килеп чыга икән. Әйдәгез, 5 гадәти булмаган газ белән танышыйк.
Кәефне күтәрүче газ
Америка химигы Джеймс Вудхауз 1800 елда формамидта (HCONH2) күкертнең (сера) җылытылган натрий нитриды (NaNO2) эремәсе белән үзара тәэсир итешүен өйрәнә. Кинәт көчле реакция башланып, аннан бик кискен булмаган хуш исле газ бүленеп чыга. Вудхаузга бу күренеш бик кызык булып тоела, шатлыгыннан ул хәтта биеп тә җибәрә. Икенче көнгә лабораториягә килгәч, ул колбада тиосульфат Na2S2O3 кристалларының тәэсир итешүенә тап була. Нәкъ шул вакытта диярлек инглиз химигы Гемфри Дэви нитрат аммонияның термик таркалуын күзәтә. Үзе искә алганча, аның ярдәмчесе шул процесс барган урынга бик якын басып, реторттан чыккан хуш исле газны берничә тапкыр иснәгән һәм шунда кинәт сәбәпсез бик каты көлә башлап, авып, йоклап киткән. Галимнәр шул ук бер газны – азот оксидын (I) N2O китереп чыгарганнар.
Кәеф күтәрүче газ белән мавыгу сәламәтлеккә җитди зыян салырга мөмкин.
Бу газ белән химиклар бик күптәннән таныш инде, ләкин аның табигатен һаман да ачыклап бетерә алмыйлар. Иң беренче булып бу газны голланд алхимигы Корнелиус Дреббел 1602 елда селитраны җылыту ысулы белән китереп чыгара. 1615 елда Дреббел беренче зур су асты көймәсен төзи. Аны газ белән тутыра да 12 кешедән торган командасы белән өч сәгатькә Лондоннан ерак булмаган Темза елгасы төбенә төшеп китә. Бу экспедиция хәтта Англия короле Джеймс (Яков I) та катнаша. Соңрак, бу Дреббел тәҗрибәсен 1678 елда данияле галим Оле Борх, ә 1721 елда рухани Стивен Гейлс кабатлыйлар. 1772 елда швед даруханәчесе Карл Шееле шул ук газны "кара магнезия"нең (MnO2) күкерт әчелеге реакциясе белән китереп чыгара һәм аны "җәннәт һавасы" дип атый. Бу газ кислород булган.
Дреббел аны калий нитраты таркалуы белән: 2KNO3 = 2KNO2 + O2, ә Шееле кислородны күкерт серкәсенең марганец диоксиды бәйләнеше ярдәмендә китереп чыгарган — 2MnO2+2H2SO4=2MnSO4+H2O+O2.
Бозык газ
1772 елда өч химик – Карл Шееле, Генри Кавендиш, Даниель Резерфорд бертөрле тәҗрибә үткәргәннәр. Алар һаваны кызган күмер аша чыгарганнар, ә аннары селте – натрий һидроксидының суга эремәсе аша. Ә һаваның калган, сеңдерелмәгән өлешен, савытларга җыйганнар һәм анда янып торган чыраларның сүнүен ачыклаганнар. Химиклар кызган күмер һаваны бозган дигән нәтиҗәгә килеп, бу газны "агулы һава" дип атаганнар. Бу газ – азот.
Рудник газы
1812 елда бер инглиз шахтасында рудник газы шартлау нәтиҗәсендә, берничә секунд эчендә 100 шахтер үлә, шулай ук тагын берничә йөз кеше бик каты яралана. Хакимият вәкилләре танылган химик Һемфри Дэвига мөрәҗәгать итәләр. Бик күп тапкыр ясалган тәҗрибәләр нәтиҗәсендә, Дэви белән аның ярдәмчесе Майкл Фарадейның кулларында һәм йөзләрендә кечкенә ярачыклар барлыкка килгәч, болар шахтачылар лампасының ялкынын металл челтәр белән сакларга кирәк дигән карар кабул итәләр. Ни өчен эшләнелгән соң бу? Рудник газы – ул СН4 метаны. Метан һава белән бергә металл челтәр аша шахтачы лампасының ялкынына бәреп керә, ул шартлый һәм ялкынны сүндерә, шунлыктан, сетка аша шартлау тышкы якка чыкмый, чөнки аның кисәкчәләре суына һәм метан ялкынланмый.
Янмый торган газ
1903 елда Канзас штатында нефть скважиналарыннан кисәк кенә газ фонтаны бәреп чыга. Бәхеткә каршы, газ яна алмый торган була. Бу хәл белән кешеләр беренче бөтендөнья сугышында да очрашалар. Лондон өстенә бомбалар ташлаган алман дирижабленә ялкынлы туп ядрәсе эләгә. Ләкин дирижабль шартламый. Әкрен генә газ белән чыгара-чыгара, ул очып китә. Англиянең яшерен агентларында ыгы-зыгы башлана: бу вакытка кадәр алман дирижабльләре туп ядрәсе тию белән шартлый торган булганнар, чөнки водород белән тутырылган булганнар.
Белгеч химиклар шунда искә төшергәннәр: сугышка хәтле алман пароходлары, ни өчендер, балласт рәвешендә Һиндстан белән Бразилиядән монацитлы ком ташыганнар. Бу газ һелий булган. Монацитлы комда, радиоактив элемент – торий бар, ул таркалган вакытта һелий барлыкка килә, тыгызлык буенча ул водородтан гына калыша, ләкин водород алдында өстенлеге бар: ул янмый һәм химик яктан сүлпән.
Илсинә Батталова тәрҗемәсе
|
<urn:uuid:911f173f-0e3c-4cda-bb16-7ae74ab38f0a>
|
CC-MAIN-2023-40
|
http://giylem.tatar/archives/556
|
2023-09-28T11:58:33Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-40/segments/1695233510387.77/warc/CC-MAIN-20230928095004-20230928125004-00423.warc.gz
|
tat
| 0.999973 |
Cyrl
| 22 |
{"tat_Cyrl_score": 0.999972939491272}
|
giylem.tatar
|
Россиядә бер генә милләтнең дә дистанцион рәвештә ана телен өйрәтә торган онлайн мәктәбе юк, диләр. Татарның "Ана теле" мәктәбеннән кала. Аның академик җитәкчесе, КФУның гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Кадрия Фәтхуллова "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә проектның Мәскәүдә Бөтенроссия бәйгесендә җиңүе, ничек итеп тормышка ашырылуы, мәктәптә белем алып, татар телен үзләштерә алган үзенчәлекле шәхесләр турында сөйләгән. Бу җентекле әңгәмәне без дә игътибарыгызга тәкъдим итәргә булдык.
– Кадрия Сөнгатовна, "Ана теле" онлайн мәктәбе проекты кайчан, ничек һәм нинди шартларда барлыкка килде?
– "Ана теле" онлайн мәктәбе 2013 елда эшли башлады. Әлеге проект Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән эшләнде. Аны гамәлгә куюда ТР Мәгариф министрлыгы, EF English First компаниясе һәм Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мөгаллимнәре катнашты. Чыннан да, ул бик зур проект, ел дәвамында диярлек эшләнде, дистанцион мәктәпне барлыкка китерү өчен, күп хезмәт куярга туры килде.
EF English First – дөньяда танылу алган инглиз теленә өйрәтү мәктәбе һәм нәкъ шуның методик платформасына татар филологлары татарча контентны урнаштырды. Ягъни бөтен алымнар чит телләргә өйрәтү методикасыннан алынган. Алар тәкъдим иткән эш төрләренә нигезләнеп, без татарча биремнәр яздык. Әлеге эшне башкаруда филологлардан тыш, Татарстан китап нәшрияты мөхәррирләре, Татарстан Фәннәр академиясе хезмәткәрләре дә катнашты, чөнки дистанцион мәктәп булгач, материалны баштан язарга, аннары тикшерергә, бик күп фото, аудиофайллар һәм видео сюжетлар төшерергә, тестлар эшләргә туры килде.
Димәк, 2013 елдан башлап, шушы мәктәп уңышлы гына эшләп килә. Әйтергә кирәк, ул дөньяның төпле почмакларында яшәүче кешеләргә, татар теле белән кызыксынучыларга хезмәт итә.
"Әлеге мәктәпне булдыру – үзе зур казаныш һәм бик тә әһәмиятле эш иде"
– "Ана теле" онлайн мәктәбе күптән түгел Мәскәүдә уздырылган конкурста катнашып, Бөтенроссия премиясенә лаек булды. Ул иң яхшы мультимедиа проекты булып танылды, җиңү яулады. Бу хакта тулырак сөйләп үтсәгез иде. Бу җиңү никадәр дәрәҗәдә әһәмиятле?
– Җиңү турында әйткәнче, иң элек, әлеге мәктәпнең әһәмияте турында ассызыклап үтәсем килә. Бүгенге көндә цифрлы технологияләр заманында телләр өйрәнү белән кызыксынучылар күп, шул исәптән төрки телләрне белергә теләүчеләр шулай ук бихисап. Шуңа күрә татар телен дистанцион рәвештә өйрәнергә мөмкинлекләр булдыру, минемчә, зур казаныш.
Галимнәр дөньяда алты меңгә якын тел бар дип әйтә, Россиянең үзендә генә дә йөз илледән артык тел исәпләнә. Шулар арасында бер милли телдән дә тулы система буларак онлайн мәктәп эшләнмәгән әле. Шуңа күрә без, бик тә горурланып һәм шатланып, татарлар һәрвакыт алда, татар телен өйрәнергә шундый дистанцион мәктәп булдырылган дип әйтәбез.
Бу еллар дәверендә әлеге мәктәп ярдәмендә бик күп кеше татар телен өйрәнде. Без алар өчен җанлы дәресләр алып бардык, компьютер аша татар телен өйрәнгән кешеләр, татар филологлары белән турыдан-туры компьютер аша аралашып, үзләренең сөйләм күнекмәләрен үстерә алдылар. Телләр укыту өлкәсендә бу бик тә әһәмиятле эш иде.
Ә инде Бөтенроссия күләмендә шундый конкурста җиңү, минемчә, шушы проектны гамәлгә куючы оешмаларның, шуны эшләүдә катнашкан бик күп кешеләрнең хезмәтен тану дип әйтер идем. Әлеге конкурс Россия Федерациясенең Милләтләр эшләре буенча федераль агентлыгы тарафыннан үткәрелә. Быел ул өченче тапкыр узды. Ел саен әлеге бәйгедә бик күп оешмалар, авторлар коллективлары, гомумән, аерым шәхесләр төрле номинацияләрдә катнаша: "Иң яхшы басма проект", "Иң яхшы фәнни проект", "Иң яхшы социаль проект" һ.б. Ә инде "Ана теле"онлайн мәктәбе иң яхшы мультимедиа проекты номинациясе җиңүчесе дип табылды. Бу конкурста җиңү – безне тану, эшебезне күрә белү дигән сүз.
Һәрбер конкурста катнашу һәм җиңү – күңелле күренеш. Әмма катнашуы үзе генә дә ни тора. Катнашып, без башка проектлар турында мәгълүмат алабыз, тәҗрибә уртаклашабыз. Һәрбер эшләнгән эшне ниндидер дәрәҗәдә таныту өстәмә мөмкинлекләр дә бирә.
"Онлайн мәктәпне төрле илләрдәге татар кешеләре дә куллана"
– Шушы еллар арасында "Ана теле"ндә ничәмә-ничә кеше белем алган, татар телендә сөйләшергә өйрәнгән, татар дөньясы белән танышкан. Алар арасында үзенчәлекле, күңелгә кереп калган укучылар бар. Шушы укучыларга да тукталып китсәк иде: алар ничек килеп эләкте, ничек итеп таныштыгыз, уку процессы ничек барды?
– Әлеге мәктәп эшли башлаганнан бирле Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты укытучылары телдән аралашу – җанлы сөйләм дәресләре алып барды. Безнең университетта "Ана теле" үзәге эшли, анда егермегә якын укытучы дәресләр алып барды. Татар телен өйрәнүчеләр өчен ул бик тә файдалы һәм кирәкле булды.
Дистанцион мәктәптә һәр теркәлүче үз вакыты белән тыныч кына татар телен өйрәнә. Ул бер, ярты ел дәвам итәргә мөмкин. Компьютер аша алынган белемнәрне, үзләштергән лексик-грамматик материалны сөйләмдә кулланып карау өчен, җанлы аралашу дәресләре дә кертелгән иде. Шушы дәресләр аша без үзебез күрмәгән кешеләр белән танышып, сорауларыбызны биреп, ни өчен татар теле белән кызыксынганнарын сораштыра идек. Алар белән танышканнан соң, кайбер актив укучылар хакында татар матбугаты битләрендә мәкаләләр дә бастырып чыгардык, аларны таныттык.
Шуны да әйтеп үтәсем килә: беренче елларда әлеге мәктәпкә берьюлы ун мең кешегә теркәлү мөмкинлеге бирелде, Мәгариф министрлыгы да, үз чиратында, балалар бакчалары тәрбиячеләрен, укытучыларны, дәүләт хезмәткәрләрен дә терки иде. Хәзерге вакытта андый чикләүләр юк, кем тели, шул теркәлә, өйрәнә, бер дәрәҗәдән икенчесенә күчә. Уку, татар телен өйрәнү ирекле, вакыты чикләнмәгән. Иң мөһиме: әлеге мәктәп түләүсез. Барлык чыгымнарны Татарстан Хөкүмәте үз өстенә ала. Шуңа күрә кешеләр ашыкмыйча, тырышып, яңадан әйләнеп кайтып, кабатлап, үз көйләренә татар телен өйрәнәләр.
Бу мәктәп башка милләт вәкилләренә генә түгел, татарларга да хезмәт итә, чөнки Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов, төрле илләрдә татар диаспоралары вәкилләре белән очрашканда, алар дистанцион рәвештә татар телен өйрәнү, яшь буынга туган телебезне җиткерү турында үтенечләре белән мөрәҗәгать иткәннәрдер дип уйлыйм. Шуңа күрә ул, әлеге проектны хуплап, хәер-фатыйхасын биргәндер дип ышанам. Чит илләрдә татарча аралашу өчен тел мохите булмаганга күрә, Россиянең төрле төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез, әлеге мәктәптә шөгыльләнеп, туган телебезне өйрәнә алалар.
Беренче елларда ук Казан федераль университетының "Ана теле" үзәгенә, укытучыларга рәхмәт сүзләрен әйтеп язылган , төрле илләрдә яшәүче кешеләрдән бик күп хатлар ала идек. Менә шундый берничә кеше турында әйтеп үтәсем килә.
"Ана теле" мәктәбе аша татар телен өйрәнүгә ирешә алган дүрт кеше тарихы
– Телләрне өйрәнүчеләр арасында башка милләт вәкилләре дә бар. Бер карасаң, аларга нигә татар теле кирәк соң? – дигән сорау да туарга мөмкин. Әмма алар арасында да төрле һөнәр ияләре, төрле яшьтәге кешеләр бар. Берничә мисал китереп үтим. Алар турында безнең күп тапкырлар сөйләгәнебез бар, ләкин яңадан әйтеп үтү артык булмастыр.
Иң үзенчәлекле шәхесләрнең берсе – шушы мәктәп аша татар телен өйрәнгән Бернард әфәнде. Ул француз милләтеннән. Хәзерге көндә лаеклы ялда. Испаниянең Валенсия шәһәрендә яши. Бернард әфәнде гомере буе дипломат булган, Франциядә Тышкы эшләр министрлыгында хезмәт куйган, һөнәре белән бәйле аңа төрле илләрдә эшләргә туры килгән. Дипломат булгач, уннан артык тел белә. Кайсы илдә яшәгән, шунда яңа тел өйрәнгән. Ул төрек теле белгече. Пенсиягә чыккач, ул башка төрки телләр белән дә кызыксынып, безнең онлайн мәктәпкә тап булган һәм татар телен өйрәнә башлаган. Җанлы аралашу дәресләренә кереп, безнең укытучылар белән сөйләшкәч, без аның турында күп нәрсә белдек. "Ватаным Татарстан" һәм "Республика Татарстан" газеталарында зур мәкаләләр чыкты. Журналистларга рәхмәт, чөнки алар алар үзләренең язмалары белән татар телен таныту һәм таратуга үз өлешләрен кертәләр.
Фото: Бернард Монотның шәхси архивыннан
Икенче тагын бер шундый татар телен өйрәнүчебез – Олег Мелентьев. Ул Мәскәүдә яши, рус кешесе. Һөнәре буенча тәрҗемәче, биш тел белә. Әтисе ягыннан тамырлары татарларга барып тоташа. Шундый мәктәп булуы турында белгәч, аңарда да татар телен өйрәнү теләге туган. Татар телен өйрәнеп, билгеле бер дәрәҗәдә аралаша алуы турында язды ул безгә. Татарстан Хөкүмәтенә рәхмәтләрен белдерде.
Фото: Олег Мелентьевның шәхси архивыннан
Тагын бер кызыклы шәхес турында әйтеп үтәсем килә. Ул – Ник Заруев. Үзе Канаданың Ванкувер шәһәрендә яши. Рус милләтеннән, чыгышы буенча Иркутскидан. Кайчандыр Иркутск шәһәреннән Канадага күчеп киткән, инде озак еллар буе шунда яши һәм аның да Олегныкы кебек әнисе ягыннан әбисе татар булган. Ул бөтенләй тормышта тел белән шөгыльләнүче филолог яки лингвист түгел, эшмәкәр. Кан тартамы дигәндәй, шушы мәктәп турында белгәч, ул да ике ел дәверендә татар телен өйрәнде һәм бүгенге көндә дә укуын дәвам итә. Аның хыялы – оныкларына Габдулла Тукайның шигырьләрен татарча укып, аларны татарчага өйрәтү.
Менә шундый кызыклы шәхесләр , "Ана теле" онлайн мәктәбендә шөгыльләнеп, татар телен өйрәнәләр. Тагын бер мисал китереп үтим. Казахстанда яшәүче Илдар Мостафин, әти-әнисе татар булса да, үзе рус мохитендә үскән – рус мәктәбендә укыган, рус телендә югары белем алган. Аралашу өчен мохит булса да, үзенең туган телен тагын да камилрәк беләсе . Шуңа күрә ул, онлайн мәктәптә теркәлеп, туган телен өйрәнүне дәвам итә. Шундый кешеләр шактый күп, алар Санкт-Петербург, Иваново, Самара, Саратов, Волгоград, Пенза , Тверь һәм башка төрле шәһәрләрдә яши һәм без алардан рәхмәт сүзләре ишетәбез.
Саннар турындагы сорауларны яратып бетермим. Чөнки күпмедер кешене өйрәтү бурыч булып куелырга мөмкин, ләкин шушы мәктәп ел дәверендә йөз яки мең кешегәме татар теле, татар дөньясы белән танышырга мөмкинлек биргән, димәк, без максатыбызга ирешкәнбез дип саныйм. Үз теләге белән теркәлеп үзе татар телен өйрәнгән кешедән дә бәхетле кеше юктыр дип саныйм.
"Махсус статистика алып бармыйбыз: теркәләләр, өйрәнәләр, шөгыльләнәләр, дистанцион рәвештә үзләренең максатларына ирешәләр"
– Статистикага кагылып үтсәк, урынлы булыр. 2013 елдан бирле онлайн мәктәптә күпме кеше укып чыккан?
– 2013 елдан башлап ел саен ун мең кеше теркәлә иде. Әмма, әйтик, монда бит һәр кеше үзенә билгеле бер максат куя һәм шул максаттан чыгып, татар телен өйрәнә. Кемдер, мәсәлән, исәнләшергә, саубуллашырга, рәхмәт әйтергә һ.б. бик җиңел ситуацияләрдә аралашырга өйрәнсә дә, ул: "Миңа ипилек-тозлык җитте, ярый, мин шул дәрәҗәдә туктыйм", – ди. Һәр теркәлүче үзе билгеле бер дәрәҗәгә җитүгә омтыла һәм аны үткәч, сертификатын үзе бастырып ала һәм туктый. Мәсәлән, беренче дәрәҗәне үткәннән соң, кеше: "Мин өйрәндем, сертификатым бар, кайда гына сорасалар да, мин татар телен өйрәндем дип горурланып әйтә алам", – ди дә, алга таба бармый.
Кайберәүләр өч-дүрт дәрәҗәне үтә. Ә менә инде Бернард әфәнде, Ник яисә Илдар кебек күп укучыларыбыз бер башлагач, ахырга кадәр барып җитик, дип уйлыйлар һәм тугызынчы дәрәҗәне дә үтәләр. Димәк, беренче дәрәҗәдә өйрәнүчеләрнең саны һәрвакыт күбрәк була.
Мәктәпнең эчтәлегенә килгәндә, анда барлыгы тугыз дәрәҗә. Беренчесе – башлап өйрәнүчеләр булса, тугызынчыда тел өйрәнүчеләр Татарстан Республикасының казанышлары, татар халкының күренекле шәхесләре, аның тарихы, сәнгате, мәдәнияте турында күпкырлы мәгълүмат ала. Телевизион тапшырулардан өзекләр, яңалыкларны тыңлап аңларга, төрле биремнәрне эшләргә күнегәләр.
"Онлайн мәктәптә укыган күп укучыларыбыз Казанга сәяхәт кылды"
– "Ана теле" онлайн мәктәбе киләчәктә дә хезмәт итәчәкме?
– Әлеге онлайн мәктәп ТР Мәгариф министрлыгы, EF English First компаниясе һәм Казан федераль университеты хезмәттәшлеге нигезендә гамәлгә куелган проект. Шуңа күрә аның алдагы эшчәнлеге шушы оешмалар белән бәйле. Минем уйлавымча, әгәр дә шундый дистанцион мәктәп булдырылган икән, конкрет кешеләргә хезмәт итә икән, аларга татар телен өйрәнергә, гомумән, татар дөньясы турында белергә мөмкинлек бирә икән, минемчә, аңа һәрвакыт ихтыяҗ булачак.
Бу мәктәптә шөгыльләнүчеләр татар телен өйрәнә, татарча аралашырга күнегә, Татарстан, аның башкаласы турында мәгълүмат ала һәм аларда шәһәребезгә карата зур кызыксыну уяна. Мәктәп аша аерым укучыларыбыз Казанга гашыйк булалар һәм сәяхәт кылалар, дәресләрдә алган тәэсирләреннән чыгып, аларның чыннан да Казанны күрәселәре килә. Казанга килгәч, Казан федераль университетында безнең үзәккә килеп, компьютер аша аралашкан укытучылары белән күрешеп, аларга рәхмәтләрен белдерәләр, җылы сүзләрен әйтеп китәләр. Димәк, онлайн мәктәп Татарстанны танытырга, аның турында мәгълүмат таратырга, кешеләр арасында дуслык җепләрен киңәйтергә дә булыша.
Шуңа күрә "Ана теле" онлайн мәктәбе алга таба да төрле илләрдә сибелеп яшәүче татарларга да, башка милләт вәкилләренә дә хезмәт итәр дигән өметтә калам.
Зилә МӨБӘРӘКШИНА КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты
Фото: Александр Эшкинин
|
<urn:uuid:8fb1b55e-4af0-45b0-9323-f1222e247e4e>
|
CC-MAIN-2021-21
|
https://darelfonyn.kpfu.ru/ana-telend-sh-gyll-n-chel-r-kazanda-buluny-maksat-it/
|
2021-05-09T19:54:08Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-21/segments/1620243989012.26/warc/CC-MAIN-20210509183309-20210509213309-00405.warc.gz
|
tat
| 0.999979 |
Cyrl
| 16 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9999791383743286}
|
darelfonyn.kpfu.ru
|
Татар мәгарифе порталы
"Әдәби җәүһәрләр" викторинасы (2015/16 ел I тур 7 ай)
Татар әдәбиятын сөюче хөрмәтле дуслар!
Сезне I Россиякүләм "Әдәби җәүһәрләр" татар әдәбиятын сөючеләр бәйгесенең (http://belem.ru/adabi-jauharlar) җиденче викторинасында катнашырга чакырабыз! Әлеге викторина нәтиҗәләре буенча ахыргы - җиденче финалист ачыкланачак!
Викторина шагыйрә, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, башка күп кенә мактаулы исемнәр һәм бүләкләр иясе Клара Булатовага (18.03.1936) багышланган.
Викторинада барлыгы 20 сорау. Алар Клара ханым Булатованың тормыш юлы һәм иҗаты белән бәйле. Кайбер сорауларга бер генә, кайберләренә берничә дөрес җавап булырга мөмкин. Баллар саны 40%тан югары булган очракта тест уңышлы үткән дип санала. Тестны уңышлы үткән кулланучылар электрон сертификат сората алалар (Игътибар! Сертификат сорату системасы яңартыла, 1 апрельдән соң сорату мөмкин булачак!). Өч финалист финал туры тамашасына чакырылачак, ә җиңүчеләр финалда көч сынашачаклар.
Сорауларга җавап биргән вакытта игътибарлы булыгыз, сорауларны дөрес аңлап җавап бирегез. Кире артка кайту һәм җавапны үзгәртү мөмкинлеге каралмаган. Викторинада катнашыр алдыннан, гомумән, бәйге, анда катнашу таләпләре белән якыннанрак танышып чыгарга тәкъдим итәбез.
Әлеге викторина Сезгә Клара Булатова турында белемнәрегезне тикшерергә мөмкинлек бирер, кайбер сораулар сезне уйландырыр, шагыйрә турында белемнәрегезне баетырга мөмкинлек бирер.
Викторинаны үтимме-үтмимме, нәтиҗәләр яхшы булырмы, әллә начар булырмы дип уйланып утырмагыз. Сезнең нәтиҗәләр бары тик портал җитәкчелегенә һәм үзегезгә генә күренә.
Барыгызга да уңышлар телибез! Милләттәш шәхесләребез турында тирәнтен белемнәргә ия булыйк, аларның иҗатлары гомерле булсын!
|Сораулар саны:||20|
|Тестны үтү мөмкинлеге:||1|
|Үткәрелү вакыты:||Ачык|
|Минималь балл:||40 %|
|Артка кире кайту:||Тыелган|
|
<urn:uuid:ed35dcc5-a351-47bd-a8e5-cfdce08d386d>
|
CC-MAIN-2018-22
|
http://belem.ru/adabi-jauharlar-03-16
|
2018-05-23T07:40:46Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2018-22/segments/1526794865456.57/warc/CC-MAIN-20180523063435-20180523083435-00382.warc.gz
|
tat
| 0.999981 |
Cyrl
| 16 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9999808073043823}
|
belem.ru
|
Чандрагуп Пакистанда, Бәлүчистанда Һингол Милли Паркында урнашкан актив шлам атар тавы.[1] Шулай ук Чандракуп буларак мәгълүм булып атар тау Һиндулар тарафыннан изге булып санала һәм пилигримнарның Шри Һинглаҗ Мата мандирга юлларында әһәмиятле тукталыш булып тора. Чандрагуп шлам атар тавы Һинд дине Ходае Шиваның тәндә чагылышы буларак табыныла һәм Баба Чандрагуп диа атала. Атар тауга пилигримнар Шри Минглаҗ Мата мандирга бары тик Баба Чандракупка ихтирам күрсәткәннән соң гына керергә була дип ышана. Традицион рәвештә пилигрим бөтен төнне аяу була, ашаудан тыела һәм киләсе көннең кырыенда ярлыкавын сораган гөнаһларын медитацияли. Алар барлык ятрилар кертем ясаган ингридиентлардан роти пешерәләр. Киләсе көнне алар Чандракупның авышлыгына менәләр һәм роти Баба Чандракупка тәкъдим итү буларак хезмәт ителә. Хәзерге көндә шулай ук кокослар, бетель чикләвеге һәм дал да тәкъдим ителә. Атар тау пигында пилигримнар үзләренең тулы исемен һәм килеп чыгу урынын әйтергә тиеш һәм төркем алдында гөнаһларын әйтергә тиеш. Шламның куыклануына һәм җилнең реакциясенә карап чаридар пилигримның гөнаһлары ярлыканганмы икәнен әйтә ала.[2] Тугърылар кокосларны кратерларга теләкләр теләү һәм Ходайлардан догаларына җавап сорап ташлыйлар.
Шулай ук карарга мөмкин[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Muddy Coasts of the World: Processes, Deposits, and Function, pp. 149, Gulf Professional Publishing, 2002, ISBN 9780444510198, ... The Las Bela Coastal Plain in Baluchistan is also renowned for the occurrence of mud volcanoes (Snead 1964). The largest one of these, the Chandragup, forms an almost perfect cone 58 m high ...
- архив күчермәсе (PDF), archived from the original (PDF) on 2019-11-12, retrieved 2021-11-01
|
<urn:uuid:2ac7c3ef-357d-4dc9-8265-6aa993f32d2c>
|
CC-MAIN-2024-18
|
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A7%D0%B0%D0%BD%D0%B4%D1%80%D0%B0%D0%B3%D1%83%D0%BF
|
2024-04-19T10:05:00Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2024-18/segments/1712296817382.50/warc/CC-MAIN-20240419074959-20240419104959-00851.warc.gz
|
tat
| 0.99912 |
Cyrl
| 1 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9991200566291809}
|
tt.wikipedia.org
|
Дмитрий Рогачёв
|Дмитрий Рогачёв|
|Туган||20 сентябрь (2 октябрь) 1895|
Жуков (шәһәр), Калуга гөбернәсе, Россия империясе
|Үлгән||1 июнь 1963 (67 яшь)|
Яшел Үзән, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
|Күмү урыны||Яшел Үзән|
|Ватандашлыгы||СССР|
|Әлма-матер||Питырбур хәрби-диңгез институты[d]|
|Һөнәре||хәрби хезмәткәр|
|Сәяси фирка||Советлар Берлеге коммунистик фиркасе|
|Катнашкан сугышлар/алышлар||Беренче бөтендөнья сугышы, ватандашлар сугышы һәм Алман-совет сугышы|
|Хәрби дәрәҗә||кунтыр-әмирәл[d]|
Дмитри Рогачов (рус. Дмитрий Дмитриевич Рогачёв, 20 сентябрь (2 октябрь) 1895, Жуков (шәһәр), Калуга гөбернәсе, Россия империясе — 1 июнь 1963 (67 яшь), Яшел Үзән, Татарстан АССР, РСФСР, СССР) — СССР гаскәрбашы, контр-адмирал (1941), Амур (1939), Пинск (1940-1942) һәм Идел (1942-1943) хәрби флотилияләре командиры.
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Яшьлек еллары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1895 елда Малоярославец өязе Угодско-Заводск вулысының Зур Росляковка авылында[1] ярлы крестьян гаиләсендә туа. 1908 елда Угодско-Заводск земство башлангыч училищесын тәмамлый (алпавыт исәбеннән укый) һәм шул ук елда Мәскәүгә җибәрелә, шунда олы абыйсы ярдәме белән Лившиц заводына слесарь-электрик өйрәнчеге булып эшкә керә һәм 1913 елга кадәр эшли. 1913 елның язында Царицындагы яңа төзелгән туп заводына хезмәткә җибәрелә, шунда 1915 елга кадәр слесарь-электрик һәм электромонтер булып эшли.
1915 елның маенда вакытыннан алда хәрби хезмәткә чакырыла һәм флотка билгеләнә. Хәрби хезмәтне Балтыйк диңгезендә "Слава" линкорында рулевой булып башлый. Октябрь революциясе чорында Гардемарина класслары казармаларын алуда, Нева күперләрен һәм Таврия сараен саклауда, Гатчина һәм Царское Село янындагы сугышларда катнаша.
Флотта хезмәт итү[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Гражданнар сугышында катнаша. 1918 елда Кубаньда (Старовеличковская станицасы штабы) отряд командиры булып хезмәт итә. Соңрак Байкал күлендә - Себер хәрби флотилиясе отряды начальнигы ярдәмчесе, соңрак Эшче-крестьян Кызыл Армиясенең Көнчыгыш фронты элемтә хезмәте начальнигы вазифасын били. 1921 елда монитор командиры, соңрак дивизион командиры һәм мониторлар бригадасы командиры һәм комиссары була.
1924 елда Рогачев М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби-диңгез училищесын тәмамлый.
1938 елның маенда Амур флотилиясе командущие урынбасары итеп билгеләнә. Аннары 1940 елда Пинск хәрби флотилиясе командущие була, Бөек Ватан сугышы башында шушы флотилия составында сугыша. 1941 елның 21 маенда аңа контр-адмирал дигән хәрби дәрәҗә бирелә. 1941 елның 16 сентябрендә вермахтның[2] 29 армия корпусы Киев ныгытма районын икенче кат штурмлаган вакытта Киевта була, шул вакытта, Киев камалышын кысрыклый барып, флотилия корабльләре Днепр һәм Десна буйлап чигенәләр. 18 сентябрьдә флотилия штабы бинасында (хәзер бу Киев-Могилянск академиясенең төп корпусы) артиллерия утына эләгә һәм җилкәсе яралана. Бу яралану Рогачевның гомерен саклап кала. Контр-адмиралны камалыштан иң соңгы моментта самолетта алып китәләр.
1942 елның февралендә Идел буе хәрби флотилиясе командущие итеп билгеләнә. Идел буйлап люфтваффе җитәкчелегендә немецларның мина китерүләре аркасында, нефть ташучы суднолар югалтуга дучар булу сәбәпле, Идел буе хәрби флотилиясенә җитәкчелек итүдән азат ителә. 1943 елның июленнән Хәрби диңгез флоты корабльләрен төзү отряды белән җитәкчелек итә һәм Горький шәһәре өлкән диңгез начальнигы вазифасын били. 1944-1946 елларда Днепр флотилиясенең Киев хәрби-диңгез базасы командиры була.[3] Бөек Ватан сугышында контр-адмирал Рогачев җитәкчелек иткән Идел буе флотилиясе Сталинградны саклауда мөһим роль уйный.
Сугыштан соң Дмитрий Дмитриевич – өйрәнү отряды, соңрак Яшел Үзән шәһәрендә корабльләр төзи торган отряд һәм бригада командиры вазифаларын били.
Отставкада[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1956 елда авыру сәбәпле отставкага китә һәм алдагы гомерен җәмәгать эшләренә багышлый. Ул шәһәр советының алыштыргысыз депутаты була. Аның энергиясе һәрнәрсәгә – йомыш белән килгән кешеләргә ярдәм итәргә дә, шәһәрне яшелләндерү һәм төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итәргә дә, ишегалдындагы малайлар һәм мәктәп укучылары белән дуслыкка да җитә.
1963 елның 1 июнендә вафат була һәм Яшел Үзән шәһәрендә җирләнә.
Бүләкләре[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- 2 Ленин ордены (1942, 1945),
- 3 Кызыл Байрак ордены (1943,1944,1948),
- I дәрәҗәле Ватан сугышы ордены (1944),
- Кызыл Йолдыз ордены (1935),
- медальләр,
- исемле корал (1929, 1955).
Әдәбият[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Огарков Н.В. Рогачев Дмитрий Дмитриевич// Советская военная энциклопедия. - М.: Воениздат, 1979. – Т.7 – с.34 – с.87 – 106000 экз.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Зур Росляковка (1941 елдагы картадан карагыз) – хәзер Жуков шәһәре составына керә – Зур Росляковка урамы.
- Кайнаран А.В., Муравов Д.С., Ющенко М.В., «Киевский укрепленный район. 1941 год. Хроника обороны» – Житомир, издательство Волынь, 2017 – с. 456
- В.А.Спичаков «Пинсакая военная флотилия в водокументах и воспоминаниях» Львов: Лига-Пресс, 2009 – 384 с.
|
<urn:uuid:6ab9a1cb-8286-406e-ae66-41e2b225c836>
|
CC-MAIN-2021-17
|
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%94%D0%BC%D0%B8%D1%82%D1%80%D0%B8%D0%B9_%D0%A0%D0%BE%D0%B3%D0%B0%D1%87%D1%91%D0%B2
|
2021-04-11T20:21:16Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-17/segments/1618038064898.14/warc/CC-MAIN-20210411174053-20210411204053-00423.warc.gz
|
tat
| 0.999744 |
Cyrl
| 6 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9997438788414001}
|
tt.wikipedia.org
|
18 октябрьдә булачак Казан федераль университетының "Интерактив телеграм-квест" конкурсына теркәлү ачылды.
Конкурста катнашучыларга Казан университеты территориясендәге серле урыннарны табарга, яраткан университетыбыз тарихына кагылышлы сорауларга җавап бирергә кирәк.
Телеграм-квестта катнашырга теләүчеләргә бакалавриат, белгечлек һәм магистратурада укучы 5 студенттан торган төркем төзергә һәм 17 октябрьдә 16.00 сәгатькә кадәр t.me/KFU215 сылтамасы аша узып телеграм-төркемдә теркәргә кирәк. Теркәлү вакытында катнашучыларның исем-фамилияләрен язарга, кайсы институттан һәм төркемне, команда капитанын атарга кирәк.
2 җиңүче команда Казан федераль университетының символикасы белән толстовкалар алачаклар. Сорауларга тиз җавап биргән башка 4 команда кызыксындыру бүләкләренә ия булачаклар.
|
<urn:uuid:02416395-1f41-43db-8cbc-ce3aae93a62d>
|
CC-MAIN-2021-04
|
https://darelfonyn.kpfu.ru/kfu-turynda-telegram-kvestta-katnash/
|
2021-01-20T03:50:14Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-04/segments/1610703519883.54/warc/CC-MAIN-20210120023125-20210120053125-00747.warc.gz
|
tat
| 0.999899 |
Cyrl
| 16 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9998992681503296}
|
darelfonyn.kpfu.ru
|
Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Дөнья күләмендә үткәрелә торган әдәби марафонда тәүге мәртәбә катнашуым. Ләкин соңгысы булмас дип уйлыйм, чөнки «Әдәби марафон» проектының татар дөньясы белән кызыксынучылар, ана телендә сөйләшүче, шулай ук үз телләрен яратучылар өчен никадәрле файдалы икәненә инандым. Үзем генә түгел, сыйныфташларымның барысы да катнашканга чын күңелдән шатланам, горурланам.
Әйе, әйе, дөрес аңладыгыз: Апас урта мәктәбенең 6 «в» сыйныфындагы 20 укучының барысы да дөнья күләмендә үткәрелә торган XV әдәби марафонда теләп катнашты.
Сыйныф күпмилләтле булуы белән үзенчәлекле. Югары технологияләр, компьютер заманында рус мохитендә үсүче укучылар өчен, проект кысаларында 21 көн дәвамында татарча китаплар/журналлар уку һәм укыган әлеге әдәби әсәрдән иң мәгънәле, кызыклы һәм файдалы өзекне ВКонтакте яисә Инстаграм социаль челтәрләрендә, башкаларны да кызыктырырлык итеп, фотосурәтләр һәм башка төр медиафайллар урнаштырып бару — үзе бер батырлык, минемчә. Әлеге марафонда катнашуның файдасы турында әйтеп бетергесез. Балачакта укылган китап гомер буена диярлек истә кала һәм кешенең киләчәк үсешенә зур йогынты ясый. Китап укыган баланың уку тизлеге, укыганны аңлау дәрәҗәсе югары, сөйләме камил була.
Баштагы көннәрдә өзек күчереп утыру безгә ошамый иде, тора-бара анысы да җиңел була башлады. Телебездәге күпме матур сүзләрнең мәгънәсенә төшендек. Бик күп кызыклы мәгълүмат алдык. Геройлар ясаган хаталарны күреп, аларның ялгышларын кабатламаска кирәклегенә төшендек, уңайлары, киресенчә, күңелдә матур хисләр калдырды. Уку тизлегебез дә шомарды. Марафонда катнашу социаль челтәрдә язуга карашларын үзгәртте. Элек татар шрифтына игътибар итеп тормыйча гына бер-беребезгә хәбәр юллый идек. Ә хәзер, хата китмәсен дип, кат-кат тикшерергә өйрәндек. Шул рәвешле, укучыларның грамоталыгы үсүдә дә әдәби марафонның зур өлеше бар.
Әлеге бәйгеләр бик кирәк, чөнки ул туган телебезне саклап калуга ясалган зур адым. Бу проект укучыларда китап укуга мәхәббәт тәрбияләп, аны рухи яктан үстереп, җәмгыятьне уңай якка үзгәртүгә сәләтле шәхес тәрбияләүне максат итеп куя. Күп еллар буена тикшерелгән нәтиҗәләрдән күренгәнчә, замана ничек кенә алга китсә дә, баланың уй-фикер үсеше китаптан килә. Китап биргән белемне, тәрбияне башка бер әйбер дә бирә алмый.
«Әдәби марафон»ның финал өлешендә катнашкач, тәэсирләремне тагын сезнең белән уртаклашырмын әле.
Ләйсән САФИНА,
Апас урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы
|
<urn:uuid:887f9793-d807-4076-a507-fdc327f1f452>
|
CC-MAIN-2021-49
|
http://belem.ru/node/8215
|
2021-12-08T18:47:07Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-49/segments/1637964363520.30/warc/CC-MAIN-20211208175210-20211208205210-00077.warc.gz
|
tat
| 0.999993 |
Cyrl
| 8 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9999929666519165}
|
belem.ru
|
Витторио Иаковелла биргән сорау
Мөгаен, пессимистлар оптимистларга караганда хаклырактыр. Кешеләр «стакан яртылаш буш» дигәндә, гадәттә, стаканда тигез өлештә су һәм һава барлыгын күз алдында тоталар.
Кагыйдә буларак, оптимистлар стаканны яртылаш тулы дип күрә, ә пессимистларга ул һәрчак яртылаш буш булып күренә. Шуңа бәйле мәзәкләр һәм шаяртулар бихисап: мәсәлән, имеш, инженерлар стаканның үлчәмнәрен 2 тапкырга зуррак итеп күрә; сюрреалистка галстугын ашарга тотынган жираф күренә һ.б.
Ә әгәр дә стаканның яртысы чыннан да буш булса, ягъни вакуумнан торса? (Дөрес, вакуум үзе дә чын-чынлап буш түгел, ләкин бу инде квант физикасына карый торган сорау.)
Вакуум, һичшиксез, озак вакыт сакланмаячак. Ләкин нинди процесслар барачак бу вакытта? Бу, гадәттә, беркем дә бирми торган сорау белән бәйле: «Кайсы өлеш буш?»
Өч ярымбуш стаканны күз алдына китерик һәм алар белән нәрсә булсаган микросекундлап бәян итик.
Уртада «классик» стакан: су һәм һава. Уңдагысында исә һава урынында вакуум. Сул стаканның яртысында су, яртысында бушлык, ләкин бушлык аскы өлештә.
Вакуумны хисап башында дип күз алдына китерик, t=0.
Беренче берничә наносекунд аралыгында берни дә булмаячак. Бу вакытта әле молекулалар селкенми дә диярлек.
Һава молекулалары секундында бер-ике йөз метр тизлек белән тибрәнәләр. Хәлбуки, аларның кайберләре башкаларыннан тизрәк хәрәкәтләнә. Иң җитезләре секундына 1000 метр тизлек белән «чаба». Нәкъ менә алар уң як стакандагы вакуумга беренче булып керәчәкләр.
Сул стакандагы вакуумны барьерлар уратып алган, шуңа күрә һава молекулалары аңа бик тиз үтеп керә алмый. Сыек хәлдәге су, һава сыман буш урыннарга җәелергә ашыкмый. Шулай булса да, вакуум аркасында стакандагы су кайный башлый, һәм су пары буш урынга үтеп керә.
Ике стаканның да өслеге кайный башлаган арада, уң стакандагы һава эчкә үтеп керә. Сул стаканны вак-вак су тамчылары тутыра тора.
Бер-ике микросекундтан соң уң стакандагы эчкә керергә ашкынган һава вакуумны тулысынча тутырып, сыеклыкта бәрмә дулкын барлыкка китерәчәк. Стакан пыяласы җиңелчә генә вибрация бирә башлый, әмма пыяла ныклы булганга, стакан вибрациягә чыдаячак. Бәрмә дулкын судан чагылып китәчәк һәм кире өскә күтәреләчәк, шулай итеп, ул өстә хасил булган турбулентлык агымнарына үз өлешен кертәчәк.
Вакуум коллапсыннан киткән бәрмә дулкынның эше миллисекундка якын вакыт дәвам итә. Шушы кыска гына вакыт аралыгында да дулкынның көче сул яктагы ике стаканга тәэсир итәчәк. Дулкын стакан һәм су аша узганда алар чак кына бөгелә. Тагын бер-ике миллисекунд узгач дулкын кеше колагына барып җитә һәм без бик көчле шартлаган тавыш ишетәбез.
Бу вакытта сул стакан һавага күтәрелә.
Атмосфера басымы стаканга һәм суга бер төрле тәэсир итә. Без бу көчне эчкә суыру көче дип саныйбыз. Уңдагы вакуум озакка чыдамый, чөнки суырып алу эффекты стаканны күтәрерлек дәрәҗәдә түгел, ләкин һава сул стакандагы вакуумга керә алмаганга, су белән стакан бер-берсенә каршы шуыша башлый.
Кайнап торган су вакуумга бик аз микъдарда су пары тутыра. Вакуум киңлеге кими бара, ә микъдары арткан су пары исә әкренләп су өслегенә басымны көчәйтә. Ахыр чиктә, бу, нәкъ югары атмосфера басымы тәэсир иткән кебек, кайнау барышын туктачак.
Хәзер су белән стакан артык тиз хәрәкәтләнәләр һәм пар барлыкка китерергә җитешмиләр. Хисап башланып, 10 миллисекунд үткәнче, алар бер-берсенә каршы секундына бер-ике метр тизлек белән очалар. Алар арасында һава амортизациясе юк, чөнки араларында нибары берничә су пары тамчысы гына бар. Димәк, су стакан төбенә чүкеч белән суккан төсле килеп төшәчәк.
Су, чыннан да, начар кысыла, шуңа күрә бәрелүдән соң ул тышка түгелмәячәк, ә бары тик бәрмә дулкын гына хасил итәчәк. Бәрелүнең көче бик нык булып, стакан чәлпәрәмә киләчәк.
Мондый гидравлик бәрүне (аның табигате кранны япканда иске су торбасында ишетелә торган дөпелдәүгә охшаш) төрле күңел ачу чараларында кулланалар: аны физика дәресләрендә дә өйрәнәләр, бихисап студент тулай торакларында кабатлап карыйлар. Сүз шешәне төбеннән шартлатыр өчен муенына сугу турында бара.
Шешәгә сукканда, ул бик тиз арада түбән төшә. Эчендәге сыеклык, безнең очрактагы кебек үк, басымның артуына шунда ук тәэсир итәргә җитешми, нәтиҗәдә су белән төп арасында бушлык барлыкка килә. Бу дюймның бер өлеше кадәр генә бик нечкә бушлык шартлаганда, бәрмә дулкын шешәнең төбен бәреп чыгара.
Безнең очракта исә бу көчләр иң ныклы стаканнарны ватыр өчен дә җитәрлек булачак.
Стакан төбе су белән бергә аска очып төшә һәм өстәлгә килеп бәрелә. Су тирә-якка ага, бөтен якка да пыяла кисәкләре тарала. Ә аерылган өске өлеше күтәрелүен дәвам итәчәк.
Хисап башыннан ярты секунд узгач, күзәтүчеләр, кинәт шартлаган тавышны ишетеп, «дерт» итеп куялар. Аларның башлары өскә күтәрелгән стаканга ияреп, өскә карыйлар.
Стакан вак кисәкләргә таркалыр өчен җитәрлек тизлек җыя…
… бу кисәкләр исә хәзер кире өстәлгә төшәләр.
Нәтиҗә: әгәр дә дә оптимист стакан яртылаш тулы, ә пессимист стакан яртылаш буш дип әйтсә, физик өстәл астына качачак.
What If? проектыннан тәрҗемә.
|
<urn:uuid:fde38b2b-ffc2-444b-9aeb-a9c0476fc7bf>
|
CC-MAIN-2021-04
|
http://giylem.tatar/archives/2571
|
2021-01-20T02:48:20Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-04/segments/1610703519883.54/warc/CC-MAIN-20210120023125-20210120053125-00068.warc.gz
|
tat
| 0.999969 |
Cyrl
| 33 |
{"tat_Cyrl_score": 0.999969482421875}
|
giylem.tatar
|
А. А. Прокофьева-Бельговская искиткеч оратор һәм үткен сүзле әңгәмәдәш тә була. Әлеге язма – аның 80 яше тулу уңаеннан сөйләгән докладының караламасыннан өзек (1983 елның 26 марты, молекуляр биология институты). Ул көнне, рәсми хөрмәтләү урынына, ул бары үзенең тормышы һәм фәне турында гына сөйләргә теләк белдерә.
Дөресен әйткәндә, π – ПИ санын кем, ничек тапканы төгәл генә билгеле түгел, чөнки аны төрле чорларда төрле халыклар кулланган. Моңа карамастан, язма чыганаклар ПИ санын чын мәгънәсендә беренче тапкыр Архимед тарафыннан кулланылганын күрсәтә. Ләкин Архимедтан элегрәк борынгы Мисырда һәм Месопотамиядә Бабил чорында; Архимедтан соң исә, XV гасырда төрек-ислам дөньясының атаклы математик галиме Гыяседдин Җәмшид тарафыннан π саны өчен якынча тигезлек /математика зурлыгы кулланылган.
1996 нчы – 2001 нче елларда Казанның «Мәгариф» нәшриятында «Табигать әлифбасы» – «Азбука природы» сериясенә берләштерелгән 6 китап басылып чыга. Аерым темаларга бүленгән русча-татарча һәм татарча-русча биология сүзлекләре була бу. Аларда Кош, җәнлек, балык, бөҗәк атамалары, кеше анатомиясе кебек өлкәләр колачлап алынган. Бу сүзлекләр – фәнни телебезнең кадерле хәзинәсе.
|
<urn:uuid:70fb630c-66ec-4f1a-885b-f864b5c51f15>
|
CC-MAIN-2018-43
|
http://giylem.tatar/
|
2018-10-22T00:23:09Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2018-43/segments/1539583514437.69/warc/CC-MAIN-20181021224001-20181022005501-00103.warc.gz
|
tat
| 0.999984 |
Cyrl
| 2 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9999839067459106}
|
giylem.tatar
|
Татар мәгарифе порталы
Татарстан мәктәпләрендә кышкы каникулны озайту мөмкинлеген карамыйлар. Бу турыда Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсенең матбугат сәркатибе Миләүшә Җамалиева әйтте.
Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте вәкиле сүзләренчә, мәктәп яны лагерьларын оештыруга карата таләпләр көз айларында ничек булса, шулай ук кала. Ул «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Бүгенге көндә мәктәпләрдәге вәзгыять тотрыклы һәм даими контрольдә. Дәресләр гадәти режимда, мәктәптә үтә. Хәзерге вакытта каникулны озайту турындагы мәсьәлә көн тәртибендә тормый», — дип искәртте спикер.
Роспотребнадзор вәкиле бүгенге көндә республикада ОРВИ билгеләре күзәтелү сәбәпле 19 сыйныфның дистанцион режимга күчерелүен билгеләп үтте. Шул ук вакытта, тулысынча карантинга ябылган мәктәпләр юк.
https://tatar-inform.ru
Хәзер online: 0 кулланучы
|
<urn:uuid:c196cac5-6d0d-4e2f-b96d-1e19438947d6>
|
CC-MAIN-2021-10
|
https://belem.ru/node/8086
|
2021-02-26T07:22:45Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-10/segments/1614178356232.19/warc/CC-MAIN-20210226060147-20210226090147-00324.warc.gz
|
tat
| 0.999942 |
Cyrl
| 5 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9999423027038574}
|
belem.ru
|
Татар мәгарифе порталы
28 ноябрь көнне иртәнге 9.30да Казан педагогика көллиятендә (Даурия урамы, 30нчы йорт) "Тандем" исеме астында Республикакүләм белем бирүче семинар–практикум узачак.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге биргән мәгълүматларга караганда, семинар эшендә «Трансформер-2009» һәм «Педагогик Олимп-2009» республика бәйгеләренең фәнни җитәкчеләре, конкурсантлары катнашачак.
Укытучыларны белем бирү процессында проект эшләр башкару сәнгате белән таныштыру, аларга стенд рәвешендәге докладларны әзерләүдә медиа–проектлау эшчәнлеге һәм компьютер ярдәмендә презентацияләр ясау нигезләрен өйрәтү – болар бар да узачак чараның максатлары.
Киләчәктә уртак фәнни–тикшеренү һәм педагогик эшчәнлек алып барырлык "укучы–куратор" иҗади группаларын булдыру – семинарның төп максатларыннан берсе.
Алда санап үтелгән бәйгеләр республикабыз мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан оештырыла. Аларның йомгак этаплары киләсе елның язында үтәчәк. Укыту, фәнни–тикшеренү өлкәсендәге казанышлары өчен яшь мөгалиммнәр бүләкләнәчәк.
Чара программасы:
9.00 - 9.10 – теркәлү
10.00-11.00 – "Белем бирү процессында проект эшләр башкару сәнгате" (презентация)
11.00–13.00 – практикум
13.30–16.00 – семинар–практикум дәвамында эшләнгән иҗади проектларны яклау
Хәзер online: 0 кулланучы
|
<urn:uuid:38bf0711-7508-4a68-b395-b78e97d81074>
|
CC-MAIN-2020-40
|
http://belem.ru/node/817
|
2020-09-27T15:38:25Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-40/segments/1600400283990.75/warc/CC-MAIN-20200927152349-20200927182349-00751.warc.gz
|
tat
| 0.999885 |
Cyrl
| 6 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9998849630355835}
|
belem.ru
|
Аккош (мифология)
Акко́ш - төрки-татар мифологиясе персонажы; халыкның тотемистик нәсел башы. Аерылу, сагыш һәм бер үк вакытта якты өмет символы буларак, Аккош күп кенә мифологик системаларда билгеле. Аккош төрки-монгол кабиләләрендә, мәсәлән, Алтай халыкларында һәм кыпчакларда (команнарда - аларның үзатамалары куу (аккош) һәм -ман аффиксыннан барлыкка килгән) тотем булып санала. Алтай кабиләләре - командиннәр һәм лебединнәрнең ыруг-кабилә атамасы, шулай ук борынгы Лебедия-Леведия иленең исеме дә әлеге кошка бәйле. Бурят фольклорында кыз кыяфәтендәге Аккошның 11 хорин ыруының борынгы нәсел башы булуы турындагы сюжет киң таралган. Ихтимал, мондый риваятьләр Алтай командиннәренә һәм кыпчакларга (команнарга), димәк, төрле татар кабиләләренең борынгы бабаларына да билгеле булгандыр. Әлеге фольклор әсәрләренең сюжет юнәлеше борынгы төркиләрнең ыругларга нигез салган ата-бүре һәм ана-бүре турындагы риваятьләренә якын. Саф мәхәббәт һәм өмет символы буларак, Аккош образы татар халык җырларында, бәетләрендә, шулай ук хәзерге әдәбиятта, аеруча поэзиядә очрый.
|
<urn:uuid:b508811d-c133-4475-8110-076980b67e70>
|
CC-MAIN-2019-39
|
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%90%D0%BA%D0%BA%D0%BE%D1%88_(%D0%BC%D0%B8%D1%84%D0%BE%D0%BB%D0%BE%D0%B3%D0%B8%D1%8F)
|
2019-09-15T22:41:30Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-39/segments/1568514572436.52/warc/CC-MAIN-20190915215643-20190916001643-00310.warc.gz
|
tat
| 0.999934 |
Cyrl
| 8 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9999336004257202}
|
tt.wikipedia.org
|
Татар мәгарифе порталы
Яр Чаллы шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗат сарае Укучыларының фәнни җәмгыяте тарафыннан оештырылган "Илһам" бәйгесе дәвам итә. Анда иҗат белән шөгыльләнүче III-XI сыйныф укучылары катнаша.
Яшь иҗатчылар үз хезмәтләрен приборлар һәм гамәлдәге механизмнар эшләү, макетлар һәм әсбаблар булдыру, әдәби әсәр номинацияләрендә тәкъдим итә алалар.
Конкурсның төп өлеше Яр Чаллы шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗат сараенда 26 февральдә уза. Анда бәйгенең читтән торып оештырылган этабында иң яхшы дип табылган эшләрне яклау булачак, дип хәбәр итә балалар һәм яшьләр иҗат сарае сайты.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru
Хәзер online: 0 кулланучы
|
<urn:uuid:81c1bfbc-8295-4c55-9d5d-585820f706a2>
|
CC-MAIN-2022-40
|
https://belem.ru/node/3021
|
2022-10-06T14:58:21Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-40/segments/1664030337836.93/warc/CC-MAIN-20221006124156-20221006154156-00618.warc.gz
|
tat
| 0.999993 |
Cyrl
| 3 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9999933242797852}
|
belem.ru
|
Филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегулов Татар милли мәдәниятен саклап калуда һәм үстерүдә фидакарь хезмәте өчен медале белән бүләкләнде. Медальне аңа "Милли тормыш һәм дин" Х Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
"Кадерле милләттәшләр, публика – искиткеч! Мөхтәрәм Президенттан бүләк алу – зур дәрәҗә. Мин үземне белгәннән бирле халкыма булдыра алган кадәр хезмәт иттем. Милләтебезнең теле яши икән, милләт үзе дә яшәячәк. Киләчәккә өмет-ышанычыбыз зур", — дип рәхмәтен белдерде галим.
|
<urn:uuid:c847eaeb-3853-4973-ad5b-0a6fe70185bd>
|
CC-MAIN-2022-49
|
https://darelfonyn.kpfu.ru/galim-hatyjp-mi-negulovny-kazanyshlar-isemlegen-tagyn-ber-medal-st-lde/
|
2022-11-30T00:59:04Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-49/segments/1669446710712.51/warc/CC-MAIN-20221129232448-20221130022448-00290.warc.gz
|
tat
| 0.999938 |
Cyrl
| 28 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9999380111694336}
|
darelfonyn.kpfu.ru
|
Pokémon Go
|Pokémon Go|
|[1]|
|Уйлап табучы:|
|Чыгаручы:|
|Тәрҗемәләү:||
Инглиз, француз, алман, итальян, япон, испан
|Продюсер:|
|Чыгу көне:||
6 июля 2016[1]
|Платформа:|
|Йөрткеч:|
|Уен төре:|
|Хәтер йөрткеч:|
|Система җиһазланышы:||
|Сайт:|
Pokémon Go — күп кулланучылы вазифалы өстәмә чынбарлыклы Pokémon сериясеннән компьютер уены. Niantic оешмасы белән эшләнгән һәм 6 июльнең 2016 елында АКШ, Австралия һәм Яңа Зеландиядә iOS һәм Android нигезендәге мобиль җиһазлар өчен чыгарылган. Чыгыштан соң бер атна узгач, уен зур популярлык яулап алды һәм Pokémon тамгасы хуҗасының Nintendo оешмасының бәясен $8 млрд арттырды[4].
Pokémon Go үзенчәлеге булып чынбарлык дөньяның сурәтләренә виртуаль образларны өстәүдә тора. Уен өйдән чыгып, башка кулланучылар белән аралашып һәм урам буйлап покемоннарны эзләргә һәм аулауга өнди. Шулай итеп яшьләрдә таралган проблемалар югала: утырып яшәү тормышы һәм чынбарлык дөньяда асоциальлек. Уйнау бушка моделе буенча таралып, уен өстәмә, әмма мәҗбүри булмаган уен эченнән сатып алуларны куллана. Уенда барлык беренче буын покемоннары да бар, шулардан башлангыч: Бульбазавр, Чармандер, Сквиртл һәм Пикачу.
Эчтәлек
Уен барышы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Pokémon GO уенчыларга покемон җанварларын тотып, аларның тренер вазифасын үтәргә һәм алга таба башка тренерларның покемоннары белән көрәшү өчен аларны күнектерергә тәкъдим итә. Уен башында уенчы үзенең аватарын төзи, аның кыяфәтенең кисәкләрен берничә варианттан сайлап көйли. Уенчы чын дөньяда йөргән вакытта аның аватары GPS куллану нәтиҗәсендә карта буенча сәяхәт итә. Әгәр янәшәдә покемон бар икән, уен аның турында хәбәр итә һәм смартфон яки планшет камерасын файдаланып аны эзләп табарга тәкъдим итә. Покемон сурәте камера белән төшерелгән тирә-як рәсеменә өстәлә. Шул ук вакытта җанварның төре җирлек мәгълүматына карап исәпләнә. Шуңа күрә, әйтик, су покемоннары елгалар һәм фонтаннар янында очраячак. Чын акчаларга сатып алган поке-тәңкәләргә (ингл. pokecoins) уен эчендә төрле файдалы әйберләр сатып алына, алар уенчы үсешен тизләтә. Кайчагында алар покемоннар кебек үк табылалар. Барлык шундый сатып алулар инвентарьга җыелып бара, ул 500 әйбер сыйдыра ала.
Кыргый покемонны очраткач, уенчы виртуаль тозак покеболны туры атып, аны тотарга тиеш. Покемоннарны тоту авырлыгы төрле, ул алар тирәсендәге боҗра төсе белән билгеләнә, шунда уенчы ләгергә тиеш. Яшел боҗралы җанварлар покеболда кала, сары — ычкына ала, кызыл — мөгаен ычкына һәм кача ала. Теләгән вакытта тирә-якта покемонны фотога төшереп була. Уңышлы аудан соң покемон уенчы җыелмасына күчә һәм ул уен эчендә бүләк ала: "йолдызлы тузан" һәм кәнфитләр, алар покемоннар үсеше өчен кирәк. Покемон алуның башка ысулы — күкәй һәм инкубатор сатып алу, анда җанвар үсәчәк. Покемон төре бер тапкырда үткән чын аралыкка бәйле: уенчы җәяү күбрәк узган саен (транспортта йөрү саналмый), көчлерәк покемон тишелеп чыгачак. Дистанция төрле була 2 км (уенда көчсез җанварлар, Пикачу яки Чермандер кебекләрне бирә) алып 10 км ( Оникс, Кабуто һ. б. алу мөмкинлеген бирә) кадәр. Тагын кыргый покемоннарны чакыра торган һәм алар тотуын җиңеләйтә торган алдавычлар сатып алып була.
Покемоннарны кәнфитләр белән ашатып һәм "йолдызлы тузан" кулланып, уенчысы покемон үсешен ала — аның көче арта яки ул башка формага күчә. Гади көчәйтү "тузан" һәм бераз кәнфит таләп итә һәм көрәш вакытында зарар көчен һәм сәламатлек дәрәҗәсен арттыра. Формасын үзгәртү (покемон эволюциясе) өчен күп кәнфит ашатырга кирәк — гадәттә формалар санына карап 25, 50 һәм 100 була. Меджикарп кебек аерым очраклар берничә йөз кәнфит таләп итә, ә ул алган форма көче белән кире кайтачак. Өстәвенә җанвар үсешне бушка кичерә ала, әгәр дә уенчы бер төрдә күп покемон тотса, шулай итеп аның тоту буенча тырышлыгы бүләкләнә. Көрәшләрдә уңыш покемонның ике төп шартына карап бәяләнә: сугышу көче (ингл. Combat Power) һәм сәламәтлек дәрәҗәсе (ингл. Hit Points). Җиңелгән покемон җыелмага 1 сәламәтлек дәрәҗәсе белән кайта һәм яңа көрәшләр өчен махсус сәламәтлекне максималь мөмкин булган дәрәҗәгә кайтара торган эчемлек кулланганнан соң мөмкин була.
Яңа покемоннарны тотып яки үстереп, аларның үсешен арттып һәм көрәшләрдә катнашып, уенчы, яңа мөмкинлекләр алып, үзенең виртуаль үсеш дәрәҗәсен арттыра. Ул көчледән-көчле покемоннарны тота ала башлый, ә бүләк арта. 5 нче дәрәҗәгә җиткәч, ул тренерларның өч командасының берсесенә кушыла ала, ә алар инде үзара көрәшләрдә ярышачаклар. Өстәвенә, һәр команданың покемоннарга карата үз карашы бар: "Кыюлык" (ингл. Valor) физик яктан көчле покемоннар үсешенә басым ясый. "Серле" (ингл. Mystic) покемоннар акыл өчен җиңәләр дип ышаналар, ә "Инстинкт" (ингл. Instinct) — җиңү сере сизү үсешендә тора. Чын дөньяда күп кешеле урыннарда "покестоплар" (ингл. Pokestops), анда кыйммәтле әйберләрне табып була, һәм "гимнар" (ингл. Gyms) урнашкан, аларда башка покемоннар тренерлары белән көрәшеп була. "Гимнар" командаларның берсесе белән идарә ителә, алар үзләренең абруй өчен башка командалар чакыруына җавап биреп, җиңүләр яулап һәм үзе бирелгән сынаулар өчен медальләр алып, борчыла. Тренер үзенең җанварларын аның командасы идарә иткән гимда гына күнектерәчәк. Гимда күбрәк покемон булган саен, аның сагы шулкадәр көчлерәк була. Әгәр дә гим абруе җиңелүләр барышында нульгә кадәр кими икән, җиңүчеләр "гимны" үзләренә алалар һәм үзләренең йогынтысын арттыралар[5][6].
Уйлап табу һәм чыгыш[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Уен идеясе 2014 елда Сатору Иватының Nintendo дан һәм Цунэкадзу Исихарының The Pokémon Company дан беренче апрельдә барлыкка килгән. Ул вакытта Google шаярту оештырган булган — оешма Google Maps хезмәтенең булачак мөмкинлеге күрсәтелгән видео чыгарган — покемоннар белән өстәмә чынбарлык, аларны дөнья буенча сәяхәт итеп тотып булачак имеш[7]. Бу шаярту булып кына калмаган, һәм Pokémon Company, Google һәм Nintendo бу мөмкинлекне чынлыкта ашыру өчен Niantic, Inc.ка $30 миллион инвестицияләгән[8]. Бу сайлау Niantic 2010 елда Google стартапы буларак нигезләнгәнгә һәм аның өстәмә чынбарлык уеннары ясау буенча тәҗрибәсе булганлыкка таяна. Аның иҗатының исеме Ingress һәм бу уенда ике команда мәдәни истәлекле урыннан белән виртуаль хуҗалык өчен ярышалар[9][10]. "Niantic ка Стратегик Pokémon инвестицияләре җәмгыятьнең мобиль тәҗрибәсенә әле дөнья күрмәгән юл ача ", — дип хәбәр итте Исихара 2015 елның октябрендә [8].
Чынбарлык белән виртуаль дөньяны катнаштыра алган Pokémon GO исемен алган үзенчәлекле уен 2016 елның гыйнварында алдан игълан ителде. Нияткә кызыксынуны арттырып, үзенең блогында Niantic 2016 нчы елны өстәмә чынбарлык елы дип атады[11]. Март аенда Япониядә Pokémon GO сынавы башланды: уенчылар инде покемоннарны тота, аларны күкәйләрдән үстерә һәм тарихи һәйкәлләр кебек күренекле урыннар янында "покестоплар" һәм "гимнарны" таба алды [12]. Апрельдә сынау Австралия һәм Яңа Зеландиягә[13], ә майда — АКШ таралды[14]. Соңрак, июнь аенда, ясаучылар покемоннарны төшереп була торган фото мөмкинлеген өстәде[15].
Финал юрама чыгарылышы 6 июльдә АКШ, Австралия һәм Яңа Зеландиядә булды[16]. Әкренләп уен башка өлкәләрдә чыга, 13 июльдә ул Алманиядә [17] һәм 14 е Бөекбританиядә йөкләргә мөмкин булды[18]. 15 июльдә уен Италия, Испания һәм Португалиядә, икенче көнне — тагын 20 дән артык ауропа илләрендә чыкты[чыганагы?]. 17 июльдә уен Канадада чыкты[19].
Бергә баручы эшләнмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Pokémon Go уйнауны күбрәк җайлаштыру өчен махсус Pokémon Go Plus җайланмасы алдан тәкъдим ителә. Ул тибрәнүле һәм яктылыкдиотлы кисәкле беләзек белән чыбыксыз Bluetooth технологиясе аша смартфон яки планшет берләшүе. Уенда янәшәдә покемон, якын-тирәдә "покестоп" яки башка мөһим вакыйгалар булса, беләзек тибрәнә. Шулай итеп җайланма экранга гел карап торуны кирәк түгел итә[20]. Pokémon Go Plus ның серияле җитештерүе 2016 елның июнендә башланыр дип көтелә[5][20].
Pokémon Go мәдәни феномен буларак[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бер атна узганнан соң уен популярга әйләнде һәм бик күп санлы йөкләүләр кичерде. Google Play дан урнаштыру саны 10 млн артык тәшкил итте[21], ләкин гомуми саны күбрәк иде, чөнки кулланылмаган өлкәләрдә кулланучылар махсус ватып ачылган юрамаларны куйдылар[чыганагы?] . , Sensor Tower оешмасы мәгълүматлары буенча чыгарылышның атна ахырына Pokémon Go көндәлек куллануның уртача вакыты 33 минуттан артык тәшкил итте. Бу Facebook (22 минут көнгә), Snapchat (18 минут) һәм Twitter (17 минут) көндәлек куллануына караганда күбрәк. Дөрес, бу сан мобиль кушымталар арасында рекорд булмады: Candy Crush Saga һәм Game of War белән тагын да күбрәк уйнадылар[22]. Булган мәгълүматларга караганда, 12 июльгә Pokémon GO да АКШта iOS өчен генә көндә $1,6 млн сатып алулар башкарылды, шул ук вакытта, бары тик 5 % уенчы гына түләгән[23].
"Массакүләм мәгълүмат чараларында бик тиз үзенчәлекле Pokémon Go уены белән бәйле яңалыклар барлыкка килә башлады. Әйтик, пүлисә хезмәткәрләре, эш вакытында "покестопларда" басып торган[24], студент, пычаклы җәрәхәттән соң да уеннан аерылмаган[25], яки ничек Исраил президенты үзенең кабинетында покемон тапкан[26]. АКШта җинаятьчеләр "Pokémon Go" уенын үз корбаннарын җәлеп итү өчен кулланган[27], ә Вайоминг штатында яшәүче хатын покемон эзләгәндә елгада мәетне очраклы тапкан[28]. Бу уен бөтен дөньяда мөмкин булмаганлыктан мәгълүмати чыганаклар уенны, өлкә чикләренә карамастан, алу буенча күрсәтмәләр чыгардылар[29].
Кайбер оешмалар һәм учреждениеләр Pokémon Go уенын билгеле урыннарда куллануына каршы чыкты. Шулай, Вашингтонда Мемориаль Холокост музее һәм күрше Вирджиниядә Арлингтон милли зираты ихтирам күрсәтү һәм аларның тирәсендә виртуаль покемоннарны тотмаска дип соравы белән белдерү ясадылар. АКШның милли парклар хезмәте килүчеләргә виртуаль җанварлар тотып йөргәнче, табигать матурлыгы белән ләззәтләнергә чакырды[30]. Санкт-Петербургта җирле казаклар уенны мөһим эшләрдән аеручы, өстәмә чынбарлыкта тотуны шайтан шөгеле дип атап, аны хурлап чыкты[31]. Шул ук рәвешле Рәсәйнең оборона буенча Федерация Советы кометыты рәисенең беренче урынбасары Франц Клинцевич та уен турында фикер әйтте[32]. Pokémon GO махсус хезмәтләр белән бөтен дөнья буенча мәгълүмат җыю өчен ясалган дип фикерләр хәтта барлыкка килде[33]. Күп кенә Интернет кулланучыларын һәр җирдә уен турында искәртүләр ачуын кузгата башлады, шуңа күрә интернет-гизгечләрдә бу уен турында һәр мәгълүматны бикли торган махсус кушымталар да ясалды[34]. Чыгышыннан соң тиз вакыт та үтми уен хакерлар белән ватып ачылган[35].
Популярлык сәбәпләре арасында төп итеп бу уен кешеләрне бергә җыеп, яңа танышуларга китерә һәм уртак шөгыль артында күңелле вакыт уздырырга мөмкинлек бирә дип аталган. Pokémon Go киң халык катламына аңлаешлы, махсус башлыклар яки күзлекләр таләп итмәгән, смартфон булган һәркемгә мөмкин булган беренче өстәмә чынбарлыклы уен булды. Өстәвенә, бу уен ностальгияле, покемоннар консольле уеннарда 1990-нчы еллар барлыкка килеп, популярлыгын аниме чыгу белән алдылар. Бу кешеләр өчен бу вакыт балачак булган һәм 2016 елда алар инде 20-30 яшьлек булды. Шулай ук Pokémon Go сәяхәт итеп хәрәкәтле тормыш алып барырга чакыра, шулай сәламәтлек яхшыра[36]. Бу вакытта иҗтимагый урыннарга, китапханәләр һәм музейларга кебек кызыксыну арта, чөнки аларда виртуаль җанварлар һәм объектлар бар[37][38][39].
Искәртүләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Break out the sneakers and Poké Balls!
- Страницы игры в магазине приложений Google Play
- Страницы игры в магазине приложений AppStore
- Параметрны бирергә кирәк trans-title= калыбында.Pokemon Go's digital popularity is also warping real life. 2016 елның 13 июль көнендә тикшерелгән.
- Параметрны бирергә кирәк trans-title= калыбында.Pokémon GO | Pokémon Video Games. 2016 елның 13 июль көнендә тикшерелгән.
- Параметрны бирергә кирәк trans-title= калыбында.Pokemon GO Wiki Guide. 2016 елның 13 июль көнендә тикшерелгән.
- Параметрны бирергә кирәк trans-title= калыбында.Google's April Fools' prank puts Pokemon in the real world. 2016 елның 14 июль көнендә тикшерелгән.
- Параметрны бирергә кирәк trans-title= калыбында.Niantic Inc. Raises $20 Million in Financing from The Pokémon Company, Google and Nintendo. 2016 елның 14 июль көнендә тикшерелгән.
- Параметрны бирергә кирәк trans-title= калыбында.Ingress. 2016 елның 14 июль көнендә тикшерелгән.
- Параметрны бирергә кирәк trans-title= калыбында.Pokémon Go: как дополненная реальность за неделю изменила мир | Игры на МирФ (ru-ru). 2016 елның 14 июль көнендә тикшерелгән.
- Параметрны бирергә кирәк trans-title= калыбында.Three Years of Ingress and the Road for Niantic. 2016 елның 14 июль көнендә тикшерелгән.
- Параметрны бирергә кирәк trans-title= калыбында.A first look at Pokémon GO. 2016 елның 14 июль көнендә тикшерелгән.
- Параметрны бирергә кирәк trans-title= калыбында.Pokémon GO invites roll out to Australia and New Zealand field testers. 2016 елның 14 июль көнендә тикшерелгән.
- Параметрны бирергә кирәк trans-title= калыбында.Pokémon GO field testing expands to the United States. 2016 елның 14 июль көнендә тикшерелгән.
- Параметрны бирергә кирәк trans-title= калыбында.More Pokémon GO Updates. 2016 елның 14 июль көнендә тикшерелгән.
- Параметрны бирергә кирәк trans-title= калыбында.Break out the sneakers and Poké Balls!. 2016 елның 14 июль көнендә тикшерелгән.
- Параметрны бирергә кирәк trans-title= калыбында.Germans join Pokemon hunt as hit game reaches Europe. 2016 елның 15 июль көнендә тикшерелгән.
- Параметрны бирергә кирәк trans-title= калыбында.Pokemon Go officially arrives in the UK on iOS and Android. 2016 елның 14 июль көнендә тикшерелгән.
- Параметрны бирергә кирәк trans-title= калыбында.Pokémon GO is now available in Canada!.
- Параметрны бирергә кирәк trans-title= Frank, Allegra калыбында.Pokémon Go Plus: Everything you need to know (en-US) (11 июль 2016). 2016 елның 13 июль көнендә тикшерелгән.
- Параметрны бирергә кирәк trans-title= калыбында.'Pokémon Go' is already almost as big as Snapchat and Google Maps. 2016 елның 14 июль көнендә тикшерелгән.
- Параметрны бирергә кирәк trans-title= калыбында.На Pokemon Go тратят больше времени, чем на Facebook. 2016 елның 14 июль көнендә тикшерелгән.
- Параметрны бирергә кирәк trans-title= Truong, Alice калыбында.Pokémon Go is making $1.6 million each day in the US from iOS users paying for silly virtual goods (en-US). 2016 елның 14 июль көнендә тикшерелгән.
- Параметрны бирергә кирәк trans-title= калыбында.Нью-йоркських копів застукали за грою в Pokémon Go. 2016 елның 14 июль көнендә тикшерелгән.
- Параметрны бирергә кирәк trans-title= калыбында.Американець продовжив грати в Pokémon Go з ножовим пораненням. 2016 елның 14 июль көнендә тикшерелгән.
- Параметрны бирергә кирәк trans-title= калыбында.ПРЕЗИДЕНТ ИЗРАИЛЯ НАШЕЛ В СВОЕМ КАБИНЕТЕ ПОКЕМОНА. 2016 елның 15 июль көнендә тикшерелгән.
- Охотники на покемонов стали жертвами вооруженных ограблений : Интернет: Интернет и СМИ: Lenta.ru
- Я выбираю тебя: что такое Pokémon Go, и как мир сходит по ней с ума Культурный феномен
- Параметрны бирергә кирәк trans-title= калыбында.Pokémon Go: як завантажити нову гру в Україні. 2016 елның 14 июль көнендә тикшерелгән.
- Параметрны бирергә кирәк trans-title= калыбында.Адміністрація Арлінґтонського кладовища в США просить відвідувачів не грати в Pokemon Go. 2016 елның 14 июль көнендә тикшерелгән.
- Параметрны бирергә кирәк trans-title= калыбында.Петербургские казаки требуют запретить игру Pokemon Go в России. 2016 елның 14 июль көнендә тикшерелгән.
- Хроника покемоньего безумия: Сбербанк застрахует игроков Pokemon Go 18 июля
- Параметрны бирергә кирәк trans-title= калыбында.У Росії припустили, що Pokemon Go створили спецслужби. 2016 елның 17 июль көнендә тикшерелгән.
- Параметрны бирергә кирәк trans-title= калыбында.PokeGone - Gotta block 'em all. 2016 елның 17 июль көнендә тикшерелгән.
- Хакеры подвергли атаке серверы игры Pokemon GO
- Pokemon GO: что думают эксперты о популярной игре?
- Параметрны бирергә кирәк trans-title= калыбында.5 reasons why Pokemon Go is taking over the world, explained by a millennial. 2016 елның 14 июль көнендә тикшерелгән.
- Параметрны бирергә кирәк trans-title= Fitzpatrick, Alex калыбында.How Pokemon Go Took Over the World. 2016 елның 14 июль көнендә тикшерелгән.
- Параметрны бирергә кирәк trans-title= калыбында.How Pokémon GO Is the Perfect Tool for Encouraging Summer Learning. 2016 елның 14 июль көнендә тикшерелгән.
Сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- pokemongo.com — рәсми сайт Pokémon Go
|
<urn:uuid:4d82b373-4136-41ab-aef4-5a7b22994c80>
|
CC-MAIN-2019-09
|
https://tt.wikipedia.org/wiki/Pok%C3%A9mon_Go
|
2019-02-20T15:38:02Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-09/segments/1550247495147.61/warc/CC-MAIN-20190220150139-20190220172139-00272.warc.gz
|
tat
| 0.9998 |
Cyrl
| 27 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9998002648353577}
|
tt.wikipedia.org
|
Халыкара туган тел көне
Халыкара туган тел көне — 21 февраль көнне билгеләнгән, ЮНЕСКО Генераль конференциясе тарафыннан игълан ителгән халыкара бәйрәм[1]. 1999 елның ноябрендә кабул ителә, 2000 елның февраленнән башлап ел саен тел һәм мәдәниятның төрлелегенә һәм күптеллелегенә ярдәм итү максатыннан билгеләп үтелә.
Халыкара туган тел көне өчен нәкъ 21 февраль көнен сайлау очраклы түгел. 1952 елның 21 февралендә Пакьстанда банглы теленә дәүләт теле статусы таләп итеп көрәшкән 5 студент үтерелгән була. Соңрак илнең көнчыгыш өлеше Бангладеш дәүләтенә әйләнәчәк.
Татарстанда бу көнгә багышланган чаралар елдан-ел оештырылып килә[2].
Шулай ук карагыз [үзгәртү]
Искәрмәләр [үзгәртү]
Сылтамалар [үзгәртү]
- ЮНЕСКО сайтында туган тел көне (ингл.)
|Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:|
|
<urn:uuid:0578e5ed-531f-4102-87d5-4cb1f90de82f>
|
CC-MAIN-2013-20
|
http://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A5%D0%B0%D0%BB%D1%8B%D0%BA%D0%B0%D1%80%D0%B0_%D1%82%D1%83%D0%B3%D0%B0%D0%BD_%D1%82%D0%B5%D0%BB_%D0%BA%D3%A9%D0%BD%D0%B5
|
2013-05-25T01:03:15Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2013-20/segments/1368705305291/warc/CC-MAIN-20130516115505-00055-ip-10-60-113-184.ec2.internal.warc.gz
|
tat
| 0.999971 |
Cyrl
| 23 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9999710321426392}
|
tt.wikipedia.org
|
Валерий Кухарчук
|Валерий Кухарчук|
|Туган||30 октябрь 1941 (81 яшь)|
Зөя, Югары Ослан районы, Татарстан АССР, РСФСР, СССР
|Ватандашлыгы|| СССР|
Россия
|Әлма-матер||Н. И. Пирогов исемендәге Россия милли тикшеренү медицина университеты[d]|
|Һөнәре||табиб|
|Гыйльми дәрәҗә:||медицина фәннәре докторы[d]|
Кухарчук Валерий Владимирович (туган 30 октябрь 1941 ел, ССРБ, Татар АССРы, Яшел Үзән районы, Зөя авылы) — ССРБ һәм Россия кардиологы, РАМНА әгъза-корреспонденты (2002), РФА әгъза-корреспонденты (2014).
Биографиясе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1941 елның 30 октябрендә Татарстанның Яшел Үзән Свияжск авылында хәрби гаиләсендә туган.
1960-1963 еллар — Совет Армиясе сафында хезмәт итә.
1970 елда 2-нче Мәскәү медицина институтын «дәвалау эше» һөнәре буенча тәмамлый.
1975 елда — кандидатлык диссертациясе яклый, темасы: «Состояние коронарного русла, гемодинамики и сократимости миокарда при мерцательной аритмии».
1985 елда «Чрескожная транслюминальная ангиопластика в кардиологии — новый метод лечения больных реноваскулярной гипертонией и ишемической болезнью сердца» темасы буенч докторлык диссертация яклый.
1990 елдан — профессор дәрәҗәсе бирелә.
1983-2006 елларда — А. Л. Мясников исемендәге клиник кардиология институтының гемодиализ һәм плазмаферез лабораториясе җитәкчесе, генераль директорның фән буенча урынбасары (1989 буенча 2006 елдан алып), әлеге вакытта — атеросклероз проблемалары институты бүлеге җитәкчесе.
2002 елда — РАМНА-ның әгъза-корреспонденты .
2014 елда — РФА әгъза-корреспонденты.
Фәнни эшчәнлеге[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Кардиология өлкәсе белгече.
1970 елда клиник практикага селектив коронар ангиографиясе ысулларын кертү буенча беренче эшләрне башлаучыларның берсе. Илдә беренче булып реноваскуляр гипертония авыруына бөер артериясенә тире аша баллонлы ангиопластиканы башкара.
1970 елда коронар ангиография селектив ысулларын клиник практикага кертү буенча беренче эшләрне башлаучыларның берсе. Реноваскулярлы бөер артериясе гипертониясе тире аша баллонлы ангиопластиканы илдә беренче булып башкара.
Ватанда һәм чит илләрдә 250-дән артык гыйльми мәкалә һәм медицина монографияләр авторы һәм автордашы.
Аның җитәкчелегендә 23 кандидатлык һәм 10 докторлык диссертацияләре якланган.
«Атеросклероз», «Атеротромбоз», «Кардиоваскуляр терапия һәм аны профилактикалау», «Кардиологияда рациональ фармакотерапия» журналларының редколлегияләре составына керә .
|
<urn:uuid:d113aae0-cec7-4699-a99e-70d57aa98f82>
|
CC-MAIN-2023-14
|
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%92%D0%B0%D0%BB%D0%B5%D1%80%D0%B8%D0%B9_%D0%9A%D1%83%D1%85%D0%B0%D1%80%D1%87%D1%83%D0%BA
|
2023-04-01T17:43:20Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-14/segments/1679296950110.72/warc/CC-MAIN-20230401160259-20230401190259-00656.warc.gz
|
tat
| 0.99918 |
Cyrl
| 1 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9991803169250488}
|
tt.wikipedia.org
|
Татар мәгарифе порталы
Россиялеләрнең үз бизнесларын ачу өчен, социаль килешү төзеп, 250 мең сум күләмендә акча алу мөмкинлеге бар. РФ хезмәт һәм социаль яклау министры урынбасары Ольга Баталина «Российская газета»га биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
«Бу — башлангыч капитал. Аңа, мисал өчен, өс һәм аяк киемнәре тегү һәм ремонтлау буенча гаилә остаханәсе ачарга мөмкин. Яки бу акчага зур булмаган кондитер цехы төзеп була. Кемдер чәчтарашханәгә җиһазлар сатып алырга мөмкин», — дип искәртте ул.
Министр урынбасары сүзләренчә, авыл кешеләренең әлеге акчага теплица төзү, терлек яки кош-корт, авыл хуҗалыгы техникасы (һ.б.) сатып алу мөмкинлеге бар.
Быелдан социаль килешү буенча шәхси ярдәмче хуҗалыкка ярдәм итү өчен акча алырга да була. Бу очракта аның күләме азрак — 100 мең сум тәшкил итә. Өстәвенә, аны алучы кеше үзмәшгуль буларак теркәлергә тиеш, диде Баталина.
http://magarif-uku.ru
Хәзер online: 0 кулланучы
|
<urn:uuid:e2c2862e-0e2f-4b1a-84df-122eff655641>
|
CC-MAIN-2022-05
|
https://belem.ru/node/8284
|
2022-01-21T17:24:39Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-05/segments/1642320303512.46/warc/CC-MAIN-20220121162107-20220121192107-00484.warc.gz
|
tat
| 0.99997 |
Cyrl
| 5 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9999699592590332}
|
belem.ru
|
Татар мәгарифе порталы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә шундый махсус күргәзмә эшли
Россия тарихында беренче тапкыр буларак үткәрелә торган кышкы Олимпия уеннарына багышлап, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33) махсус күргәзмә эшли.
Сочида башланган һәм ачылыш тантанасы бүген 20.14 сәгатькә билгеләнгән XXII кышкы Олимпия уеннары күргәзмәдә кышкы спорт уеннары төрләре: хоккей, чаңгыда ике төр кушылган ярыш, чаңгыда узышу, трамлиннан чаңгы белән сикерү, фристайл, сноуборд, фигуралы шуу турында китаплар куелды. Дөньяда танылган спортчылар турында да мәгълүмат табарга була.
Күргәзмә киң катлам укучылар өчен кызыклы булачак, ай ахырына кадәр торачак, дип хәбәр итәләр ТР Милли музееннан.
Искәртеп үтәбез: Сочида 7-23 февральдә XXII кышкы Олимпия уеннары, аннары 7 -16 мартта XI кышкы Паралимпия уеннары уздырыла.
Чыганак: http://tat.tatar-inform.ru
Хәзер online: 0 кулланучы
|
<urn:uuid:a91d45f3-289d-4ddd-a8ae-a63ede48a3da>
|
CC-MAIN-2023-06
|
https://belem.ru/node/4938
|
2023-02-08T07:41:20Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-06/segments/1674764500719.31/warc/CC-MAIN-20230208060523-20230208090523-00136.warc.gz
|
tat
| 0.999962 |
Cyrl
| 6 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9999616146087646}
|
belem.ru
|
- РУС
- ТАТ
(Христиан Данилович, Christian Martin Joachim Frahn), шәркыятьче галим, нумизмат, философия һәм дини тәгълимат докторы (1804), Петербург ФАнең хакыйкый әгъзасы (1817)
1782 елның 23 мае, Мекленбург-Шверин герцоглыгы, Росток шәһәре — 1851 елның 16 августы, Санкт-Петербург.
Росток, Гёттинген, Тюбинген университетларында (1802 елга кадәр) укый.
1807 елдан Казан университетында, шәрекъ телләре ординар профессоры, гарәп, фарсы, яһүд, сүрия телләрен, палеография, Алтын Урда нумизматикасын укыта. 1807–1817 елларда шәрекъ телләре кафедрасы мөдире; бер үк вакытта, 1815 елдан, философия факультеты деканы.
Азия басмаханәсендә (Казан) аның гарәп телендә 17 самани һәм буид акчаларына багышланган беренче «Саманиларның кайбер көмеш тәңкәләре тасвирламасы» («Описание некоторых серебряных монет Саманидов», 1808) монографиясе басыла. Соңрак Казанда һәм Идел буендагы башка шәһәрләрдә сакланучы берничә шәхси акча коллекцияләре тасвирламасын тәкъдим итә, Гарәп хәлифәлеге, Саманилар, Идел буе Болгар дәүләте акчаларын җентекләп тикшерә.
Шушы ук чорда аның шәхси нумизматика коллекциясенә нигез салына.
1818 елдан Санкт-Петербургта, Азия музеен оештыручы һәм аның беренче директоры.
1818–1828 елларда Император гавам китапханәсенең шәрәфле китапханәчесе: шәрекъ китапларын һәм кулъязмаларын, шул исәптән Ардебиль китапханәсен эшли (Персиядән кайтарылган шәрекъ кулъязмалары җыелмасы) тасвирлау белән шөгыльләнә.
Беренчеләрдән булып Эрмитаждагы һәм Азия музейларындагы шәрекъ акчаларын, медальләрне, Петербург ФАнең Шәрекъ Минц-кабинеты кулъязмаларын өйрәнүгә керешә.
Одесса тарих һәм борынгылык җәмгыяте әгъзасы (1839). Рус археология-нумизматика (соңрак археология) җәмгыятен оештыручыларның берсе (1848).
Хезмәтләре урта гасырлар шәрек нумизматикасына, чыганакларны өйрәнү гыйлеменә һәм эпиграфикага карый. Россия тарихын өйрәнүдә шәрекъ чыганакларын җәлеп итүдә зур роль уйный.
Френ хезмәтләре Россиядә шәркыятьчелек гыйлеме һәм шәрекъ (шул исәптән Алтын Урда) нумизматикасы үсешенә җирлек әзерли.
Дорн Б.А. Академик Френ и его учёная деятельность. СПб., 1855;
Савельев П.С. О жизни и трудах Френа. СПб., 1855;
Валеев Р.М. Казанское востоковедение: истоки и развитие (XIX в. — 20 гг. XX в.). К., 1998;
Куликова А.М. Российское востоковедение XIX века в лицах. СПб., 2001.
Автор — Р.М.Вәлиев
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.
|
<urn:uuid:3473f9a8-4ac0-486c-a8e1-622cc2c40c73>
|
CC-MAIN-2023-40
|
https://tatarica.org/tat/razdely/nauka/personalii/fren-hristian-martin
|
2023-10-02T02:15:27Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-40/segments/1695233510942.97/warc/CC-MAIN-20231002001302-20231002031302-00398.warc.gz
|
tat
| 0.999759 |
Cyrl
| 1 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9997586607933044}
|
tatarica.org
|
Татар мәгарифе порталы
Татнетны үстерү фонды, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм "Белем.ру" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белән берлектә "Белем җәүһәрләре - 2014" интернет-проектлар бәйгесенең финалына чыккан сайт авторларын, бәйгенең жюри әгъзаларын, татар интернеты белән кызыксынган кулланучыларны һәм матбугат басмалары хезмәткәрләрен 25 октябрь көнне 10.00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрына чакыралар.
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы үз карамагындагы учреждениеләргә финалистларны (укытучыларны һәм укучыларны) тантанага чакырып бүген рәсми хат юллады. Без бәйгенең финал турына узган барлык сайт авторларын тагын бер кат котлыйбыз һәм тантанабызда көтеп калабыз.
ps. Хөрмәтле финалистлар! Тантанага килгәндә үзегез белән паспорт, ИНН һәм стр. св-во копияләрен алып килүегезне сорыйбыз.
http://konkurs.belem.ru
Раил Гатауллин
22 Октябрь, 2014 - 15:46
Permalink
Хөрмәтле финалистлар! Тантанага килгәндә үзегез белән паспорт, ИНН һәм стр. св-во копияләрен алып килүегезне сорыйбыз.
Ихтирам белән, Раил Гатауллин
Хәзер online: 0 кулланучы
|
<urn:uuid:cf9fa7ba-84c6-4a8a-93e1-8eb7360cdbf7>
|
CC-MAIN-2021-17
|
https://belem.ru/node/5594
|
2021-04-15T01:12:33Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-17/segments/1618038082988.39/warc/CC-MAIN-20210415005811-20210415035811-00265.warc.gz
|
tat
| 0.999963 |
Cyrl
| 11 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9999634027481079}
|
belem.ru
|
Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Россия президенты Владимир Путинның өч яше тулган барлык нарасыйларны балалар бакчасы белән тәэмин итү турындагы боерыгы, бөтен ил буенча ясле төркемнәре ябылуга китерде. Ил башлыгы әмере яңа тәрбия йортлары төзүне күздә тотса да, урындагы түрәләр проблеманы үзләренчә хәл итте.
Татарстанда мәктәпкәчә тәрбия белән 1,5-7 яшьлек балаларның 76 проценты тәэмин ителгән. 1950 балалар бакчасына 188 мең нәни йөри. Әлеге күрсәткеч шактый яхшылардан санала. Республикабызда балалар бакчаларына кытлык сакланса да, соңгы елларда әлеге проблеманы хәл итүдә зур алга китеш булды.
2011 ел ата-аналар күңеленә киң колачлы "Бәләкәч" программасы тормышка ашырылуы белән кереп калды. Республика бюджетыннан бүлеп бирелгән 3,2 миллиард сум акча 13 меңгә якын баланы бакчалы ителде. Шул рәвешле тәрбия йортларына кытлык проблемасы бераз артка чигенде.
Әмма моңа да карамастан, проблема тулысынча хәл ителүдән ерак әле. Иң зур кыенлыклар элеккечә эре шәһәрләрдә күзәтелә. Бүген республикабызда бакчага чиратта 37 мең бала тора. Шуларның 35 меңе - 1,5-3 яшьлекләр. 3 яше тулганнарны быел тәрбия йортларына урнаштырып бетерделәр диярлек.
3 яше тулган нарасыйларны бакчага өстенлекле урнаштыру узган елны ук гамәлгә кертелә башлады. Инде ул вакытта иң кечкенәләр төркеменә, нигездә 2-3 яшьлекләрне ала башладылар. Быел исә күп кенә бакчаларда яслеләр, гомумән, бетерелде. Алар урынына уртача яшьтәге балалар төркемнәре ачылды.
- Сентябрь аена 3 яше тулганнарны тулысынча бакча белән тәэмин иттек. Тәкъдим ителгән бакчадан баш тартып, үзенә уңайлысын көтәргә ризалашучылар гына калды, - дип хисап тоты Казан мэры Илсур Метшин.
3 яшьлекләрне бакчага урнаштыру кечерәк яшьтәгеләр хисабына булуы исә берәүне дә борчымый. Әти-әниләр генә бер-берсе белән очрашып зарланыша. Күп гаиләләрнең кереме уллары-кызлары белән 3 яшькә кадәр өйдә утырырга мөмкинлек бирми. Бала карау өчен пособие нибары яшь ярымга кадәр генә түләнә бит. Бакча җитәкчеләре исә кул гына җәя – беренче чиратта 2009-2010 елларда туган нарасыйларны урнаштырырга боерык булды, диләр алар.
Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин моны болай дип аңлата:
- Мәктәпкәчә учреждениеләргә өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балаларны урнаштыру – дәүләт тарафыннан өстенлекле дип билгеләнгән. Моның белән бәйле рәвештә кайбер бакчаларда төркемнәр бүленеше үзгәрде. Башкача төрле әйтсәк, бер төркем тәрбия йортларында яслеләр вакытлыча бетерелде.
Күптән түгел ясле төркемнәрен бетерүгә кискен тәнкыйтен Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев җиткерде.
- Ясле төркемнәре урынына урта, өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркемнәре ачу дөрес түгел. Губернаторлар, муниципалитетлар җитәкчеләре моңа юл куймаска тиеш. Шул рәвешле эш итүчеләр бар икән, прокуратурага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Без бер яктан чиратларны бетерү юнәлешендә эшлибез, ә икенче яктан үз кулларыбыз белән ясле яшендәге балалар өчен шул ук проблемаларны тудырабыз - дип белдерде Дмитрий Медведев.
Әти-әниләр сөенеченә быел республикабызда "Бәләкәч"кә охшаш яңа федераль программа гамәлгә ашырыла башлады. 2015 ел ахырына кадәр республикабыз тәрбия йортларында 30 859 мең яңа урын булдырырга ниятлиләр. Планнар зурдан – 3 елдан республикабызда 27 өр-яңа балалар бакчасы төзеләчәк, 24 бина төзекләндереләчәк, 21 тәрбия йортында өстәмә төркемнәр ачылачак дип белдерде Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов.
Республикабызда әлеге юнәлештә эш башланып та киткән инде. Федераль казна быел 962 миллион сум акча күчергән, республика бюджетыннан да өлеш чыгарганнар. Гомумән алганда, бу максатларга ике миллиард сумнан артык акча тотылачак - 6 537 урын булдырылачак икән. Яңа бакчалар төзү эше 2014 (11 меңнән артык урын) һәм 2015 (13 меңнән артык урын) елларда да дәвам итәчәк.
Чыганак: http://mon.tatarstan.ru/tat
|
<urn:uuid:308ee470-d10a-4854-aae9-1ae3c5c8a415>
|
CC-MAIN-2020-24
|
http://belem.ru/node/4582
|
2020-06-07T06:32:37Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-24/segments/1590348523564.99/warc/CC-MAIN-20200607044626-20200607074626-00050.warc.gz
|
tat
| 0.999993 |
Cyrl
| 10 |
{"tat_Cyrl_score": 0.999993085861206}
|
belem.ru
|
AzaN Project
«AzaN Project» — татар рок җыр төркеме.
Нур Алиев һәм Азат Гыйлметдинов эшләре нәтиҗәсе. Алырның музыкалары – халык инструментлары белән гитара а-ля Rage Against The Machine берләшмәсе. Шулай ук хәзерге заман аранжировкасы, тавышлар, ритмнар.
Проектның нигезе Стамбулда салына. Казанга кайткач, алар «AzaN Project» дигән проектны оештвыралар.
«AzaN» — Азат белән Нур исемнәреннән ясалыш.
|
<urn:uuid:d7ffe0b9-8f0f-453f-b6bf-32712be1065a>
|
CC-MAIN-2019-39
|
https://tt.wikipedia.org/wiki/AzaN_Project
|
2019-09-15T08:32:43Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-39/segments/1568514570830.42/warc/CC-MAIN-20190915072355-20190915094355-00223.warc.gz
|
tat
| 0.999851 |
Cyrl
| 2 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9998505115509033}
|
tt.wikipedia.org
|
Татар мәгарифе порталы
Күптән түгел Кама Аланы мәгариф оешмаларында җитди тикшерүләр үтте. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Түбән Кама муниципаль районында фронталь тикшерүләр уздыра.
Игътибар үзәгендә – мәгариф оешмаларының документ әйләнеше, шулай ук информатика, татар теле һәм чит телләр кебек фәннәрнең укытулы системасы. Мәктәпләрдәге тәрбия эше белән дә кызыксынганнар. Тулаем алганда, җитди кагыйдә бозулар теркәлмәгән.
"Татар–информ" ярдәмендә әзерләнде
Хәзер online: 0 кулланучы
|
<urn:uuid:831a2ed9-f26c-4dfb-832b-c9dc6725edc1>
|
CC-MAIN-2021-04
|
http://belem.ru/node/317
|
2021-01-25T14:12:27Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-04/segments/1610703581888.64/warc/CC-MAIN-20210125123120-20210125153120-00746.warc.gz
|
tat
| 0.999957 |
Cyrl
| 4 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9999567270278931}
|
belem.ru
|
Татар мәгарифе порталы
"Мәгариф" өстенлекле илкүләм проектын тормышка ашыру өчен 2008 елда Татарстан Республикасы Хакимияте һәм урындагы бюджеттан 1 млрд сум күләмендә акча бүленеп бирелгән. Ә бу сумма ике ел эчендә федераль казнадан бирелгән суммага тәңгәл килә икән.
Соңгы өч ел эчендә бу проект кысаларында республикабызның 261 мәктәбе дәүләт ярдәме алган. Димәк, Татарстанның һәр 10нчы урта гомуми белем бирү оешмасы материаль–техник базасын һәм укыту җиһазларын яхшырткан булып чыга.
Агымдагы елда узган уку елы белән чагыштырганда укыту җиһазларын сатып алуга республика бюджеты 25 процентка күбрәк сумма биргән. 100дән дә азрак укучы белем алган авыл мәктәпләре өчен җәмгыять белеме кабинетлары өчен җиһазлар алырга планлаштырыла. Шулай ук 9 млн суммалык җиһаз хәрби әзерлек нигезләре кабинетларына да каралган.
Чыганак: www.rost.ru
Хәзер online: 0 кулланучы
|
<urn:uuid:05c163e6-1763-42dc-94e4-c2a10d245519>
|
CC-MAIN-2022-33
|
https://belem.ru/node/773
|
2022-08-18T05:49:32Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-33/segments/1659882573163.7/warc/CC-MAIN-20220818033705-20220818063705-00517.warc.gz
|
tat
| 0.999999 |
Cyrl
| 4 |
{"tat_Cyrl_score": 0.999998927116394}
|
belem.ru
|
Кашан
Навигациягә күчү Эзләүгә күчү
Элекке шәһәр урынында сугыш кораллары, алтын-көмештән һәм асылташлардан ясалган бизәнү әйберләре, үлчәү герләре һәм акчалар, савыт-саба ватыклары һәм башка әйберләр табыла. Кашан шул төбәктәге болгарларның сәүдә һәм һөнәрчелек үзәге булган.
|Шәһри Кашан җиһанның бер гүзәл почмагыдыр...
...Аның олысы-кечесе — һөнәр остасы, берсе — корыччы, икенчесе — алтын-көмешче.
Татар халык җырыннан.
|
<urn:uuid:7122c87d-674d-4126-9004-e5c67f199b75>
|
CC-MAIN-2020-34
|
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9A%D0%B0%D1%88%D0%B0%D0%BD
|
2020-08-14T06:28:47Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-34/segments/1596439739177.25/warc/CC-MAIN-20200814040920-20200814070920-00520.warc.gz
|
tat
| 0.999971 |
Cyrl
| 26 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9999706745147705}
|
tt.wikipedia.org
|
Курчак театрында татар әкиятләре саны арта бара! Иртәгә нәни тамашачыларны тагын бер татар әкияте көтә!
Тамашачылар соравы буенча А. Алиш исемендәге премия лауреаты Татар дәүләт курчак театры нәни тамашачылар өчен татар әкиятләре санын арттырды. Әйтик, 20 ноябрь көнне сәгать 11.00 язучы һәм драматург Н. Дәүлинең «Җырлап узган җәй» спектакле булачак.
Автор спектакльдә бөтенебезгә дә таныш булган И.А.Крыловның "Чикерткә белән кырмыска" ("Стрекоза и муровей") мәсәленнән сюжет китерә. Спектакль балаларда эшкә карата мәхәббәт һәм хөрмәт хисен тәрбияләүгә нигезләнгән.
ps. Бу спектакль Татар Дәүләт курчак театрында инде 15 елдан артык бара һәм диска яздырылып та сатуга чыккан. Шулай ук, Н. Дәүлинең «Җырлап узган җәй» спектакле X Халыкара төрки халыклар театр фестивале "Нәүрүз"дә катнашкан.
|
<urn:uuid:8ef44d33-865e-4ddd-8aa6-05d9b4cb590a>
|
CC-MAIN-2020-16
|
http://belem.ru/node/4638
|
2020-03-28T09:34:09Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-16/segments/1585370490497.6/warc/CC-MAIN-20200328074047-20200328104047-00262.warc.gz
|
tat
| 0.999908 |
Cyrl
| 18 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9999078512191772}
|
belem.ru
|
Татар мәгарифе порталы
Туган тел һәм уку дәресләрендә универсаль уку гамәлләре
Универсаль уку гамәлләре дигән төшенчә (термин) киң һәм тар мәгънәдә кулланыла. Беренче очракта ул белем алуга осталык, ягъни баланың иҗтимагый тәҗрибәне аңлы һәм актив үзләштерү нәтиҗәсендә үзүсешкә һәм үз-үзен камилләштерүгә сәләтле булуын аңлата. Таррак (психологик термин буларак) мәгънәдә бу төшенчәне уку эшчәнлеге алымнарының җыелмасы дип аңлатырга мөмкин. Бу уку гамәлләре җыелмасы балага яңа белемнәрне мөстәкыйль үзләштерергә һәм төрле осталыкларга, шул исәптән уку процессын оештыру осталыгына да, ия булырга мөмкинлек бирә.
Универсаль уку гамәлләре, гомумиләштерелгән гамәлләр буларак, укучыларга төрле фәннәр өлкәсендә, уку эшчәнлегенең эчке төзелешендә (аның максатчыл юнәлгәнлегендә, кыйммәти-мәгънәви һәм аерым стадияләренең, баскычларының үзенчәлекләрен билгеләүдә) дөрес юнәлеш алырга мөмкинлек ачалар. Шулай итеп, белем алуга осталык уку эшчәнлегенең барлык компонентларын да бик яхшы үзләштерүне таләп итә. Бу компонентлар түбәндәгеләрне үз эченә ала:
1) танып белү һәм белем алу файдасына дәлилләр (мотивлар);
2) уку эшчәнлегенең максаты;
3) уку эшчәнлегенең бурычлары;
4) уку гамәлләре һәм уку эшчәнлегенең аерым баскычлары, эш-хәрәкәтләре (тиешле юнәлеш алу, материалны үзгәртеп кору, нәтиҗәне тикшерү һәм бәяләү).
Белем алуда осталык – фәннәрне нәтиҗәле үзләштерүнең, осталык һәм компетенцияләрнең, дөнья турында күзаллау тудыруның, үз шәхесеңә әхлакый үрнәк сайлый белүнең төп шарты.
|
<urn:uuid:e042d411-88c2-47ed-bf5a-219ec7dd3079>
|
CC-MAIN-2019-39
|
http://belem.ru/node/7574
|
2019-09-18T17:08:23Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-39/segments/1568514573309.22/warc/CC-MAIN-20190918151927-20190918173927-00314.warc.gz
|
tat
| 0.999996 |
Cyrl
| 12 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9999957084655762}
|
belem.ru
|
- РУС
- ТАТ
1. Идел буе Болгары белән Киев Русенең бөек кенәзе Владимир I арасындагы килешү. «Повести временных лет» елъязмасында хәбәр ителгәнчә, аркадашлары бәҗәнәк-түркләр белән болгарларга каршы яу белән килгәннән соң (985), кенәз Владимир I болгарларның икътисади яктан өстенлеген таный («... все они в сапозех») һәм алардан ясак түләтеп булмаячагын аңлый («им дани нам не даяти, поидем искать лапотников»), үзара килешү төзергә тәкъдим итә. Килешүгә «колмак суга батканчы, таш су өстенә калыкканчы» турылыклы булырга дип ант ителә;
2. Идел буе Болгар дәүләте белән Киев Русе арасында чама белән 1006 елда ике илнең дә сәүдәгәрләренә төрле шәһәрләрдә ирекле рәвештә сәүдә итү хокукы бирелүе турында төзелгән килешү (авыл җирләрендә сәүдә итү мөмкинлеге каралмаган). Аның нигезендә ике дәүләтнең сәүдә, мәдәният һәм сәясәт өлкәсендә үзара мөнәсәбәтләре ныгый. Бу килешү турындагы мәгълүмат борынгы рус елъязмалары белән эш иткән В.Н. Татищев хезмәтендә урын алган;
3. Идел буе Болгары белән Владимир-Суздаль кенәзлеге арасындагы 1221 елгы килешү. Болгарлар русларның Устюг шәһәрен (1218) һәм рус гаскәре болгарларның Ашлы шәһәрен (1220) яулап алу сугышларыннан соң килешү төзелә. Килешүдә әйтелгәнчә, Ука елгасы буенда урнашкан кайбер мордва авыллары рус кенәзлеге йогынтысына күчә;
4. 1229 елгы Идел буе Болгары белән Владимир-Суздаль кенәзлеге арасындагы килешү (1229). Идел буе төбәгендә үзара мөнәсәбәтләрне билгели, әсирләр алмашу, сәүдәгәрләр белән балыкчыларга ике ил арасында ирекле эш йөртү мөмкинлеге бирә. Бу килешү Владимир-Суздаль кенәзе Юрий Всеволодовичның Ука белән Сура елгалары арасындагы мордва җирләрен үз йогынтысына алу өчен башлаган сугышыннан соң алты елга дип төзелә. Әлеге килешү Рус кенәзлегенә ачлык афәтеннән котылу чарасы булса (берничә ел иген уңмаган рус иленә болгарлар 1229 елда зур күләмдә ашлык озаталар), болгарларга 1229, 1232 еллардагы монгол яуларына оешкан төстә каршы тору мөмкинлеге бирә.
Повесть временных лет. М. – Л., 1950. Ч. 1–2.
Полное собрание русских летописей. М., 1949. Т. 2; М., 1962. Т. 1, вып. 2.
Пештич С.Л. О «договоре» Владимира с волжскими болгарами 1006 года // Исторические записки. зап. 1946. № 18.
Татищев В.Н. История Российская. М. – Л., 1963. Т. 2.
Пашуто В.Т. Внешняя политика Древней Руси. М., 1968.
Рыбаков Б.А. Киевская Русь и русские княжества XII–XIII вв. М., 1982.
Волжская Булгария и Русь. Казань, 1986.
Автор – И.Л.Измайлов
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.
|
<urn:uuid:e2add0d6-455f-4a3a-b8f7-8e52e08d83fc>
|
CC-MAIN-2022-33
|
https://tatarica.org/tat/razdely/istoriya/srednie-veka/znachimye-sobytiya/bolgar-rus-kileshlre
|
2022-08-10T01:37:03Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-33/segments/1659882571097.39/warc/CC-MAIN-20220810010059-20220810040059-00064.warc.gz
|
tat
| 0.999944 |
Cyrl
| 1 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9999436140060425}
|
tatarica.org
|
Татар мәгарифе порталы
Максатлар:
Җиһазлау: проектор, ноутбук, презентация, таратма карточкалар, татар халык биюләре язылган музыка, таймер, татарча-русча сүзлекләр.
Дәрес тибы: яңа белемнәрне формалаштыру.
Кулланылган структуралар: КОНЕРС, ТАЙМД ПЭА ШЭА, МИКС-ФРИЗ-ГРУП, СЕМАЛТИНИУС РАУНД ТЭЙБЛ, ТИМ ЧИР.
I. Оештыру өлеше. (ХАЙ ФАЙВ (High Five) - тынычлану сигналын куллану.
1. Укучыларның укытучы белән исәнләшүләре;
- Укучыларның биткә бит партнерлар белән исәнләшүләре:
- Сәлам, дустым! (кулларны кысышу)
- Хәлләр ничек? (җиңелчә җилкә кырыена кагу)
- Кайда булдың? (кул уйнату)
- Мин сагындым! (кулны күкрәккә кую)
- Син килдең! (кулларны җәю)
- Мин бик шат (кочаклашу, кул кысышу)
2. Дежур укучы белән әңгәмә.
Кадрия Рәхимова
30 Октябрь, 2016 - 00:13
Permalink
Исемнәрнең килеш белән төрләнеше(5 класс рус төркеме өчен татар теленнән технологик карта)
Кадрия Рәхимова,
Әлмәт шәһәре "24нче гомуми урта белем бирү мәктәбе"нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Тема
Исемнәрнең килеш белән төрләнеше.
Теманың максаты
1.Белем бирү: исемнәрнең килеш белән төрләнешен искә төшерү, өйрәнү;алган белемнәрне һәм җөмләләр белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.
2. Фикерләү сәләтен үстерү: укучыларның сөйләм телләрен, иҗади фикер йөртү сәләтләрен, танып-белү активлыгын һәм мөстәкыйльлекне , бәйләнешле сөйләм телләрен үстерү.
3. Тәрбияви: туган телгә,туган илгә мәхәббәт, бер - берсенә ихтирамлылык, игътибарлылык тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗә
Предмет күнекмәләре
Универсал уку эшчәнлеге
1.Предмет нәтиҗәләре
2.Метапредмет нәтиҗәләре
3. Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр
1.Исемнәрнең килеш кушымчаларын сөйләмдә дөрес куллана белү
2. Белемнәрне системага салу күнекмәләрен камилләштерү
3. Укучыларда телне өйрәнүгә кызыксыну уяту. Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру
Шәхси: Иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру
Регулятив: Дәрестә өйрәнелгән материалның фәнне өйрәнүдәге,тормыштагы әһәмиятен ачыклау.
Танып – белү: матурлыкны күрә, аңлый белү
Коммуникатив: класс белән эшләгәндә классташлар фике-рен исәпкә алып эш итү, күр-шең белән хезмәттәшлек итү.
Төп төшенчәләр
Килеш исемнәре
Предметара бәйләнешләр
Әдәбият,рус теле
Ресурслар
-төп
-өстәмә
Җиһазлау:
Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова,Г.М.Әхмәтҗанова . "Күңелле татар теле". Татар теле , 89-90 битләр; Эш дәфтәрләре ;
Интерактив такта,проектор, ноутбук, презентация ,таратма материаллар (карточкалар, схемалар,таблица)
Төркемнәрне оештыру
Төркемнәрдә, индивидуаль һәм парлы,күмәк эш.
Оештыру технологиясе
Һәр этапның өйрәтү һәм үстерү биремнәре
Һәр этапның диагностик биремнәре.
I этап.
Оештыру моменты.
Максат – төркемнәрнең дәрескә хәзерлеген күзәтү, барлау; белем алырга әзерлек алып бару.
I этап. Мотивлаштыру –ориентлаштыру.
1.Дәресне оештыру.Уңай психологик халәт тудыру.
Дәрескә әзерләнү. Исәнләшү.
-Исәнмесез,укучылар!
-Хәерле көн !
-Хәлләрегез ничек?
-Кәефләрегез әйбәтме?
-Бүген ничәсе?
-Атнаның кайсы көне?
-Урамда һава торышы нинди?
-Анда җылымы,әллә салкынмы?
-Хәзер елның кайсы фасылы?
-Эшне җырлап башлыйбызмы?
-Әйдәгез, җырлыйк әле!( "Кояшлы ил"җырын җырлау)
Без татар телендә дөрес итеп укырга , язарга, сөйләргә өйрәнергә дип килдек.
II этап Актуальләштерү.Өй эшен тикшерү
Максат – белем алуга караш-ларын ачыклау, алдагы дәрестә алган белемнәрен тикшерү.
II этап. 2.Өй эшен тикшерү.
а)Сөйләшү:
"Минем яраткан ризыгым"(парларда эш)
ә)–презентация,чыгышлар,рефератларны өлешчә карау, татар халык ашларын искә төшерү,кроссворд чишү
II этап.
Сорауларга дөрес җаваплар. (Шәхси универсал уку эшчән-леге)
III этап.Уку мәсьәләсен кую.
Максат – килешләр буенча алган белемнәрне искә төшерү һәм җөмләләр белән эшләү күнекмәләрен ныгыту.
III этап. Танып белү универсал уку эшчәнлеге
1-Электрон тактада бирелгән 1нче таблицада нәрсәләр җитми?(Килеш исемнәре ,килеш кушымчалары)
-Таблицада бирелгән сораулар сезгә нәрсә сөйли?
-Бу нинди сораулар?(Килеш сораулары.)
Димәк без бүген дәрестә нинди теманы искә төшерәчәкбез?
III этап.
1.Диагностик бирем: сорау-ларга җавап эзләү,әйтү, (Шәх-си универсал уку эшчәнлеге)
2.Диагностик бирем:Дәфтәргә число,көн исеме ,килешләрне язау. Сүзләрнең дөрес кушымчаларын язу.(Шәхси универсал уку эшчәнлеге)
3.Тикшерү:әзер таблица буенча
IV этап.
Уку мәсьәләсен өлешләп чишү
Максат – алган белемнәрне го-мумиләштерү һәм уку күнекмә-ләрен, бәйләнешле сөйләм телен үстерү.
1.Үткәннәрне искә төшерү.
-Татар телендә ничә килеш бар?
-Иптәшегез белән килеш исемнәрен исегезгә төшерегез.(парларда эш)
2.-Ә рус телендә килешләр ничек атала?
_Сколько всего падежей?Как их называют?
(Шәхси универсал уку эшчәнлеге)
Дәреслек белән эш.(89нчы бит)
Сүзлек эше:
Килеш-падеж
Баш килеш-Именительный падеж
Иялек килеше-Притяжательный падеж
Юнәлеш килеше-Направительный падеж
Төшем килеше-Винительный падеж
Чыгыш килеше-Исходный падеж
Урын-вакыт килеше-Местно-временной падеж
3.Килеш исемнәре ,сораулары, кушымчалары белән танышу.Таблицаны тутыру(таратма материалларда)
Ял минуты: Габдулла Тукайның "Туган авыл" җырын җырлау.
-Бу җырда исемнәр кайсы килештә кулланылган?
-Җыр нәрсә турында?(кыскача әңгәмә)
1. Диагностик бирем: Схемаларга туры китереп, җөмләләрне уйлап дәфтәргә язарга. (Танып белү универсал уку эшчәнлеге;үзара тикшерү)
V этап. Яңа теманы үзләштерү һәм ныгыту
Максат.Килеш исемнәрен, сорау һәм кушымчаларын дөрес истә калдыру (укучыларның игътибарлы-лыгын арттыру, хаталарны мөстәкыйль,үзара тикшерү һәм төзәтү.)
V этап.
1. -Таблицада бирелгән сүзләрне килешләрдә төрләндерү(сорау һәм кушымчалардан файдаланып)
Бәлеш(тактада,карточкалар белән)
(Регулятив универсал уку эшчәнлеге)
2. "Адашкан сүзләр"уены:
-Сүзләрне дөрес урнаштырыгыз.
Б.к. токмачта,итне
И.к. токмач,иткә
Ю.к. токмачның,ит
Т.к. токмачтан,иттә
Ч.к. токмачны,итнең
3.Бу сүзләр белән җөмләләр төзеп карагыз.
4. Җөмләләне иптәшегез тәрҗемә итсен.
V этап.
VI этап. Рефлексия.
VI этап. №2.90нчы бит.-дәфтәрдә эшләү
-тикшерү
VI этап.Мөстәкыйль эшләү күнекмәләре ,үзбәя бирү
VII этап. Йомгаклау.
VII этап. 1.Өй эше. 1 вариантларга – кибет,2 вариантларга бәйрәм сүзен килешләрдә төрлән-дереп язып килергә
2. Укучыларның дәрестәге эшчәнлеген бәяләү.
-билгеләр кую
Хәзер online: 1 кулланучы
|
<urn:uuid:503e0c17-649c-483e-b8ba-8f915c46d991>
|
CC-MAIN-2018-30
|
http://belem.ru/comment/3533
|
2018-07-18T20:11:29Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2018-30/segments/1531676590329.25/warc/CC-MAIN-20180718193656-20180718213656-00368.warc.gz
|
tat
| 0.999933 |
Cyrl
| 79 |
{"tat_Cyrl_score": 0.999933123588562}
|
belem.ru
|
|Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее|
|Нигезләнү датасы||20 декабрь 1961|
|Дәүләт||Россия|
|Административ-территориаль берәмлек||Түбән Абдул, Әлмәт районы һәм Татарстан|
|Рәсми ачылу датасы||8 май 1965|
|Ябык||Дүшәмбе|
|Адрес||Россия, Республика Татарстан, Альметьевский р-он, с. Нижнее Абдулово, ул. Ленина, 101А һәм Россия, Татарстан, Әлмәт районы, Түбән Абдул авылы, Ленин ур., 101А|
|Почта индексы||423415|
|mailto:[email protected] һәм mailto:[email protected]|
|Рәсми веб-сайт||museum.ru/M2661|
|Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее Викиҗыентыкта|
Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее («Әлмәт туган якны өйрәнү музее филиалы — Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее») — Татарстанның Әлмәт районы Түбән Абдул авылында урнашкан муниципаль мәдәният учреждениесе (музей).
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бөек Ватан сугышы тәмамланып, 1947 елда гына туган үскән авылына култык таякларына таянып кайткан сугыш инвалиды Хәлиулла Әхмәтшин 14 ел үткәннән соң Түбән Абдул авылында авыл тарихы музее оештырырга карар бирә. Шушы вакыт эчендә аның күңелендә гел бер сорау йөри, ничек итеп илебез өчен аяусыз сугышларда корбан булып, туган якларына кайта алмый калган авылдашларыбызның рухларын мәңгеләштерергә, киләчәк буынга авыл тарихын түкми – чәчми җиткерергә, татар халкының вакыт узган саен югала барган милли гореф - гадәтләрен саклап калырга? Шундый уйлар белән йөргәндә үзе дә музей өчен авыл тарихын сүрәтләгән төрле картиналар, агач сыннар, макетлар ясый башлый. Авыл аксакаллары белән киңәш – табыш иткәч, җирле радио аша үзенең авылдашларына мөрәҗәгать итә:" Хөрмәтле авылдашларым! Әгәр үзебез алынмасак, безнең ата – бабаларыбызны кем кадерләр? Югала барган халкыбыз ядкарләрен кем барлар? Бездән соң килгән балаларга нинди ядкарь, нинди хәтер калыр?". Шушы чыгыштан соң, Хәлиулла Әхмәтшинның халыктан килгән әйберләрне җыяр өчен дип, үз куллары белән ясаган агач тартмада, авылдашы,Бөгелмә каласында мәктәп директоры булып эшләүче Әгъдәс Йосыповтан килгән, 1734 елда коелган, бакыр, бер тиенлек акча пәйдә була. Бүгенге көндә дә күргәзмә залында агач тартмада торучы шушы бер тиен акча, музейга килгән кунакларны үзенә җәлеп итеп, миннән башлана монда тарих дип сөйли кебек.
Экспозиция[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Бер тиенлек акчадан башланып киткән музей фонды бүгенге көндә инде 13 764 экспонат туплаган. Бу экспонатлар арасында Түбән Абдул һәм Елховой авылларының гына түгел, үзенең якын күршеләре булган Кләмәнтәй, Сәрән, Ярсубай, Дальная Ивановка, Кителга авыллары тарихын чагылдыручылары да бик күп. Һәр халыкның үткәнен барлап, саклап торучы, яшь буынга түкми – чәчми аны әббәт тәрбияләү, үз халкының һәм башка милләтләрнең гореф – гадәтләренә хөрмәт белән карау, аны саклау, арттырырга тырышу,дәүләт политикасы фондында,төрле тормыш этапларында халыкның психологиясен, көнкүрешен, социаль үзгәрешләрен күрсәтуне алга куйган Халиулла Әхмәтшин исемендәге авыл тарихы музееның ишекләре бер дә ябылып тормый. Музей сукмакларында Рәсәй халкының аяк эзләре генә түгел, чит илләрдән килгән кунаклардан калган эзләр дә бик күп.
Күргәзмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Халиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музееның ишекләрен ачып керүгә, сезне авылның күренекле шәхесе, Бөек Ватан сугышы инвалиды, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, музейга нигез салучы Хәлиулла Әхмәтшинга багышланган, күргәзмә каршы ала. Бу күргәзмәдә аның майлы буяу белән ясалган авыл тормышына кагылган картиналары, макетлары, аның тормышы һәм эшчәнлегенә кагылган документаль мәгълүмат урнаштырылган.
Икенче күргәзмәләр залы – " Археология" бүлегендә Елховой Һәм Түбән Абдул авыллары җирлегеннән табылган бизон һәм мамонт сөякләре, төрле гасырга кагылган археологик табылдыклар белән танышырга мөмкин.
Өченче күргәзмә залы – 1900 еллар башы,крестьян гаиләсе,авылның атаклы чабатачысы булган Төхватулла карт һәм аның тормыш иптәше Мәрьям абыстайның гаиләсе, аларның тормышы, көнкүреше белән якыннан танышырга мөмкинчелек бирә.
Дүртенче күргәзмә залы – "Елховойлылар Бөек Ватан сугышында". Бу залда Елховой һәм Түбән Абдул авылларыннан сугышка киткән барлык кешеләрне да күрергә мөмкин.Күргәзмәдәге экспонатлар аларның сугыш кырында күрсәткән батырлыкларын тасвирлап тора.
Бишенче күргәзмә залы – "Бөек Ватан сугышыннан соң колхоз үсеше". Бу күргәзмә залында колхоз, мәдәният, матбугат, тәртип сагында хезмәт итүчеләр турында мәгълүмат урнаштырылган.
Алтынчы күргәзмә залы – " Туган ягым табигате". Бу зал үзенең матур итеп сайрап торучы кошлар, челтерәп аккан чишмә тавышлары белән карарга килүчеләрне табигать кочагына алып кереп, тирә – ягыбызда яшәүче кошлар һәм хайваннар белән танышу мөмкинлеге тудыра. Шул ук вакытта табигать пычрану сәбәпле барлыкка килгән мутант хайваннарны да күрергә мөмкин.
Җиденче күргәзмә залы – вакытлыча ясала торган күргәзмәләр залы, бу залда ел әйләнәсе төрле темаларга күргәзмәләр үтә.
Моны да карагыз[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
|Әлеге мәкаләдә мәгълүмат чыганаклары күрсәтелмәгән.|
|
<urn:uuid:b760b386-93da-43d2-ae87-78b3423cdeac>
|
CC-MAIN-2023-06
|
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A5%D3%99%D0%BB%D0%B8%D1%83%D0%BB%D0%BB%D0%B0_%D3%98%D1%85%D0%BC%D3%99%D1%82%D1%88%D0%B8%D0%BD_%D0%B8%D1%81%D0%B5%D0%BC%D0%B5%D0%BD%D0%B4%D3%99%D0%B3%D0%B5_%D0%95%D0%BB%D1%85%D0%BE%D0%B2%D0%BE%D0%B9_%D0%B0%D0%B2%D1%8B%D0%BB_%D1%82%D0%B0%D1%80%D0%B8%D1%85%D1%8B_%D0%BC%D1%83%D0%B7%D0%B5%D0%B5
|
2023-02-03T18:20:14Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-06/segments/1674764500058.1/warc/CC-MAIN-20230203154140-20230203184140-00425.warc.gz
|
tat
| 0.999979 |
Cyrl
| 1 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9999788999557495}
|
tt.wikipedia.org
|
Википедия:Мәнфәгатьләр каршылыгы
|Бу битнең кыскача аңлатмасы / Bu bitneñ qısqaça añlatması: Татар Википедиясе җәмгыяте бу мәсьәлә турында үз кагыйдәсен кабул иткәнче,
Рус Википедиясе киңәш-кулланмалары тәртибе нигезендә Википедия:Конфликт интересов кагыйдәсен кара.
Википедиядә мәнфәгатьләр каршылыгы астында аның нейтраль һәм тикшерелә торган эчтәлеге булган энциклопедия төзүдәге максатларының һәм конкрет авторның максатлары туры килмәвен аңлыйлар.
Мәнфәгатьләр каршылыгы - үз, яки башка затларның, компания яки төркемнәрнең мәнфәгатьләрен алга этәрү максатларында Википедиягә төзәтмәләр кертү. Автор яки текст редакторы Википедия максатларын калдырып чит мәнфәгатьләрне яклый башласа мәнфәгатьләр конфликты килеп чыга.
Мәнфәгатьләр каршылыгы килеп чыккан мәкаләләрне үзгәртү киңәш ителми. Әгәр мондый хәлләрдә кертелгән төзәтмәләр Википедиянең ВП:Нейтраль караш, ВП:Әһәмиятлелек, Википедия:Википедия нәрсә түгел кебек кагыйдәләрен бозса, аларның авторы санкцияләргә генә түгел, блокировкага кадәр дучар ителергә мөмкин. Мәнфәгатьләр конфликты табылу, текстны язучы файда эшләргә тырышкан затларга яки оешмаларга Википедиядән тыш зыян китерергә мөмкин.
Википедия - реклама яки «самиздат» мәйданчыгы түгел, ә энциклопедия. Шуңа күрә ул гамәлдәге кагыйдәләр таләпләренә туры килә торган материаллардан гына торырга тиеш, ә Википедиядә катнашучыларның барысы да энциклопедия булдыру мәнфәгатьләрен беренче урынга куярга тиеш.
|
<urn:uuid:c5245c45-e0ae-4d3c-80b2-c0d85a10f597>
|
CC-MAIN-2021-31
|
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%92%D0%B8%D0%BA%D0%B8%D0%BF%D0%B5%D0%B4%D0%B8%D1%8F:%D0%9A%D1%8B%D0%B7%D1%8B%D0%BA%D1%81%D1%8B%D0%BD%D1%83_%D0%BA%D0%BE%D0%BD%D1%84%D0%BB%D0%B8%D0%BA%D1%82%D1%8B
|
2021-07-31T13:50:35Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-31/segments/1627046154089.6/warc/CC-MAIN-20210731105716-20210731135716-00547.warc.gz
|
tat
| 0.999985 |
Cyrl
| 28 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9999845027923584}
|
tt.wikipedia.org
|
Татар мәгарифе порталы
Кичә, 2 нче ноябрь көнне, Казан шәһәренең Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында VII Дөньякүләм "Белем җәүһәрләре" файдалы татар интернет-проектлары бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Әлеге тантанада бәйгенең финалистлары, жюри әгъзалары, узган еллардагы җиңүчеләр, татар интернеты белән даими кызыксынучы татнетчылар катнашты.
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары һәм Татнетны үстерү фонды тарафыннан "Белем.ру" порталы кысаларында оештырылучы бәйгегә быел Татарстанның унҗиде шәһәр һәм районыннан, шулай ук Самара өлкәсеннән барлыгы 81 гариза килгән иде. Тәкъдим ителгән сайтлардан 64 сайт бәйгегә кабул ителде һәм 8 номинация буенча бәяләнде. Алар арасыннан 45 проект финал турына узды һәм тантанага чакырылган иделәр.
Бүләкләү тантанасы күпләрнең игътибарын җәлеп итте - җиңүчеләрне тәбрикләргә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Министрлар кабинеты, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәдәният министрлыгы, "Болгар" фонды вәкилләре, телевидение, татар журналистлары һ.б. танылган шәхесләр килгән иделәр. Тантана җырчыларның чыгышлары белән үрелеп алып барылды һәм чын тантана төсмерен алды.
Бәйгедән фоторепортаж һәм җиңүчеләр исемлеге белән бәйгенең рәсми сайтында танышырга була: http://konkurs.belem.ru.
http://konkurs.belem.ru
Хәзер online: 0 кулланучы
|
<urn:uuid:136073fa-3aa4-4cb5-9245-f516c8a3236a>
|
CC-MAIN-2021-39
|
https://belem.ru/node/6932
|
2021-09-21T19:39:01Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-39/segments/1631780057227.73/warc/CC-MAIN-20210921191451-20210921221451-00032.warc.gz
|
tat
| 0.999926 |
Cyrl
| 24 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9999262094497681}
|
belem.ru
|
Татар мәгарифе порталы
Сез монда
«Шаян ТВ» каналында 20 декабрьдән һәр көнне 11.25 һәм 19.25 сәгатьтә «Шаян Әлифба» дип исемләнгән анимацион сериал күрсәтеләчәк. Ул җыр форматында татар теле хәрефләре, әлифба белән таныштыра һәм анимация рәвешендә мисаллар ярдәмендә әлифбаны җиңел үзләштерергә ярдәм итә.
«Әлифбаның һәр 39 хәрефенә багышланган роликта балалар өчен аңлаешлы һәм тиз истә калырлык сүзләр кулланыла, аларның һәркайсы җырга салынган. Проектны «Шаян ТВ» сайтында да карап булачак. Анимацион роликлар аша хәзерге заман балаларына әлифбаны өйрәтү максатын куйдык — диде «Татар-информ»да матбугат очрашуында «Шаян ТВ» каналының башкарма директоры Рамилә Сәхабетдинова.
Проектны бер ел дәвамында әзерләгәннәр. «Шаян Әлифба» — каналыбызның зур уңышы, балаларга, ата-аналарга һәм укытучыларга бүләге. Проектны башлар алдыннан аны татар телен, халкыбызның мәгарифен үстерүгә күп көч куйган Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтовка тәкъдим иттек», — диде ул.
«Бала-сити» балалар бакчасы директоры Альбина Насыйрова ата-аналар, укытучылар исеменнән проектны әзерләүчеләргә рәхмәтен җиткерде. «Укытучыларыбыз дәресләрдә "Шаян Әлифба" видеосериалын күрсәтеп карады. Балалар экраннан татар телендә сөйләгән яшьтәшләрен күргәч, "мине дә күрсәтсеннәр өчен нәрсә эшләп була", — дип сорап, кызыксына башлыйлар», — диде ул.
«Татарча матур итеп сөйләшергә өйрәнсәгез, сез дә ул тапшыруда төшә алачаксыз, дип җавап бирдем. Бу проект балаларга татар телен өйрәнергә этәргеч бирә. "Шаян Әлифба" проекты һич кенә дә башка телләрдәге проектлардан ким түгел, балалар психологиясен дөрес исәпкә алып ясалган», — диде Альбина Насыйрова.
Аның сүзләренчә, кече яшьтәге балалар өчен тел турындагы роликлар мавыктыргыч, уен форматында булса яхшы. «Проектны югары дәрәҗәдә бәялим. Методика ягыннан ярдәмлек бар. Яңа серияләрен көтеп калабыз», — диде директор.
|
<urn:uuid:35b90b63-06b5-4c3e-aae0-6b827eb167de>
|
CC-MAIN-2023-06
|
https://belem.ru/node/8397
|
2023-02-04T11:15:46Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-06/segments/1674764500126.0/warc/CC-MAIN-20230204110651-20230204140651-00199.warc.gz
|
tat
| 0.999986 |
Cyrl
| 3 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9999864101409912}
|
belem.ru
|
Фёдор Симашев
|Федор Симашев|
|Туган телдә исем||Федор Петр улы Симашев|
|Туган||13 март 1945
Зәй районы, Югары Баграж авылы
|Үлгән||20 декабрь 1997 (52 яшь)
Зәй шәһәре
|Күмү урыны||Николо-Архангел зираты[d]|
|Милләт||татар|
|Ватандашлыгы|
|Һөнәре||чаңгычы|
|Бүләк һәм|
Федор Симашев — совет чаңгычысы, Олимпия чемпионы (1972). СССРның атказанган спорт мастеры, Татарстанның атказанган физик культура хезмәткәре мактаулы исем, «Почет билгесе» ордены, «Хезмәттәге батырлык өчен» медале иясе.
Эчтәлек
Тәрҗемәи хәле[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Федор Петрович Зәй районының Югары Баграж авылында 1945 елның 13 мартында Петр Исакович һәм Федора Федоровна Симашевлар гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Атасы урманчы булып эшли, анасы биш бала тәрбияләп үстерә.
Федор Симашев үзенең «Чаңгы юлларында» исемле китабында беренче тапкыр чаңгыга басуын болай итеп искә ала.
Бер елны әти миңа имән чаңгылар ясап бирде. Шуларны тагып беренче мәртәбә урамга чыгуым әле дә исемдә. Капканы ачуга, шул чаңгыларны аякларыма кидем дә, алдымда җәелеп яткан ак кар өстеннән атлап киттем. Бераз үткәч, әйләнеп карасам, исем китеп кычкырып җибәрә яздым: әле генә бер эз дә булмаган җирдә тасмадай чаңгы юлы сузылып калган.
Бу вакытта аңа 5 яшь була.
Баграж авылындагы җидееллык мәктәпне тәмамлагач, урта белем алу өчен 9 чакрым ераклыктагы Түбән Биш авылына йөри башлый.
Мәктәптә оештырылган ярышларда катнашып, җиңел атлетика, гимнастика, граната ыргыту, турникта тартылу, велосипедта, чаңгыда узышу төрләреннән алгы урыннарга чыгып грамоталар яулый. 10 нчы сыйныфта укыганда Федор Симашев чаңгы буенча Зәй районы чемпионы исеменә лаек була. 1963 елны Түбән Биш урта мәктәбен тәмамлап өлгергәнлек аттестаты ала. Әтисе белән әнисенең фатихасын алып, кышка җитәрлек утын, печән әзерләгәч, авылның ике егете белән кары күп, кышы озын булган якка – себергә китеп бара. Иркутскидан 60 чакрымдагы Ангара елгасы буена утырган Усолье-Сибирское дигән шәһәргә урнашалар. Симашевны төзелешкә балта остасы-бетончы итеп эшкә алалар. Анда ул спорт белән шөгыльләнүен дәвам итә, ирекле көрәш түгәрәгенә языла, велосипед спорты белән мавыга. Тренер Б. Биюшкин киңәше белән Федор Симашев чаңгычылар түгәрәгенә языла. Шәһәр беренчелегенә үткәрелгән чаңгы ярышында Симашев III нче урынны ала һәм шәһәрнең җыелма командасына керә.
Спорт карьерасы[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1964 елны Симашев Совет армиясе сафларына алына. Ул чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. Армиядә спорт белән шөгыльлләнүен ташламый, чаңгыда гына түгел, ә көрәш, йөгерү, ату ярышларында да актив катнаша башлый. Чик буе гаскәрләре беренчелегенә Петрозаводскида үткәрелгән чаңгы ярышларында 7 нче урыннны ала. Бу аңа хезмәт иткән җирендә спорт белән шөгыльлләнү өчен зур мөмкинлекләр ача. Шул ук елны Федор Петровичны "Динамо" спорт җәмгыятенең үзәк советы командасына алалар. Урал таулары итәгендәге Миас шәһәрендә, тренировкалар вакытында, танылган тренер В. Бучин белән якыннан таныша һәм аның җитәкчелегендә эшли башлый. Иртән 5-6 километр йөгерү, көндез 30-35 километр чаңгыда шуу, кичен 6-7 километр йөгерү, 10-15 минут гимнастика күнегүләре — Симашевның көндәлек режимына әверелә.
Кемерово шәһәрендә үткәрелгән Спартакиада ярышларында 15 километрлы арада 284 чаңгычы арасында беренче урынны ала.
1966 елны В.Н.Бучин аны Мәскәүгә "Динамо" командасына чакыртып ала Һәм махсус план буенча ярышларга әзерләнүне дәвам итәләр. Шул кышта Чехословакиядә үткәрелгән халыкара ярышларда катнаша.
Мурманскида үткәрелгән "Төнъяк бәйрәмендә" катнашып унбиш километрга көч сынашкан дүрт йөз чаңгычы арасында сигезенче, ә утыз километрлы арада икенче урынны алгач, аңа илебез җыелма командасы тренерлары игътибар итә һәм Симашевны җыелма командага кандидат итеп алалар.
1968 елның 13 гыйнварында Олимпия командасына керү хокукы алу өчен сайлау ярышлары үткәрелә. Бу ярышта җиңеп, Симашев Олимпия уеннарына барасы командага кертелә. Франциядәге Гренобль шәһәрендә беренче мәртәбә Олимпия уеннарында катнаша. Ләкин безнең ил командасы бу уенннарда уңышсыз чыгыш ясый.
1968 елның җәендә Мәскәү өлкә педагогия институтының физик тәрбия факультетына читтән торып укырга керә. Шулай итеп, Федор Симашевның тормышына тагын бер мәшәкать – хезмәт итү, ярышларга әзерләнү, аларда катнашу белән бер үк вакытта, елына икешәр мәртәбә имтиханнар бирү, зачетлар тапшыру да өстәлә.
1970 елны Чехословакиядә үткәрелгән ярышларда Федор Симашев үзенең иптәшләре Вячеслав Веденин, Владимир Воронков, Валерий Тараканов белән эстафетада дөнья чемпионы исемен алалар. Бу уңышлары өчен "Хезмәттәге батырлык" медале белән бүләкләнә һәм "СССРның атказанган спорт мастеры" дигән исемгә лаек була.
1972 елда Япониянең Саппоро шәһәрендә XI кышкы Олимпия уеннары үткәрелә.
Унбиш километрлы дистанциядә Федор Симашев көмеш медаль ала, моңа кадәр Олимпия уеннарының берсендә дә илебездәге ир чаңгычыларның мондый югары дәрәҗәгә ирешкәне булмаган. Бу җиңү Симашевны канатландырып җибәрә. Аны котлап илебезнең төрле төбәкләреннән телеграммалар килә.
13 февраль көнне үткәрелгән 4х10 километрлы эстафетада чаңгычылар В.Воронков, Ю.Скобов, Ф.Симашев, В.Веденин дөньяда иң көчлеләр булып саналган Норвегия, Швеция командаларын узып, алтын медаль алалар һәм Олимпия чемпионы исемен яулыйлар.
Саппородан кайткач, Федор Петрович "Почет билгесе" орденына лаек була.
АКШның Лейк-Плэсид шәһәрендә студентларның кышкы Универсиадасында 15 километрлы дистанциядә – беренче, эстафетада – беренче, 30 километрда — өченче алтын медален ала. 1974 елга дөньяның иң көчле чаңгычылары арасында Ф. П. Симашев өченче урында тора.
Швециядә (Хагфор) 30 километрда — алтын, Свердловскида үткәрелгән СССР халыкларының III кышкы спартакиадасында 50 километрлы арада – алтын, Мурманскида ил беренчелегенә үткәрелгән ярышларда эстафетада – алтын медаль яулый.
|Дистанция||Grenoble 1968||Sapporo 1972|
|15 km||26нчы||Көмеш|
|30 km||6нчы|
|50 km||8нче|
|4x10km||Алтын|
Чаңгы спорты буенча дөнья чемпионатлары[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
|Дистанция||Vysoke Tatry 1970||Falun 1974|
|15 km||Бронза|
|50 km||4нче|
|4x10km||Алтын||Көмеш|
Тренерлык эше[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
"Симашев Мәскәүдә Татарстан җыелма командасы оештырырга җыена бугай", — дип шаярталар иптәшләре һәм тренерлар, аның үз тирәсенә якташларын җыюын күреп. Татарстанның талантлы яшь чаңгычыларын үз янына Мәскәүгә чакыра, укырга керергә ярдәм итә, яхшы тренерлар белән таныштыра. Югары Баграж авылыннан авылдашы Михаил Краснов, үзенең энесе Николай Симашев, күрше Мәлем авылыннан Бәгъданур Галин, Илшат Гафиатуллин, Әхмәт авылыннан Мөдәррис Әхмәтшин, Әлмәт шәһәреннән Валерий Башанов һәм башка талантлы яшьләрне Мәскәүгә алып килә. Алар армия хезмәтен дә Мәскәүдә генә үтәләр.
Туган ягына кайту[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1992 елны чик буе гаскәрләре подполковнигы дәрәҗәсе белән запаска чыгып, туган төбәгенә кайта. КамАЗның Зәйдәге автоагрегат заводына тренер – директорның спорт эшләре буенча урынбасары булып эшкә урнаша. Ул Зәйдә спортны үстерүгә, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга, талантлы яшьләрне спортка тартуга үзеннән зур өлеш кертте. Аз гына вакыт эчендә (1992 – 1997) Мәскәүдән спорт инвентарьлары, чаңгычылар өчен комбинезоннар кайтартыла. Федор Петрович үзе тренерларны спорт серләренә өйрәтә, техник һәм психологик яктан ярдәм күрсәтә, тренировкаларга килә. Төрле очрашуларда чыгышлар ясый, мәктәпләргә бара. Симашев җитәкчелеге астында Зәй чаңгы командасы Республикада гына түгел, хәтта Русия беренчелегенә ярышларда катнаша, Ялта-Зәй чаңгы стадионында ел саен иң көчле чаңгычылар арасында Симашев призына ярышлар үткәрелә.
Яшь буынны сау-сәламәт итеп, спорт рухында тәрбия итүдә үзен-үзе кызганмыйча ярышларга йөрде һәм көтмәгәндә 1997 елның 19 декабрендә бөек чаңгычы, тренер Федор Петрович Симашев безнең арадан китте. Аңа бу вакытта 52 генә яшь иде.
|
<urn:uuid:23b6d658-e605-476e-a36f-1be4cfefbcd0>
|
CC-MAIN-2018-26
|
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A4%D1%91%D0%B4%D0%BE%D1%80_%D0%A1%D0%B8%D0%BC%D0%B0%D1%88%D0%B5%D0%B2
|
2018-06-22T05:22:56Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2018-26/segments/1529267864354.27/warc/CC-MAIN-20180622045658-20180622065658-00137.warc.gz
|
tat
| 0.999964 |
Cyrl
| 52 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9999644756317139}
|
tt.wikipedia.org
|
Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Татар китабына игътибар арткан. Соңгы вакытта яшьләр татар классикларына мөрәҗәгать итә башлаган. Бу хакта республиканың яшьләр китапханәсе директоры урынбасары Суфия ханым Гатауллина җиткерде.
Кичә Татарстан Мәдәният министрлыгында Мәдәният елы уңаеннан оештырылган очрашуларның чираттагысы булып узды. Сүз китапханәләр тормышы хакында барды.
Мәгълүм булганча, республиканың үз Милли китапханәсе бар. Ул бай тарихка ия. "Казанда яшәгән библиофил һәм туган якны өйрәнүче Иван Алексеевич Второвның 903 исемдәге һәм 1908 томнан, периодик басмалардан торган шәхси коллекциясе хәзерге Милли китапханәнең нигезе булып санала. И.А.Второвның улы Николай Иванович Второв (әдәбиятчы, археолог һәм этнограф) 1844 елда бу коллекцияне, җәмәгать китапханәсе оештыру максаты белән шәһәргә бүләк итә. Бераз соңга калып булса да, 1865 елның 10 (яңа стиль белән – 24) гыйнварында шәһәр җәмәгать китапханәсе ачыла. 1906 елда Казанда яшәүче мөселманнар өчен җәмәгать китапханәсенең аерым бүлеге ачыла һәм шул заманда Россия татарлары арасында мәдәният-мәгърифәт үзәге булып таныла. Бүлекнең башлангыч фондында төрле шәхесләр бүләк иткән 915 исемдәге 1277 том исәпләнә" - дип, Милли китапханә директоры Наил Камбиев тарих битләренә тукталып узды.
- Безнең өчен һәр ел – мәдәният елы, китапханә үз эшчәнлеген һәрвакыт киң һәм нәтиҗәле алып бара, - ди директор. Биредә даими рәвештә тематик цикллар оештырыла. «Кеше һәм мәдәният», «Мәдәният - һәр нәрсәгә башлангыч», сирәк һәм кыйммәтле басмалар күргәзмәләре уздырыла.
Китапханә татар халкы мәдәниятын таныту үзәге булып тора. Мисал итеп композитор Фәрит Яруллинның 100 еллыгы уңаеннан "Татар музыкасы шедеврлары - "Шүрәле" балеты", "Татарстанның музыкаль мәдәнияты: халык уен кораллары", "Клара Булатованың музыкадагы тормышы. 100 еллыгына багышлана" һәм башка чараларны китереп була. Видеосалон утырышлары да оештырырга ниялиләр биредә.
Милли китапханә Россия китапханәләре һәм чит илләрдә гомер итүче милләттәшләребез белән дә тыгыз элемтәдә тора, татар китапларын чит төбәкләрдә таратуда да актив эш алып бара. Симферопольдә урнашкан кырым-татар китапханәсе белән дә әлемтәләр ныклы.
Республиканың яшьләр китапханәсе дә заманадан калырга тырышмый. Яшьләрне китапка авызландыру җәһәтеннән төрледән-төрле чаралар үткәрелә. "Укытучылар бездә сыйныф сәгатьләрен оештыра. Яшь рәссамнар белән очрашуларны даими уздырабыз. Аларның күргәзмәләре вакытында мастер-класслар зур уңыш белән үтә. Һәрбер чарага китап күргәзмәсе әзерләнә. Әлбәттә инде, моннан егерме ел элек вакыттагы шикелле китап укучылар ишелеп килми. Ләкин китап алырга килмәсәләр, без үзебез китап белән барырга тырышабыз. Мәктәп китапханәләрендә үз нокталарыбыз бар", - дип сөйләде Суфия Гатауллина.
Чыганак: http://www.intertat.ru
|
<urn:uuid:e8852aea-1524-47bf-bd83-38e4709c139a>
|
CC-MAIN-2020-45
|
http://belem.ru/node/5097
|
2020-10-27T08:27:28Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-45/segments/1603107893845.76/warc/CC-MAIN-20201027082056-20201027112056-00472.warc.gz
|
tat
| 0.999989 |
Cyrl
| 6 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9999892711639404}
|
belem.ru
|
Әсән-Елга авылы мәчете
Әсән-Елга авылы мәчетен XVIII гасыр азагында исемнәре калмаган татар осталары салган. Бер катлы, зур түгел (габариты – 8x15,6 метр) гыйбадәтханә Әсән-Елга авылының аскы өлешендә, йортлар арасында урнашкан, ике заллы һәм түбә уртасында булган бер манаралы мәчетләр типына керә. Биредә төп гыйбадәт залыннан тыш өстәмә зал һәм вестюбиле дә бар: һәммәсе үз урынында. Вестибюль астында, аскы өй бинасында алгы бүлмә (прихожая) урнашкан. Мәчеткә бинаның көнчыгыш ягыннан, алгы бүлмә аркылы керәләр, аннан соң баскыч буенча вестибюльгә менәләр. Вестибюльнең көньяк-көнбатыш почмагыннан тар баскыч буенча чорма белән манарага менәргә була. Вестибюльнең көнчыгыш ягына пыяла куйдырыл-ган веранда орынып тора. Ике кыеклы түбәле веранда ике колоннага таянып тора һәм мәчеткә керү җирен күрсәтә сыман. Мәчетнең дүрт кыеклы түбәсе уртасында си-гезкырлы, биек чатыр белән очланган манара күренеп тора. Манараның баганалары бүрәнәдән җыелган дүрткырлы бурага терәлә, бураның нигезендә исә түшәмәнең калын матчалары ята. Манара кәүсәсенең ныклыгын каркас баганаларына аркылы кергән уелмалар белән фонарь һәм манара чатыры биеклекләрендә урнашкан ялгау җайланмалары тәэмин итә. Ул җирләрне манараның тышкы ягында урнашкан киң кәрнизләр һәм яңгыр суын түгә торган, тактадан ясалган җайланмалар буенча танып була. Соңрак төзелгән мәчетләрдән аерма буларак Әсән-Елга мәчете манарасына бормалы түгел, ә гади баскыч буенча күтәрелергә кирәк. Мәчет бурасы диаметры 50 сантиметрга кадәр җитә торган бүрәнәләрдән җыелган, такталар белән тышланган Һәм бут (акташ) нигезенә куелган. Турыпочмаклы тәрәзәләр гади генә йөзлекләр белән чорнап алынган. Әсән-Елга мәчете XVIII гасыр азагындагы татар-мөселман агач архитектурасының безнең көннәргә кадәр сакланган бердәнбер истәлеге булып санала.
Мәчет традицион эшләнешенең лаконизмы белән бергә монументаль формалары белән дә аерылып тора, тик ул формалар, кызганычка каршы, соңрак такта белән тышлау нәтиҗәсендә "югалып" кала.
|
<urn:uuid:f6f6134d-d5c7-42a7-ad3c-5d4773a0af40>
|
CC-MAIN-2014-49
|
http://tt.wikipedia.org/wiki/%D3%98%D1%81%D3%99%D0%BD-%D0%95%D0%BB%D0%B3%D0%B0_%D0%B0%D0%B2%D1%8B%D0%BB%D1%8B_%D0%BC%D3%99%D1%87%D0%B5%D1%82%D0%B5
|
2014-11-23T03:31:22Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2014-49/segments/1416400379063.15/warc/CC-MAIN-20141119123259-00064-ip-10-235-23-156.ec2.internal.warc.gz
|
tat
| 0.999998 |
Cyrl
| 45 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9999977350234985}
|
tt.wikipedia.org
|
|Электроокулография
|Электроокулография Викиҗыентыкта
Электроокулография (ЭОГ) — уңай корылмалы мөгезкатлау белән күзнең тискәре корылган арткы котып арасында даими потенциалны тикшерү ысулы (рәс. 1.37). Бу ысул челтәркатлауның пигментлы эпителие (ЧПЭ) һәм фоторецепторларның активлыгын чагылдыра. Димәк, фоторецепторлар дәрәҗәсенә якын булган күзнең зарарлануларында ЭОГ нормаль булачак. Күпчелек очракта, ЧПЭ-ның таралган яки киң үзгәрешләре ЭОГ күрсәткечләренә шактый йогынты ясый.
Техникасы.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Сынауны караңгылыкка һәм яктылыкка җайлашу шартларында үткәрәләр: а) электродларны күзнең эчке һәм тышкы почмакларына урнаштыралар;
б) авыруга карашын даими амплитуда белән як-якка күчерергә кушалар. Күзнең һәрбер хәрәкәтендә мөгезкатлауга иң якын электрод икенчесенә карата актив була;
в) потенциаллар аермасы көчәйткеч аша узып теркәлә.
Аңлатма.[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Нормада ЭОГ амплитудасының күп төрләре бар, шуңа күрә нәтиҗә яктылыктагы максималь потенциалның (дулкынның яктылык күтәрелүе) караңгылыктагы минималь потенциалына (дулкынның караңгылык төшүе) нисбәтле.
Потенциал Арден коэффициенты яки процент рәвешендә күрсәтелә. Нормада ул 1,85 яки 185% тәшкил итә.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Чыганаклар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Джек Кански. Клиник офтальмология. Системалаштырылган караш. / редакторлар: Еричева В.П.. — 2009. — Б. 944. — ISBN 83-7609-034-8.
|
<urn:uuid:020f0cab-37bd-4641-9eee-0d723101f5c5>
|
CC-MAIN-2024-10
|
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%AD%D0%BB%D0%B5%D0%BA%D1%82%D1%80%D0%BE%D0%BE%D0%BA%D1%83%D0%BB%D0%BE%D0%B3%D1%80%D0%B0%D1%84%D0%B8%D1%8F
|
2024-02-21T15:23:10Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2024-10/segments/1707947473518.6/warc/CC-MAIN-20240221134259-20240221164259-00034.warc.gz
|
tat
| 0.999915 |
Cyrl
| 1 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9999145269393921}
|
tt.wikipedia.org
|
Татар мәгарифе порталы
2009 елның 4-5нче мартында Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы 8 төр махсус (коррекцион) оешма җитәкчеләрен республикакүләм киңәшмәгә чакыра. Җыен "Сәламәлеге ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән эшләүдә укыту-тәрбия процессын коррекцион-үстерү юл белән алып бару принципларын тормышка ашыру" темасына узачак.
Киңәшмә Норлат районының махсус (коррекцион) интернат-мәктәбе базасында үткәрелә. Киңәшмә эшендә республиканың 35 коррекцион белем бирү оешмасы җитәкчеләре катнашырга тиеш.
Катнашучыларга Норлат махсус (коррекцион) интернат-мәктәбенең эш тәҗрибәсе белән танышу мөмкинлеге тудырылачак. Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фәни министрлыгы биргән мәгълүматларга караганда, киңәшмә үз эшен сәгать 13:00дә башлап җибәрәчәк.
Теркәүне исә 12:00гә кадәр, Норлат шәһәре, Школьная урамы, 7нче йорт адресы буенча узарга кирәк. Элемтә өчен телефон: 8(84345) 2-36-56, 2-31-85. (Норлат махсус (коррекцион) интернат-мәктәбе директоры Линар Нурислам улы Манәпов).
Хәзер online: 0 кулланучы
|
<urn:uuid:f4d561ce-3300-45a8-94e3-1384e63ba9d3>
|
CC-MAIN-2021-39
|
https://belem.ru/node/1141
|
2021-09-24T08:59:55Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-39/segments/1631780057508.83/warc/CC-MAIN-20210924080328-20210924110328-00379.warc.gz
|
tat
| 0.999851 |
Cyrl
| 6 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9998512268066406}
|
belem.ru
|
Татар мәгарифе порталы
Сез монда
Тормыш тәҗрибәсе туплаган, бар өлкәдә үтемле, үз фикере булган 86 яшьлек ил агасын күз алдына китерик әле. Балалар һәм үсмерләр өчен чыгып килә торган "Сабантуй" газетасы да ил агасына тиң басма. Тик 86 яшькә җитүенә карамастан, ул һәрвакыт яшь, ел саен яңара, матурая.
"Сабантуй" газетасы яшь иҗатчылар, каләм тибрәтүчеләр өчен иҗат мәйданы, батырлык, шәфкатьлелек, матурлык мәктәбе, тормыш дәреслеге дә. Газета битләрендә көрәшергә, бил алышырга, төрле бәйгеләрдә катнашырга мөмкин. Үзеңне төрле яклап сынарга, үстерергә була.
"Сабантуй"лы балачак - киләчәкле балачак. Ул укучыларының һәрвакыт якын дусты, ышанычлы сердәше. Татар балаларының яратып укый торган бердәнбер газетасы. "Сабантуй"лы мәйданда бергә булыйк!
"Сабантуй" газетасына 2011 елның I яртысы өчен язылу дәвам итә. Бәясе — 172 сум 98 тиен. Индекс — 54124.
p.s.
Әлеге хәбәрне укып чыктым да, аны Белем.ру битләрендә дә урнаштырырга булдым. Балачагымда минем иң якын "дустым" иде ич ул. Хәтта югары белем алып эшкә урнашканнан соң да "Сабантуй" газетасы белән юлларым кисеште - анда күпмедер вакыт "Виртуаль дөнья" рубрикасын алып бардым.
Бүгенге укучылар - яңа замана балалары. Яңа замана газеталарга да яңа таләпләр куя. Әлеге таләпләрне күпме генә үтәсәләр дә, республикабыз газета-журналлары үз укучыларын югалта баралар. Аеруча балалар өчен газета-журналларның укучылары кимү аяныч күренеш. Милләтебез исән калсын дисәк, балаларыбыз татар телендә китаплар, газета-журналлар укып үсәргә тиешләр.
Әлеге хәбәр белән барлык ата-аналарга мөрәҗәгать итәсем килә. Балаларыгыз татарча укып үссеннәр. "Сабантуй" кебек татар телендәге яхшы газета-журналларга язылыгыз! Укый белмәсәләр - рәсемнәрен карарлар, бераз үскәч үзләре дә укый башларлар. Ә инде язылгансыз икән - балаларыгыз газета үткәргән бәйгеләрдә актив катнашырга тырышсыннар, аларда җиңеп чыксыннар, зиһенле булсыннар. Белемне бары тик үз туган телеңдә алганда гына нинди дә булса үрләргә ирешеп була.
Якын танышларым арасында үз туган телен белми торган татар яшьләре дә бар. Аларга үз вакытында әти-әниләре туган телләрен өйрәтмәгәннәр. Рус теле белән генә кеше булып калып була, дип уйлаганнар, һәм ... ялгышканнар.
Ә үз туган телләрен белгән таныш яшьләр алар янында бер баш югары булып торалар. Татар телен дә яхшы беләләр һәм кадерлиләр, рус телендә дә камил сөйләшәләр - кая барсалар да югалып калмыйлар, барысына да өлгерләр. Ә туган телен ата-анасы өйрәтергә оныткан балаларга бүген аны өйрәнү инде нык авыр. Бары тик ата-аналарына карата үпкәләре генә йөрәкләрендә саклана.
Газета-журналларга язылу дәвам итә. Бер "Сабантуй" белән генә дә чикләнеп калмагыз, татар телендә чыгып килгән төрле-төрле газета-журналларга язылыгыз. Ата-анага карата хөрмәт туган телгә хөрмәт булганда гына чынлап торып кадерле була!
Раил Гатауллин, "Белем.ру" ҖЧҖ директоры
|
<urn:uuid:a2494e31-3295-49de-a6f2-e01b7dd90c34>
|
CC-MAIN-2021-39
|
https://belem.ru/node/2911
|
2021-09-16T17:50:14Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2021-39/segments/1631780053717.37/warc/CC-MAIN-20210916174455-20210916204455-00325.warc.gz
|
tat
| 1.000005 |
Cyrl
| 14 |
{"tat_Cyrl_score": 1.0000052452087402}
|
belem.ru
|
Татар мәгарифе порталы
"Тәртип FM" радиосының "Тел дигән дәрья бар" сәхифәсе тапшырулары
"Тәртип FM" радиостанциясенең "Тел дигән дәрья бар" сәхифәсе тапшырулары ("Тәртип FM" радиостанциясе белән үзара килешү нигезендә урнаштырылып барыла).
Сәхифәне Мөслим районының лаеклы ялдагы татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Каюм Насыйри премиясе лауреаты Мөхәммәтгәрәева Гөлфия Вагыйз кызы алып бара.
- И, газиз туган телем!
- Сүз көче
- Сүзләрнең дә тарихы бар
- Дөрес сөйлибезме?!
- Җырның ертыгы бармы?
- Ертык сүзләр
- Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашы
- Катыштырма вә ләкин телгә телне
- Матурлык йөздә түгел, сүздә
- Ни башына ни кунган
- Кем син, нәселең кем синең?!
- Ни хәлең бар, кеше туганым?
- Хатын, Алла боерса, ишек ач
- Исемнәр бакчасына сәяхәт
- Сүзләр һәм гыйбарәләр дөньясында
- Тели белсәң теләк
- Хикмәтле гыйбарәләр
|
<urn:uuid:a92fc8a6-2501-4c88-a254-0effd72b0101>
|
CC-MAIN-2022-33
|
http://belem.ru/node/5496
|
2022-08-09T08:13:09Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2022-33/segments/1659882570913.16/warc/CC-MAIN-20220809064307-20220809094307-00715.warc.gz
|
tat
| 0.999951 |
Cyrl
| 41 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9999507665634155}
|
belem.ru
|
Татар мәгарифе порталы
Бүгенге көндә интернет челтәре яшьләр һәм өлкәннәрнең генә түгел, ә күп кенә укучы балаларның да ярдәмчесенә һәм дустына әйләнә бара. Балаларны интернетта ниләр көтә? Балалар өчен татар интернеты бармы? Балаларга нинди киңәшләр бирергә була, аларга нинди ярдәм кирәк?
Әлеге темага "Сабантуй" балалар һәм үсмерләр газетасы редакциясендә зур гына әңгәмә булды. Төрле фикерләр әйтелде. Балалар өчен татар интернетының, татар телендә файдалы ресурсларның юк диярлек булуы билгеләп үтелде.
Бу максаттан "Сабантуй" балалар һәм үсмерләр газетасы белән "Белем.ру" интернет-порталы арасында иҗади хезмәтәшлек итү турында килешүгә кул куелды. Әлеге килешү нәтиҗәсендә татар балалары өчен Белем.ру порталы форумы кысаларында "Сабантуй" газетасы форумы ачылды - балаларга татар телендә аралашу киңлеге булдырылды. Укучы балалар форумда танышып һәм аралашып кына калмыйлар, үзләренең иҗат җимешләре белән уртаклаша, "Сабантуй" газетасы һәм "Белем.ру" порталы белгечләреннән үзләренә кызыксындырган сорауларга җаваплар да таба алалар.
Шул ук вакытта, "Белем.ру" порталы газета битләрендә укучы балаларга файдалы һәм кызыклы яңалыклар тәкъдим итеп барачак, әлеге яңалыклар аерым рубрикада басылачак. Әлеге килешү һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән киләчәктә балалар өчен яңадан-яңа интернет-проектлар ачылыр дип көтелә.
"Белем.ру" порталы һәм "Сабантуй" газетасы булдырган әлеге мөмкинлектән файдаланып Җир шары буйлап таралып яшәгән балалар үзара дуслашыр, аралашыр, ерак араларны якынайтыр дип көтелә.
Хәзер online: 0 кулланучы
|
<urn:uuid:d42cd51e-db4a-49ac-a153-5b823add6e90>
|
CC-MAIN-2020-29
|
http://belem.ru/node/3061
|
2020-07-09T22:12:16Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2020-29/segments/1593655901509.58/warc/CC-MAIN-20200709193741-20200709223741-00191.warc.gz
|
tat
| 0.999985 |
Cyrl
| 3 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9999847412109375}
|
belem.ru
|
Ациклик кушылмалар
Ациклик кушылмалар (алифатик кушылмалар) — углерод атомнары үзара ачык звено хасил итеп береккән органик кушылмалар. Ациклик кушылмалар табигый газ һәм нефтьтә очрый. Биологик процессларда зур роль уйный. Ациклик кушылмаларга барысы да липидлар һәм аларның метаболизм тәхсиләтләре, шуннан аксымнар составындагы күпчелек аминокислоталар һәм башкалар керә. Күпчелек үсемлекләрнең эфир майлары составында ациклик эфирлар, альдегидлар, спиртлар һ. б. була. Югары молекулалы ациклик кушылмалар температура тәэсирендә түбән молекулалы кушылмаларга бүленә, һәм катализаторлар булганда бу түбәнрәк температурада да була. Сәнагатьтә күпчелек ациклик кушылмаларны синтезлау өчен олефиннар, ацетилен һәм углекислый газ башлангыч матдә сыйфатында эшләтелә. Күпчелек ациклик кушылмалар синтетик каучук, сәнәгый җеспел, пластмассалар, дару ясауда һ.б. хасил булган матдәләрне табуда файдаланыла.
|
<urn:uuid:994d917a-9a1e-4c64-8e98-052dc304c908>
|
CC-MAIN-2023-14
|
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%90%D1%86%D0%B8%D0%BA%D0%BB%D0%B8%D0%BA_%D0%BA%D1%83%D1%88%D1%8B%D0%BB%D0%BC%D0%B0%D0%BB%D0%B0%D1%80
|
2023-03-23T18:14:23Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-14/segments/1679296945182.12/warc/CC-MAIN-20230323163125-20230323193125-00307.warc.gz
|
tat
| 0.999379 |
Cyrl
| 1 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9993789792060852}
|
tt.wikipedia.org
|
Эльвира Нәбиуллина
|Эльвира Нәбиуллина|
|Туган телдә исем||Эльвира Сәхипзадә кызы Нәбиуллина|
|Туган||29 октябрь 1963 (59 яшь)|
Уфа, Башкорт АССР, СССБ
|Милләт||татар[1]|
|Ватандашлыгы||Россия|
|Әлма-матер||Мәскәү дәүләт университетының икътисад факультеты[d], Ель үнивирситите һәм Мәскәү дәүләт университеты|
|Һөнәре||Икътисадчы, сәясәтче|
|Эш бирүче||Русия сәнәгатькәрләр һәм эшмәкәрләр берлеге[d]|
|Сәяси фирка||Бердәм Русия һәм Советлар Берлеге коммунистик фиркасе|
|Җефет||Ярослав Кузьминов[d]|
|Бүләк һәм премияләре|
Эльвира Сәхипзадә кызы Нәбиуллина (1963 елның 29 октябрендә, Уфа) (tat. lat. Elwira Näbiullina) — Россия икътисадчысы, дәүләт эшлеклесе, Россия президенты ярдәмчесе. В. Путин тарафыннан РФ Үзәк Банкы җитәкчелегенә тәкъдим ителгән. 2013 елның 9 апрелендә Дәүләт Думасы депутатлары Эльвира Нәбиуллинаны Россия Үзәк банкы рәисе вазифасына раслады.
Тәрҗемәи хәл[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Эльвира Нәбиуллина Уфа шәһәрендә (Башкорт АССР) 1963 елның 29 октябрендә татар гаиләсендә туган. Урта мәктәпне гел "бишле"гә генә тәмамлаган булса да, аңа алтын медаль тапшырмаганнар. 1986 елда Мәскәү Дәүләт Университетының Икътисад факультетын тәмамлаганы.
Эшчәнлек[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
1995—1996 елларда — Россия Икътисадый реформа департаментының җитәкче урынбасары.
1996—1997 елларда — Россия Икътисад министрлыгы әгъзасы.
1997—1998 елларда — Россия Икътисад министрлыгы җитәкчесенең урынбасары.
1998—1999 елларда — «Промторгбанк» банкы рәисенең урынбасары.
1999—2000 елларда — "Стратегик эшләүләр Үзәге" фондының вице-президенты.
2000—2003 елларда — Россия Икътисадый Үсеш һәм Сәүдә министры Герман Грефның урынбасары.
2003—2005 елларда — "Стратегик эшләүләр Үзәге" фондының президенты.
2007 — 2008 елларда — Россия Икътисадый Үсеш һәм Сәүдә министры.
2008 — 2012 елларда — Россия Икътисадый Үсеш министры
2012 елның 22 маеннан — Россия президенты ярдәмчесе.
2013 елның 13 мартында президент Путин Россия Үзәк банкы җитәкчелегенә Эльвира Нәбиуллинаны нәмзәт итеп тәкъдим итте.
2013 елның 9 апрелендә Дәүләт Думасы депутатлары Эльвира Нәбиуллинаны Россия Үзәк банкы рәисе вазифасына раслады.
Искәрмәләр[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Тышкы сылтамалар[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
- Эльвира Нәбиуллина Россия Үзәк банкы рәисе итеп расланды. Татар-Информ 2016 елның 4 март көнендә архивланган.
- Последние упоминания о Эльвире Набиуллиной в СМИ — Инфоротор 2013 елның 11 декабрь көнендә архивланган.
- Набиуллина Э. С. в именном указателе сайта Kremlin.ru
- 29 октябрь көнне туганнар
- 1963 елда туганнар
- 1 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары
- 2 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары
- 3 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары
- Әлифба буенча шәхесләр
- Россия икътисадчылары
- Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаучылар
|
<urn:uuid:e12bf363-0205-4e06-b254-12d2efa8cf1f>
|
CC-MAIN-2023-14
|
https://tt.wikipedia.org/wiki/Elvira_N%C3%A4biullina
|
2023-04-01T08:46:36Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2023-14/segments/1679296949701.56/warc/CC-MAIN-20230401063607-20230401093607-00136.warc.gz
|
tat
| 0.999625 |
Cyrl
| 1 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9996252059936523}
|
tt.wikipedia.org
|
Шигърият бәйрәмендә һәр елдагыча КФУ студентлары зур активлык күрсәтте.
КФУның Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе студентлары "Казан Экспо" күргәзмәләр үзәгендә Габдулла Тукай һәм башка әдипләрнең шигырьләрен төрле рольләргә кереп яңгыратты.
Туган тел көне уңаеннан оештырылган тантанада теләгән һәркем катнаша алды. Төп шарт – алып баручылар әйткән рольгә кереп, шигырьләрне яңгырату иде. "Без имтихан биргән рольгә кереп яисә чит ил кешесе булып Габдулла Тукай, Шәехзадә Бабич шигырьләрен укыдык", – диде алар.
"Безгә тамашачылар көч биреп торды һәм чыгышыбыздан соң кул чаптылар. Аларның хисләнеп китеп тыңлаулары күңелгә якын иде", – диде татфак студентлары.
"Минем өчен Туган тел көне чыннан да бәйрәм. Барлык кешеләр дә татарча сөйләшергә тырыша һәм татар кешеләре татарча белмәгән дусларына берничә сүз булса да өйрәтә. Бу – уңай күренеш. Бауман урамындагы мохит тә мине канатландыра", – диде студент Динара Галләмова.
|
<urn:uuid:5b39e37d-f2db-4bcd-a9b8-4b584737fa58>
|
CC-MAIN-2019-26
|
https://darelfonyn.kpfu.ru/kfu-studentlary-shigriyat-b-jr-mene-aktiv-katnashuchylary/
|
2019-06-17T07:12:16Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-26/segments/1560627998440.47/warc/CC-MAIN-20190617063049-20190617085049-00494.warc.gz
|
tat
| 0.999988 |
Cyrl
| 9 |
{"tat_Cyrl_score": 0.999988317489624}
|
darelfonyn.kpfu.ru
|
Түңгәвер
Түңгәвер (баш. Түңгәүер)— башкорт кабиләсе.
Тарих[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
ХVIII — ХХ гасырлардагы документларда тәңгәверләрне кыр-тәңгәверләр (көньяк) һәм урман-тәңгәверләр (төньяк) бүлгәннәр. Аларның төп тамгасы ярты айга охшаган. Түңгәвер этнонимы монголлар ыруына барып кисешә. Бу исемне Кунгелең улы Динар белән бәйлиләр. Күрәсең, Түңгәвер кабиләсенең этник герое куңгратлар белән бәйле булырга тиеш. Куңгратлар исә борынгы монгол нәселенә барып чыга. Ул үз заманында төркиләшкән һәм үзбәкләрнең, башка төрки халыкларның этник составын формалаштыруда катнашкан. Тәңгәверләр көнчыгышта монгол кабиләләреннән иртә аерым.
Тәңгәверләрнең борынгы комарткылары аларның Уралга күчеп килгәнгә чаклы Сырдаръя буйларында яшәве хакында ачык күрсәтә. Аксакалларның раславынча, Көньяк Уралга алар бүре эзеннән эйәреп килгән. Тәңгәверләр арасында гына түгел, көньякта яшәгән сүсәргәннәр дә бүре турында хикәят киң таралган. Имештер, бик борынгы заманнарда башкортларның ата-бабалары Сырдаръя ярында яшәгән һәм аннары ул төбәкне ташлап чигенергә мәҗбүр булган. Күченгәндә алар чиксез далаларда адашкан. Шул вакытта аларга бүре очраган. Ул кешеләрне үзенә якын да җибәрмәгән, ташлап та китмәгән. Аксакалларның әмере буенча, халык бу бүре эзеннән төньякка таба юлын дәвам иткән. Бик күп төн һәм көннәрдән соң алар Җаек тауларына юлыккан. Халык хәтерендә саклануына, тәңгәверләрнең ата-бабалары элек Башкортстанның көньяк-көнбатышында урнашкан. С. Мирасовның шәҗәрәсе буенча тәңгәверләр Кармасан һәм Сәрмәсән буйларында ата. Алар бу тирәдә Х быуатка кадәр күченеп йөргән. Нөгөш һәм Агыйдел буйларында тау-урман арасына урнашкан. Тәңгәверләрнең күпчелеге Сакмарның югары агымында һәм Җаек аръягында мәңгегә торып калган. Аларның теркеме Кәрлек буенча күчеп утырган.
Көньяк Уралда тәңгәверләрнең яшәү рәвешенә кыпчак зур йогынты җитте. Тәңгәверләрнең күрше халыклар белән бәйләнеше чагыштырмалы киң барган.
|
<urn:uuid:62181bfb-d2fa-4cfb-a90f-9feada2ee2c5>
|
CC-MAIN-2019-22
|
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%A2%D2%AF%D2%A3%D0%B3%D3%99%D0%B2%D0%B5%D1%80
|
2019-05-24T01:16:20Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2019-22/segments/1558232257481.39/warc/CC-MAIN-20190524004222-20190524030222-00315.warc.gz
|
tat
| 0.999998 |
Cyrl
| 10 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9999982118606567}
|
tt.wikipedia.org
|
Кариб диңгезе
Кари́б диңгезе́ (исп. Mar Caribe, ингл. Caribbean Sea, фр. Mer des Caraïbes, нидерл. Caraïbische Zee, папьям. Laman Karibe) - Атлантик океанга кергән, көнбатыштан һәм көньяктан Урта һәм Көньяк Америка белән, ә төньяктан һәм көнчыгыштан Зур һәм Кече Антил утраулары белән чикләнгән, яртылаш ябык диңгез. Төньяк-көнбатышта Юкатан бугазы аша Мексика култыгы белән тоташа, ә көньяк-көнчыгышта исә Панама каналы аша Тын океан белән тоташа.
Кариб диңгезе 9° һәм 22° т.к. һәм 89° и 60° көнбатыш озынлыгы арасында урнашкан. Аның якынча мәйданы - 2 753 000 км². Көньякта ул Венесуэла, Колумбия һәм Панама илләрен, көнбатышта Коста-Рика, Никарагуа, Гватемала, Белиз һәм Юкатан дип исемләнгән мексикан ярымъутрауны, төньякта Куба, Гаити, Ямайка һәм Пуэрто-Рико илләрен, ә көнчыгышта исә Кече Антил утрауларның илләрен юа.
|
<urn:uuid:d3373b52-55ae-480f-8623-952408d12502>
|
CC-MAIN-2017-30
|
https://tt.wikipedia.org/wiki/%D0%9A%D0%B0%D1%80%D0%B8%D0%B1_%D0%B4%D0%B8%D2%A3%D0%B3%D0%B5%D0%B7%D0%B5
|
2017-07-23T04:40:28Z
|
s3://commoncrawl/crawl-data/CC-MAIN-2017-30/segments/1500549424247.30/warc/CC-MAIN-20170723042657-20170723062657-00570.warc.gz
|
tat
| 0.99964 |
Cyrl
| 98 |
{"tat_Cyrl_score": 0.9996395111083984}
|
tt.wikipedia.org
|
Subsets and Splits
No community queries yet
The top public SQL queries from the community will appear here once available.